Гөлфия белән Шамил мәхәббәте турында риваять

Халык үзенең гүзәл легендаларын үзе тудыра һәм ул легендаларына тап төшерергә, үзгәртергә юл куймый. Иң матур легендалар, әлбәттә, мәхәббәт турында.


Гөлфия белән Шамил Бариевлар мәхәббәте – шушы матур риваятьләрнең берсе. Моннан ике дистә еллар элек – башта Г.Камал театрының талантлы артисты Шамил Бариев, аннан соң озак та вакыт үтмәстән хатыны Гөлфия Бариева вафат булгач, халык тудырган мәхәббәт турында риваять.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Гүзәл мәхәббәтнең кадерле җимеше – Айгөл Бариева – шушы көннәрдә матур легенданы яңарта торган матур гамәл кылды: Шамил Бариевның сөйгәне Гөлфиягә язган хатларын китап итеп бастырып чыгарды. Тыйнак кына, җыйнак кына китап.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Айгөл бу хатлар турында бөтенләй белмәгән, алар Гөлфия ханым кадерләп җыеп куйган урында үз вакытларны көтеп ятканнар. Айгөл аларга фатирдан күченгәндә генә тап булган.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Ниһаять, хатлар Нәбирә Гыйматдинованың сүз башы белән, “Тапшырылган хатлар” дигән романтик исем белән дөнья күргәннәр. “Бер хатны да төшереп калдырмадым, бер сүзен дә үзгәртмәдем, барысы да ничек бар – шулай чыкты”, - ди Айгөл.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Җомга көн Казан рестораннарының берсендә “Тапшырылган хатлар” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Гаҗәп, китапны тәкъдим итү кичәсен Айгөл истәлекләргә уралган традицион форматтагы мәдәни чара итеп ясамаган. Югыйсә, әтисе эшләгән театрның уңайлы кече сәхнәсендә юксыну кичәсе ясап булыр иде. Шул хатлар нигезендә хәзер популярлашып килә торган әдәби театр күрсәтеп булыр иде.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Әмма Айгөл Бариева - эстрада җырчысы. Кешеләргә бәйрәм ясау – аның һөнәре. Ул шушы һөнәренә тугры калып, әтисен юксынып килүчеләр өчен “күңелле ял итегез” кичәсе ясаган.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


- Минем бу кичәне нәкъ шушы форматта үткәрәсем килде. Әти белән әни бик кунакчыл кешеләр иде. Өебездән кеше өзелмәде, шуның өчен әти-әни исән чактагы кебек бәйрәм ясыйсым килде. Биредә, күрәсезме, нигездә, өлкән буын килгән. Рәхәтләнеп ял итсеннәр, - диде Айгөл.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Ресторанның кечкенә генә сәхнәсенә татар сәнгатенең бөтен жанрлары сыешкан иде. Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин бер үзе әдәби театр куя: Шамил Бариевның Ленинградтан сөйгәненә Казанга язган хатларын укый. Алып баручы – популяр музыка вәкиле Зөлфәт Зиннуров һәрвакыттагыча “үз репертуарында” – эстрада сәхнәсе стилендә шаярта. Айгөлнең сәхнәдәш дуслары – татар эстрадасының урта буын вәкилләре – Лилия Муллагалиева, Рөстәм Закиров, Илсафлар җырлый. Һәм истәлекләр, истәлекләр, истәлекләр... Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр...

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Әзһәр Шакировның фәлсәфи чыгышы аеруча тәэсир итте:

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


- Кешенең гомере кыскамы ул, озынмы – адәм баласы эз калдырырга тиеш. Шамил Академия театры сәхнәсендә якты эз калдырга артист. Артист үз вакытында үлә белсә зур бәхет ул. Вакытында үлә белгән артистны тамашачы яшь итеп, матур итеп, талантлы итеп хәтерендә калдыра, - диде олпат артист. – Картаеп сәхнәгә чыкса, ул аның яшьлеген сагына һәм нигә инде бу яшендә сәхнәдә йөри, ди.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


Төп тексттан читләшкән бер фикер: ялгыша Әзһәр абый, хәер, ялгышмыйдыр, ә бары тик яшьлеген сагынуыннан туган уйлардыр, бәлки. Кайбер артистларның яше барган саен, затлы шәраб кебек, бәһасе арта гына бара. Үзе шундыйлардан. Мең яшә, Әзһәр абый!

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


- Телисеңме-теләмисеңме, бүген юксыну кичәсе, - дип дәвам итә Әзһәр Шакиров. - Әллә ниләр әйтеп көлдерсәң дә... шундый кешеләр була – аларны юксынмыйча искә алып булмый. Үзе күрсә иде ул үзен ничек хөрмәт иткәннәрен, кызының бу яхшылыкларын. Академия театры исеменнән рәхмәт, үскәнем!

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых


- Өч елдан әтинең тууына 70 яшь була. Бүгеннән әзерләнә башладым. Зур сәхнәләрдә искә алу кичәләре үткәрербез әле, - диде Айгөл.

 

В национальном комплексе «Туган авылым» презентовали книгу, в честь памяти Шамиля и Гульфии Бариевых

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5146
    0
    52
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4881
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2633
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3740
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6286
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек