Логотип
Пар алма

​Дуслар күп, хатын бер генә...

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 

Рөстәм ЗАКИРОВ, җырчы, Татарстанның халык артисты.  
өйләнгән;гаилә стажы – 15 ел; ике бала атасы. 


Иң элек хатын-кызда сез нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Иң беренче чиратта, тышкы кыяфәтенәдер, мөгаен: буй-сынына, кием-салымына... Әмма яшь барган саен, карашлар үзгәрә ул. Тормыш мәктәбе үтәсең бит. Кеше турында фикер тусын өчен күзенә-чәченә карау гына инде җитми. Аның белән берәр төрле авыррак тормыш ситуациясендә булып карау кирәк. Кыен чакта ул үзен ничек тота – менә шунда кемнең кем икәне күренә дә.

Яшь барган саен, хатын-кызга да акыл, зирәклек өстәлергә тиеш.  Аннан ир-атны гына түгел, хатын-кызны да эше, гамәлләре матур күрсәтә. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
Авыр физик эшне синнән башка башкара алмавын, мәсәлән. Шәһәр җирендә бигрәк тә. Әйтик, 30-40 килограммлы бәрәңге капчыгы син кайтканны көтеп көне буе подъезд төбендә торуны ничек гафу итмисең?! Тугызынчы катка капчык ташу хатын-кыз эше түгел. 

Ә нәрсә өчен син бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Бер төрле сөйләп икенче төрле эшләвен. Хыянәтне... Хәер, анысын белмим, хатын-кыз моны кайчак үз ирке белән эшләмәскә дә мөмкин бит.   Күңеле, җаны белән хыянәт итмәсен ул. Тормыш кызык инде ул: кайчак юк кына нәрсә өчен дә гафу итмисең бер-береңне, ә кайчак шактый җитди әйберләрне дә җиңел генә үткәреп җибәрәсең. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручылар....
Мин икесен дә теләр идем... Шулай булганда әйбәтрәк бит. Тик кайберәүләргә аның берсе дә эләкми. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Юк! Дуслар күп булырга мөмкин, ә хатын – хатын инде ул. Аның урыны башка. Дөрес, тормыш иткәндә, хатыныңа сөйләмәгән серләрне дустың белән уртаклашкан чаклар була. Хатын белән генә сөйләшә ала торган сүзләр дә бар. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме? 
Хәзерге яшьләр кафега барып, кыйммәтле балдаклар бүләк итеп ясый тәкъдимне. Аларныкы белән чагыштырганда безнекен тәкъдим ясау дип тә әйтеп булмыйдыр. Бик гади килеп чыккан инде ул. Авылчалык көчле булдымы икән соң? Җәй иде. Дүрт ел дуслашып йөргәннән соң, ике ел аралар суыныбрак торды. Мин ул арада башка берәү белән очраштым. Люция белән яшь аермабыз тугыз ел безнең. 
Яшь чакта үз-үземә әйткән сүзем бар иде: өйләнәм дип хәл итмичә, әти белән әнигә йөргән кызымны алып кайтып күрсәтмәм, дигән. Шулай эшләдем дә. Егет яки кыз ягына икәү бергә кайтып йөреп тә, барыбер бергә булмаган парларны белгәнгә үземә шундый сүз бирдемме икән, белмим. Әмма безнең өйнең бусагасын Люция генә атлап керде.   

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр...
Әнигә охшатып сайламадым хатынны. Кемнекедер, бәлки, үзе дә аңламыйча шулай килеп чыгадыр, минеке хәтта алай да булмады. Алар  икесе ике буын кешеләре, бер-берсенә охшый да алмый. Әни – сугыш чоры баласы, тормышны ат урынына җигелеп тартты. Беркайчан иркә хатын булмады, аның ни икәнен дә белмәде. Ул юктан бар ясарга, ничек тә тартып-сузып җиткерергә тырышты. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Без өйләнешкәнгә 15 ел, матди яктан гаиләне мин үзем тәэмин итәм анысы. Әгәр киресенчә булса... Күп нәрсә кешенең интеллектыннан торадыр. Ярый ла, акча тапкан хатынның өйдәге мәшәкатьләрен үз өстенә алучы булса?! Ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләр безнең – ир-атларның күбесенең канына сеңмәгән. Ә бит шәһәр җирендә дә өйдә үзең генә калсаң хатын-кызның эше тавык та чүпләп бетермәслек икәнен күрәсең. Без, эштән кайткач, өйдә үзебезне ял итәргә тиеш дип саныйбыз. Ә хатынның аның кнопкасына баскан, ул шулай эшләп йөрергә тиеш дип... Йөри дә! 

Өйдә кемнең баш булу-булмавы акчаны кемнең күпме табуына бигүк бәйләнмәгән бугай ул. Зур гына җитәкчеләр бар, акчаны көрәп алалар. Ә өендә  бөтен нәрсәне хатыны хәл иткәнен күпләр күз алдына да китерми... Цирк аренасында арысланны, юлбарысны үзенә буйсындырган дрессировщик хатын-кызлар бар бит, бу да шуның кебек. Мин моны дөрес түгел дип әйтә алмыйм. Үзең ихтирам иткән хатын-кызга буйсынып була ул. Эш-гамәле, җылы сүзе, ихласлыгы, затлылыгы белән буйсындыра андыйлар. Кайбер хатын-кызның күз карашына ук буйсынасың. Әмма мондый көч бик азларга бирелә.  

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Мәктәп еллары искә төште әле... Ул кыз мине якын иткәндерме, юктырмы, белмим. Әмма ул минем беренче мәхәббәтем иде... Әгәр шул чакта ул үзенең дә гашыйк икәнен берәр ничек белдерсә, гаҗәпләнүемнән сөенүем күбрәк булыр иде... Үкенеч белән искә алуым түгел. Кем белән  бәхетле булачагыңны алдан кайдан беләсең?! Хәзер тормыш үзгәрде. Безнең буын кызлары юк инде. Бүгенгеләр гашыйк булганны гомумән беренче белдерә бугай. Татар эстрадасында яңгыраган кайбер җырларның сүзләренә генә игътибар итегез: «Син килмәсәң, үзем киләм», – дип җырлый сәхнәдән туташлар. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Кеше белән аралаша башласаң, күпләрнең иң беренче соравы бертөсле яңгырый хәзер: «Нинди машинада йөрисең? Машинаңны алыштырмадыңмы әле? Ә кайда торасың?» Нәрсә генә дисәк тә, тормышыңның матди ягына күбрәк карыйлар. Хатын-кызларны да ир-атларның тышкы кыяфәте, ничек киенүе, нинди телефоннан сөйләшүе беренче чиратта җәлеп итә бүген. Машинасын әйтмим дә. Хәер, дөньяны кем ничек күз алдына китерә?! Карашлар туры килү, интеллект дәрәҗәсен беренче урынга куйганнар да юк түгел.  

Хатын-кызларның үзеңнең кайсы якларыңа игътибар итүне көтәсез?
Иллегә җитеп киләм... Җырыма, иҗатыма игътибар итсәләр, миңа бүген шул җитә.   

Ир-ат артык чибәр һәм көчле хатын-кыздан курка, диләр. 
Әйе, кем өчендер ул көчле булырга мөмкин. Әмма әллә кемнәрне үзенә буйсындырган хатын-кыз берәү алдында юашның юашына әйләнә дә  куя... Бар булмышы белән көчле хатыннар сирәктер алар. Кемдер  кайсыдыр абзыйга таянып көчле була. Андыйларны хөрмәт итеп булмыйдыр инде. 

Ә чибәрдән курку... Матур әйберне тотып карыйсы килә бит, монда да шулай.  Дөрес, башта: «Мин моңа лаекмы икән?» – дип уйлыйсың инде. Әмма кагыласы килә!  

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар.  
Алайга китсә, бер ир-атның логикасы белән икенчесенеке дә бер-берсеннән аерыла. Бакчага бәрәңге утыртканда гына да ел саен бәхәс куба: берсе бер баштан утыртыйк ди, икенчесе – икенче баштан. Кайдан башласаң да, бакча утыртылып бетә үзе... Хатын-кыз логикасы белән ир-ат логикасы арасында аерма кимеп бара шикелле. Алар да хәзер күп белә, кайбер мәсьәләләрдә ир-атны егып салырга да мөмкиннәр. Элеккеге кебек өйдә генә утырган, дөнья күрмәгән хатын-кызлар юк инде алар. Шуңа күрә, күп вакыт синең кебек үк уйлавына, фикер йөртүенә гаҗәпләнергә кирәкмидер. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзең аңламаган берәр очракны искә төшер әле.
 - Бар андый очраклар! Аңларга бик тырышсам да, мин үзем менә бер нәрсәне һаман аңлап бетерә алмыйм. Безнең бит көн саен йөри торган эш түгел. Люция бу яктан башка күп хатын-кызларга караганда бәхетле: вакыты иркенрәк. Торгач, итне суыткычтан чыгарып куя ул. Өч-дүрт сәгать эри ит. Алланың рәхмәте белән берзаман пешә башлый. Тагын бер-ике сәгать үтә... Ир кеше буларак гел бер нәрсәне уйлыйм: аш пешерергә ниятләгәнсең икән, ул итне суыткычтан кичтән үк чыгарып калдырырга да буладыр бит... Ярый, шулпа кайный тора, ул арада син эш белән каядыр барып киләсең, хәзер аш ашармын, дип кайтасың. Ит пешкән, аш юк! «Мунча ташы»ндагы кебек: «Аш кайнап чыкты, әни, итне кайчан саласың?» – дигән шикелле... «Токмачны хәзер салып алам, югыйсә ул бит куера», – ди Люция. Ә мин барыбер моны аңламыйм! 

Хаклы икәнегеңне яхшы беләсең, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә? 
Бәхәскә кереп аласың инде анысы. Әмма бәхәсләшүләр бездә озакка бармый. Йотасың...

Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора... 
Әгәр мин, әйтик, төзүче булып эшләсәм, өйдән иртән сәгать алтыда чыгып китеп, кичке биштә-алтыда гына кайтсам, төш вакытында банкада алып килгән ризык белән генә тамак ялгасам... Менә бу очракта кайткан җиремә өйдә кайнар ризык көтмәсә, тавыш чыгарыр идем, әлбәттә. Гастрольгә чыгып китсәм дә, ач йөрмим бит мин. «300 километр барасың бар, менә сиңа бензинга шуның кадәр акча», – дип, хатын киткәндә кулыма акча тоттырмый. «Ачуланмасаң, кереп ашап чыккан идем», – дип, кайткач, кайберәүләр кебек, мин дә аңа отчет бирмим – акча үз кулымда. Бүген өйдә ашарга булмаска мөмкин, булса да, мин теләгәне әллә пешкән, әллә юк, дип, юл өстендә ашап кайта алам. 

Бик кирәк булса, дүрт-биш төрле ризык кына үзем дә әзерли алам: токмачлы аш, карабодай боткасы, күкәй тәбәсе, бәрәңге... Кызыбыз Миләүшәне көткәндә, Люция сырхауханәгә кереп яткач, улым Айрат белән икәү генә тордык.    Бүгенге көндә берничек тә ач калмыйсың: бала-чагага шаурма да алып бирергә була, кафега керергә дә. Әмма дөресен әйтәм, башка вакытта Люциянең кибеттән әзер камыр ризыклары алуын хупламыйм – аны өйдә дә пешерергә була. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан... 
Люция инде алты ел үзе машина йөртә: мине көтмичә-көттермичә үзе генә дә каядыр барып кайта ала. Ә гаилә белән каядыр барырга җыенганда мин алдан ук: «Шул сәгатьтә китәбез», – дип әйтеп куям.  Алар шул вакытка әзер булырга тиеш. Бала-чаганы хатын-кыз киендерә бит инде – һәрхәлдә, бездә шулайрак. Шуңа күрә алар, гадәттә, соңга кала да. Күп еллык күзәтүләрем буенча тагын шуны әйтә алам: үзләре ягына  – Лениногорск районына кайтасы булса, Люция бик тиз җыена, ә минем авылга – Арчага дип кузгалсак, аны шактый озак көтәсе... 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
Мин, әйткәнемчә, утыз өч яшьтә генә өйләндем. Тормышны үзем алып барырга инде шактый җайлашкан идем. Кием-салымны хәзер дә шуңа күбрәк үзем сатып алам. Алам дип... Андый хәл чынлыкта сирәк була. Үгезбозау йолдызлыгы астында туучыларның барысына да хас гадәт бугай бу: киемне тәмам тузганчы кию кирәк безгә. Америкадан алып кайткан ак курткамның өстемнән 13 ел төшкәне юк әнә. Кием-салым арзанлы булырга тиеш дигән нәрсә дә кечкенәдән канга сеңгән. Люция миңа бүләккә кыйммәтле әйбер эзләми дә – бу уңайдан ачы тәҗрибәсе бар аның... Миңа биргән иң файдалы бүләге – антирадар булды. Бер елны Төркиягә ялга барыр алдыннан шактый штрафым җыелганы ачыкланды. Шуннан соң бүләк итте ул аны. Хатын-кызларча, төрттереп инде: «Үзеңнең штрафыңа акча жәлләмисең. Ә миңа кайчак юк-бар гына әйбер алганга да бәйләнәсең», – дип. 

«Сөембикә» журналы, № 9, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар