Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Гөлүс ХӘБИБРАХМАНОВ, җырчы;
гаилә стажы – 16 ел;
балалары: Рәсүл – 16 яшь,
Мәдинә – 10 яшь.
Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Галиянең, мәсәлән, миңа иң элек күзләре ошады! Без аның белән Мамадышта, «Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы» уздырган КВНның зона турында таныштык. Мин – Теләче районы, ә ул Саба өчен уйный – аның районда журналист булып эшләгән вакыты. Сәхнә артында очраттым... Буй-сынының матурлыгын күрергә дә өлгердем, күзләрен дә. Әмма икәү бер сүз сөйләшмәдек. Алар киткәндә озатып калдым: автобусларына кереп, хәерле юл теләдем. Дөресрәге, аны тагын бер күрергә кердем... Исеме дә шунда ук ошады! Галия! Аннан «Саба–Казан» маршрут автобусында очраклы гына икенче тапкыр очраштык. Дус егетем белән икәү идек, ул телгә бик оста – кызлар белән танышу аңа берни тормый. Галия белән дә шундук сөйләшә башлады, хәтта телефонын да сорап алды. Мин бу вакыт Теләчедә яшьләр комитетында эшлим, клубта режиссер да. Кичен дус малай: «Әйдә, теге матур күзле кызга шалтыратабыз», – диде. Һәм: «Әйдә, син шалтырат», – дип, Галиянең телефон номерын миңа бирде. Каршы килмәдем. «Кайдан алдың минем номерны, нигә сиңа бирде әле ул аны?» – ди Галия. «Мин шалтыратсам ярамыймыни?» – дим. Сөйләшеп киттек шулай. Дүрт ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Шундый бер очрак булды безнең гаиләдә. Акча икебез дә белгән урында тора иде: Галия миңа әйтмичә генә шуннан акчаны алып нәрсәгәдер тоткан. Аз акча түгел иде, беленде инде... Утырып сөйләштек, аңлаштык. «Яшереп алырга кирәкми иде», – дидем. Әлбәттә, гафу иттем. Гафу итмәслек хәл түгел бит.
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Күпләр хыянәтне гафу итеп булмый, диләр. Әйтә алмыйм – андый хәлдә калганым булмады. Калсам, нәрсә эшләячәгемне күз алдына да китерә алмыйм... Кемдер мондый чакта хатынына кул күтәрә, кемдер үз-үзенә кул сала. Болай дип уйлыйм: әгәр дә ул аны миңа карата махсус эшли икән (әйтик, кемнәрнедер котыртып, мине кыйната яки миңа үч итеп, берәрсе белән хыянәт итә), андый вакытта гафу итеп булмыйдыр.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Төрле ирләр бар. Кемгәдер хатыны өйдә ашарга пешереп, аны эштән каршы алып торуы ошый: аңа шулай рәхәт. Ә кемдер хатынына көн саен: «Әйдә, син булдырасың!» – дип әйтеп тора. Мин дә Галияне берничек тә хуҗабикә ролендә генә күрмим. Элек икебез ике өлкәдә эшләдек: ул журналист иде, ә мин банкетлар, мәҗлесләр алып бардым. Андый кичәләрдән соң кимендә ике көн ял итәргә кирәк... Ул чакта: «Миңа әлегә кагылмагыз, тимәгез», – диюемне Галия инде бик яхшы аңлый. Без гел бергә! Банкетта да, концертларда да. Мине ничек илһамландырырга икәнен дә хәзер ул яхшырак белә.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Була ала! Мин мәктәпнең соңгы елларын Алабугада, әниемнең бертуганы Мансур абыйларда торып укыдым. Алар Гөлдәр апа белән гел иртән алтыда торалар һәм бер сәгать буе өстәл артында чәй эчә-эчә сөйләшәләр иде. Бүгенгә, кайчак бер айга, бер елга планнар коралар, хәтта ул планнарын язып та куялар... Без Галия белән балаларны бакчага, мәктәпкә илтеп куйгач, кире өйгә кайтабыз. Киткәнче әле чәй эчмәгән булабыз. Кайтып өстәл артына утырабыз да, планнар кору башлана. Беркая да барасы булмаса, төшкә кадәр дә утырабыз. Ике дус! Шулай рәхәт!
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Мин аңа тәкъдим ясамадым. Әле андый уем да юк иде – эстрада дип шашып йөргән чагым... Шул көннәрдә Галия: «Өйләнсәң – өйләнәсең, өйләнмәсәң, мин бүтәнгә чыгам», – диде. Аны югалтасым килми иде... Нәкъ шул вакытта мине армиягә дә алырга мөмкиннәр иде. Китеп барсам, Галиясез калам, дим. Шундук: «Өйләнәм!» – дип җавап бирдем. Туйны җәй көне үткәрергә уйлаган идек. Әмма ул елны май аенда әтине югалттык. Нибары 49 яшендә... Туйны кичектерергә туры килде – сентябрьдә генә ясадык. Галияне сорарга җәй көне генә бардык, әтисез...
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр.
– Шулай дип әйткәнне ишеткән бар, әмма безнең очракта бу туры килми. Әни белән Галия бер-берсенә капма-каршы кешеләр. Минем әни кырысрак, катырак. Без аны өйдә «королева» дип йөртәбез. Чөнки барысы да аныңча гына булырга тиеш... Әнине тормыш шулай үзгәрткән. Әти ветеринар булып эшләде. Беләсез инде, малы булган һәркемнең аңа йомышы төшми калмый. Рәхмәтне ничек әйткәннәре дә берәүдән дә сер түгел – заманы шундый иде бит. Ә моның бөтен авырлыгы әнигә төште... Без гаиләдә өч малай. Үземне кечкенәдән әни назына коенып үскән бала дия алмыйм. Әни телендә гел «ярамый» дигән сүз иде. Башкача мөмкин дә булмагандыр... 9 нчы класстан соң, әйткәнемчә, Алабугада укыдым: өйдән тагын ераклаштым. Төпчек энем миңа 10 яшь булганда гына туды. Өйдә берүзе калгач,
әни назы менә аңа шактый эләкте.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Пандемия башлангач, без – артистлар эшсез калдык. Галиянең «Гаилә һәм мәктәп» журналында баш мөхәррир булып эшләгән вакыты бу – ул хезмәт хакы ала. Ә мин өйдә утырам... Ашарга да пешерәм (Ютубтан карап, ризыкны төрләндереп кенә торам!), савыт-сабаны да юам, матур итеп аны да каршы алам... Гаиләгә керткән өлешем шул иде. Әмма үзем өчен шактый авыр чор булды ул. Машинага кредит түләп бетермәгән идем әле. Берсендә хәтта бакча казырга бардым. Әллә 3, әллә 4 меңгә ун сутый җир казыдым. Әмма машинаны барыбер сатарга туры килде.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– «Мин сине яратам» сүзен яшьләр хәзер бик җиңел әйтә. Син яратмасаң, мин башка кешене дә ярата алам, дип тә әйтә әле алар. Иртән гашыйк булсалар, кичкә моны социаль челтәрләргә язып куялар. «Я влюблена» дигән статуслар бик еш очрый. Бу күренешне начар дия алмыйм. Сәхнә кешесенә хатын-кызның күзе төшә инде. Бигрәк тә банкетларда сизәсең моны. Икенче яктан караганда, бу шулай булырга тиеш тә. Әйдә, фотога төшик әле, дисәләр, синең бит тагын эшлисең килә. Хатын-кызлар шулай үсен-дермәсә, үсәргә потенциал кайдан аласың? Иң мөһиме – Галия боларның барысын да аңлый.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Бәлки, физик яктан әзерлектер. Мин үзем мәктәптә футбол уйнадым, йөгердем дә, шуңа күрә кызлар каршында авторитет бар иде. Аннан җырлый башладым. Дәрәҗә тагын да үсте! Ир-атның төпле, акыллы булуына игътибар итәдер хатын-кыз. Берәр матур шигырь сөйләп куйсаң, эри дә китә – ул синеке инде! Үзем язган шигырьләрем бар иде минем – шуларны искә төшерә идем андый чакта.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Бардыр, килешәм... Төрле ир-атлар бар. Кемдер чибәр, булдыклы, тормышны әйдәп баручы, табучы хатын-кызны сайлый, хәтта кайвакыт аның кыек юлда йөргәненә дә түзә. Чөнки аңа хатыны артыннан ияреп бару җайлы, шулай рәхәт. Ә кайбер ир-атлар махсус – кайтышрак, ямьсезрәк хатынны алырга тырыша. «Хатыныма башкалар күз салмасын. Аның каравы, өйне ялт иттереп тора, аш-суга оста, үзе тыныч, миңа шул җиткән», – диләр. Минем Галиям дә чибәр! Дусларым, танышларым янында шундый чибәр хатын белән басып тору миңа көч өсти.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да.
Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Безгә – ир-атларга баш өстендә түбә һәм ятарга карават булса, шул җитә. Ә хатын-кыз башка, алар матурлык ярата. Тәрәзә пәрдәләре бер ел торса, Галиягә инде аны алыштырырга кирәк. Акчаң бармы, юкмы, анысы аны кызыксындырмый. Дөрес, нәрсәгә кирәк дисәң дә, аннары: «Карале, матур булган!» – дип уйлыйсың. Нигә шулай эшләгәнен бөтенләй аңламаган чаклар да бар инде… Мин үзем бәрәңгене шундый юка әрчим, ә Галия гел калын әрчи. «Юкарак әрчеп булмыймыни?» – дип әйткәлим, тик ишетми... Табак-савытны юарга тотынсам, башта бөтен ризык калдыкларын чүп чиләгенә салам. Ә аның барысы да раковинада кала – савыт-сабаны юып бетергәч кенә җыя. Шулай җайлы, ди. Миңа калса, ул болай ике эш эшли.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез, ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән.
– Кафега бармыйм! Мин дә арып кайткан, кая ул тагын кире чыгып китү?! Яшьрәк вакытта үпкәләгән чаклар да булгалады. Хәзер инде моңа башкача карыйм. Пешермәгән икән, димәк, аның вакыты булмаган, димәк, ул башка эшне эшләгән. Гаиләдә аның мәшәкате болай да күп... Азрак борынны салындырам да, аннан барып суыткычны ачам: үзем пешерергә тотынам. Кичтән калган бәрәңгене сыер маенда кыздырып алсаң, шуның янына помидор белән йомырка да кушсаң, аннан да тәмле ризык юк! Калган итне суган белән кыздырып ашауга да берни җитми. Йомырка да сытып җибәрсәң...
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
– Галия бүләк сайлауда беркайчан да ялгышмый. Ә менә мин... Мин шул бүләкне аңа сирәк бирәм. Элек чәчәкләр тотып кайта идем, билгеле. Ә хәзер күбрәк: «Үзең берәр нәрсә ал», – дип, акча гына бирәм. Галиянең: «Менә шул уртак акчаны ал да, берәр нәрсә алып кайтып тоттыр, шул очракта ул бүләк була», – дигәне бар... Безнең гаиләдә туган көннәрдә бүләк алышу гадәте бөтенләй юк иде. Хәтерлим,
1 нче класста укыган чакта, дусларың белән бергә ашарсыз дип, туган көнгә 30–40 кап «кукурузные палочки» алып кайткан иде әти. УАЗ машинасы арбасына төяп! Иң истә калган туган көн шул булды... 18 яшь тулгач, мин бу вакыт Алабугада укый идем, кулыма 500 сум акча тоттырды. Зур акча иде ул! Ә Галия Чукоткада туган, аларның мөмкинлекләре башка булган... Ә чынлыкта, минем өчен иң зур бүләк – ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк