Логотип
Шәхес

Беренче Президент

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең
70 яшьлек юбилее уңаеннан «Сөембикә» журналы сәхифәләреннән өземтәләр



























Минтимер Шәймиев:

Мин ишле гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Күп балалы гаиләләр Әнәк авылында (хәзерге Актаныш районы) бер безнеке генә түгел иде, әлбәттә. Миңа кадәр туган дүрт ир баланың дүртесе дә гомерле булмаган. Шуңа күрә әти-әни абый белән миңа, үзләренчә безгә исәнлек-иминлек теләптер инде, Хантимер һәм Минтимер исемнәре кушканнар. Без эшчән, кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел гаиләдә үстек. әти-әни гаҗәеп кешеләр иде. әти егерме алты ел колхоз рәисе булып эшләде. Аны без өйдә күрми дә идек. Ул бөтен гомерен хезмәткә багышлады. Иң авыр елларда да халыкны ачлыктан, үлемнән алып калырлык тәвәккәллекләр күрсәтә иде. Шуның өчен эләгә дә торган иде үзенә. Безнең балачак сугыш чорларына туры килде. Аларның дәһшәте безгә дә нык кагылды. Миңа алабута ипие дә, коры солы катыш көрпә ипие дә таныш. Кечкенәдән әнинең кул астына кереп, аңа булышып үстек. Без, мәсәлән, көн саен абый белән терлек карыйбыз, тирес чыгарабыз, чишмәдән кышын чана, җәен арба белән су ташыйбыз. Утын яру, кар көрәү дә безнең карамакта иде. Боларның бөтенесен без мәктәпкә киткәнче эшләп китә торган идек. Гомумән, ишле гаиләдә бала тырыш, шәфкатьле, кече күңелле булып үсә. Оядагы дөньяда, диләр бит. Җәмгыятебездә үрнәк булырлык сыйфатлар шулар менә.

* * *

Инде килеп, ана гамәле дигәннән… әйе, бала тәрбияләү ул бик мөһим проблема. Моны без хезмәт эшчәнлеге – җәмгыять өчен бик мөһим һәм авыр хезмәт дип бәяләргә тиеш. Бүген гаилә файдасына халыкны адреслы социаль яклау программасына төзәтмәләр кертү зарурлыгы өлгереп җитте, дип саныйм. өйдә бала тәрбияләүче хатын-кызның эшчәнлеген гомуми эш стажына кертү турындагы мәсьәләне җитди төстә һәм һәрьяклап карар чак хәзер. Республика язмышы, аның социаль-икътисадый үсеше өчен бу адымның әһәмияте бәяләп бетергесез. Аналар фонды оештыруга килгәндә, нигездә, мин каршы түгел. Тик, хөрмәтле әниләребезгә конкрет ярдәм күрсәтәсе урында, штат арттырып, тагын бер бюрократик аппарат оештырып тору кирәк микән ул? Биредә уйлыйсы бар әле.

* * *

Икенчесе җимерек йортлар проблемасы. Бүгенге көндә Казан шәһәренең иске йортларында 32 мең гаилә яшәп ята. Республикабызның башка кайбер шәһәрләрендә дә әлеге мәсьәлә кискен тора. Дөрес, без соңгы биш ел эчендә ел саен меңәр гаиләне яңа йортларга күчерә килдек килүен. Әмма бу җитәрлек түгел. Шул сәбәпле, заманаларның гаять катлаулы булуына да карамастан, катгый карарга килеп, узган елның октябрендә «Искергән торак фондында яшәүче гражданнарның торак кварталларын реконструкцияләү чаралары турында» Указга кул куйдым. Хәзер шул Указны гамәлгә ашыру юнәлешендә җитди эш башланды.

«Оядагы – дөньяда».

Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән әңгәмә.

«Сөембикә», 1996 ел, № 1.


























Сәкинә Шәймиева:

Президентның хакимлеге чиксез булып тоелса да, ул, гади җир кешесе һәм, башка кешеләр белән чагыштырганда, күп кенә мөмкинлекләрдән мәхрүм дә. әлбәттә, аның үз уй-фикерләре белән уртаклашкан мизгелләре дә була. Әмма, гадәттә, Минтимер Шәрипович мине бервакытта да дәүләт эшләренә җәлеп итми. Өйдә ул һәрвакыт үз гаиләсен яратучы ир, әти һәм дәү әти.

Хатыны буларак, мин Минтимер Шәриповичның ихтыяр көченә, үз-үзенә таләпчәнлегенә, анализ ясый белүенә сокланам. Бу сыйфатлар аңа иң авыр минутларда халык каршына тыныч һәм ышанычлы халәттә чыгарга мөмкинлек бирә. Ул халыкка хезмәт итәр өчен туган. һәм иртә-кич барлык уйлары халык турында.

Мин аңа нык сәламәтлек телим, тирә-ягында фикердәшләре күбрәк булсын иде.

* * *

Аллаһы Тәгаләдән мин сөекле ирем, сөекле улларым, оныкларым, туганнарым, якыннарым, дусларым исән-имин, сәламәт булсын дип сорыйм.

* * *

Президент хатыны – гадәти хатын-кыз, аерма тик шунда: ул теләсә дә, теләмәсә дә республикада беренче ир-атның хатыны дигән авырлыкны үз җилкәсендә тоярга мәҗбүр.

* * *

Минтимер Шәрипович мине үзенең таянычы дип әйтсә дә һәм Президент хатыны миссиясен лаеклы үти дип санаса да, аның рейтингы күтәрелүгә минем тәэсирем бардыр дип уйламыйм. Аның имиджын яхшыртудагы өлешем, бәлки, үз-үземне тотышымда, кешеләр белән мөнәсәбәтләремдә чагыладыр. Минем тормыш рәвешем тыйнак. Президент хатыны буларак, ниндидер өстәмә уңайлыклардан файдаланмадым. Мин моны махсус эшләмим – табигатем шундый.

«Минем тормыш рәвешем тыйнак».

Сәкинә ханым Шәймиева белән әңгәмә.

«Сөембикә», 1999 ел, № 8.

Минтимер Шәймиев:

Тарих күзлегеннән караганда, ун ел әлләни күп вакыт түгел дә кебек. Әмма безнең республика өчен бу чор гасырга тиң дисәм дә, ялгыш булмас, мөгаен. Чөнки әлеге ун ел халкыбыз өчен хәлиткеч вакыйгаларга, тормышның һәрбер өлкәсендә зур үзгәрешләргә, яңалыкларга бай булды. Шунысын әйтәсе килә, үзгәрешләр ничек кенә авыр булмасын, без иң мөһим максатка ирештек: бөтенләй башка, яңа җәмгыять барлыкка килде һәм берьяклы идеология хакимлек иткән, чамадан тыш үзәкләштерелгән элеккеге режимга бүгенге көндә кире кайту инде мөмкин түгел. Бу елларда Татарстан Россиядә демократик федерация мөнәсәбәтләрен үстерүдә дә әһәмиятле роль уйнады. Күп очракта безнең республика, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, ил күләмендәге катлаулы мәсьәләләрне беренче булып хәл итеп барды. Декларация игълан итү – суверенитет төшенчәсенең асыл мәгънәсен ачуга һәм тормышка ашыруга беренче адым иде.

Шунда ук мин республикабыз халкын бу олы вакыйга белән котладым һәм Декларация кабул итеп, өстебезгә әле моңарчы республика тарихында булмаган зур җаваплылык алуыбыз турында әйттем. әгәр бу өлгергәнлек билгесе икән, без шушы мизгелдән үзебез игълан иткән мөстәкыйльлек аша халкыбызның тормыш дәрәҗәсен һәм рухи, һәм матди яктан күтәрергә, ә иң мөһиме – гасырлар буена сыналган дуслыгыбызны көчәйтергә тиешбез, дидем. Суверенитетның асыл кыйммәте шунда.

Гомумән, нәтиҗә ясап әйткәндә, соңгы ун ел эчендә ирешелгән казанышларыбызның һәммәсе Декларация игълан ителү һәм аның нигезендә кабул ителгән башка хәлиткеч карарлар аркасында мөмкин булды.

«Тарихи ун ел».
Татарстан Республикасы Президенты
Минтимер Шәймиевнең
«Сөембикә» журналы сорауларына җаваплары.

«Сөембикә», 2000 ел, № 8.

 

Сәкинә Шәймиева:

 

Мин инде Президент эшчәнлеге ритмына ияләштем. Үземне нәрсәдәндер мәхрүм итеп тоймыйм. Игътибарлы булу иреңнең көннәр буе яныңда торуы түгел ләбаса. Мин бит беләм: мин аның уена, күңеленә мәңгегә кереп урнашкан.

* * *

Театрга, концертка йөрү – безнең гаиләнең «борынгы» традициясе. Мин бит гап-гади тамашачы, шуңа күрә бик катлауландырмыйча гына болай дип әйтер идем: татар сәнгате заманча кысада милли асылын, татар җанын саклый алуы белән үзенчәлекле.

* * *

Минтимер Шәрипович быел үзенең туган көнендә беренче тапкыр тау чаңгысына басты һәм, ни гаҗәп, ике сәгать эчендә таудан чаңгы шуу хикмәтләренә төшенеп, шактый текә таулардан яхшы ук оста шуып төште. Шуңа бик сөендем.

* * *

Яраткан кеше көнли инде ул.

* * *

Әйе, махсус тикшерүчесе (аш-суны) бар аның. Ул – Президент үзе. Кабып карый да… ашап бетерә.

* * *

Минтимер Шәрипович биргән бүләкләрнең иң кадерлесе – чәчәкләр. Йөрәк хисләренең тере чагылышы бит алар…

«Сәкинә – күңел тынычлыгы».

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева
белән әңгәмә.

«Сөембикә», 2003 ел, № 3.

 

Минтимер Шәймиев:

 

Мәңге яшь Казаныбызның чал тарихында без горурлана торган сокландыргыч шәхесләр бар: Нурсолтан, Сөембикә ханбикәләр, Фатиха Аитова, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мәгубә Сыртланова, Сара Садыйкова һәм тагын бик күп, бик күп күренекле хатын-кызларыбыз. Казан каласын еш кына Идел буе гүзәле дип атыйлар. Бу сүзләрдә хаклык бар, дип саныйм. Аңа монда яшәүче гүзәл затларыбызның матурлыгы, тырышлыгы, зиһене-акылы шулай ямь бирәдер, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, Казан хатын-кызлары Гареб белән Шәрекъның иң күркәм чалымнарын үзләренә җыйган. Аларның үзгә матурлыгын инде бөтен дөнья таныды.

«Гүзәллек һәм гүзәлләр шәһәре».

«Сөембикә», 2005 ел, № 8.

Минтимер Шәймиев:

 

Татарстаныбызның гадел елъязмачысы булуы өстенә, җәмгыятебезнең рухи пакьлеге, намус сафлыгы сагында торучы, игелеклелек, миһербанлык, сабырлык, гүзәллек орлыклары чәчүче басма ул «Сөембикә».

Татар халкы өчен азатлык символына әверелгән кабатланмас шәхес – Сөембикә ханбикә исемен йөртүче журнал татар милли хатын-кызлар матбугаты традицияләрен эзлекле дәвам итүе белән дә ихтирам яулый. Октябрь инкыйлабына кадәр күренекле мәгърифәтче һәм публицист Ягъкуб Хәлили тарафыннан нәшер ителеп, биш ел эчендә хәзинәгә тиң тупланма калдырган беренче «Сөембикә» белән бүгенге «Сөембикә»не исемнәре дә, фикер берлеге дә, иҗади эзләнүләр һәм камиллеккә омтылыш та берләштерә. Журнал шул ук гамьнәрне укучыларыбыз күңеленә сала тора: гаилә җылысын саклау, бала тәрбияләү, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны яшәтү, әхлакый сафлыкны ныгыту, хак тарихыбызны барлау, хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, дөньяви офыкларын киңәйтү һ. б.

Яраткан журналыбыз күпмилләтле республикабызда гына түгел, Россия Федерациясендә, чит илләрдә дә абруй казанды. Дөньяның барлык кыйтгаларына сибелгән татар халкына ихластан хезмәт итүче «Сөембикә» чын мәгънәсендә халык журналы булуын саннан санга раслый бара.

Татар хатын-кызларының дөнья стандартларына җавап бирүче басмасы булу горурлык хисләре уята. Рәхмәт.

Журналның 80 еллыгы уңаеннан котлау.

«Сөембикә», 2006 ел, № 8-9.

 

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

 

Халкыбызның горурлыгы –

Ир-егетләр солтаны!

Дөньяга таратасыз сез

Милләтебезнең данын.

 

Ир-егетнең солтанына

Ышыклана хатын-кыз.

Сез дә безнең терәгебез,

Өмет-ышанычыбыз.

 

Тоеп яшибез без сезнең

Ярдәм-кайгыртуларны.

Теләкләрен юллый сезгә

Саба хатын-кызлары:

 

Аяз булсын гел күгебез,

Тыныч булсын күңелебез.

Уртак гамь-шатлыклар белән

Үтсен иде гомеребез!

Саба районы хатын-кызлар җәмәгать оешмасы рәисе

Дания ГАЛИМУЛЛИНА.

 

Кадерле Минтимер Шәрип улы!

Сезне ихлас күңелемнән 70 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм. Мин Сезнең эшчәнлегегезне күп еллардан бирле күзәтеп киләм һәм уңышларыгызга, казанышларыгызга бик сөенәм. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә генә түгел, бөтен дөньяда үз урыны бар. Ул иң абруйлы җөмһүрияткә әверелде. Президент буларак, бу Сезнең акыллы вә зирәк җитәкче булуыгыз нәтиҗәсе.

Күренекле дәүләт эшлеклесе булу өстенә, Сез барлык татарларның алыштыргысыз лидеры да. Динне торгызу, халыклар арасында дуслык һәм татулык урнаштыру буенча да максатчан эшлисез.

Миңа, сәнгать кешесе буларак, Сезнең җыр яратуыгыз, театр яратуыгыз, гомумән, сәнгатьне үз итүегез бик ошый. Рәхмәт.

Татарстанны мин бик яратам, анда дусларым да, тамашачыларым да күп. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә язсын.

Сезгә сәламәтлек, хезмәтегездә яңа уңышлар, Сәкинә ханым белән озак еллар пар канатлар булып гомер кичерүегезне, олы мәхәббәт-сәгадәт телим.

70 яшь чын ир-егетләр өчен җитлегү чоры гына әле ул. җиң сызганып эшләргә дә эшләргә әле.

Олы ихтирам белән Фәридә Кудашева.

Уфа шәһәре.

 

Татарстан Республикасы, Казан, Кремль

Татарстан Республикасы Президенты
Шәймиев Минтимер Шәриповичка

Берлин, 18.01.2007

 

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Алманиядә яшәүче татарлар исеменнән Сезне ихлас йөрәктән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Менә инде ничәмә-ничә еллар буена Сез бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкы өчен берләшү символы булып кала бирәсез. Сезне татарстанлылар гына түгел, ә бәлки җир шарының төрле-төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез дә «безнең Президент» дип атый, аларның да ышаныч һәм өмет тулы карашы Сезгә төбәлгән.

Сез армый-талмый алып барган игелекле хезмәт нәтиҗәсендә, читтә яшәүче татар кешеләре үз халкыңның бер кисәге булуның, туган телеңне, мәдәни традицияләрне саклап калуның, безнең вазгыятьтә исә – үзеңнең кабатланмас йөзеңне югалтмыйча, җирле гражданлык җәмгыяте белән элемтәләрне җайга салуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңладылар.

Туган республикабыз, Президентыбыз белән горурлану хисләре безгә, читтә яшәвебезгә карамастан, бөек максатлар хакына эшебезне дәвам итәргә көч бирә, күңелләребезне яңа казанышларга дәртләндерә.

Сезне тагын бер мәртәбә туган көнегез белән тәбриклибез һәм исәнлек-саулык, якты озын гомер, чиксез куаныч-шатлыклар телибез.

Тирән ихтирам хисләре белән:

Венера Вагыйзова, Бәрия Киттлер, Равил Закиров,
Ильмира Мифтахова («Татарлар Дойчланд»

милләтара мәдәни багланыш җәмгыяте);

Барый Даинов, Чулпан Рәхимҗанова,

Айдар Гайнуллин, Ринат Әхмәтов («Тамга»–Берлин);

Җәмилә Гергенредер, Лев Герасимов,

Мозаффар Дилмач («АлТаБаш» журналы)
һәм Алманиянең барлык татарлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар