Логотип
Шәхес

Нури - Рауза мәхәббәте

Камал театры фойесында, мәрмәр баскыч икенче катка алып менеп киткән төштә ыгы-зыгы. Матур киенгән, бизәнгән артист җәмәгате композицион төркемгә бер укмаша, бер тарала. Әмма һәр юлы театрның йөрәге булган режиссер янәшәсендәге урынны буш калдырып тезеләләр, үзләре һаман башларын ишеккә таба боралар: кая соң инде үзе?! Ура! Ниһаять, ишектә күренделәр – гадәттәгечә икәүләшеп. Россиянең атказанган, Татарстанның ХАЛЫК артисты Рауза Хәйретдинова икән көткәннәре. Чү! Ганиева дип тә өстәмәдем. Нури агай борылып чыгып китә күрмәсен тагын. Моннан 66 ел элек Загстан борылып чыгып китәргә җыенгандагы кебек... Загс кәгазенә Раузасы «Ганиева» дип теркәлгәч кенә тынычланган, диләр аны. Хәер, бу кадәресе мәзәкләр рәтеннән генә сөйләнә торган сүзләр.
 
Ә моннан 75 ел элек хәлләрнең бәет итеп сөйләнә торганнары булып яткан. Югыйсә барысы да матур, имин булыр кебек. Котдус абый арбалы атын җигеп, янына сөекле хатыны Бибисараны, ике кызын, бер улын утыртып җәен болынга печәнгә, көзен урманга чикләвеккә йөрер, кышларын җәмәгате белән мәктәптә балаларга белем биреп, өй эчләрен җыр-гармун авазларына күмеп, авыл сәхнәсендә спектакльләр куеп, гел шулай шат, бәхетле яшәрләр кебек. Укытучы балалары – Рауза, Ренат, Диләрә, иркә гөлләрдәй үсеп, бер-бер артлы институтларга кереп, белемле, абруйлы кешеләр булып бетәрләр кебек... Тик шул заманда «иркә гөлләр» тамырын чабасы балталар инде кайралган булган икән шул.
 Сугыш! Әти фронтта, әни... Их, шушы урында – 40 яше дә тулып өлгермәгән ананың җан бирүләре хакында язулары авыр да соң! Ә теге өч ятимгә ничек яшисе дә, ач, ялангач килеш, сынык күңел белән сугыш елларын ничекләр кичәсе?! Ятим икәннәр шул. Олы Солтан мәктәбеннән атнага бер кайтканында Рауза җилкапкадан болдырга таба үткән әни эзләрен күрми. Аһ! Төшендә ишек төбендәге башмакларның урланганын күргән иде шул. Башмак югалтуны юньлегә юрамыйлар. Әллә рас килгәнме төше? Йөгереп өйгә керсә, әнисе сәндерәдә кызышып ята. Сәндерәдән бүтән төшми инде ул. Өч ятимгә өй тәрәзәсеннән күренеп торган зиратка карап юанырга гына кала. 14 яшьлек Раузаның, юанып, елап утырырга да вакыты юк. Эне-сеңелгә ул апа гына түгел, туендыручы да. Укуын да ташламый, урагын да ура, сыерларын да сатмый, алабута кушып ипи басарга да өйрәнә. Өйдәге әтидән калган гармунны сайратырга да, клубка барып, спектакльләрдә катнашырга да өлгерә. Иң мөһиме: артист булам дигән хыялыннан бизми. Үсмер кызның рухи ныклыгына, чыдамлыгына Түбән Ырга авылы шакката.
 
Мәйсәрә-Рауза иңнәренә үз Зәңгәр шәлен 80 яшенә «Сөембикә» журналы исеменнән Роза Туфитуллова сала.

Читен инде хәле баланың. Күрше-тирә авыр эштән бу бала бөкрәеп кала күрмәсен дип тә куркып тора. «Авыр күтәрмә! Үсми калырсың!» Рәхмәт инде киңәшләренә. Киңәш биргәнче бер кыерчык икмәк куеп чыксалар соң. Ә бит үсми калу кадәресе хак булып чыга. Артистка Рауза Хәйретдинова гомер буе кечкенәлегеннән кимсенгән икән. «Рольләремне – зифа буйлы чибәр кызларны уникешәр сантиметр үкчәле читекләр киеп уйный торган идем», – ди. И-и, әле аңа кадәр!
Кыз суга Нури чишмәсенә йөри. Ерак булса ни, аның каруы, суы тәмле. Аннары чишмә юлында өйдәге яшьле күзләрдән ял итеп тора ул, хыяллар дөньясында яшәп ала. Чишмә юлында теләгән теләкләр кабул була, диләр. Рауза да сукмактан кыштыр-кыштыр атлаганда үзенә гел бәхет тели, кат-кат тели. Сугыш та мәңге бармас, әтиләре дә кайтыр... Озаклап йөргәндә көянтә дугасы җилкә тамырын баса инде басуын. Бу көянтә дә бер төшәр бит җилкәдән...

Кызның иңнәреннән көянтәне алыр егет әле яу кырында. Төньяк флот матросы, түше хәрби орден-медальләр белән бизәлгән Нурый Ганиев белән Рауза инде хезмәт кенәгәсенә «Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече артисткасы» дигән язма теркәлгәч очрашыр. Егетне очратканчы кыз беренче рольләрен уйнап өлгерер. Кечкенә генә, әмма җырлы рольләр алар. Балык Бистәсе кызындагы терелек үзе бер гаҗәбият. Камал театры каршындагы студияне ике елда тәмамлап чыгуы гына аз аңа. Театр училищесына йөгереп барып, анда дәресләр ала. Җыр сәләтен чарлар өчен Зөләйха Хисмәтуллина янында бөтерелә. Тырышлыкның әҗере – тиздән аны «Галиябану» спектакленә баш рольгә кертәләр. Яшь артистка танылып килә. Әнә креп-сатиннан кара итәк, ак поплиннан блузка да тектереп кигән. Урамда таный калсалар, оялырлык булмасын! Аннары бит әле ул исемнәре театр тарихында алтын хәрефләр белән язылып калырлык кешеләр арасында – бер сәхнәдә уйнау белән бергә, алар белән бер ишегалдында да яши. Дөрес, алар – өстәрәк, Рауза – подвалдагы тәрәзәсез комрык почмакта, күсе халкы белән күрше булып. Әйе, торагы да, яраткан эше дә бар, сеңлесе Диләрә дә янына килеп сыенды. Егетләр дә күренә. Кияүгә алабыз дип торганнары да бар. Тик алар әле аякка басудан ерак.

24 яшьлек кызлар – ике Роза шулай берчакны Молотов райкомолына йомыш белән кереп чыгалар. Театрда комсомол җыелышы уздырасылары бар икән. Алар кергән кабинетта бер шәп кенә егет утыра. Кызларның затын тиз абайлап ала ул. Эш көне дә төгәлләнеп килә икән: мәнле егет кинога чакыра кызларны. Розалар аны үз нәүбәтләрендә иртәгә кичен буласы спектакльгә дәшәләр. Иптәш кыз Роза ялгыз гына каршы алгач, Егет бераз күңелсезләнеп тә кала. Теге – бит очларында мәхәббәт чокырлары уелып торганында иде бит күңеле. Сабыр, егет, сабыр! Пәрдә ачылуга каршыңа басар ул синең. Галиябану булып! Яңагындагы мәхәббәт чокыры өчен җанын ярып бирердәй егет, Раузаның челтер чишмәдәй моңлы тавышын тыңлаганнан соң, тәмам хыялыйлар була. Җәннәт багы Рауза икән бит аның эстәгәне. 16 яшеннән фронтка китеп, йөз үлем белән очрашып, нәкъ менә аның өчен, шушы нечкәбил өчен исән калган икән ләбаса ул.

Фронтовик Нури Ганиев сүзгә бик оста булса да, бу юлы озак остарып тормый. Кызны култыклап, ике дустының ике туена алып барып кайта да өченче туйны үзләренеке итә. Мондый блиц-реванш өчен сәбәп җитди: кызны озата кергәч, ул Рауза яшәгән подвалны күрде, монда гөл чәчәген бер генә кичкә дә калдырырга ярамый! Туйны ике көн уйныйлар. Ә бит илдә 1952 ел, ягъни муллык заманы түгел. Ә Нури шундый кеше ул: ярата икән – королеваны, бәйрәм итә икән – дөнья белән! Раузасы Балтач егетенең бу мул колач белән яшәү рәвешенең рәхәтен дә, михнәтен дә татыр әле.
 
Әллә Нури абый Булатлардан калышып торсынмы? Ул инде бәгырькәенә Самарадан күпереп торган мамык шәл алып кайта – өшемәсен генә!

Нури Ганиев – кичәге диңгезче офицер үз-үзенә вәгъдә биргән икән: Раузасын да күтәрәчәк әле ул, үзе дә төшеп калмаячак! ЗАГСтан чыгып, текә баскычлардан төшеп барганда Нури Раузаның башына киң кырлы эшләпә кигереп куя – Голливуд йолдызлары эшләпәдән йөри! («Шул көннән бирле киң кырлы эшләпә кияргә яратам», – ди Рауза Хәйретдинова.) Кияү кәләшен «патша сараена» – ниндидер сыраханәдән бушаган барак бүлмәсенә алып кайтып утырта. Аның каруы, тәрәзәле, әмма театрга йөрергә бик ерак. 11 квадрат метрлы шушы бүлмәдә аларның, эне-сеңелләрне җыеп, унберәр кеше яшәгән чаклары да була. Дүрт пәрдәле, ике антрактлы спектакльдән соң караңгы урамнарны ерып, елый-елый өйгә кайтканда Раузаның елаган, ник кияүгә чыкканына үкенгән, хәтта подвалын сагынган чаклары да була. Күрә инде моны Нури, күрә. Ә бит Раузасы тәмам танылып бара. Бөтен җырлы рольләр аныкы. Мәйсәрәсе, Галиябануы, Мөршидәсе... Җылама, бәгырь, яшь урынына түкмә кан! Берәр чарасын табар Нуриең.

Бер төнне Рауза, спектакльне тәмамлап, театр ишеген ачып чыкса, театр каршында «Москвич-102» машинасы тора. Машинага авызы ерык Нури сөялгән: «Моннан ары җәяү йөрмәссең!» 1957 ел була бу. Шәхси машиналар кешеләрнең төшенә дә кермәгән заман. Акча каян алганмы? Тапкан инде!

Акча табу нәрсә ул егет кешегә! Менә монда бүтән ягы бар әле мәсьәләнең. Рауза––алыштыргысыз Галиябану иде, хәзер инде алыштыргысыз Мәйсәрә. Хәлиле берәү генә булды аның. Дэллюс Ильясов кына. Ә менә Булатлар дүрткә тулды. Берсеннән-берсе гаярь, берсеннән-берсе талантлы, берсеннән-берсе чибәр егетләр: Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев, Наил Дунаев. 16 ел сәхнәдә Мәйсәрә булды Рауза Хәйретдинова. 16 ел йөрәге янды Нури Ганиевнең. Ярый әле 70 елга якын дәвердә сәхнәдә уйналган 150 ләп рольнең барысы да ул дәрәҗәдә йөрәк яндыра торганнар булмады. «Булат бәгърем, мин синнән калмыйм», – дип Раузасы Булат (Азат, Айрат, Мәсгут, Наил) куенына сеңеп беткәндә фәкать йөрәгендә олы мәхәббәт йөрткән олы ир кеше генә сабыр итеп кала белә. Ярый ла, барыбер аның куенына кайта ла ул! Сатирик, комик рольләр уйналган көннәрдә Нури Гани улы да өенә тамашачы белән бергә ял итеп кайта торган иде. Тора-бара яши торган фатирлары да театрга һаман якынрак урыннан алына барды. Һәр кич саен кереп утырсаң да, берние дә юк. Театр труппасы белән гасторольләргә йөрүне дә Нурый абзагыз отпуск үткәрүнең, ягъни җәйге ялның бер ысулына әйләндерде. Раузасын сабый бала урынына кайгыртуны үзенә бурыч итеп куйган ир бүтәнчә булдыра алмый да иде. Әле монда гел карап, кайгыртып торып та Раузасына алты операция ясалды, шуның дүртесе – онкология җәһәтеннән. Менә шул чакларда ни чара табарга? Ул бит әле дә – 90 яше тулган көннәрдә дә: «Раузамны яшәтү өчен яшим мин», –  дип тора. Ә ул чагында – 50 генә яшьлек чагында...

Операциянең иң беренчесе – иң куркытканы истә калган. Хатын-кыз өчен күкрәк йөрәктән артык. Раузасы гасабилана, ярсый, борчыла. Нинди допинг бар соң шундый чакта? Нури абзыйның эше гел командировкалар белән бәйле булган икән. Арча районы кибетендә җәүһәр ташлы зиннәтле зәркән әйберләр күреп ала. Бәяләре – машина бәясе. Авыл халкы андыйны алмый. Нури ала – уч тутырып һәм... бушка. Чөнки түләп алырлык акча белән килмәгән. Аннары Раузага нәрсә ошарын да белми, әллә алка кирәк аңа, әллә йөзек, әллә икесе дә... Алып кайта да палатада хәл эчендә яткан Раузаның учына сала: «Болар – синеке!» Рауза да бриллиант танымый. «Куй, Нури, терелеп чыккач, бергә барып, икәү сайлап алырбыз». Шушы очрактан соң Нури Ганиевне белешләре ике башлы дип йөртә башлыйлар. Бер алтының югалса да, түләп бетерешле түгел, ә монда – бер кесә бриллиант! «Теләгән булса, барысын да аладыр идем. Болай 20 кашлы алка белән, бер йөзек кенә алдык. Әнә, әле дә колагында. Иң арзанын сайлады».

Нури агайның 66 еллык мәхәббәте күптән инде яратуның кайгырту формасын сайлаган. Әле кайчан гына ул җитеш, хәтта ки мул тормыш тәэмин итү өчен студентлар белән Пермь, Норильск, Игарка кала-портларында биналар коруда катнаша, удар төзелешләргә киткән студентлар җитәкчесе сыйфатында хезмәт куя торган иде. Ә бит шул елларда институт белеме дә алынган, диссертация дә якланган озак еллар дәвамында медицина институтында фәлсәфә фәнен укытырлык галим булып та җитешкән. Ничек һәммәсенә дә өлгерде икән ул, дип уйлыйм да җавабын да табам: Мәхәббәт – Кешелекнең үзе кебек «иске» Мәхәббәт тылсымы бу. Югыйсә аның да «сынауларга» тарыган чаклары булган. Бер генә күренеш: театр премьерага әзерләнә. Бөтен Камал театры җәверенең атасына әверелгән хәстәрчән Нури Ганиев кунаклар каршылап йөри. Дәрәҗәле кешеләрдер инде бу кунаклар. Нури Ганиевнең шампан шәрабы әзер. Спектакль башланганчы шешәләрнең берсен ачып, кунакларны сыйлый тору фарыз. Ниндидер мәрәкә чыгып, бөке конторольдән ычкына һәм, җенгә әверелеп, Нури абыйның сул күзенә ата. «Ашыгыч ярдәм» үзен алып киткәндә яралы рыцарь бер генә җөмлә әйтә: «Раузага әйтәсе булмагыз!» Сул күзе күрми торган булып кала. Әмма гашыйк күзе һаман уяу. Нури абый хәзер Раузасының даруын вакытында капканмы, тамагына ашаганмысы белән көнен тыгызлап яши. Юк, алай гына түгел икән шул. Раузасының кәефе яхшымы, берәр җайсызлыгы юкмы дигәне дә – аның игътибарында.

Октябрь аенда Васильево санаториенда бергә туры килгән идек. Бер көнне Нури абый төшке ашка соңарды. «Бистәгә чыгып, педикюр-маникюр ясаучы кызларны белешеп кайттым. Рауза апагызның күңеле күтәрелеп китәр, чакырдым әле. Гел биек үкчәдән йөреп, аяк бармаклары җайсызланып калган аның. Ул бит үзе барып йөри алмый». Без, бер өстәл янында тәгам җыючы өч хатын-кыз, телсез калдык. Ирләрнең мондыйлары да була икән! Ә бит бик күпләр әнә шундый – ярата, акча таба, кайгырта белә торган тормыш юлдашы турында хыяллана. Нурый чишмәсе һәр авылда да юк шул ул. Шуңа күрә теләкләр теләнми, теләнсә дә, тормышка ашмый кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый талантлы шәхесләр турында язса Асия ханым язар инде шулай мавыктыргыч та, кызыклы да итеп. Ябышып ятып укыдым. Рәхмәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу кэнфит кебек тэмле язмага карата урнаштырылган Зэлия комментариясе дэ оста язылган- ябышып ятып укыдым ди бит))))!

      Хәзер укыйлар