Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Алмаз МИРГАЯЗОВ, «Китап» радиосы баш мөхәррире;
гаилә стажы – 19 ел;
балалары – Ислам, Алсу, Аслан.
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Әгәр ир-ат күңеленә якын булган туташ-ханымнар турында сораганда, «хатын-кызның иң элек күзенә, чәченә, киеменә игътибар итәм» дип җавап бирә икән, бу ир-ат йә үзен алдый, йә сезне... Ир-атлар, табигатьтән килгән инстинкт буенча, иң беренче чиратта, үзенә сау-сәламәт, камил акыллы, матур бала тудыра алырлык хатын-кызны сайлый. Һәм монда бернинди бозыклык күрергә, гаеп-мазар эзләргә кирәкми. Кыскасы, әгәр хатын-кыз ир-атны чын-чынлап кызыксындыра икән, ул күбесенчә иң элек аның буй-сынына игътибар итә. Мин дә ир-ат...
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Бөтен хатын-кызларга да хас булган сыйфатларын. Әйтик, үз туксанын туксан итәргә омтылуын, чиктән тыш кайгыртучанлык күрсәтүен, кием сайлаганда «ромашка уйнавын»: алам-алмыйм, ошый-ошамый..., «әйттем бит мин сиңа» исемле ватык пластинканы гел кул астында тотуын, кайбер әйтәсе килгән фикерләрен бик еш кына без – ир-атлар берничек тә аңлый алмый торган формаларга салуын, сүзләргә «төрүен» һәм башкалар.
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Андый нәрсә турында уйлаганым юк... Уйларга да язмасын!
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Ир-атлар, гомумән, үзләренә һәрдаим игътибар таләп итүчән, бик чәүчәләк затлар. Безне бер генә төрле амплуада булучылар бик тиз ялыктыра, шул ук вакытта мизгел эчендә 28 төрлегә әйләнүчеләр дә күңелне болгата. Безгә гел әйбәт кенә хатын да ярамый, начарын да янда тотасы килми...
Ир кеше өчен хатыны аны көн саен яңа җиңү-казанышларга илһамландыручы, моның өчен көчен дә, сүзен дә, юлын да табучы; гомере буе хатын-кыз игътибарына мохтаҗ ирне өйдә бер минут та игътибарсыз калдырмый торган мохит тудыручы җан дусты, балалары «әнием» дип өзгәләнеп торган иң якын кешесе булырга тиеш.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Җан дусты булырга тиеш дигән сүзне әйттем инде... Дус булмасаң, аның белән ничек яшисең соң инде?
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Мин аңа тәкъдим ясамадым да бугай... Ике ел ярым очрашып йөрү дәвамында бер-беребезне ярты сүздән аңлап, беребез икенчесенең фикерен әйтеп бирерлек дәрәҗәдә бер-беребезгә күнектек – тормышларны бәйләү фикере үзеннән-үзе килеп чыкты.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Юк, мин үзем алай сайламадым. Мин мөмкин булган кадәр аңлаешлы, үтә күренмәле дәрәҗәдә ихлас кеше эзләдем.
Стереотиплар аша «охшатып сайлау» – аңсыз рәвештә булганда – холык зәгыйфьлегенә ишарә, чөнки һәр кешенең үз холкы, аңа гына туры килә торган типажы бар.
Аңлы рәвештә: «Әни кебек булса, әйбәт инде!», йә булмаса: «Әнием бәлешләрен, аның кебек тәмле итеп, бары тик аңа охшаган кеше генә пешерә ала...» яисә: «Үземә ошаган кеше әнигә охшарга тиеш...» – дип сайлану, ир-атта ирекле фикер йөртә белү сәләтенең чикле булуын күрсәтә.
Иң кызыгы шул: андый принцип белән сайлаучыларның күбесенең хатыннары, өйләнешкәч, бөтенләй башка – таныш түгел кешегә охшый башлый! Шуңа күрә, гомерлек яр сайлаганда, минемчә, төп таләп – ихласлык.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Минем әтием гомере буе әниемнән азрак хезмәт хакы алып эшләде. Беренчедән, мәктәп директорының оклады аз; икенчедән, өстәмә дәресләр укытып, ниндидер акча эшләү закон тарафыннан чикләнгән иде. Шуңа күрә әниемә, атнасына утыз алтышар сәгать дәрес укытып, финанс балансын тотарга туры килде. Әти мәрхүмнең үзен ким-хур хис иткәнен хәтерләмим, киресенчә, нәселебез өчен хөрмәткә лаек кеше булды, аның белән горурланып яшәдек.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Әгәр син соңгы бер айда аның өчен өченче гыйшык объекты түгел икәнсең, моны ихласлык билгесе дип саныйм. Киресенчә булганда – азгынлыкны, тәрбиясезлекне күрсәтә дип тә уйларга мөмкин. Шуңа да бу очракта ачыктан-ачык әйтелгән әлеге хис ир-атны азрак сискәндерергә, игътибарлырак булырга чакырырга тиеш. Ялгышулар берәүдән дә ерак йөрми.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Романтика һәм юмор хисе. «Акчасы, кесәсе» диючеләр дә кайсыбер очракларда хаклы булыр. Тик байлыкны, акчаны сайлаган ханым, иртәме-соңмы, беренче сыйфатларга ия булган кемне дә булса очратачак. Менә ул очракта бу гаиләдә фаҗига килеп чыгуы ихтимал да инде.
Хатын-кыз колак белән ярата. Шуңа күрә мәдхия һәм дифирамбларны алар үзләренә игътибар буларак кабул итсә, көлдерә белү сәләтен интеллект дип саный. Миңа калса, ялгышмыйлар.
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Мин кешеләрдән нәрсәдер көтәргә күнекмәгән. Киресенчә, үзем файдалы булган очракларны хуп күрәм.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Шулай. «Чибәр хатын-кыз синеке генә була алмый...» дигән фикерне күпчелек ир-ат аңында йөртә һәм бу гыйбарәдә хаклык та бар.
Ә көчле хатын-кызга икенче планда яшәргә риза булган көчсез ир-ат кирәк. Юкса, ике көчле кешедән торган гаилә озак яши алмый. Шул ук вакытта ике көчсез кеше төзегән гаилә дә тормышка сәләтсез. Хатын-кыз икенче рольне уйнаган гаиләләр тотрыклырак була, ләкин хатыныгыз тормышка яраксыз бер «җебек» икән, моннан да начар вариантның булуы мөмкин түгел.
Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– Мантыйк – ул берәү генә. Ике мантыйк була алмый: җир – кара, кар – ак. Бер вакыйгага ике караш була ала, тик монда җенеснең бернинди катнашы да юк...
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Әгәр ир – хатынын, хатыны ирен аңламый икән, бу, минемчә, чын гаилә түгел инде... Яр сайлаганда ихласлыкка игътибар итәргә кирәк дип юкка әйтмәдем. Егет белән кыз булып йөргән вакытта бер-береңне аңлап та, хәзер ул аңлашу юкка чыккан икән, димәк, ул чакта сез бер-берегезне алдагансыз, булганыгыздан яхшырак булып күренү өчен уйнагансыз.
Һаман да җавап таба алмаган бер сорау бар барын: «Хатыным мине – аңлау өчен шактый катлаулы кешене ничек аңлады, нәрсә уйлап сайлады микән?»
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Очрагына карап. Әгәр мәсьәлә халиткеч дәрәҗәдә мөһим икән, хаклыгыңны исбатларга туры килә. Мәсьәләнең асылы бер кыркым йонга тормаганда, әйдә, ул хаклы булсын!
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Ашау ягына килгәндә, мин талымсыз. Бәлеш бар икән – рәхәтләнеп туйганчы ашыйм, өченче көнге аш кына икән – аңа да риза. Әгәр ашарга бөтенләй бер әйбер дә юк икән, моны кулинар осталыгымны сынап карау өчен шәп форсат дип кабул итәм һәм, интернеттан «урлап», берәр итле ризык пешерәм. Әниләре дә, балалар да «тәмле-тәмле», дип ашаган булалар...
Хатын-кызның вакыты-вакыты белән шулай иркәләнеп ятарга да хакы бар, дип саныйм мин. Ялсыз тарткан «йөк» аны «вата» гына, ә «ватык» хатын кемгә кирәк?
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Мин моның белән көрәшмим. Минем хатын, башта үзе әзерләнеп бетә, аннары балаларны әзерли, азакта – мине тизләтә.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Бүләкне хуҗалыкта куллану өчен яраклылык зарурияте белән бәяләмим. Үземә нәрсә бүләк итсәләр дә риза. Бүләк итмәсәләр дә дөнья бетми.
Тик хатыным, нинди генә бүләк ясасам да, әллә уйнап, әллә чынлап, бүләкне, серле елмаеп, «дурачо-ок!» дип кабул итә. Әллә ошамый, әллә: «Ник мәшәкатьләнеп акча туздырып йөрисең?» дигән сүзе шунда, аңламассың…
«Сөембикә» журналы. Февраль, 2017 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк