Ризаэддин Фәхреддин... Риза казый... Риза хәзрәтләре... Бу исем, ул язып калдырган канатлы гыйбарәләр соңгы 25 ел эчендә Диләрә ханым телендә ничәмә-ничә тапкыр кабатланды икән? Ул аны кайларда һәм кемнәр каршында яңгыратканын төгәл генә инде үзе дә әйтә алмас. Туристлар, мәктәп укучылары янында, очрашуларда, конференцияләрдә, тантаналы чараларда... Әмма кайда гына телгә алса да, татарның танылган мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин исеме аның телендә зур хөрмәт, горурлык һәм чиксез ярату белән яңгырый.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрә Габделкави кызы ГЫЙМРАНОВА – Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры. Әлеге музей инде күптән Әлмәт төбәгенең мәдәни гыйлем үзәгенә әйләнде. Риза хәзрәтнең исемен кире кайтару, аның мирасын саклау, өйрәнү һәм халыкка җиткерү буенча Диләрә ханым башкарган зур хезмәт бу язмага гына берничек тә сыймас.
80 нче еллар башында Кичүчатка Казаннан галимнәр килде – халык белән очраштылар. Миңа бу вакытта 10–11 яшьләр тирәсе. Мәмәт авылы мәктәбенең фольклор ансамбленә йөрим – милли киемнәр киеп, без кунакларны каршы алырга бардык, алар каршында чыгыш ясадык. Мин үсеп буйга җитеп, Кичүчатка килен булып төшкәч, кайнатам берсендә шул очрашуны искә төшерде. «Ул чакта авылга Әнвәр Хәйри, Марсель Әхмәтҗанов белән бертөркем галимнәр килгән иде. «Ризаэддин Фәхреддин шушы авылда туган, аның исемен кире кайтарырга кирәк», – диделәр. Әмма халыкка ул вакытта әле музей кирәкми иде, Казан кунакларын күргәч, башка аһ-зарларын җиткерергә тырыштылар – анысы мөһимрәк дип уйладылар. Тик безгә Ризаэддин Фәхреддин кирәгрәк булган икән», – диде. Әтинең «Җәвамигуль-кәлим шәрехе» дигән китабы бар иде. Аны галимнәр Равил Үтәбай-Кәрими һәм Мәдинә Рәхимкуловалар тәрҗемә итеп чыгарган китап икәнен соңрак беләчәкмен әле... Һәрбер битенә кыстыргыч куеп чыккан әти. Безгә кемдер килсә: «Ризаэддин Фәхреддин менә болай дип әйткән...» – дип, шул китабын кулга ала. Хәл белергә дип кергән күрше-күлән, туган-тумача тыңлап утыра, аннан фикер алыша. Гап-гади янгын сүндерүче булып эшләгән ул, әмма аның әтисе Гыйльфан заманында Риза хәзрәтнең туганы Салих мулла белән мәдрәсәдә бергә укыган. Хәзрәткә хөрмәт иремнең гаиләсендә шул вакытлардан ук килгән. Музейга эшкә керүем кайнатам өчен бер горурлык булды.
Ә музейга килеп эләгүем күпмедер дәрәҗәдә «Сөембикә» журналы белән дә бәйле. 1996 елда редакция Әлмәт районы турында махсус сан әзерли, һәм журналистлар Кичүчатта яңа гына ачылган музейга да сугылып чыгарга уйлый. Мин бу вакыт авыл кибетендә эшлим – сату сатам. Мәмәттә китапханәче булып эшләгән идем, кияүгә чыккач, Кичүчат китапханәсендә урын булмады. Беркөнне музей директоры Гөлүсә ниндидер йомыш белән кибеткә керде. «Редакциядән киләләр әле, авыл тарихын сорасалар, ничек җавап бирермен», – ди. Мин аңа белгәннәремне тезеп киттем... Өйдә кайнатам авыл тарихын еш сөйли – мин аны теләсәм-теләмәсәм дә тыңлыйм. Аннан кибеттә, ипи килгәнен көткән чиратта да авылдагы нәсел тарихлары турында сүз күп була... Гөлүсә мине тыңлап торды да: «Син соң монда нишләп утырасың, музейга эшкә килмичә?!» – диде. Икенче баламны тапканнан соң, декреттан инде туп-туры музейга эшкә чыктым.
Килеп кердем дә, монда нәрсә эшлиләр икән, дим. Музейда да кибеттәге кебек бөтен нәрсә учетта икән: кибеттә аны сатып җибәрәсең, ә монда табасың, теркисең һәм күз карасы кебек саклыйсың. Китапханә эшенә дә ошаттым, әмма күпкә катлаулырак икәненә бик тиз төшендем. Эшкә урнашуга мине Бөгелмәгә бер семинарга җибәрделәр. Шунда, безнең күз алдында Ярослав Гашек музее директорын эшеннән алдылар: музей эшләми, кеше йөрми, экспонатлар тузанга баткан... Казаннан, Татарстан Милли музееннан килгән делегацияне (без ул чакта аларның филиалы санала идек) кайтышлый үзебезгә алып кердем: «Нинди кимчелекләребез бар, барысын да әйтегез», – дидем. Шунда Милли музейның генераль директоры Геннадий Степанович Муханов миңа: «Син музейда эшләячәксең!» – диде…
Озакламый Гөлүсә декрет ялына китте. Мин эшкә чумдым... Бу урын – хәзрәт дөньяга килгән төп нигез. Музей алдындагы наратларны кайчандыр аның әти-әтисе утырткан булган. Алтыдан икесе генә калган инде... 1992 елда авылыбызның үзәгендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет ачылды. Мәчетнең ачылышына Казаннан Риза казыйның кызы Әсма Шәрәф тә килә. Әлбәттә, әтисенең төп нигезенә дә керә. Ул вакытта монда әле балалар бакчасы иде. «Бакчага башка урын табылса, биредә музей оештырырга була, әткәйнең истәлекләре җитәрлек – тапшырырмын», – ди ул... Татарстан Республикасының Дәүләт музее филиалы Ризаэддин Фәхреддин музей-йорты рәсми рәвештә 1995 елның 25 маенда ачыла. Аның тәүге кунагы – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев була. Музейга нигез салучы Самдун абый Фәрхетдинов Оренбургтан хәзрәтнең өстәлен (шушы өстәл артына утырып, «Шура» журналы өчен 700 дән артык мәкаләсен, китапларын яза), Казандагы туганнары гаиләсендә сакланган тагын берничә әйберне кайтарта. Мин музей фондын авыл тарихына бора башладым. Бормас идем, әле Ризаэддин Фәхреддиннең «Жәвамигуль кәлим шәрехе» китабыннан һәм әдәби әсәрләренең өзекләреннән кала бер хезмәте дә басылып чыкмаган: күпкырлы галим, тәрбияче дип сөйлибез, ә күрсәтергә хезмәтләре юк... Кибеттә эшләвем, авыл әбиләренең ышанычын яулавым менә кайчан кирәк булды! Алар минем янга музейга килеп йөри башлады: кем сөлге алып килә, кем түр кашагасы, кемдер гөбе... Миңҗамал апа Зәйнетдинова яулыкка төреп иске генә ике китап алып килде.
Элек Кичүчат авылы мәчетенең зират ягында китапханә булган. 1936 елда мәчетнең манарасын кисеп алып, сүтеп, аны мәктәп итеп күчереп салганнар, мирасханәдәге барлык китаплар җир өстендә ятып калган. Риза казыйның якын туганы Әнвәр абый Шакирҗанов: «Ул китаплар җирдә җәй буе ятты. Аннары әнкәй: «Балалар, бу китапларны кадерсезләгән өчен Аллаһы Тәгалә безне кичермәс. Барыгыз, зиратка илтеп күмегез», – диде. Иптәшләр белән зиратта чокыр казып, китапларны шунда җирләдек», – дигән иде. Китапларга кагылсам, башыма җитәрләр дип куркучылар байтак булган. Миңҗамал апаның кайнанасы исә җирдә яткан ике китапны качырып алып кайтып, гомер буе мичнең утын саклый торган җирендә саклаган... Мин ул китапларны Казанга, хәзерге Милли музейның гыйльми совет утырышына алып бардым. «Менә шундый китаплар табылды, укый алмыйбыз, галимнәрнең ярдәме кирәк», – дидем. Чыгышымны тәмамлауга яныма галим, исламият белгече Әнвәр Хәйри килде һәм китапның берсен ачып: «XVII гасырга карый... Гарәп телен өйрәнү өчен чыгарылган өстәмә дәреслек», – диде... Кайтуга бөтен авыл әбиләрен музейга чәйгә җыйдым: «Өегездә иске имлә белән язылган китапларыгыз саклана икән, ыргыта яки яндыра күрмәгез, музейга китерегез», – дидем. Ул чакта музей фондына шактый китап тупланды.
Аннан музей яныннан үткән-сүткән әбиләрне чакырып кертеп, экспонатлар турында сорашам, белешә башладым: «Менә бу әйбер хакында нинди хатирәләрегез бар?» – дим. Экспонатлар гына тезелеп торса, музей ул складка әйләнә, ә шул экспонатларга җан өрсәң, тарихын салсаң – алар җанлана. Мин бүген авылыбыз әбиләре сөйләгән шул тарихны халыкка җиткерәм.
Музейда эшләр өчен миңа югары белем алырга кирәк иде – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Кайда эшләвемне белгәч, кафедра җитәкчесе курс эшен «Шура» журналы буенча сайларга тәкъдим итте. Диплом эшем дә Ризаэддин Фәхреддиннең әдәби мирасы белән бәйле иде. Институтны тәмамлаганда галимнәр миңа: «Сезгә бу эшегезне дәвам итәргә кирәк», – диделәр. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар әдәбияты һәм сәнгате институтына, аспирантурага юл тоттым. Укырга кергән вакытта Әсма апаның улы Арслан Шәрәф исән иде әле – җай чыккан саен өйләренә барып йөрдем. Бер баруымда: «Алга таба укый алмыйм инде – торыр урыным юк», – дигәч, «Менә сиңа бүлмә, менә сиңа карават», – дип өстәлгә крахмаллап юылган ак җәймәләр куйды. Аларда торып укыдым, шуңа күрә «Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе» дигән кандидатлык диссертациясен олы бер горурлык белән якладым. Фәхреддиннәрнең нәсел дәвамчылары Казанда да, Уфада да, Мәскәүдә дә мине күптән үз туганнары кебек якын итә.
Риза казыйның кызы Әсма апа 1993 елда үлеп китә. «Кичүчат музеена тапшырырмын» дигән экспонатлары барысы да улы Арслан абыйда кала. Хәзрәтнең балаларына рәхмәт – алар бик сакчыл булган: әтиләре белән бәйле һәр әйберне югалтудан курыкканнар. Хәтта Милли музейга да экспонатларны вакытлыча дип кенә биргәннәр. Безгә дә әкренләп кенә тапшырдылар. Арслан абый бабасы гаиләсендә тотылган савыт-сабаны мин килгән саен чыгарып күрсәтер иде дә, кәгазьгә төреп, кире тыгып куяр иде. Фатих Кәриминең туганы Альмира ханым Әминовада да (Фәхреддиннәр белән Кәримиләр һәм Шәрәфләр гаиләләре үзара туганлашып, кода-кодагыйлар булып гомер итәләр) фотосурәтләр бик күп иде: альбомны ачып, сыйпап-сыйпап һәрберсе турында сөйләп чыга да, кире яба... Арслан абыйның вафатыннан соң музейга бик бай гаилә архивын алып кайттым. Китаплар, кулъязмалар, хатлар – барлыгы 500дән артык экспонат. Хатлар арасында Риза хәзрәтнең олы улы Габдрахманның хатыны Казанга, туганнарына язган хат та бар иде. «Әткәйнең хәле авыр, өстеннән бишмәте төшми, температурасы гел уйный», дип яза ул. Ризаэдин Фәхреддин хәле турындагы соңгы хат бу. Мин эшли башлаган елларда халык арасында галимне үтергәннәр дигән сүз бар иде, экскурсияләр вакытында: «Юк, ул алай түгел», – дисәм дә, күңелдә сорау кала килде. Гаилә архивы кайтканнан соң ачыкланды: Риза хәзрәт авырып торган, 1936 елда, 77 яшендә Аллаһы Тәгалә аны үз хозурына алган. Вакытында алган... Чөнки бераздан аның тирә-юнендәге бөтен зыялы шәхесләр кулга алына. Р. Фәхреддиннең дә бер улы атып үтерелә, икенчесе төрмәдә вафат була…
Әйткәнемчә, экскурсия вакытында: «Ризаэтдин Фәхреддин галим булган», – дип сөйлибез, ә хәзер басылып чыккан китаплары санаулы иде. Шулвакыт күбрәк китап бастыру, халыкка тарату белән шөгыльләнергә кирәк дигән фикергә килдем. Әнвәр абый белән сөйләшеп, Риза казыйның педагогик хезмәтләреннән башларга уйладык. Ә. Хәйри аларны башта «Идел» журналында бастырды, ә мин шуларны халыкка ксерокс аша чыгарып тараттым. «Асар» китабының революциягә кадәр гарәп графикасында дөнья күргән 1-2 нче томын Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә галимнәр тәрҗемә итте һәм «Татнефть» компаниясенең «Рухият» программасы бастырып чыгарды. 3-4 нче томнарның кульязма варианты Башкорт фәннәр академиясенең ябык фондында саклана иде. Ризаэддин Фәхреддинның 150 еллыгы уңаеннан мине Уфага конференциягә кунак итеп чакырдылар. Риза казыйның оныгы Җәнбәк абый газетага төреп, Кичүчаттагы музей өчен дип яңа экспонат алып килгән: I Бөтендөнья мөселманнар конгрессына баргач, Ризаэддин Фәхреддингә Согуд Гарәбстаны әмире бүләк иткән хуш ис бөркеп торучы кувшин. «Хәзер алмыйм, сезне сәхнәгә чакырырлар, бу бүләкне миңа шунда бирерсез», – дим. Барысы да мин уйлаганча булды: Җәнбәк абыйга чынлап та сүз бирделәр. Ә мин инде сәхнәгә «Асар»ның беренче ике томын алып чыктым. Идел буе округыннан җыелган галимнәр, Башкортстанның архив җитәкчесе алдында: «Татнефть» компаниясе ярдәме белән шушы китапларны чыгардык. Халык 3-4 нче томнарны сорый. Әгәр галимнәргә фондны ачсагыз, килерләр, өйрәнерләр, һәм тиздән алар китап булып басылыр иде», – дидем. Юк дияргә урын калмады...
Ризаэтдин Фәхреддин үзе исән чагында 148 китап бастырырга өлгергән. 42 том кульязма мирас Уфада саклана, кызганыч, басылмый калган мирасның күп өлеше эзсез югалган. Безгә мәгълүм мирасыннан байтак өлешен «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы елның елында басмага әзерли. «Җәвамигуль-кәлим шәрехе» китабы ике телдә ике китап булып басылды, «Асар», «Мәшһүр адәмнәр», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Мәшһүр хатыннар», «Акчуриннар», «Сәлимә, яки Гыйффәт» китаплары үз укучысын тапты. Әхлак сериясенә кергән «Тәрбияле бала», «Тәрбияле хатын», «Гаилә», «Тәрбияле ана», «Әһле гыял» хезмәтләре ике телдә «Гаилә – кечкенә бер дәүләттер» китабы булып чыкты. «Нәсыйхәт» хезмәте ике телдә басылды.
Р. Фәхреддин мемориаль музее Әлмәт төбәге өчен мәдәни учак кына түгел, мирас үзәге дип тә әйтер идем. Шуңа күрә Ризаэддин Фәхреддин турында гына түгел, аның чордашлары, фикердәшләре булган Гыйльман ахун Кәрими, Фатих Кәрими, Габдулла Тукай, бертуган Рәмиевләр, Хөсәеновләр, Галимҗан Баруди, Мөхлисә Бубый турында да халыкка сөйләргә тырышабыз. Әйтик, бүген җәмәгать эшлеклесе, журналист Борһан Шәрәфкә кагылышлы ниндидер мәгълүмат, экспонат килеп керә икән, юк, бу безгә кирәкми, димим. Чөнки музейның потенциалын белмим, бәлки ул киләчәктә мәдәни-агарту, белем бирү үзәгенә әйләнер – бу шәхесләр турында сөйли торган бердәнбер урын булыр. Бүгенге көндә Казанда да Борһан Шәрәф музее юк. Ә аның Тукайга түбәтәй кидерткәнен бөтен кеше белмидер дә. Шәрәфләрнең йорт җиһазлары байтак саклана музейда, алар арасында кунакка килгәч, Тукай утырган урындык та бар. Узган ел, грант отып, язучы, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең «Кырым гөнҗәләре» альбомын бастырдык. Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллык юбилее уңаеннан кулыбызга килеп кергән иде ул. Төп нөсхәсе! Кульязма! Ул альбомда бөтен нәрсә гарәпчә язылган, рәсемнәр белән бизәлгән. Аны китап итеп бастыру теләге шунда ук туган иде. Алты елдан соң хыялыбыз чынга ашты. Республикабызның мәдәният министрлыгы грантын оттык. Әлеге альбомның эчтәлеген аңлау өчен Кырымга барып, алар узган юлларны узарга туры килде. Альбомдагы рәсемнәрдә кайсы урыннар сурәтләнгәнен ачыкларга безгә галимнәр ярдәм итте, хәтта кунакханәнең сакчысына кадәр булышты…
Фатихның әтисе Гыйльман ахун Кәрими – Риза хәзрәтнең рухи остазы Исмәгыйль Гаспралы белән бик дус була. Кәримиләр Оренбургта ачкан типографиядә Р. Фәхреддиннең 40 % китабы басылып чыга. Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф, Госман Нури Акчокраклы белән бергә Риза казый Оренбургта «Шура» журналын, «Вакыт» газетасын чыгара, бу басмалар тиз арада чит илләрдә яшәүче мөселманнарда да кызыксыну уята.
Бу фикерне Риза хәзрәт бөтен хезмәтенә дә сала. Мөфти М. Солтанов 1891 елда аны Уфа Диния нәзарәтенә гаилә мәсьәләләре буенча казый итеп билгели. Янына кем генә, нинди генә сорау белән килми! «Болай булмый, гаилә ныклыгын саклау максатлары тупланган бер китап кирәк», – ди ул. Һәм һәр гаилә өстәлендә ятарлык «Гаилә» дигән китабын бастырып чыгара. Мөселманнар өчен үзенә күрә гаилә конституциясе дисәң дә була аны. «Тәрбияле хатын» да – шул елларның иҗат җимеше. Казый булып торганда хатыннарның ниндиен генә күрми ул. «Хатыннары тәрбияле булган милләт – тәрбияле; хатыннары тәрбиясез булган милләт – тәрбиясез; хатыннары тырыш вә идарә итүчән милләт – бай; хатыннары ялкау яки исраф итүчән милләт – фәкыйрь буладыр», ди. Җәмәгате Нурҗамал абыстай исә – тәрбияле хатыннарның олы бер үрнәге. Төхфәтулла ахун кызы була ул, сигез бала таба (икесе кечкенә чакта ук мәрхүм була). Әгәр абыстай алты баланы тәрбияләп, йорт-җирне карап тормаса, иренең нинди гыйлем иясе икәнен аңламаса, хәзрәткә иркенләп эшләргә, иҗат итәргә мөмкинлек булмас иде. Ризаэддин Фәхреддин үз китапларында тәрбияле хатын үрнәген нәкъ менә Нурҗамал абыстайдан күреп язгандыр дип уйлыйм. «Хатын-кыз гыйлемле булсын, тәрбияле булсын, шул очракта милләтебез дә үсәр», – дигән фикер белән яшәгән Риза казый. Ул заман өчен шактый кыю фикер булган бу. Хәтта батырлык дияр идем. Оренбургта аның «Мәшһүр хатыннар» дигән биобиблиографик хезмәте дөнья күрә. Ул анда иҗтимагый, сәяси, фәнни, дини тормышта, мәгарифтә үз эзен калдырган, гади халык арасында изге гамәлләре белән танылган хатын-кызларның биографиясен туплый. Зыялы, күренекле хатын-кызларыбыз хәзер дә аз түгел, әмма, кызганыч, бүгенге көндә мондый эш эшләнмәгән... 1904 елда басылган «Мәшһүр хатыннар» китабын музейга Дамир Гарифуллин бүләк иткән иде. Ниһаять, аны Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тәрҗемә итәргә алынды һәм эшләп чыкты – Риза хәзрәтнең кабат дөнья күргән китаплары тагын бергә артты.
Гомеренең күп өлеше читтә узса да, Ризаэддин Фәхреддин туган ягын, әлбәттә, онытмый. Сагынгандыр, сагынмаслык түгел бит безнең авыл! Ике елга кушылган җирдә урнашкан ул, янәшәдәге Чагыл тавы өстенә күтәрелсәң, тирә-юньдәге дүрт авыл уч төбендәге кебек күренә... «Әткәй безгә Кичүчатның һәрбер тыкрыгын, чокырын сөйли иде, авылга сирәк кенә кайтсак та, кайсы тыкрыктан соң кемнең өе икәнне белә идек», – ди үзенең истәлекләрендә кызы Әсма апа. Риза хәзрәт авылда соңгы тапкыр 1926 елда булган – хаҗдан кайтышлый кергән дигән истәлекләр яши халык арасында. «Мәккәдән сары кәҗә мөгезе алып кайткан, шуның белән халыкны сыйлаган» дигән сүз бүгенгәчә килеп җиткән. Кечкенә банан алып кайткан булган, күрәсең, ул бит озаграк саклана. Зиярәт кылгандыр: авылга нигез салучы Юлдаш бабайдан башлап, бөтен әби-бабайлары биредә күмелгән. Ул каберләрне бүген без карап торабыз. Без, дип сөйлим дә, музейда фондлар өчен җаваплы Котбиева Фәридә Габдрахман кызы белән егерме елдан артык икәү ярдәмләшеп эшлибез. Елына ун меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтәбез – олы юлдан Кичүчатка җиде генә чакрым бит: үткән-сүткәндә сугылучылар да байтак. Тирән эчтәлекле экскурсияләр уздыру – эшебезнең күзгә күренеп торган өлеше генә. Ә күренмәгәне – тау кадәр! Фәнни тикшеренүләр алып бару, фонд белән эшләү, күргәзмәләр ясау, нәсел агачын өйрәнү, ел саен педагоглар өчен Ризаэддин Фәхреддин укулары, туганнар очрашулары, фәнни-гамәли конференцияләр, музей дәресләре, мастер-класслар, лекцияләр уздыру, бастырыр өчен китаплар әзерләү, грантлар оту, балалар бакчалары, мәктәп-гимназияләрдә, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясаулар...
Мин музейга эшкә килгәч, өйдәгеләрнең барысы да биредә «эшли башлады». Кайнатам Вилдан музейның тирә-юнен карашты – музей артында ул утыртып калдырган чыршылар зур булып үсте инде. Бу еллар эчендә музейда нинди генә кунак каршыламадык! Чаралар үткәргәндә табынга куярга дип кичтән кайнанам белән икәү бавырсак пешерә идек, икенче көнне мин музейда кунакларга экскурсия үткәрәм, ә ул аларга дип мичкә бәлеш тыга... Мине директор итеп куйгач, беренче елларда: «Ул музейга кем йөрер инде?!» – дип борчылган иремә дә эш җитәрлек: экспонатларым белән очрашуга, берәр чарага барасым булса, озатучы да, каршы алучы да – ул. Вак-төяк ремонт эшенә дә ир-ат кулы кирәк. Раилсез бу эшләрнең берсен дә эшләп булмас иде.
Мин музейга эшкә килгәндә меңнән артык экспонат бар иде, бүген инде аларның саны 6 меңгә җитте. Һәрберсен халыкка күрсәтәсе килә, тик әлегә андый мөмкинлек юк. Яңа музей дип хыялланабыз! Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музееның Кичүчат өчен әһәмияте бик зур. Музей булу 2012 елда авылда урта мәктәпне ябылудан саклап калды.
Килгән һәркем: «Ә ул кайда җирләнгән?» – дигән сорауны бирмичә калмый. Хәзрәтнең каберен эзләп, 2006 елда беренче тапкыр Уфага бардык. Зур зират – тиз генә тапмадык. Иртәнге сәгать белән эзли башладык, көндезге сәгать өч тулганда гына кабере янына килеп чыктык. Янәшәдә – улы Габдерәшит, аның кабер ташы урталай ярылган, икесенең дә каберенә агачлар ауган... Арттарак Сәгыйть исемле улы җирләнгәнен ул чакта әле белмәдем. Кайтуга: «Риза хәзрәтнең кабере шундый хәлдә, ничектер чистартасы, сынган агачларны булса да аласы иде», дип, «Татнефть»нең «Елховнефть» оешмасына хат яздым. Алар бригада бирделәр: егетләр барып, барысын да тәртипкә салып кайтты. Беренче мөмкинлек булуга, туган-үскән нигезеннән туфрак алып, каберләренә илтеп салдым. Туганнары арасында: «Хәзрәтне монда кайтарып күмәргә кирәк», – дигән сүзләр дә булды. Мин аны кузгату яклы түгел идем... Ниһаять, 2024 елда шул ук «Татнефть» ярдәме белән, Уфа мөселман зиратында Ризаэддин Фәхреддин истәлегенә бик матур мемориаль комплекс эшләттек – кабер ташлары яңартылды, алар җирләнгән аллеяга таш түшәлде, кабергә илтүче юл күрсәткечләре куелды... Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән минем тагын бер хыялым чынга ашты.
Музей экспозициясе Фәхреддиннәрнең нәсел шәҗәрәсе белән тәмамлана. Анда меңнән артык исем – нәсел дәвамчылары инде бөтен җир шары буйлап таралган. (Сүз уңаеннан, алар арасында 4 фән докторы, 7 фән кандидаты бар.) Яңа исемнәр гел өстәлеп тора. Санкт-Петербург шәһәрендә гомер иткән бер оныкчыгын таптык. Чеслав Сымоновичка инде 81 яшь. Гаҗәп күренеш: мәктәпне тәмамлагач, ул шәрыкны өйрәнү институтына укырга керә. Анда белем алырга ярдәм итүче булмаганга күрә генә тарих бүлегенә күчә, кандидатлык диссертациясе яклый. Ә лаеклы ялга чыккач, диннәр тарихы музееның ислам бүлегендә экскурсияләр алып бара башлый... Музей хакында белгәч, минем белән танышкач, ул: «Минем тормышым Диләрә ханым белән очрашканга кадәр һәм аннан соңгыга бүленде», – диде. Җан тартмаса да, кан тарта...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк