Логотип
Шәхес

Гөлсем Исәнгулованың иҗат портретына штрихлар

Театр тарихында Гөлсем Исәнгулованың беркемгә биргесез үз урыны, үз йөзе, тавышы, миссиясе бар. Хикмәт татар театрында уйнаган башкорт кызының ике  республика — Татарстанның һәм Башкортостан­ның халык артисты исемнәрен йөртүендә генә түгел. Затлы, горур, чибәр, сылу артистка гомере буе гүзәл булып кала белде. Аның театрга һәм үзенә багышлап шагыйрьләр җырлар, шигырьләр, композиторлар көйләр иҗат иттеләр, ә атаклы драматург Шәриф Хөсәенов кыш уртасында кәрзин тутырып ап-ак хризантемалар күтәреп (үзе язган пьесада уйнаганга түгел, фәкать уенына, талантына, чибәрлегенә гашыйк икәнен белдерер өчен генә!) сәхнәгә менеп Гөлсемне генәме, тамашачыны шаккатырырга булдыра иде. 

Хәер, актрисага чәчәк ташыган гашыйклар... Әмма сүз әлегә бу хакта түгел.  

Ни гаҗәп, шәхсән мин үзем Гөлсемне горур, һавалы Энҗебикә итеп күңелемә иңдергәнмен, ахрысы. Әйе, матурлыгына, үз көченә, һәр  эшне  булдыра алачагына нык ышанган тәкәббер, масаючан Патшабикә  булып хәтергә уелып калган ул. әлбәттә, роль һәм актриса икесе ике зат икәнен генә аңламаслык беркатлы түгел идем дә... Әмма, шулай  хаталану бер миңа гына хасмы соң? Щепкинчыларның Казанга кайтуы театр тарихында онытылмаслык вакыйга булды. Без аларның һәркайсын үзгә бер мәхәббәт белән яраттык. һәм бу хис әлегә кадәр — ярты гасырдан соң да сүрелми. Эчке культурасы — интеллекты затлы хушбуй исе сыман сизелер-сизелмәс бөркелгән Гөлсем француз кызы Корри (А. Муис. «Фаҗигале юлда»), сылу, сокландыргыч Назлыгөл (М. Байжиев. «Хуш, Назлыгөл»), явыз ниятле адәмнәрнең корбанына әверелгән ихлас Айсылу (Н. Исәнбәт. «Миркәй белән Айсылу»), кияүгә чыгарга атлыгып торган көяз Липочка (А. Островский. «Агай-эне ак мыек»), үзсүзле Энҗебикә (Н. Фәттах. «Кол Гали») рольләре белән тамашачы күңелен әсир итте. Гап-гади авыл хатыны — тәрбиягә алып үстергән улының хаталануына эчтән өзгәләнгән Миңзифаны да (Р. Батулла. «Кичер мине, әнкәй!) шул гадилеге, шәфкатьлелеге белән тетрәтерлек итеп башкарды ул. Әлбәттә, бу талант дигән сүз. Әмма барыбер Гөлсемне гадәти кыз-хатын итеп күзаллау...  Горур дигән бәяләмәм әлегәчә үзгәрмәгән.

Шагыйрь күз яше белән юылган көзгегә тиңләгән сәхнә исә әйләнә дә әйләнә... Якты утлары, алкышлары күзләрне чагылдыра, баш әйләнерлек, шаккаткыч дөнья — театрның караңгы почмаклары бихисап. Актер кебек режиссер шәфкатенә бәйле бүтән бер һөнәр иясе дә юк бит җир йөзендә. Ул сине патшабикә дә, кол да итә ала. Сүз уйнату түгел бу! Сәхнә артында корылган мәкерле интригалар Шекспир трагедияләренә тиң чаклар бихисап.

Туры сүзле, гадел кешегә биеккә менү җиңелмени! Әмма биектә калу, күтәрелүгә  караганда, күпкә авыр. Хәер, сәхнә тоту — көчле рухлы, максатчаннар өлешенә тигән көмеш.
 

Ятимлек

Килеш-килбәтенә, һәрчак килешле-затлы киенүенә, башын югары тотып йөрүенә, үз дәрәҗәсен белеп сөйләшүенә карап, Гөлсемне ятимлек ачысын татып, балалар йортында үскән, һәрхәлдә, кимсенү газапларын тойган-кичергән дип уйламассың. ә чынлыкта язмыш аңа сынауларның ачыдан-ачысын гомере буена җитәрлек итеп өеп биргән икән. әтисен — җырларда җырлана торган Ашказар суы  буендагы Дәүләткол авылында колхоз хисапчысы булып эшләгән Хафиз улы Сабирны сугыш башлангач фронтка алалар. өч кенә яшьлек булып калган Гөлсем аны хәтерли дә, хәтерләми дә, озын буйлы, карлыгандай кара күзле, үзе чибәр, үзе шәфкатьле, хөрмәтле кеше булуын әллә туган-тумача сөйләгән, әллә үзе тоеп-танып өлгергән. Бәхетле сабыйчак төштә күргәндәй  сизелми узган. 1943 елда өлкән сержант Сабир Исәнгуловның Сталинград сугышында хәбәрсез югалуы хакында кара кәгазь килә. Олы кыз Әкълимә Эстәрлебаш районына салым агенты булып урнаша. Карагай авылында кырда калган башак ашап байтак кеше үлгәнен белеп, әнисе белән туганнарын үз янына — Эстәрлебашка китертә. Торыр урын, ашарга ризык бар дип куанырга өлгермиләр, дус кызы белән әкълимәне дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итүдә гаепләп кулга алалар. Монда ниндидер хата-ялгыш, гаебем юк, дип антлар эчеп өзгәләнгән унҗиде яшьлек кызны кем яклар? Әнкәләре Гафифә апага адвокат ялларга киңәш итәләр. җигеп йөрергә өйрәткән үгезләрен сатып, бал-май юнәтеп, адвокатка дигән акчасын күкрәкчәсенә яшереп, Уфага чыгып киткән ана... суга төшкән энәдәй юкка чыга. Каберен дә әлегәчә белгән кеше юк. Чуваш авылында калган өч бала әниләрен көн көтәләр, төн, атна, ай буе... Ашарларына берни юк. Тәмам ачка киселгәч, унбер яшьлек абыйлары Зөбәер туганнарына хат язып сала. Әтиләре ягыннан бер кардәше аны Мәләвез ягына алып китә, малай тамак хакына көтү көтә, хезмәтчегә әйләнә. Биш яшьлек Альбертны әтиләренең сеңлесе сыендыра. 
 
Туры сүзле, гадел кешегә биеккә менү җиңелмени! Әмма биектә калу, күтәрелүгә  караганда, күпкә авыр. Хәер, сәхнә тоту — көчле рухлы, максатчаннар өлешенә тигән көмеш.

Җиде яшьлек Гөлсемне әнисенең туган авылы Мостафага илтәләр. Әнисенең абыйсы Сынтимер фин сугышында, әсирлектә булган, яраланган, бармаклары кыелган. Шул килеш тә иртәле-кичле чалгы янап утыра ул. Гөлсем  аны бабай дип йөртә. Кыз күңеленә шат, уен-көлкегә исе китә торган, киң күңелле «ысын башкорт» булып уелып калган бабасы финнәрдән кишер, кыяр, кәбестә, суган үстерергә өйрәнеп кайткан. өчәр-өчәр түтәл — мул итеп яшелчә чәчәләр. Ә утау, төпләрен йомшарту, су сибү — Гөлсем җилкәсендә. Язын-җәен елгадан көянтәләп су ташу буыннары ныгымаган балага җиңел эшмени?! Иртәле-кичле ун көянтә су китерәсе! Эш-мәшәкате муеннан ашкан: өй борынча йөреп бәби карыйсы, мунчалалап, комлап идән-сәке юасы. Ә әби, ягъни инәй усал! Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен, ди. Бәлки ул хаклы булгандыр. Гөлсем асрау гына түгел ич, әбинең оныклары — Нәсимә апасының ике баласына, Вагыйз абыйсының Рәшитенә апа да бит әле! Куласадагы тиен күк бөтерелә! Сыер да саудырыр иде әбисе, тик сыер җиленен тартырга беләкнең көче җитми, балалыктан чыкмаган ич әле үзе дә. Ә бабасы, әбисе күрмәгәндә, аркасыннан сөеп китсә дә җан рәхәте. Әбисе күзлегеннән яман гадәте бар көләч солдатның: күңел ачарга әвәс. Атнасына бер тапкыр, күрше авылда базар көнне, шунда барып, кымыз эчеп, кубыз уйнаганнарын тыңлап хушланып кайтырга ярата. Ак эт бәласе — кара эткә! Ачу, каргыш ир ягыннан туган Гөлсем башына ява.

 

Туганнар

Абзалары авылында көтү көтеп, кыш буе мал карап кол хәлендә яшәүгә риза булмаган Зөбәер, җәяүләп, үз юлы белән детдом — Эстәрлетамактагы балалар йортын эзләп тапкан, урнашкан. Бишлегә генә укый, кулы һәр эшкә ята торган сәләтле, тырыш малайны Уфадагы балалар йортына күчерәләр. Шунда якташы Усманов абыйны очрата ул. Исәнгуловлар гаиләсе кичергән фаҗигале хәлләрдән хәбәрдар якташына ачылып, Зөбәер сеңлесе һәм энекәшенең язмышы өчен гаять борчылуы хакында сөйли, туганнарын балалар йортына урнаштырырга ярдәм итүләрен үтенеп сорый. Бу дөньяда ак белән кара, изгелек белән караңгылык һәрчак аралашып, чиратлашып бара. һәм беркөнне Гөлсем яшәгән авылга чакыру килеп төшә. әмма рус телендә язылган язуны, имеш, аңламауга сылтап, чакыруны тартмага салып куялар. Бәлки шунда югалган да булыр иде,  Әкълимә апалары авылга кайтып төшә. Баласын бәладән коткару нияте белән Уфага киткән җирдән әнкәләре югалганга унөч ай үткәч, гаепсез кызны аклап, иреккә чыгаралар. Баксаң, акчаларны урлаган Кунафин атлы адәм Оренбург ягында үзенә йорт төзеп ята икән. Хәер, болары соңрак ачыклана. Ә ул  көздә... Әкълимә хат-чакыруны юллап ала. Дөрес, әбисенең  бөтен эшне бушка эшли торган асрауны ычкындырасы килми: «Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер. Сине генә көтеп торалар ди анда. Бер кайтырсың әле!» — дип ачуланып озата. Юллык акча — тиеннәр, кием-салым — ташка үлчим, ә вокзалда тәмле токмач исләре аңкый. «Апа, су эчәсем килә!» Вагоннан төшүләре була, поезд китеп бара, калалар утырып. Апасы ярсый, сабыр итә белмәгән сабыйны сүгә. (Нахак бәла аркасында төрмәдә узган вакыт сындырган әкълимәне, холык-фигыле үзгәргән, кешеләргә ышанычы югалган. Чәчәк атарга да өлгермәгән гөл кебек иртә сула, рәхәт күрми йөрәк авыруыннан яшьли дөнья куя апасы. Ни аяныч, Зөбәер абыйлары юллап балалар йортына китерткән, әйбәт тәрбия алган Альбертның да гомере фаҗигале тәмамлана, армиядә хезмәт иткәч, аны Мәскәүдә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшкә калдыралар. Дүрт ел эшләгәч, егерме биш яшендә, бандитларны тотканда, шулар кулыннан һәлак була төпчекләре.)

Ә ул чакта мең газап белән Уфага барып җитсәләр... Соңарганнар, балалар йортында бер урын калмаган. Кулыннан җитәкләп министрлыкка алып керә Гөлсемне апасы. «Фәлән көнгә килеп җитәргә кушканнар бит сезгә. Ник соңардыгыз? Урын юк,» — диләр. Нишләргә? Кире кайтып китәргә акча юк. Арыган кыяфәтле, әйбәт кеше икәнлеге күренеп торган ягымлы йөзле министрлык хезмәткәре елап утырган апалы-сеңелле Исәнгуловалар хәленә керә: «Барып карыйсызмы әллә Әхмәров янына, берәр җаен тапмасмы?» — ди.
 


Балалар йорты

Гөлсем аның исемен хәтерләми, чөнки һәммәсе Әхмәров абый дип йөрткәнгә ул да аны фамилиясе белән генә истә калдырган. Дөрес, сеңлесе килгәнгә ихлас шатланган кеше әлегә монда берәү генә: ул да булса Зөбәер абыйсы. Ач икәнлекләрен күреп, апасы белән икесенә ипи сыныклары табып китерә. Әмма урнаштыру... Октябрьнең башлары. Урын юк диюләре хак икән, тыгызлык, кысанлык! Утын саклый торган ат абзарында төн куна Гөлсем. Курыкма, мин дә синең белән дип, абыйсы да шинель җәеп, туганы янында йокларга кала. Тора-бара, хәлнең котылгысызлыгын аңлап булса кирәк, раскладушка юнәтеп,  кысан булса да урнаштыралар кызны.

Балалар йорты дигән сүз үзеннән-үзе сискәндерә. Әлбәттә, бәхетле язмышлы кешеләр бу йортта яшәми, анысы хак. Әмма Гөлсем үзен бәхетсезләр исемлегенә кертми. Кертә дә алмый, чөнки Дзержинский заманнарындагы  ташландык урам балалары, бур, карак­лар тулган детдомга һич охшамаган, нәсел тамырлары нык гаиләләрдә туып-үскән, каһәрле сугыш аркасында ятим калган, яхшы ата, яхшы ана балаларын сыендырган бу йорт чын тәрбия мәктәбе була. Директоры Әхмәров абый үзе —  бер гаҗәп зат. Ятимнәр өчен гаделлек, кайгыртучанлык, шәфкатьлелек үрнәге була ул. Сугыш афәте — чигәсендә, күзенә якын гына снаряд кыйпылчыгы йөрткән  бу кешенең чын асылын тора-тора аңлар әле Гөлсем. 

Әйе, Гөлсем хәтеренә якты хатирәләре белән уелып калган 7 нче балалар йорты, аның директоры Әхмәров, тәрбиячеләрнең яшь буын язмышы өчен ихлас борчылуы, аларны кайгыртуы эзсез үтми. Монда тәрбияләнгән һәр бала үз сукмагын, үз юлын таба, берәү дә урлашу, карак­лык юлына басмый. Эшкә өйрәнеп, чын кеше булып үсә. Дөрес, иркенлек, муллык заманына әле ерак, һәммәсенең өстендә шинель, аякта кирза итек. Башта Гөлсем дә шинель киеп, рәхәтләнеп, җылыга тиенеп йөри, ә аягында ялтыравыклы, кап-кара резин галош.  Мәктәптән кайтуга янә ялтыратып, чүп­рәк белән сөртеп куя, көзгегә карагандай сокланып карап тора. һәммәсе бертөсле киенгән детдомныкылар саф-саф булып тезелеп, җырлар җырлап урамнан узганда күпме кеше кызыгып карап кала. Гөлсем һәм галош кигән берничә кеше алдан, мәктәпкә кадәр йөгереп баралар, салкыннар җиткән, аяк өши.  

Яшьтәшләре арасына, аны да дүртенче класска утырталар. Унбер яшенә җитеп мәктәпкә йөрмәгән сеңлесенең хәреф тә танымаганын сиздермәскә тырышып, Зөбәер абыйсы мөгаллимлекне үз өстенә ала. Хәрефләрне тиз ятлый Гөлсем, хәтере шәп, тик менә... Иҗекне иҗеккә кушып укый алмый гына бит. И чиләнәләр дә соң! Аулак почмакта төн урталарына кадәр өйрәтеп утыруына карамастан, кызның һаман бер урында таптануына аптырап, гаҗизләнеп, абыйсы бер кичне чарасызлыктан үксеп елап җибәрә. Директорның уң кулы, укытучыларның ярдәмчесе, фотога төшерә, кино күрсәтә торган абыйсы чарасыз калып, әрнеп яшь түгә. Гөлсемне шулкадәр тетрәтә бу, и могҗиза, кайчаннан бирле авызында әвәләгән текстны кинәт йөгертеп укып китә! Ә алтынчы класста сыйныфташларын куып җитү генәме, уку алдынгылары сафына баса ул. 

Бөкрәеп йөргән кыз (унар-егермешәр көянтә су ташу хикмәте!) тураеп, сылу кызга әйләнеп, үсеп китте, инде егет-җилән сүз куша башлады. Ә кыз һавалы, хәтта тәкәббер! Юлын бүлгән, мәхәббәт аңлатырга азапланган малайларга өстән карап төртмә теле белән бер генә сүз әйтеп куя... Кыркулыгы ошамаганмы, масая дип кемдер абыйсына әләкләгән. Зөбәер абыйсы йорт артындагы, укроп, кишер, кәбестә үсә торган яшелчә бакчасына чакырып чыгара да «тәрбия сәгате» үткәрә. Яклаучым, терәгем бар, дип горурланып йөргән кыз  зирәк, акыллы абыйсының кырыс булуын да күрә. 

 

Театр — хыялым

Уфадагы иң матур бина — опера һәм балет театры алар яшәгән балалар йортына якын гына. Башкорт академия театры  спектакльләре дә, опера, балеты да чиратлап, шушы бинаның сәхнәсендә куела. һәр якшәмбене арзанлы гына билетлар алып, аларны театр карарга йөртәләр. Операсына теш үтеп бетми, ә башкорт артистлары уенын дөньясын онытып, мөкиббән китеп карый Гөлсем. Рәгыйдә Янбулатова кебек чибәр, сылу булсаң икән дә, аның сыман сәхнәне иңләп-буйлап йөрсәң икән. Спектакльләрдә катнашып көч сынаса да, артист һөнәрен сайларга уйламаган иде ул. Химия укытучысы бик ярата: «Иһ, минем кызым булсаң!» — дип офтанган чаклары күп. әллә шуңа Гөлсем химияне ныграк яратты. Һәм ул чакта өстенлекле саналган нефть институтына керергә әзерләнә башлады. Адәм юрар, язмыш юллар. Мирхәйдәр Фәйзинең туганы, башкорт театры артисты Рәфкат Фәйзинең урамда очравы очраклылык идеме, әллә тәкъдирме? «Мәскәүдә Щепкин училищесына Татар театры өчен  студия җыялар. Талантың, матурлыгың бар. Тәвәккәллә!» — диде. Татарча белми ич ул! «Нәрсәсе бар аның, башкорттагы дар-дәр урынына лар-ләр кушымчасын кушсаң, татарча була ул!» — диде тегесе әллә көлеп, әллә чынлап. Бербөтен ипи, бер кило печенье һәм юллык акча биреп, детдом аны Казанга озата. 
 
Тормышка, кешеләргә ышаныч, яшәүгә дәрт уяткан мәрхәмәтле остазларын үзенә үрнәк итәр, аларның яхшылыгын беркайчан да онытмас Гөлсем. 
 


И, Казан!

Этюд күрсәтергә кирәк. Кыз бала кәрзин асып җырлый-җырлый җиләк җыя. Алан тулы җиләк, монысы эрерәк, тагын берсе, берзаман ул күбәләк куып уйный башлый. Иптәшләреннән аерылган, аларны эзли. Кәрзине янына килсә, эчендә бөгәрләнеп елан ята. Ул куркуы! Шулкадәр ихлас, килештереп уйный башкорт чибәре, бер урынга утыз кеше булса да, аны калдыру гөнаһ... «Алтын орлык булачак әле бу», — ди комиссия. Гаҗәеп талант, кешелекле, искиткеч шәхес Хәлил Әбҗәлилов үткен күзе, тоемлавы белән  сәхнә йолдызына әйләнәчәк кызның сәләтен дә, сылу-гүзәллеген дә күреп-бәяләп өлгерә. 

Ярый, имтиханнар тәмам, детдом белән саубуллашып чыгып китте, Гөлсемнең кайтыр җире дә, юллык акчасы да юк. Театр чарлагында Каракалпакстаннан килгән Мәсгудә белән икесенә раскладушка куеп, Мәскәүгә киткәнче яшәп торырга рөхсәт бирәләр. Ашарга юк. Өй борынча йөреп, эш эзләп карый Гөлсем, тамак хакына өй җыештырырга, кер юарга риза ул. Тик ышанмыйлар, кертмиләр. Хәлсезләнеп, аптырап йөргәндә Хәлил ага үзе очрый. «Ялгыштым бугай, кайтып кына китәр идем, акча юк!» — ди Гөлсем. Хикмәт акчада гына булса! Кызларны ияртеп Мәдәният министрлыгына китә хөрмәтле Әбҗәлилов һәм йөз сум ярдәм бирдертүгә ирешә.

 

Мәскәү

Серләшеп, сөйләшеп Гладковларда аттырган ул таң... Тормышка, кешеләргә ышаныч, яшәүгә дәрт уяткан мәрхәмәтле остазларын үзенә үрнәк итәр, аларның яхшылыгын беркайчан да онытмас Гөлсем. Талантлы педагог Исәнгуловага карата аеруча игътибарлы була, катлаулы рольләрне тарта алырлык сәләте барлыгына аның үзен дә, башкаларны да ышандыра, осталыгын үстерергә ярдәм итә. Гөлсемне үз иткән зыялылар гаиләсенә студент кыз гел барып йөри. Эш сөючән, чиста, пөхтә, егәрле кызга өй җыештырып алу, хуҗалык эшләрен карашу берни түгел, ә олыгаеп килә торган карт белән карчыкка ярдәм бу. Хәер, алар үзләре дә бурычлы булып калмый, кызларыдай якын күреп, сый-хөрмәт күрсәтәләр.   Казанга кайтып театрда эшли башлагач та, җай чыгуга мәрхәмәтле остазлары хозурына ашыга Гөлсем. Гладковлар җәен әстерханга пароходта сәяхәт кылырга яраталар. Әстерхан белән Казан арасы — кул сузымы җир. Казандагы шәкертләре —  щепкинчыларны күреп, уңышларына сөенеп, кунак булып йөрү — алар өчен дә бәхет. «Гомеребезне озайтасың син безнең, күгәрченкәем!» Очрашулар оештыручы Гөлсемгә рәхмәтләрен шулай белдерә зыялы затлар.

 

Мәхәббәт гомере

Чыннан да, гөл гомере кебек кенә икән. Бөреләнә, чәчкә ата, чәчкәсен коя. Ялкынлы мәхәббәт җимеше булып бала дөньяга аваз сала. 
Кинематография институтында Румыниядән килгән ике егет укый. «Табор күккә аша», «Минем нәзберек, сөйкемле җанварым», «Анна Павлова» фильмнарын төшереп дөньякүләм танылу алачак Эмиль Лотяну һәм сценарий факультетында укучы дусты Юлиу... Кышкы каникулда тулай торак бушап кала. Туган ягында Гөлсемне көтәр кеше, кайтып керергә өе, киләп-сарып йөрерлек акчасы юк. Гөлсемнәргә күрше бүлмәдә молдован студиясе егетләре яши, аларның да кайтырга акчалары юк, румын егетләре дә кышкы каникулда монда. Яшьләр таныша, аралаша. Нечкә билле, энҗедәй ап-ак тешләрен күрсәтеп бер елмайса, алсу алмадай йөзе  яктырып-балкып китә торган, япон кызларына тартым кысыграк күзле башкорт чибәрен Эмиль Лотяну күреп ала. Әмма Фидель Кастрога охшаш, олпат гәүдәле, бер матурны да күздән яздырмаска, мәхәббәт фронтында беренче булырга ияләнгән Юлиу өлгеррәк булып чыга — кызны биергә чакыра һәм мәхәббәт аңлатырга тотына. И ул чактагы шашкын музыкага ияреп фокстрот, рок-н-ролл биюләр... Шул музыка сыман дәртле  хисләр дулкынында тибрәнүләр... «Моңарчы берәүгә дә болай үлеп гашыйк булганым юк иде! Өйләнешик!» — ди егет. Ә Гөлсемнең остазлары чит ил кешеләре белән мавыкмаска киңәш итсә дә, Гөлсем белән Юлиуның чәчләре чәчкә бәйләнә. Мәхәббәт күзсез була! Уллары туа. Лотяну хөрмәтенә аңа Эмиль исемен кушалар. Байлык — бер айлык, ярлылык кына гомерлек, диләр. Аларның да мәхәббәт көймәсе тормыш мәшәкате атлы кыяга бәрелеп челпәрәмә килә. 
 

Иҗат газабы

Ул башкарган рольләр... Шулкадәр күп — йөзгә якын — санап чыгу кирәкме икән? Аны тамашачыга таныткан роль — «Фаҗигале юлда» драмасындагы Корри булмадымы икән? Француз кызы сәхнәгә кыска балаклы чалбардан чыгарга тиеш. Килештерерме тамашачы моны? Урамда кендек күрсәтеп йөри торган заман түгел. Килешле буй-сынына ятып торган чалбар тектертте Гөлсем, рольгә кереп, шундый итеп уйнады ки, шул спектакльдән соң яратып, аңа «Корри» дип эндәшәләр иде. Премьерага кадәр авылларга чыгып, чирканчык алу, спектакльне шомарту, тамашачының ничек кабул итәчәген сынап карау гадәте бар иде. «Хуш, Назлыгөл»не кыш көне сап-салкын авыл клубында уйнадылар. Спектакль өч актерга куелган — Исәнгулова, Таҗетдинов, Дунаев. Ялкынланып эшләделәр, тик… Халык ничек кабул итәр? Спектакль тәмам, шылт иткән тавыш юк. өч яшь артист — Ринат, Наил, Гөлсем бер-берсенә сыенышып, котлары очып, тамашачы хөкемен көтә. Пәрдә читеннән залга күз салсалар, елап утыра халык. Тик бераздан гына  клуб түшәмен күтәрердәй булып алкышлар ява.    

Марсель Сәлимҗанов Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ын куйды, Гөлсемнең хыялы — Айсылуны аңа тапшырды. Эзләнергә, роль өчен яңа төсмер, үзенчәлекле буяулар табарга кирәк. Акылдан язган Айсылуның көлүе... Юләрләр йортына барып карады, юк, табылмый кирәкле төсмер. Берсендә театр вестибюлен җыештыручы хатын буш бинаны яңгыратып көлеп җибәрде. Тетрәнде Гөлсем, көн-төн шул каһкаһәле, гаҗизләнеп көлү хакында уйланып йөрде. Ниһаять, табылды бит юләр хатын көлүе. Ярдан суга ташланырга Айсылу арты белән бара. Ташлы тауга күтәрелгәндә хәвефле бусагалар байтак. Репетицияләр беткәч, кеше кайтып киткәч, Гөлсем өчәр-дүртәр сәгать шул тоткарлыкны үтү өчен адымнарын саный-саный, табаннары белән басмаларны тоеп-ятлап, кат-кат шул күренешне кабатлый. Ике-өч метрлы «ярдан» егылырга өйрәнә. Үзенчәлекле көлүе һәм көлүдән сүзләрен әйтә-әйтә елауга күчүе тамашачыны тетрәндерә. Мактау сүзләренә бик саран Нәкый Исәнбәт, Гөлсемнең уенына премьерадан соң зур бәһа бирә: «Соңгы — акылдан шашу сәхнәсендә каз тәннәре чыкты», — ди.

Сәхнә тоткан, бар күңелен театрга биреп, дәртләнеп, ялкынланып иҗат иткән бәхетле еллар онытылырлыкмыни?! Әмма ни хикмәттер, туган ягы — Башкортостанга гастрольгә чыкканда төп рольләрдә илһамланып ул уйнаган спектакльләрне алып бармыйлар. Очраклылыкмы бу? Бәлки... «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим) ул башкарган Шәфәкъ әнә нинди көчле образ. Ә Назлыгөл, Липочка, Энҗебикә… Якташлары, халкы белән иҗат уңышларын бүлешсә, бәхете артыр, дип көнләшә гүя кемдер. 

Сынау арты сынау дигәннән... Гөлсемнең зур өметләр баглап, үзенә ияртеп театрларга йөрткән яраткан оныгы Альбина да фаҗига, очраклылык корбаны булды. Дәү әнисе гастрольдә чакта, су коенырга барган җирдән, суга бата ул. Коткара алмыйлар.

Бу язманың исемен  алдан ук «Горур» дип куйган идем. Чыннан да, горур ул. Язмыш сынауларына бирешмәгән кеше, нәкъ менә шундый — горур булырга тиеш тә. Чиста һавалы биек тау башында үсә торган эдельвейс дигән тау чәчәгенә охшаттым мин аны үзем дә. Тауларда үскән гөл... Яраклашу авырдыр аңа гөнаһлы дөньяга. Хәтта бүлмә гөлен бакчага чыгарып утыртсаң, сирәге генә тамыр җибәрә. җырларга кергән Ашказаркай буен барып күргәнем юк. Урал тау бөркетләре куна торган кыялар бардырмы, белмим. Гүзәл эдельвейс чәчәк атадырмы, анысы да сер. Шулай да табигате белән иркенлеккә, бәйсезлеккә тартылган Гөлсемне серле тау чәчәгенә охшатуым тиккә түгелдер…

Фото 1 
Уфа балалар йортында куелган спектакльдә Гөлсем (уңда) абыйсы Зөбәер белән. 1952 ел.


Фото 2
«Без аерылышмабыз» (Ш. Шаһгали) спектаклендә Зәйтүнә — Г. Исәнгулова, Котлыбай — Ә. Шакиров. 1962 ел.


Фото 3 
«Канлы күләгәләр»дәге (Г. Боровик) Марта — Г. Исәнгулова, Клара — Н. Ихсанова. 1975 ел.

Фото 4
«Ханума» (Г. Хугаев) спектаклендә Теклэ ролендә. 2006 ел.


«Сөембикә», №10, 2008.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар