Логотип
Шәхес

Лев Гумилев: «Гомерем буе татарларны якладым»

Лев Гумилев... Без аны, беренче чиратта, татарлар тарихын, төрки халыкларның борынгы үткәнен тирәнтен өйрәнгән галим буларак беләбез.

Казанның Петербург урамында бу зур шәхескә куелган һәйкәл, аның: «Мин рус кешесе булсам да, гомерем буе татарларны ялалардан якладым» дигән сүзләре... Горурлануларыбыз... Әйтерсең ташка гына түгел, йөрәкләргә уеп язылган ул сүзләр!

Лев Гумилев, бүгенге татарлар ерак гасырларда Кытайда яшәгән борынгы татарларның бабалары булган һуннарга барып тоташа, ди. Төрки һәм хәзәр каһанлыклары, Алтын Урда чоры турында кандидатлык диссертацияләре яклый, сенсация тудырырлык «Открытие Хазарии» китабын яза. Казан ханлыгы – Алтын Урданың турыдан-туры дәвамчысы икәнен исбатлый. Моңа кадәр тарих фәнендә ясалма тудырылган һәм гасырлар буе яшәп килгән «татар-монгол изүе» турындагы уйдырманы юкка чыгаручы беренче кеше дә – ул. Аның «Хунну», «Хунну в Китае», «Древние тюрки», «Поиски вымышленного царства» китаплары тиз арада чит телләргә тәрҗемә ителә...

Төрки халыкларның, шул исәптән, татар халкы тарихын популярлаштырган, татар милләтен профессиональ дәрәҗәдә күтәргән, татарча да яхшы белгән менә шундый зур галим ул!

Лев Гумилев... Арыслан бәкме?

Юк, минем әле аның турында укыганнарымны, белгәннәремне тагын, тагын сөйлисем, нинди затлы, кызыклы шәхес булуын укучыларга җиткерәсем килә.

Лев Гумилев гаҗәеп язмышка ия. Әтисе – атаклы шагыйрь, контрреволюцион гамәлләре өчен чекистлар тарафыннан атып үтерелгән офицер Николай Гумилев. Әнисе – шигърият сөючеләр абынган илаһи шагыйрә Анна Ахматова. Лев – Россия тарихында билгеле ике зур шәхеснең улы, «йолдызлы» гаиләнең бердәнбер баласы. 1912 елда Петербургта дөньяга килә. Ул – ГУЛАГ җәһәннәмнәрен үткән дөньяда билгеле тарихчы!

2000 нче еллар уртасында «Сөембикә» журналистлары Санкт-Петербургта Лев Николаевич Гумилевның Коломенская урамындагы музей-фатирында булып кайттылар. Әлеге йорт фасадына эленгән истәлек тактасындагы: «Здесь жил и работал с 1990 по 1992 год выдающийся историк и тюрколог Лев Николаевич Гумилев» дигән сүзләрне укып дулкынланулары (Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан эшләнгән бу изге гамәл белән ничек горурланмыйсың!), галим турында фильмны карап тетрәнүләре, ул утырган урындыкларга утырулары, аның кулы тигән чынаяклардан чәй эчүләре... Барысы күз алдына килеп басты. Бу фатир Лев Николаевичның беренче һәм соңгы фатиры була. Ул бу бәхеткә 78 яшендә генә ирешә... Аңа кадәрге гомере коммуналкаларда һәм төрмәләрдә уза. Сәяси тоткын сый фатында дүрт тапкыр кулга алына, атарга хөкем ителә, 14 ел гомерен лагерьларда үткәрә. Улын ярлыкауларын сорап, Анна Ахматова Сталинга берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Ә бер хаты аны төрмәдән дә коткарып кала... Аталы-уллы Гумилевлар – икесе дә репрессия корбаннары. Галимнең тормыш юлын өйрәнә башласаң, гаҗәпкә каласың. Эзәрлекләнүләр, бертуктаусыз кулга алынулар, сугыш... Сугышка китәргә, Берлинны алырга да өлгерә ул...

Каләмдәшләребез сөйләгәннәр Гумилевны безгә тагын да якынайтты. Ул, тарихи хезмәтләрен маҗаралы һәм укучыга кызыклы итеп язу белән беррәттән, сөйләү осталыгына да ия булган. Аның университеттагы лекцияләренә Ленинград халкы бәйрәмгә барган кебек йөргән, телевизион лекция-ләрен тыңларга күпләр телевизор каршына җыелган. Ә хатларын «Арыслан (Лев)» имзасы белән тәмамлый торган булган. Төрки дөнья белән бик яшьли кызыксына башлаган рус галиме ул, әлбәттә. Әнисе Анна Ахматовада татар тамырлары булса да, алар бик тирәндә. Лев Гумилев рус мәдәниятендә тәрбияләнгән. Әмма татарларның күтәрелешенә, милләтнең үзаңы үсешенә зур йогынты ясаган кеше.

Бер әңгәмәсендә үз тормышы турында ул: «Мин нәрсә теләдем – шул турыда уйладым, нәрсә уйладым – шул хакта яздым һәм барлык китапларымны да басылган хәлдә күрдем», – дип әйтә.

Гумилевның мәхәббәте Намсрайжав

Ә сез Лев Гумилевның мәхәббәте турында беләсезме? Ул гадәти булмаган мәхәббәт тә зур сынаулар аша үткән... Монголиядән килгән бурят кызы Очирын Намсрайжавка адреслап никадәр шигырьләр язган ул!

Алар Нева буендагы гүзәл шәһәрдә танышкан. Соры күзле шигъри күңелле чибәр егет башта аны китапханәдә күреп алган... һәм шагыйрьне, борынгы төрки халыклар һәм Монголия белән тәмам хыялланган яшь тарихчы-ны ул чын-чынлап әсир иткән. Кыз искиткеч чибәр: әйтерсең борынгы төрки йә шәрык эпосыннан килеп чыккан! Калын кара озын чәч толымнары, горур төз гәүдә, озын нәфис муен... Куе керфекләр күләгәсендә миндальне хәтерләткән зур күзләр тирән упкын кебек студент егетнең акылын һәм йөрәген сихерләгән. Очирынның кызы, геология-минералогия фәннәре докторы Очирын Гэрэл бу очрашу турында болай яза: «Минем әни – поляк каны кушылган бурятлардан. Шуңа искиткеч чибәр булган. Берчак әни китапханә каталогында монголлардагы шаманлык турындагы китапка юлыккан. Башка монгол аспирантлары кебек, китапны күчереп алыр өчен көн саен уку залына килгән. Шунда Лев Гумилев белән танышкан...»

Намсрайжав истәлекләреннән: «Соры күзле яшь чибәр егет мине күрде дә: «Сез китаптан күчереп язасызмы? Мин университетның тарих факультетында укыйм, Монголия тарихы белән шулай ук бик кызыксынам. Бу китапны беләм, укыдым... Сез кайчан күчереп бетерәсез?» – ди. «Тиздән», – дип җавап бирдем. Ул да көн саен китапханәгә килә, без гел сөйләшеп утырабыз. Бергә Университет яр буенда йөрибез, Кунсткамерага барабыз, Ленинград урамнарын аркылыга-буйга урыйбыз, Достоевский, Пушкин турында сөйләшәбез... 1936 елның салкын ноябрь көнендә ул миңа мәхәббәтен аңлатты, мин бик нык гашыйк сезгә, диде. Ә мин яшь идем, акыл әле кермәгән чак. Белмим, бу мөмкин микән, дидем. Ә ул миңа: «Мин сезне яратам, Намсрайжав, сезнең турында поэма язам. Аны почта аша җибәрермен», – диде...»

Фәннәр Академиясенең аспирантлар торагына җибәрә аны Гумилев. Бурят кызы үзе Левның әтисе Николай Гумилев шигырьләрен ярата, аның 1917 елда Парижда иҗат ителгән «Синяя звезда» шигырьләр циклын егеткә яттан сөйли торган була. Лев Николаевич исә Намсрайжавны «Зәңгәр йолдызчык» дип йөртә, кызга бу исем бик ошый.

Ләкин тиздән Лев Гумилевны кулга алалар. 34 ел узгач кына алар очраша. Гумилев өйләнгән булса да, бу гүзәл хатынга мәхәббәтен гомере буена йөрәгендә саклый.

– Ул – однолюб, гомере буена бары сезне генә яратты. Бу хакта белә идегезме? Менә хәзер ул сезнең белән очрашудан бәхетле. Әнисе Анна Ахматовага да бер монгол кызын яратуын әйтте, – ди Гумилевның хатыны Наталья Викторовна.

Боларны ул Намсрайжавка 1970 елда Мәскәүдә күрешкәндә әйтә. Анна Андреевнаның Левтан яраткан кызының исемен соравын, колакка ят, истә калдыру кыен исемне ишетеп, атаклы шагыйрә-нең: «Лёвушка, нинди сәер исем инде ул!» – дип гаҗәпләнүе турында да сөйли.

«Аннары Наталья Викторовна икебезне генә калдырып китте. Без утыз елдан артык гомер эчендә тормышыбыздагы үзгәрешләр турында сөйләштек. «Теге вакытта өйләнешкән булсак, балаларыбыз булыр иде. Ә хәзер безнең нәсел бетте инде. Ахматовалар, Гумилевлар юк инде... Ленинградка кайткач, сезне эзләп карадым, монголлардан сораштым, ләкин алар сезнең турыда берни әйтмәде», – дип көрсенде Лев Николаевич. Безгә 1970 елга кадәр очрашу да, хат язышу да мөмкин булмады...» – дип яза мемуарларында Намсрайжав.

Кабат Ленинградта 1982 елда күрешәләр. Соңгы очрашулары була ул. Аннары хатлар аша гына аралашалар. Лев Николаевич җылы хисләре сизелеп торган автографлы китапларын җибәрә. «Шәрыкның алтын аҗаганы Намсрайжав Очирга, көнбатыш монголларының бер кыйпылчыгына. Арслан (Лев)», «Шәрык йолдызы Намсрайжав Очирга. Арслан (Лев)» – дип яза ул.

Халыкара хатын-кызлар хәрәкәтенең күренекле вәкиле, дипломатия өлкәсендә үзен күрсәткән дәүләт эшлеклесе Намсрайжав Очирын 1992 елда Лондоннан кайтышлый Санкт-Петербургка шалтырата. Әмма Лев Николаевич инде каты авырый. «Көннәрем санаулы. Мин сезгә хат җибәрдем...» – дип кенә әйтә ала.

«Мин сезне ихлас яраттым. Шуны белегез. Сезгә тугры Арыслан (Лев). Кулларыгыздан үбәм. Лев Гумилев», – дип яза ул соңгы хатында.

Исәнме, Кубрат хан оныгы!

Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның Лев Гумилев белән очрашулары үзе бер тарих. 1969 елда Ленинабадта балаларга тарих укытып ятканда, шәһәргә күренекле галим Лев Гумилев килә. Аның лекциясенә ашкынып бара Мөсәгыйт абый. Һуннар каһарманы Атилла, VII гасырда Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып дәүләт төзегән Кубрат хан турында аеруча дәртләнеп сөйли галим, Казан татарларының тарихы Кубрат ханнан башлана, ди. Очрашудан соң Мөсәгыйт абый аңа Татарстаннан икәнен әйтә, халкы, татарлар тарихы белән кызыксынуын белдерә. «Казан татары, димәк, – ди Гумилев, татарчага күчеп. – Син Кубрат хан оныгы инде!» – ди. Татарстанга кайткач, Ленинградка кил дип чакыра. «Борынгы бабаларыгыз турында иркенләп сөйләрмен. Ә хәзер минем һуннар турындагы хезмәтем белән таныша торыгыз. Ерак бабаларыгыз шулардан, Алтайдан килеп чыккан», ди. Аяк өсте генә автограф куеп, «Хунны в Китае» китабын суза...

Татарстанга кайтып, Язучылар берлегендә эшли башлагач, Мөсәгыйт Хәбибуллинга Ленинградка командировкага бару җае чыга. Ленинград Язучылар союзына барып, ул Лев Гумилев-ның телефонын ала. «Таҗикстанда сез «Хунны в Китае» хезмәтегезне биргән татар малае мин», – дип шалтырата.

«Ә-ә, Кубрат хан оныгы!» – дип кабатлый Гумилев татарчалап. Аннары: «Хәзер үк Союздан Эрмитажга юллама ал. Тарихи әсәр язам дип әйт. Борис Борисович Пиотровскийга кер. Ул иң зур түрә анда. Мин дә, шәкертем килә, Кубрат хан хәзинәләрен күрсәт, дип әйтеп куярмын», – дип киңәш итә. Торыр урыны юк икәнен белгәч, Эрмитаждан туп-туры миңа кил, дип чакыра.

Пиотровский ике куллап күрешеп каршы ала татар язучысын. Гидларны чакырып: «Кубрат ханның бар булган хәзинәләрен бу егеткә күрсәтегез», – ди.

Хәзинә төркиләрнеке булгангамы, бер тапкыр да халыкка күрсәткәннәре юк икән. Бары тик галимнәргә генә күрсәтелә, аларның да шушы өлкәдә хезмәт язганнарына гына.

Эрмитаждан соң өенә килгән кунакны: «Исәнме, Кубрат хан оныгы! – дип татарча сәламләп каршылый Лев Николаевич. – Мин татарча беләм. 15 ел сөргеннең файдасы татарлар тарихын өйрәнүгә китте. Анда минем белән төрки-татар халыклары галимнәре утырды. Алар үзара татарча сөйләшәләр иде», – дип аңлата. Татарстаннан килгән ир-егетне дә якын күреп кабул итә, киңәшләрен бирә. «Кубрат хан турында язарга телисең икән, башта җәяүләп булса да Тамань ярымутравына барып, ул биләгән җирләрне күреп кайт. Мин шулай йөреп яздым «Открытие Хазарии» дигән хезмәтемне. Төрки-татар халыкларының тарихы шулкадәр бай ки, ул әле сезнең халыкка кереп кенә килә, туганкай», – дигән сүзләре Мөсәгыйт абыйны зур иҗатка җилкендергәндер, мөгаен. «Менә кинәнеп утырам әле: авыз тутырып татарча сөйләшергә җай чыкты. Ә бит кайбер сүзләрне оныта башлаган идем...» – дип, балаларча сөенүләре тагын... «Әйтсәм әйтим, татарлар тарихы руслар тарихыннан күп тапкыр бай! Россиянең нигез ташы татарлар тарихында ята. Бар хокукларыннан мәхрүм ителгән татар алпавытлары, «чабаталы морза» исеме алып, Көнчыгышка күчеп китәргә мәҗбүр була. Китәргә теләмәгәннәре чукыналар – православие динен кабул итәләр...» Төрки-татарлар турында әнә шулай чын тарихны язган бөек галим ул! Безнең халык турында әйткәннәрен кабат-кабат искә төшерерлек!

Татарлар – безнең каныбызда, тарихыбызда, телебездә, безнең дөньяны танып белүебездә... – ди ул. Халкыбыз тарихыннан зур сабак биргән олуг галимне исә язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин үзенең укытучысы дип атый. Әдәби яктан мавыктыргыч итеп кабул ителә (остазы Лев Николаевич йогынтысыдыр, мөгаен!), безне ерак VII гасырга алып китә торган «Кубрат хан» тарихи романын язып, Лев Гумилевның да ышанычын, өметен аклый.

Галимнең һәр фикере, һәр сүзе аның күңеленә тирән уелган. Ул сүзләрне без дә Лев Гумилевның татар халкына васыяте итеп кабул итәбез.


Фото: «Анна Ахматованың Фонтан йортындагы дәүләт әдәби-мемориаль музее» фондыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар