Клара апа белән Камәрия шигырьләтә генә хат язышалар иде. Берчак Клара апа, күзең төсле зәңгәр, дип, незабудкалар да салып җибәргән иде конвертка...
Клара апа Булатованың «Сөембикә» редакциясенә килгән чакларын искә төшереп утырам. Килеп керүләре генә дә бөтенләй үзгә иде бит аның! «Кунакка җиде төрле күчтәнәч белән килә торган булганнар, мин дә шулай килдем әле», – дия-дия, үзе салган ипине, үзләренең умарта балын, җиләк вареньесын, үзе пешергән балан пирогын, кичтән генә аерткан каймакны, мәтрүшкә, үзе койган какны өстәлгә тезә башлый.... Иң зур күчтәнәче, әлбәттә, – шигырьләре!
Клара апа миңа аеруча якын: аның яраткан укучысы, I курска килгәндә үк «Ялкын», «Яшь ленинчы»ларда шигырьләре чыгып барган Әлмәт районы Яңа Кәшер кызы Камәрия Җамалетдинова белән бергә университетка керү имтиханнары тапшырып йөрдек.Тагын бер укучысы Рәйханә Мирсәяпова да (хәзер Рәйханә Мирсәетова инде, «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе – Э. З.) безнең группада укыды. Түбәнрәк курста укыган Атлас Гафиятов, Тәзкирә Дәүләкиевалар белән дә аралашырга туры килде. Атлас беренче курска кабул ителү кичәсендә Клара Булатованың озын шигырен – «Сиңа кайтам»ны яттан сөйләгәннәре әле дә күз алдында. 34 куплетлы шигырь бит ул!
Камәрия белән бер бүлмәдә торабыз. Альбомы тулы Клара апа фотолары. Киштәдәге китаплар арасында аның шигырьләре, хатлары. Җитмәсә, Камәрия үзе дә шәп шагыйрә! Керү имтиханнарында ирекле темага сочинениесен Клара апасы кебек шигъри формада язып, безне генә түгел, укытучыларны да таң калдырган иде. Клара апа, бу хакта ишетеп, бик сөенгәнен беләм. Ә Камәрия: «Безнең мәктәптә ул елларда сочинениене шигырь белән язу гадәти хәл иде», – диде. Ә укытучысы турында: «Минем укытучым кебек бер үк вакытта мөгаллимә һәм чичән шагыйрә булып яралган затлар гасыр аралаш кына туадыр», – дип, Клара Гариф кызын тагын да югарыга күтәрде.
Клара апасы турында шундый яратып сөйли! Аның дәрес бирүләре, бөтен язучылар-шагыйрьләр белән диярлек якыннан аралашулары, әдәбият-иҗат түгәрәге оештырулары күз алдыннан үтә... Алай гынамы! Клара апалары укучыларына «кызым», «улым» дип кенә эндәшә, язган шигырьләренең төп геройлары да – укучылары икән. Ә көннәрдән бер көнне «Татарстан яшьләре»ндә Клара Булатованың «Камәрия – ай кызы» дигән шигыре басылып чыкты. Безнең Камәриягә багышланган! Кәшер мәктәбенә укытырга килгән кызыл дипломлы мөгаллимә шул чакта ук ике китап чыгарган шагыйрә була инде.
Камәрия өчен Клара апасының университетта бергә укыган сабакташлары да үз кешеләр кебек. Арадан берсен – Роза апа Туфитуллованы аеруча якын итә. Ул елларда Казан телевидениесендә «Пионерстан» тапшыруының редакторы булган Роза апа дусты Клара укыткан Кәшер мәктәбенә дә килгән, Камәрияләрдә кунып та чыккан икән. Укытучы апасын сагынганда Камәрия Роза апаларга барып кайта иде...
«Клара апа безгә беркайчан да дәреслектәге мәгълүматны сөйләмәде, – дип искә ала Камәрия. – Язучылар тормышыннан беркайда язылмаган әллә никадәр яңалык җиткерә иде.Үзе сөйләгәндә дәреслекне ачкалап утыручыларга да «үтрический» сүзләрен әйтеп куя. «Аллага шөкер, хәреф таныйсыз, күзегез күрә, баш-шәрифләрегез урынында, китап сезнең кулда, алдагы дәрескә шуннан укып, сөйләргә әзерләнеп киләсез. Ә мин сезгә бүген дәреслектә булмаган һәм сез һичшиксез белергә тиешле башка тарихны сөйләрмен», ди...»
Менә нинди булырга тиеш икән ул әдәбият укытучысы дип күңелемә беркетеп куям. Миңа да Клара апаның шул «үтрический» сүзләре ошады бит! Мәктәптә педпрактика үткәндә тугызынчыларга Галиәсгар Камал иҗаты турында Мәһдиев, Ибраһим Нуруллин лекцияләре буенча әзерләнгәннәремне и тырышып сөйлим инде. Арткы партада утырган ике малай дәреслекне актаргалап утырмасынмы! Каян телемә килде – Клара Булатова сүзләре белән кисәтү ясадым. «Баш-шәрифләрегез урынында» дигән сүзләр аеруча хәлиткеч яңгырады – шундук яптылар китапны.
«Миңа карата таләпчәнрәк булса да, башкалардан артыграк яратканын да сизә идем. Мәктәп чыгарылышына ул миңа үз хыялындагыча «билен өзеп, җиңен бөреп» тегеп, аклы күлмәк бүләк итте. Тегүгә, чигүгә маһир Клара апаның бер кичтә ялт итеп тегеп кигән костюм-күлмәкләре иң көяз-купшы ханымнарның да күзен кыздырырлык була иде», – дип, Камәрия истәлекләрендә укытучысын тагын яңа яктан ачты.
Клара апа белән Камәрия шигырьләтә генә хат язышалар иде. Берчак Клара апа, күзең төсле зәңгәр, дип, незабудкалар да салып җибәргән иде конвертка. Ә берсендә Камәриянең телевизордан шигырь укуын күреп, үзен дә, шигырен дә мактап язды. 4 нче курстан соң үз гомерендә беренче тапкыр чәчен кистергән укучысына: «Камәрия бала! Ни чуртыма ул чәчеңне кистең әле син, юньсез? Бик килешә дип уйлыйсыңдыр инде. Чуртым да килешми, шуны бел!» – дип тетмәсен тетеп язды. Аныңча, озын толым – татар кызының горурлыгы булырга тиеш икән.
1978 елның кышында Камәрия мине Кәшергә алып кайтып китте. Әлмәткә Клара апаларга да кунакка бардык. Ленин урамында яшиләр иде ул чакта. Без күптән түгел генә группа белән Рига, Таллин, Ленинградларда музей практикасында йөреп кайткан кызлар. Таллинда эстон язучысы Лилли Прометны да эзләп таптык. (Сугыш елларында минем туган авылым Байсарда эвакуациядә булган, шул еллары турында «Деревня без мужчин» дигән роман язган. – Э. З.). Шулар хакында Клара апага и канатланып сөйлибез. Ул безне матур киенеп каршылады, өстәлгә затлы конфетлар куйды, дип... «Киләсегезне алдан хәбәр итсәгез, заказга ризыклар китерткән булыр идем. Ә болай минем вакытым юк, роман язам, ашарга рестораннан алып киләләр», – диде. Шул сүзләрне ишеткәч, Клара апа пыр тузган иде. «Без, татар хатыннары, кеше керсә, барын табынга чыгарабыз, тиз генә нәрсәдер әзерләргә, пешерергә керешәбез. Аныкы кебек шартлар булса, әллә ниләр язар идек», – дигән сүзләре истә калган. Ә Клара апа пилмәнен дә пешергән, бәлешен дә салган әнә, салатлар да ясаган. Алъяпкычын бәйләп, йөгерә-йөгерә табын хәстәрләп йөри. Югыйсә без бала-чага гына бит инде аның өчен.
Клара Булатованың тагын бер укучысы Рәйханә дә безнең группада укыды. Сөләй сигезьеллык мәктәбеннән соң, Кәшер урта мәктәбенә йөреп укыганда Рәйханәгә дә Клара апа укучысы булу бәхете елмайган. «Әдәбият дәресләрен Клара Булатова укыта иде. Дөресен әйтим: ул вакытта без аның зур шагыйрә икәнен аңлап та җиткермәдек. Дәресләре менә бүгенгедәй күз алдымда. Клара апа билгегә бик юмарт иде, беркемгә дә «өч»ле куйганы булмады. Ул сөйли башласа, класстагы тиктормас малайлар да шым була. Клара апа безне язучылар, шагыйрьләр дөньясына алып кереп китә. Алар безнең өчен ерактагы йолдызлар түгел, якын кешеләр булып тоела», – ди ул. Рәйханә дә Клара апаның иҗат түгәрәгенә йөргән. «Яшь ленинчы»да хикәяләре гел басылып тора иде. Безнең өчен ул баянчы, җырчы буларак та ачылды. Концертларда чыгыш ясаганда Рәйханә репертуарыннан төшми торган бер җыр – «Язлары еракта гомеремнең» – аеруча истә калган: «Көз инде, бу кара көз инде, / Чәчәкләр дә сулган, гөлләр дә. / Ярсыма, йөрәгем, ашкынма, түз инде, / Түз инде көз килгән көннәрдә!..» Рәйханә аны бик горурланып һәм яратып: «Укытучым Клара апа Булатова сүзләренә язылган җырны башкарам», – дип игълан итә иде.
Шагыйрәнең юбилей көннәрендә укытучысы белән соңгы аралашуларын искә төшерде Рәйханә.
– Ул гомер буе Сарманны сагынып, монда килергә ашкынып яшәде. Соңгы егерме елда еш кайтты. Без аның белән Ләкенең Питрау бәйрәмендә ел саен очраша идек. Бергә уйнап үскән яшьтәшләре белән мәйдан уртасында «Краковяк» биюләре әле дә күз алдында, – дип елмая да, көлә-көлә кызык хәлләрне дә сөйләп китә: – Бер елны район авылларында, бөтен мәктәпләрдә диярлек йөреп чыктык. Шәрләрәмәдә мәдәният йорты директоры булып сәләтле җырчы, баянчы, үзе җырлар да язучы Илгиз Вәлиев исемле егет эшли иде. Илгиз шагыйрә килүгә җыр язарга уйлаган. Кич клубтан соң гына кайткан улын иртән сәгать бишләрдә әнисе уята икән: «Улым, тор инде, тор, җыр язасың бар бит!» «Улым, тор, көтүгә чыгасың бар», – дигән сыман... Ә иртәнге сәгатьтә язылган бу җыр шулхәтле матур чыккан. Клара апага да бик ошады... Ул һәр очрашуда: «Рәйханә, җырла әле теге җырны», – ди торган иде. Клара Булатова сүзләренә Роберт Андреев язган «Бер карасаң, елар сәбәп тә юк» дигән әлеге җырны, ни кызганыч, Клара апа үзе генә тыңлый алмады. Соңгы тапкыр былтыр 18 мартта, туган көне белән котларга баргач күрдем аны. Озак итеп кулымнан тотып торды, хәлләрне сорашты. «Тагын килербез әле, Клара апа», – дип хушлаштым. Ә инде 29 апрельдә мәңгегә саубуллашырга бардым...
...Редакция папкасында Клара Булатованың шактый шигырьләре саклана. Кабат шуларны актарып утырдым. «Камәрия балага» дигән шигырен 2016 елның 22 августында язган:
Нурлаттамы син? Ерактамы син?
Әллә читтәге бер яктамы син?
Ник бер килмисең? Ник күренмисең?
Ник бу Апаңның хәлен белмисең?
Син дә югалсаң, миңа ни кала?
Исән чагымда кил әле, Бала!
Югыйсә Камәрия җай чыккан саен Нурлаттан Нәдергә барып йөрде. Клара апаның укучысын артык юксынган көннәре булган, күрәсең.
2017 елның 14 мартында язган менә бу шигырендә тагын мәктәбен, укучыларын сагынган:
Камәриягә
Таңда гына, бала, күрдем бер төш,
Сезнең белән үткән елларда
(Җитмешенче елның марты, имеш,
Белмим инде нигә юрарга).
Әллә безнең иске мәктәп залы,
Әллә Яңа Кәшер урамы.
Түгәрәккә йөргән балаларым...
Ияртеп йөрим, имеш, шуларны.
А классын анык хәтерләмим,
Үз классым – Бсы – истә гел.
Ялындырып-нитеп тормый гына
Алга чыгып басты Исмәгыйль.
Баш иде дә тамашачыларга,
Күз карашын миңа күчерде.
Син яраткан җырны җырлыйм, Апа,
Онытмадым, дигән шикелле...
«Зәңгәр күлмәк» көен башлады ул,
Ә сез кушылдыгыз шуңарга –
Төш өзелде. Мин уянып киттем.
Белмим, бала, ни дип юрарга.
Таңда гына күрдем шушы төшне.
Мин Клара Булатованың укучысы да түгел, аның дәресләрендә дә утырмадым. Әмма укучылары белән аралашулар, үзе белән күрешүләр күңелгә уелып калган дәресләр булган икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк