Логотип
Шәхес

Әлфия Авзалова турында чордашлары: “Бәлештән авыз итегез, пәрәмәч суына”, – дип, юк ризык белән шаяртып сыйлый иде”

15 июньдә татарның моң патшабикәсе, легендар җырчы Әлфия Авзалова бакыйлыкка күчте. “Интертат”ка билгеле булганча, ул озак вакыт авырды. Башта “обком” хастахәсендә, соңрак Казанның 7нче клиник хастахәсендә ятты. Аның гомере шунда өзелде. Үлеменең сәбәбен инсульт диләр.

Әлфия Авзалова – ачы язмыш кичергән шәхес. Ул 5 яшеннән әнисез кала, әтисе исә Бөек Ватан сугышында яу кырында башын сала. Кечкенә Әлфияне башта әнисенең сеңлесе тәрбияли, соңрак исә аның язмышы балалар йорты белән бәйле.

Әлфия Авзалованың иҗаты, таланты турында сөйләп тору урынсыз. Ул – һәр татарның йөрәгендә, күз алдында.

Әлфия апа туган ягы Актанышка еш кайтып йөргән, мәдәният учакларын дөрләтүдә дә аның өлеше бар.

Фәридә Мутина ире Әхнәф һәм ЗАГС хезмәткәре белән

 

Кызганыч, бүген инде Әлфия апаның чордашларыннан күбесе бу дөньяда юк. Шулай да гомер буе Актаныш районы мәдәният бүлегендә инспектор булып эшләгән Фәридә апа Мутина “Интертат.ру” укучылары белән кадерле истәлекләрен бүлеште.

 

 – Әлфия апа бит инде ул укымаган-нитмәгән, ә тавышы бәреп ега. Район башкарма комитетында ул елларда Марсилә апа Зарипова  секретарь булып эшләгән. Райисполком рәисе Гомәр исемле абзый: “Син монда калырга тиеш түгел, Әлфия, без сине оештырабыз да Казанга җибәрәбез”, – диюе билгеле. Менә шул кешеләр башкалага юл ярды бугай инде аңа.

 

Әлфия апа район мәдәният йортына кайтып йөрде. Мин 10 сыйныфны тәмамлаганнан бирле клубта эшләдем.  РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, клуб мөдире Хәмит абый Раянов, ул үзе гармунчы да, аннан соң инде без – яшьләр, Әлфия апа белән авылларга концерт белән чыга идек.

Әлфия апа безгә бервакытта да авыр сүз әйтмәде. Татыш дигән авылга барабыз бервакыт. Сәхнәгә чыкканда безне ипләп кенә әзерли. “Куркасызмы, кызлар? Куркыгыз, сәхнәдән курыккан кеше матур итеп җырлый, бии”, – дия иде. Ул бик гади кеше иде бит.

Ат җигеп йөри идек. Мәдәният йорты мөдире Хәмит абый Раянов үзе ат җигә.

Хәтере бик әйбәт. Һәрберебезнең исемен белә, якын итеп сөйләшә, кочаклап ала. Урамда һәр кеше белән исәнләшеп йөри. Өлкән кешеләргә хәер бирә. Ялагайлануны белмәде.

Мәзәкчән  иде. Концерт куярга, кеше алдына чыгарга киемнәр дә юк заманнар бит. “Әлфия апа, костюм юк”, – дисәк, “Ярар, кызлар, чукынып китмәгез әле”, – ди иде. Үзе безне шулай сәхнә алдында көлдереп калдыра да, сәхнәгә чыгып: “Дусларым, мин менә сезгә шушы җырны  җырлыйм”, – дип, матур итеп, һәр кешенең күңеленә май ягып керә.

Әлфия апага Актанышта өй дә салып бирергә уйлаганнар иде. Үзе теләмәде, риза булмады ахры. “Мин бит инде хәзер Казанда, кызларым янында булам”, – диде.

Аллаһы Тәгаләгә бик ышана иде. “Күпне күрдем, ай-вай, дип борчылмагыз, Ходай барысын да күрә”, – дип әйтә иде безгә. Уйнап сөйләшә иде, әмма ышана иде. Ятим кеше бит инде ул. Ятим булгач, кем якты чырай күрсәтә, шунда бара. Актанышта Саҗидә исемле апалары бар иде. Ул аларга чыбык очы туган тиешле. Шунда кайтып йөрде, аның кызларын да кеше итте.

Актанышны бик яратты. Бездә кәрт ачучы Сания апа бар иде. Хәзер мәрхүмә инде. Әлфия апа шуның янына барып кәрт ачтыра икән. “Без Илһам белән бергә булабызмы?” – дип. Сания апа кистереп әйткән: “Юк, Әлфия, юлларыгыз аерым, өметләнмә, бергә булмыйсыз”, – дигән.

  

Хәмит Раянов. Бөек Ватан сугышы музее фотосы

 

Мәдәният йорты мөдире булып эшләгән Хәмит абый Раянов белән элемтәгә чыктык. Ул Башкортстанның Дәүләкән районында кызында кунакта иде.  

– Әлфия белән 1947 елда, мин армиядән кайткач таныштык. Чәчрәп торган ут кыз! Мин гармунчы булгач, чакырып алдылар. “Бик әйбәт җырчыбыз бар, шуңа баян партиясе уйнарга кирәк”, – диделәр. Килдем. Җырлатып карадык. Миңа Әлфиянең җырлавы, аңа минем уйнавым ошады. Шулай итеп без агитбригада белән авылларга чыгып киттек.

Бик шаян иде. Килеп керүгә үзе самавырга ябыша. Күмер дә таба, су сала да чыжлатып самавыр куеп җибәрә. Ул да булмый, тиз генә өстәл әзерли. Шулай итеп, безнең күңелләрне күреп, тамагыбызны да ялгата. Көлешә-көлешә, шаяра-шаяра, сыйлый. “Менә, бәлештән авыз итегез әле, кайнар пәрәмәчен ашагыз”, дип кыстый. Билгеле, өстәлдә боларның исе дә юк.

Кышкы салкыннарда ат җигеп йөрдек. Таулар биек, төшкәндә җәяү атларга кирәк. Әлфия: “Чукынып үлим, төшмим чанадан”, – ди иде.

Гадинең гадие иде Әлфия. Мин клуб мөдире булып эшләгәндә, Казанга күченгәч тә кайтып йөрде. Яшьләр белән бергәләшеп концертлар куя идек.

Сүзгә Хәмит абыйның кызы Гөлсия апа кушыла:

– Әлфия апа Актанышка кайткан саен безгә керә иде. Әни өстәл әзерли, әти белән алар яшьлекләрен искә алып, сөйләшеп утыралар. Безнең өйдә әти белән Әлфия апаның сәхнәдә төшкән фотосурәте дә бар иде. Минем каенатам Үзбәкстаннан. Ул кунакка кайткач, шул фотоны күреп шаккатканы исемдә. Ташкентта Әлфия Авзалованы бик яраталар икән. Ул шул сурәтне үзе белән алып китте. Шулай итеп әлеге рәсем Ташкент, Сәмәркандларны әйләнеп кайтты.

– 60нчы елларда Әлфия белән авылларга гастрольгә чыктык, – дип дәвам итә сүзен Хәмит абый. – Әлфиянең Казанда яшәп, иҗат итә торган чоры. “Хәмит, Казанда яңа мода чыкты, концерт күлмәкләре тектерергә акча кирәк, районны бер урап кайтык әле", – диде. Райкомнан ат алып,  отпуск вакытта чыгып киттек шулай.

Легенда белән соңгы күрешүне хәтерли Хәмит абый. Актанышка аның турында фильм төшерергә кайталар. Әмма Әлфия апаның авырый башлаган вакыты була, күрәсең. Яшьлегендәге баянчы белән сөйләшеп утыра алмыйлар. Бары тик Әлфия апа аңа озак кына кулын болгый...

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар