Безне... хатын-кызлар сайлый

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик.
Исмәгыйль ШӘНГӘРӘЕВ, эшмәкәр.
өйләнгән; гаилә стажы – 34 ел; унбер бала атасы.
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Яшең алтмышка якынлашып килгәндә, бу хакта сөйләп утыру бик үк дөрес булмастыр ул. Мәрьям минем икенче хатыным, беренчесе Гөлсем исемле иде. Яман шеш авыруыннан вафат булды ул. Ике балабыз калды... Гөлсем кебек чибәр хатын-кызны башка очратканым юк минем. Аңа күз тигәндер дип уйлыйм, ул чакта башка яулык бәйләп йөрүләр дә юк иде әле. Самара өлкәсенең Гали авылы кызы иде Гөлсем. Алар район үзәгендә – Похвистневода тордылар. Ә мин Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә тора идем. Безнең аралар 17 чакрым гына. Бер туйда очраштык без. Мин аңа шунда ук гашыйк булдым. Икебез дә яшь идек әле... Аннан менә Мәрьямгә өйләндем. Тагын бер елдан безнең уртак балабыз туды һәм ул 18 яшендә өч бала анасы булды. Улым белән кызым аңа тиз ияләштеләр, Мәрьямгә «әни» дип эндәшә башлаулары шуңа күрә беркемне шаккатырмады. Вафатына кадәр – 86 яшькәчә әни дә Мәрьям тәрбиясендә булды.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Хыянәттән кала, барлык сыйфатларын да гафу итәргә буладыр. Дөрес, ир-атлар арасында хыянәтне кичерүчеләр дә бар. Әмма мин бит үзем өчен җавап бирәм. Хатын-кызга карата, гомумән, киң күңелле булырга кирәк – аның йөрәге аша бик күп нәрсә уза бит.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
Миңа боларның икесе дә якын, икесе дә кирәк... Мәрьям белән еш кына икәү утырып хыялланабыз, киләчәккә планнар төзибез. Гаиләсендә бик күркәм тәрбия алган минем Мәрьям: ир кешене – атаны зурлау аның канына сеңгән. Хатын-кызның иң зур вазыйфасы – бала табу, иргә, гаиләгә хезмәт итү дип саный ул. Бер-беребезгә терәк булмасак, тормышыбызны бүгенгедәй бөтен, түгәрәк, бәрәкәтле итә алыр идекме икән?! Мәскәү үзәгендә коттеджыбыз бар. Хәзер менә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшибез. Кунакханә, ресторан тотабыз. Аллаһы Тәгалә: «Хәрәкәт кылыгыз», – дигән бит. Кайбер хатын-кызлар: «Башта укыйм, карьера төзим, аннары бала табармын», – дип яши һәм... күп вакыт әни булырга соңга кала. Болай чиратка салсаң, чыннан да, бер гомер җитми. Ә Мәрьямнең бер сүзе бар аның: «Берьюлы берничә эш башкарырга кирәк», – ди ул. Балаларыбызны да шуңа өйрәтә. (Сүз уңаеннан, безнең җиде оныгыбыз бар – Мәрьям инде әби. Ә аның әле үз әбисе дә исән!) Ярдәмчеләре берничәү булса да, безнеке кебек зур гаиләдә хатын-кызга ял аз эләгә. Балалар мәктәптә инглизчә укыйлар, урамда гарәпчә, өйдә, килгән кунаклар белән татарча-русча сөйләшәләр. Туган телләрен дә белсеннәр дип, Казаннан укытучы кыз китерттек. «Туган тел» шигырен ятладылар менә: сүз байлыклары көннән-көн күбәя.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Хатын – хатын урынында инде ул... Дуслыкның мәгънәсе дә, эчтәлеге дә башка аның. Кайчак егет белән кыз авызыннан: «Без дуслар гына», дигән сүзне ишетәсең. Мин андый чакта гел уйлыйм: «Әллә читләрне алдыйлар болар, әллә үз-үзләрен?!» Теләсәгез нәрсә диегез, әмма мин мондый дуслыкка ышанып бетмим!
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
Гөлсемне соңгы юлга озаткан идек инде... Бөгелмәдән хәл белергә дусларым килде. Мин бу вакытта өйдә түгел идем. Кайтып керсәм, бер яшь кенә кыз бала өйдә эшләп йөри: тузаннар сөртә, савыт-саба юа... Мәрьям булып чыкты ул. Аның безнең өйдә үз кеше булып йөрүе миңа шунда ук ошады. (Без балаларыбызны да шулай өйрәтәбез: кунакка баргач, олыраклары – инде башлы-күзле булганнары гына олылар янына утырып, сүзгә кушыла ала. Ә яшьрәкләр, һичшиксез, хуҗаларга ярдәм итәргә тиеш: табынга ризык чыгарышырга, буш савыт-сабаны алып китәргә...) Ислам дине буенча, тол калган ир кулында балалар бар икән, ул кабат өйләнә ала, моның өчен ниндидер бер вакыт узганын көтәргә кирәкми. Мин дә үгезне мөгезеннән тоттым: «Әти-әнисеннән Мәрьямнең кулын сорар идем», – дидем. «Ташкентка барырга кирәк булачак», – диделәр. Мин инде бу вакыт шактый билгеле кеше идем. (Хатын-кыз турында аның үткәненә карап, ә ир-ат турында аның киләчәге нинди булачагына карап фикер йөртәләр бит.) Казаннан Мәрьямның әбисе Рәшидә абыстайны, бабасы Гомәрне алып Ташкентка очтык. Август ае иде бу. 20 сентябрь көнне Мәрьямгә 17 яшь тулды, ә икенче көнне без никах укыттык. (Үзбәкстанда кызлар унҗидедән кияүгә чыга ала.) Туйга бер самолет туганнар, дусларны алып бардым. Бөтен мәхәлләне җыеп биш йөз кешелек туй уздырдык.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
Бик дөрес сүз бу! Алай гына түгел, кызлар да әтиләренә охшаган егетне сайлый. «Булачак ирем синең кебек булсын иде, әти!» – дигән сүзне үземнекеләрдән дә ишеттем. «Юк, алар миннән күпкә әйбәтрәк булырга тиеш!» – дидем гел. Улларым да әниләрен эталон дип саный. Ә Мәрьямне мин Гөлсемгә охшатып якын иттем...
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Безнең нәселдә мондый хәл юк, дисәм... Апамның кызы – эшмәкәр, әмма ире булдыксыз түгел, аңа ярдәм итә. Мин балаларыма: «Ир-ат бай булсын дип теләсәгез, аның хатыны бухгалтер-кассир булырга тиеш», – дим. Ир-ат малны тапсын, ә хатын-кыз исраф итмичә, бәрәкәте белән, таратмыйча тота белсен. Киленебез шуңа да бухгалтер һөнәре алды.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Чынлыкта, алар башлап белдерә дә! Без үзебезне сайлаган хатын-кызны гына сайлыйбыз... Гашыйк булуны белдерү – сүз белән генә әйтү түгел бит ул. Мәсәлән, Мәрьям мине елмаеп каршы алды – мин шуннан барысын да аңладым. Әгәр аның ягыннан бернинди җылылык сизмәсәм, сүз дәшәргә җөрьәт итәр идемме икән?! Без, ир-атлар, әллә кем булып йөрсәк тә, бу мәсьәләдә күңелебез бик нечкә. «Юк», дигән җавап ишетүне бик авыр кичерәбез. Ә хатын-кыз ир-атка бер генә күз сала да: «Мин аның булачак балаларымның әтисе булуын телимме-юкмы?» – дип хәл дә итеп куя...
Бүгенге ир-егетләрнең күбесе инфантиль. Гаиләдәге тәрбия шулай ясый аларны: күреп торалар бит – өйдә әниләре хуҗа. Шуңа күрә хатын-кызның, килеп, үзләрен җитәкләп китүен көтеп утыралар да. Ислам дине буенча инициатива күбрәк кызның әти-әнисе ягында булырга тиеш. Ир-ат кырыкта да өйләнә ала, ә кыз баланың вакыты уза... Башлы-күзле булыр вакыты җиткән егетне өйгә кунакка чакыруның бер ояты юк: өйдәге чисталыкны күрсен, аш-суны авыз итсен... Болар, аңлаган кешегә, елмаеп караудан күбрәкне сөйли.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Кемне нәрсәдер... Мин үзем ир-ат, беренче чиратта, иманлы булырга тиеш дип саныйм. Иманлы, намазлы ир-егет хатынын кыерсытмый, кимсетми, ул аны зурлый, кадерли. Балаларына чын әти булырга тырыша. Ә өрлектәй буй-сын, чибәрлеккә килгәндә... «Манара да озын буйлы, шуннан ни файда?» – дия иде безнең әти.
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Әйткәнемчә, миңа тиздән алтмыш тула инде. Әмма үземне карт итеп сизмим, йөрәк тә һаман унсигездә! Хатынымның: «Син әле һаман егетләр кебек яшь, көчле», – дип әйтүен көтәм. Мине шулай гына канатландырып була!
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
Анысы бар... Чибәрлек булган җирдә, аңа ия булу, үзеңнеке итү теләге – ярыш бар бит, шуңа куркытадыр. Сеңлем бик чибәр иде яшь чакта, аны, чынлап та, егетләр очрашуга чакырырга да җөрьәт итмәде. Искиткеч чибәр булып та ялгыз гомер иткән ханымнар шуңа күп ул тирә-юньдә.
Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
Аерма – җир белән күк арасы. Шулай булмаса, ир-ат белән хатын-кыз бергә тора да алмас иде... Беребез кара итеп күргән әйберне икенчебез ак итеп күрә, күп нәрсәгә төрле ракурстан карыйбыз, шулай бер-беребезне тулыландырабыз.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Ир-ат күлмәге белән хатын-кыз блузкасының якасы икесе ике төрле үтүкләнә бит. Ә Мәрьям болар арасында аерма күрми! Дөресрәге, ул минем күлмәк якаларын да блузканыкы кебек үтүкли. Никадәр күлмәгемне бозды шулай! «Стрелка»ны дөрес салмыйча ничәмә-ничә чалбарымны кимәслек ясаганын әйтмим дә... Аңлый алмыйм: ул чыннан да ничек үтүкләргә икәнен белмиме, әллә...
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Без Гарәп Әмирлекләрендә милек сату белән шөгыльләнәбез. Дизайнерларыбыз клиентларга ремонт белән дә булыша. Яңа хуҗаларын кабул итәргә әзер булган шундый фатирларның берсенә кердем дә, тәрәз пәрдәләрен күреп аптырап киттем: бер дә туры килми. Хуҗабикә: «Ирем шулай теләде», – дип җавап бирде... Мин дә өйдә кайчак үз фикеремне әйткәлим. Ләкин бу: «Мин кушканча эшләгез», – дигән сүз түгел. Йорт эченә кирәк-ярак, кием-салым, ризык алу, балаларны мәктәпкә озату-каршы алу – барысы да Мәрьям өстендә. (Авырсынмый ул! Аңардагы энергия! Йорт эчендәге җиһазларнын урынын ай саен бер алыштырып тормаса, күңеле булмый.) Кыскасы, аның – үз фронты, минеке – үземнеке. Вак-төяккә кысылсаң, башка, зуррак эшләрне башкарырга өлгермисең. Вакытым була икән, балалар белән уйныйм. Иң яраткан шөгылем шул.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
Хатын-кызның өйдә тавык чүпләп бетермәслек эшен иң рәхмәтсез эшләрнең берсе дип саныйм. Йортың зур булса, бер яктан җыеп чыкканчы, икенче яктан кабат туза башлый бит ул... Әгәр хатыны вак-төяк эшләргә чумып, үзе турында бөтенләй оныта икән, моңа ире гаепле! Аның чибәр булып калуы, үз-үзен гел үстерүе, шөгыльләре, кызыксынулары күп булуы хатын-кызның үзе өчен генә түгел, ире өчен дә кирәк. Балаларга үрнәк була алу өчен кирәк... Мәрьям, миңа кияүгә чыккач, югары белем алды.
Ә өйдә беркайчан ач булмам дип уйлыйм. Беренчедән, Мәрьямнең булышчылары бар. Икенчедән, минем бит беренче һөнәрем – аш-су остасы. Үзем дә яхшы пешерәм. Дөрес, бу минем өчен хәзер күбрәк хобби гына. Үз рестораныбыз булса да, көндезге ашка һәрвакыт өйгә кайтам. Якыннарым белән аралашу өчен тагын бер мөмкинлек бит.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан.
Мәрьям турында түгел бу сүзләр! Әйткәнемчә, ул бик җитез, өлгер: балаларны да киендерә, шул арада үзе дә әзер була. Мин исә пошмасрак кеше. Күп нәрсәгә елмаеп карыйм. Тормыш сынауларын үтәр өчен, гомумән, кешедә юмор хисе булырга тиеш.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
Мәрьямнең миңа иң зур бүләге – балалар! Ә мин аңа ничә яшь булса, ел дәвамында аңа шулкадәр чәчәк бүләк итәм. Гомер буе шулай.
«Сөембикә», № 1, 2016.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.