Логотип
Шәхес

«Чулпанымны ярату барлык үлемнәрдән көчлерәк...» (Муса Җәлил дөньясында)

Муса Җәлилнең юбилей көннәрендә күңелдә матур истәлекләр яңара...

1984 ел, 4 март. Бүгенгедәй хәтеремдә: «Татарстан» поездында Мәскәүгә килеп төшүгә башкаланың Казан вокзалында СССР Верховный Советына сайлауларда катнаштым да (Сайлаулар көне иде ул!) туп-туры «Университет» метро станциясенә урнашкан Ломоносов проспектына, Әминә Җәлилова яшәгән фатирга ашыктым.

 

«Ялкын» журналының юбилей санын әзерләп йөргән көннәр иде ул. Кая гына барсак та: «Муса Җәлил беренче редакторыбыз булган, 1924 елда журнал «Кечкенә иптәшләр», соңрак «Октябрь баласы» исеме белән Мәскәүдә чыга башлаган», – дип горурланып сөйлибез. Баш редактор Роза апа Хафизова исә миңа бик җаваплы задание бирде: Җәлилнең хатыны Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня белән күрешергә, журнал укучылар яшендә булган Таня исеменнән язма әзерләргә тиеш идем.  Әминә апаның адресын, телефон номерын Рафаэль абый Мостафиннан алдым. Ул инде Муса Җәлил эзләре буйлап йөргән, аның Моабит төрмәсендә утырган көннәрен өйрәнгән атаклы эзтабар язучы.

 

...Әминә апаның ике бүлмәле җыйнак фатирында мине өчәүләп көтәләр иде инде. Әнә миңа фотолар аша гына таныш Әминә апа каршымда басып тора, Танясын ияртеп, Чулпан ханым да килеп җиткән. Әминә апа, сез юлдан гына бит, дип, кыстый-кыстый табынга утыртты. Яшел кыяр салаты, котлет белән бәрәңге, Мәскәү конфетлары...

 

Әминә апаның миңа ничектер баласытып караулары, Чулпан ханымның интеллигентлыгы, гадилеге, миңа һәрьяклап булышырга әзер торуы, елмаеп, җылы итеп сөйләшүләре... Кечкенә Мусаны хәтерләтүчесе – Таня. Кара чәчләр, коңгырт күзләр, күз уемнары... Бабасы Муса Җәлилгә охшаган үсмер кыз... Бөтенесе рәхәт бер дулкынга күчерде. Уйларымны сизгәндәй, Чулпан ханым: «Безнең Таня бик музыкаль. Ул шул ягы белән дә әтигә охшаган, – ди. – Әти мандолинада уйнаган, җырлар иҗат иткән, «Алтынчәч» либреттосын язган... Мине дә музыкага өйрәтәсе килгән әтинең. Туган көнемә пианино алып бирергә хыялланган...» Муса Җәлилнең Әминәгә язган хаты искә төшә. «Миндә бер идея туды: Чулпаныма бүләк алырга (туган көненә). Монда Военторгта 850 сумга балалар пианиносы бар. Чын пианино үзе, тик күләме генә кечкенә. Бик матур! Хәзергә, минемчә, шул пианинода уйнап торырга мөмкин. Моны мин сезгә әйтмичә генә сюрприз ясамакчы булган идем. Ләкин синең киңәштән башка алырга батырчылык итмәдем, серне ачарга булдым...»

Әнә ул, Җәлил алырга хыялланган пианино. Хәзер анда Таня уйный икән.

 «Әбием миңа, син бабаңа охшагансың, дияргә ярата. Әнием дә еш кабатлый ул сүзләрне», – дип, Таня да сүзгә кушыла.

 

– Әйдә, үзең белән якыннанрак таныштыр әле, Таня, – дим.

– Мин – Таня Малышева. Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә укыйм. Күптән түгел комсомолга кердем. Хыялым  – пианистка булу. Музыканы бик яратам. (Соңрак Татьяна Малышева атаклы пианист-башкаручы буларак танылды. – Э. З.)

 

Җәлилгә охшаган тагын бер ягы бар икән кызның. Ул театрны ярата, спектакльләрдә уйный. Дуслары Эллен, Ксения, Таня – актрисалар, Саша декорацияләр ясый, Валера – режиссер...  Алар «Шапито» театры оештырып, әле берсенең, әле икенчесенең өендә «гастрольләрдә» йөриләр, ә әти-әниләре – тамашачылар. Чулпан ханым, мавыгып китеп: «Сез аларның гардеробын күрсәгез икән! Их, анысы безнең квартирада шул», – тагын да кызыктырып куя да, нәрсәдер исенә төшеп, сумкасына үрелә. Бер кочак аклы-каралы фотолар! Таня һәм дуслары театр киемнәреннән: цилиндр формалы баш киемнәреннән, бантлардан, эшләпәләрдән, сакал-мыеклардан... Таня үзе теккән озын ак күлмәктән «Евгений Онегин»да Татьяна ролендә...

 

Шул кыска гына вакытта Әминә апа белән дә сөйләшеп алабыз. Ул Җәлил хыялындагы журналның бүгенгесе белән кызыксына. Авторлар турында сораша. Берчак Мусаның туганнан туган энесе, Казан пединституында укытучы Таһир абый Корбанов Җәлилнең балачагы, бергә балык тотып йөрүләре турында кызык истәлекләр язып китергән иде. Шуны искә төшереп: «Муса шаян, тапкыр телле, әллә ниләр уйлап чыгара торган малай булган икән», – дип сөйләп көлдерәм. Әминә апа Таһир абыйга сәлам әйтергә куша.

Чулпан ханым исә әтисе белән бәйле кайбер эпизодларны искә төшерә. «Әтине сугышка озатканда мин 4 яшьлек кечкенә кыз идем әле, шулай да күп әйберләр күз алдымда. Мин әти кызы идем. Әтием минем өчен – дөньяда иң кадерле кеше», – ди.  Менә кечкенә Чулпан Казанда әтисенә ияреп, аның эшенә – Бауман урамындагы Язучылар союзына бара. Муса Җәлил кабинетындагы күн креслода әтисенең җыелыштан чыкканын түзем генә көтеп утыра, кайчак шунда йоклап та китә... Менә алар гаилә дуслары Гази Кашшафларның Идел буендагы дачасына җыеналар. Кечкенә Чулпанның озаклап күлмәк сайлавыннан, ахырда крепдешин сары күлмәккә тукталуыннан Муса шаяртып көлә... Казанкада көймәдә йөрүләр, Курчак театрына бергәләп барулар, театрда «Алтынчәч» операсы репетициясендә утырулар... Чулпан ханым сөйләгәннәр күз алдыннан йөгереп уза. Фронтка киткәндә кызы белән соңгы тапкыр күрешүләре, «Чулпаным, мин китәм бит, сау бул!» диеп хушлашулары, соңыннан «Чулпанымны ярату барлык үлемнәрдән көчлерәк», дип, хатыны Әминәгә язган хатлары... 

 

Ә Таня бабасы белән охшаш якларын эзләве, әдәбият дәресендә Җәлил иҗатын өйрәнгәндә кичергән хисләре, бабасы хатларындагы кайбер юлларны искә төшерүе белән сокландыра мине.

 

...Журналның юбилей санына Таня Малышеваның «Чәчәкләр китерәм бабама» дигән хат-мәкаләсе белән бизәдек ул чакта.

 

Соңрак, әтисенә багышланган төрле чараларда катнашу өчен Казанга килгән вакытларында, Чулпан ханым әллә каян танып ала, якын итеп исәнләшә торган иде. 2004 елның маенда Муса Җәлил оештыган балалар журналының юбилеен Мәскәүдә дә бәйрәм иттек. Кайчандыр Җәлил чыгыш ясап йөргән Асадуллаев йортына бик күп балалар, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез җыелган иде. Иң кадерле кунаклар арасында Чулпан Җәлилова, кызы Татьяна Малышева, оныгы Миша да бар иде.

 

Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә шагыйрь исемен йөрткән опера һәм балет театрында узды. Чулпан ханым белән бергә Таня белән Миша да Казанга килгән иде. Таня белән улы Миша редакциябезгә дә кереп чыктылар. Бергәләп фотога да төштек. Ул фото кадерле истәлек булып саклана миндә.

 

Р. S. Бүгенге көндә Татьяна Малышева-Җәлилнең балалары Михаил Митрофанов-Җәлил  һәм Елизавета Митрофанова-Җәлил дә – музыкантлар. Алар скрипкачылар. Төрле халыкара конкурслар лауреатлары. Җәлилдәге музыкага мәхәббәт оныгында, оныкчыкларында кабатлана.

                                                                                     

 

Чулпан Җәлилова кызы Таня белән. 1984 ел.

Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева-Җәлил улы Миша белән Казанга килгәч.
20О6 ел, февраль. Эльмира Закирова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар