Роза Хафизова... Балалар дөньясында кайнау вәкаләте аңа югарыдан тапшырылгандыр, язмышына язылган булгандыр, мөгаен. Балалар мавыгып укый торган әкият-повестьлары, Кирлемән, Курай-малай, Актәпи, Талсылу, Суган солдат, Шырпы солдат кебек кызыклы геройлары искә төшә... Чып-чын балалар язучысы! Һәм «Ялкын» журналының легендар редакторы!
Мине дә Роза апа эшкә алды. Уйламаган-көтмәгән җирдән. Университетның бишенче курсында укып, диплом язып йөргән көннәрем. Факультетның «Әдәби сүз» газетасын чыгаруда да катнашам, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы»ларга да язгалыйм. Диплом җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиев университеттан соң кая китәргә җыенуым белән кызыксына, авыл мәктәбендә педпрактиканы уңышлы үткәнгә күрәме – «По вызову үзегезнең районга кайтасыңдыр инде», – ди. «Минем редакциядә эшләп карыйсым килә. Теләсә кайсы район газетасына да китәргә риза мин», – дим кыюланып. «Ә нигә район газетасы? Разил Вәлиев көн дә чылтырата, «Ялкын»га бер егет кирәк, ди. Син егетләр кебек эшли алырсың, минемчә», – димәсенме! (Ул «Ялкын»ның редколлегия әгъзасы иде.) Редакция Декабристлар урамында, матбугат йортында, тугызынчы катта, дип тә аңлатты әле.
...Коридорда Фәннур Сафин очрады, үз итеп сәлам бирде (таный икән: без 1 нче курска килгәндә алар инде 5 нче курс студентлары иде), ни йомыш белән килүемне сорашты. Ә менә бу апа – баш редактор Роза Хафизова инде. Оялып-кызарып, уңайсызланып кына эш мәсьәләсендә килгәнемне, Мөхәммәт абый җибәргәнен чак әйтә алдым. Шунда Роза апа энә күзеннән үткәрде мине. Кайсы яктан икәнемне, нинди темага диплом язуымны, ничәлегә укуымны, кайсы газеталарга мәкаләләр язуымны сорашты. Имтихан алганнан ким булмады. Аннары 8 Март бәйрәмнәре узгач килерсең дип саубуллашты. Соңыннан гына белдем: баш редактор икеләнә калган башта. «Кашыңны җыерыбрак карасаң да елап җибәрер төсле бу бала, эшли алыр микән...» – дип шикләнгән икән. Мәһдиев булдыра алмастай кеше тәкъдим итмәс дип, эшкә алырга булган шулай да.
20 март – «Ялкын»ның туган көне беренче эш көнем булды. Минем өчен өр-яңа тормыш башланды. Кызыклы, иҗат кешеләре белән аралаша, үзеңне инде журналист итеп хис итә торган, һәр иртәсе балалар хатларын укудан башлана торган... Җитмәсә, журналы да журналы бит әле! Яңа гына офсет ысулы белән төсле булып чыга башлаган көннәре. Советлар Союзында нәшер ителә торган балалар журналларыннан бер Мәскәү «Пионер»ы гына шулай төрле төсләр белән басыла!
Бер бүлмәдә без өчәү утырабыз: Габделхәй Сабитов, Хәйдәр Гайнетдинов һәм мин. Җаваплы секретарь Разил Вәлиев белән Фәннур Сафин – күрше бүлмәдә. Редакциягә көн саен йөзәрләгән хат килә: шигырьләр, әкиятләр, мәкаләләр, рәсемнәр җибәрә балалар. Һәрберсенә кулдан җылы итеп җавап язарга кирәк. Актаныштан Ленарис Леронов, Башкортстанның Бакалы районыннан Ләис Зөлкарнәев, Чуашстанның Комсомол районыннан Ркаил Зәйдуллин дигән малайлар шигырьләр җибәргәннәр. Габделхәй абый и мактый үзләрен! «Их-ма, егетләр! Шәп язалар!» – дип куана.
Бүгенге язучы-шагыйрьләрнең күбесе Роза Хафизова «Ялкын»ында тәгәрәп үскән, диделәр әле. Зөлфәт, Наис Гамбәров, Равил Фәйзуллин, Рашат Низамиевлар... Саный китсәң, әллә никадәр алар! Миякә районы Олы Кәркәле мәктәбендә укыган Галимов Айдар дигән малайның шигырьләрен журналга әзерләгәндә берзаман аның җырчы Айдар Галимов булып китәсен каян белик инде без! Иҗаты журналда урын алган малайларга-кызларга «Яшь хәбәрче» таныклыгы тапшырыла.
Кайберләрен юллама белән «Артек», «Орленок» Бөтенсоюз лагерьларына да җибәрәбез. Мөдәррис Әгъләмов Зәй районы Түбән Биш мәктәбендә укыганда ук шигырьләр җибәреп торган, редакциядәгеләр аңа журнал үзе дә кереп утырырлык зу-ур конвертка салып хатлар юллаганнар, гонорар да түләгәннәр. Берчак шулай Мөдәррис редакциягә үпкәләп язган: «Сез кош теле кадәрле генә хатларыгызны балачагага юллаган кебек олы конвертка салып җибәрмәгез миңа бүтән!» – дигән. Мәктәптә генә укыса да, «Ялкын»ның «Чаткы» конкурсларында берничә ел рәттән җиңүче булган, исеме матбугатта күренә башлаган шагыйрь бит! Мөдәррис сүзенә колак салып, конвертларның кечерәкләрен дә ясатырга туры килә редакциягә. (Еллар узгач, Мөдәррис Әгъләмов «Ялкын»га «Җылынды синең учакта, җылынды ничә буын!» дигән мәгълүм шигъри юлларын багышлый.
Сергач якларыннан Рифат Фәттахов, Чуашстанның Батыр районыннан Миңназыйм Сепперовлардан көнаралаш хатлар килеп тора. Аларга ничек җавап язып бетерергә дә белмәссең. Роза апа берчак: «Балаларга «хөрмәтле» дип түгел, «кадерле» дип языйк хатларны», – дип әйтеп куйды. Роза апаның киңәшләре безнең өчен кагыйдә кебек яңгырый иде: «Һәр мәкалә кечкенә бер хикәя кебек язылсын». «Матур киенеп йөрегез: ул бит «Ялкын»да эшли диярлек булсын!» «Озын итеп язмагыз. Вак шрифт белән җыелган текстларны укып, балаларның күзләре бозыла».
Бер летучкада баш редакторыбыз, чарасыз калып, безнең язмаларга анализ ясады: «Кемгә атап язганыгызны бер минутка да истән чыгармагыз. 10–12 яшьлек мәктәп укучысын гел күз уңында тотыгыз. Ә сез җөмләләрне дыңгычлап тутыра сыз», – дип кисәтте.
...Редколлегия утырышлары үзе бер осталык мәктәбе икән! Гыйлем Камай, Нәкый Исәнбәт, Нәби Дәүли, Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Фасил Әхмәтов, Мансур Рәхимов, Тавил Хаҗиәхмәтовлар анда... Көннәрдән бер көнне редакциягә Нәкый ага Исәнбәт килде. Роза апа Хафизова белән бер йортта, күрше фатирларда гына яшәгәч, күренекле галим, әлбәттә инде, безнең журналларны да игътибар белән күзәтеп бара икән. Исәнбәт «җегет», «җылан», «җырак», «җылау» дип сөйләшергә кирәк диде. «Бер телдән икенче телгә аерым сүзләр керү генә тел үсеше өчен куркыныч түгел, ә инде җөмлә төзелеше башка тел калыпларына яраклаша башласа, телнең структурасы үзгәрсә, анысы фаҗига. Бу – бер телнең икенчесе тарафыннан йотылуы дигән сүз», – дип аңлатты галим.
...Баш редакторыбыз Роза апа Хафизова турында миңа эшли башлаган көннәремдә үк «кырыс, таләпчән, туры сүзле, максатчан, гадел, хаксызлыкны күтәрә алмый, зыялы, ялганны яратмый, принципиаль, кече күңелле, кешеләрне алдан күрә белә...» дип санап киттеләр. Усал икән, дип уйлап куйдым эчтән генә. Редакциядә күбесе – егетләр. Берәр эшкә тотыныр алдыннан кайчак үзара гына шаяртып: «Хафизәләм-иркәм ни әйтер бит», – дип тә көлешеп алалар. Хафизова белән киңәшергә кирәк башта, янәсе. Шагыйрьләрдән чыга инде канатлы сүзләр. Әнә, «Яшь ленинчы» редакторы Роза Туфитуллова белән җаваплы секретарь Саимә Ибраһимовага да шагыйрь Зөлфәт Проза Туфитуллова, Поэма Ибраһимова дип, яңа исем тапкан ди!
...Карап-күзәтеп йөрим дә, Роза апа шаян да кебек тоела. Әнә, бүлмәбезгә кергәч, Габделхәй абый юклыкны күреп: «Безнең Барон кайларда йөри икән?» – дип куйды. «Барон фон Мюнхгаузен маҗаралары»н тәрҗемә иткән озынча какча йөзле, җирән чәчле Габделхәй Сабитов чыннан да Мюнхгаузенның үзедер кебек тоела.
...Хәйдәрнең дә, Разил абыйның да, минем дә иң беренче эш урыныбыз «Ялкын» икән. Роза апа алган безне!
...Мәскәүнең атаклы М. Горький исемендәге Әдәбият институтында, Лев Ошанин классында укып кайткан Разил Вәлиевне әдәби хезмәткәр итеп эшкә алу турында приказ чыгарган баш редактор. Тик Вәлиев икенче көнне дә, өченче көнне дә эштә юк икән. Аптыраганнар. Мәскәү тәртипләре белән яшәргә өйрәнгән, иҗат кешесе ирекле булырга тиеш дигәнне сеңдереп кайткан егет: «Мин көн саен эшкә киләсе дип белми идем», – дип аңлаткан... Хәлгә керә белгән Роза апа егетнең тәҗрибәсезлегенә күз йомган шулай...
...Карлар ява башлагач та җәйге туфлидән йөргән Хәйдәрне күреп: «Салкын тидерәсең бит, балакай. Матпомощь сорап гариза яз да, кышкы ботинкалар сатып ал тизрәк», – ди редактор. Кайгыртучан да икән әле!
...Шаян исемле эте чыннан да шук, тиктормас, ахрысы: редакторыбыз аның турында әллә никадәр әкәмәтләр сөйләп көлдерә!
...Баш редактор кабинетында – гел чәчәкләр. Язын – лалә-нәркисләр, көзен – кашкарыйлар. Идел буенда, Займищеда урнашкан бакчасыннан бүген дә пионнар күтәреп килгән.
...Роза Сәетовна редакциягә әллә каян балкып, шатланып килеп керде беркөн: кызы Наилә кандидатлык диссертациясе яклаган! (Фәттахова Наилә Нурихан кызы бүгенге көндә филология фәннәре докторы, зур галимә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыта.)
...Фәннур Сафинның кызына Роза апа исемне үзе сайлады: «Без әле кайтырбыз» повестендагы Айсылу кебек акыллы кыз булсын», – диде.
...Редакциядәгеләргә өр-яңа китабын – «Тантаналы вәгъдә»не автограф язып бүләк итте язучы апабыз.
...Кайчакларда Роза апа ничектер якын итеп «иркәм» дип тә эндәшә. Һәм шул бер сүзе генә дә аның Шөгер якларыннан, Сарабикколдан икәнен сиздерә.
Сугыш чоры баласы ул. Әтисе Мирсәет Хафизов район Башкарма комитетында эшли, әнисе Мәгъмүрә балалар йорты директоры була. Гаиләдә биш бала үсә. Чәчкә апасы белән Фрат һәм Луиз энеләре уртасында туган Розаны әтисе аеруча ярата, «Күгәрчен кызым» дип йөртә.
Ә төпчек кызга Флера дип исем кушалар. Әтисен сугышка озатканда Розага 13 яшь була. Мирсәет абый «Күгәрчен кызы» исеменә аерым гына да хатлар язып тора. Сугыш кырыннан килгән өчпочмаклы хат соңгысы була. «Әтине мин гомерем буе юксынып яшәдем. Һәр эшләгән эшемне, гамәлемне әти моңа ни ни әйтер икән дип, аның күзлегеннән бәяли бардым. Аның йөзенә кызыллык китермәдем дип уйлыйм. Әти Берлинга барып җитә алмады. Мин аның хөрмәтенә Берлинның Трептов-паркындагы солдат һәйкәленә чәчәкләр илтеп салдым. «Кашкарыйлар озын гомерле» дигән повестемны Сталинград сугышында һәлак булган әтиләребезгә багышладым. Шунысы үкенечле: үзем эшләп тапкан хәләл ризыклар белән сыйлап, газиз әтиемә бер чынаяк чәй дә эчерә алмадым...» – дип яза ул истәлекләрендә.
Фәннур, Хәйдәр, мин – өчебез дә университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыдык. «Редакторыбыз да безнең бүлекне тәмамлаган!» – дип горурланып йөри идек.
Әйе, Мирфатих Зәкиев, Гарәф Шәрәфетдинов, Сәгадәт Ибраһимов, Рафак Тимергалин, Зәет Мәҗитов, Нурихан Фәттах кебек асыл егетләр укыган группада Роза Хафизова күз өстендә каш кебек булгандыр шул! Атаклы язучы булып китәчәк Нурихан атлы егетнең дә йөрәген яндырган чая кыз! Университет тәмамлап, Себергә, Төмән якларына укытырга киткән Роза белән Казанда калган Нурихан арасында башта сагыну хатлары йөргән, аннары егет Тоболга килеп, кызны алып кайтып ук киткән. Өйләнешкәннәр. Наилә туган... Тик гаилә тормышы гына озын гомерле булып чыкмый...
«Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газетасында, китап нәшриятында, «Азат хатын» журналында эшләгән еллар... 1962 елның көзендә Роза Хафизова, Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлап, «Ялкын» журналына баш редактор булып кайта.
Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк Комитетына йә В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының Үзәк Советы утырышына барган көннәрен Роза Туфитуллова болай искә төшерә: «Татарстан» поездында Мәскәүгә килеп, «Юность» кунакханәсенә урнашуга, без бөтенләй башка дөньяда яшәп алабыз. Бер утырышта Роза апа тәҗрибәле редактор, балалар язучысы буларак сүз сорап алды да: «Пионер газетасы, журналларында төрле положениеләр, күрсәтмәләр бастыру дөрес эш түгел. Ул балаларны хыялларыннан, романтикалы мавыктыргыч тормышыннан читләштерә. Мин каршы моңа», – дип турысын ярып салды. Мин дә аны хупладым. Комсомол чиновникларына ошамады, әлбәттә. Ләкин күпләр Роза апаның кыю сүзләре белән килеште».
...Роза апаның туган көнендә – 6 февральдә Гүзәл Камалова, бераз алданрак килеп, вазага кызыл канәферләр утырта. Редакция егетләре ашыга-ашыга яңа гына чыгарып өлгерткән шаярулы, юморлы, шигырьле стена газетасын коридорга эләләр. Шигырьләре Разил Вәлиевнеке, фотолар – Рөстәм Мөхәммәтҗановныкы, рәсемнәр өчен Айдар Үтәгәнов җаваплы. Редакторга сюрприз ясыйбыз шулай.
Тагын килде февраль, тагын көлде – / Урамнарга тулды ак шатлык. / Гөлләр тезде тәрәзләргә – / Ак карларны гөлгә охшаттык. / Ни гаҗәп бу? – / Февраль чәчәкләре / Китерә бит җиргә җәеңне! / Өермәләр тышта уйнаганда, / Ни гаҗәп бу: туган... җәй гөле!
Ул елларда редакциягә, шәхсән Хафизова янына Уфадан да, Йошкар-Оладан да, Чабаксардан да балалар журналлары редакторлары еш килә иде. Өйрәнергә, тәҗрибә тупларга, әлбәттә. Без журналистларның да офыклары киңәйсен, дөнья күрсеннәр дип, йә Мәскәүгә, йә Ленинградка командировкаларга барырга җай чыгара. Һәм алар, әлбәттә, андагы коллегалар белән алдан сөйләшенеп эшләнә. Бервакыт Гүзәл Камалова белән мине Ригага, «Драугс» балалар журналы редакциясенә җибәрде. «Кызлар, сез редакциябез илчесе булып барасыз, шуны онытмагыз», – дип тә хәер-фатыйхасын бирде әле. Роза апаның алдан шалтыратып куюы бик ярады: баш редактор Эрика безне көтә иде инде.
Журналның 60 еллык юбилей елы башыннан ук матур хәбәр белән башланды. Баш редактор тиз генә кабинетына җыеп алды да елмаеп: «Булдырабыз бит, егетләр!» – ди. Берни аңламый утырабыз. Роза апа: «Безнең тырышлыкны, матур эшләребезне Мәскәүдә дә күргәннәр! Безне «Почет билгесе» ордены белән бүләклиләр! – диде шатлыктан балкып. – «Ялкын»ыбызга СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле эшләре өчен «Почет билгесе» ордены тапшырыла!» Һәм ул «Мәскәү, Кремль, 1984 ел, 5 гыйнвар. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Юрий Андропов», дип, Указда язылганнарны сүзен-сүзгә укып чыкты. Без эйфория хәлендә бер-беребезне кочаклыйбыз, котлашабыз. Күрше редакцияләргә дә тизрәк мактанасыбыз килә. Бу олы бүләк баш редактор эшенә дә зур бәя иде, әлбәттә.
Юбилей санын әзерләгәндә баш редактор миңа бик җаваплы задание тапшырды. Мәскәүгә барып, Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня белән күрешергә, Таня исеменнән журналга язма әзерләргә тиеш идем. Башкалада эшләр тыгыз булачак: Мәскәүдә яшәүче генерал-лейтенант Якуб Чанышев белән дә очрашырга тиеш идем мин. Баш редакторның: «Син редакциябез илчесе булып барасың, Эльмира. Менә дигән итеп башкарып та чыгачаксың әле», – дип ышаныч белдерүе минем өчен иң зур мактау сүзләре булып яңгырады.
* * *
... Кашкарыйлар озын гомерле.
Бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Маҗаралы әкиятләре, мавыктыргыч повесть-хикәяләре белән укучылар күңелен яулаган, чирек гасыр дәвамында «Ялкын»нары белән балаларның хыялларына канат куйган Роза Хафизова иҗатын, аның китапларын язучының әнә шул «Кашкарыйлар озын гомерле» әсәре белән тәңгәлләштерер идем. Роза апа үзе дә шул чәчәкләр төсле чыдам, нәфис, кырауларга-салкыннарга бирешми торган матур кеше иде бит.
Баш редактор тыштан гына кырыс-җитди күренә икән: балалар хатларының кайберләрен көлә-көлә кычкырып укый.
Исеме билгеле галимнәр, язучылар, композиторлар, рәссамнар балалар журналы өчен җан атып йөри.
Фотолар: автор архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк