Логотип
Шәхес

«Бер сәгатемне дә бушка уздырмыйм»

Казан артындагы кечкенә генә Кышкар – дөньяга ике академик биргән авыл. Аларның берсе – Казан дәүләт педагогика университеты профессоры, 16 елдан артыграк аның ректоры, 1990–1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры, хезмәт ветераны Рүзәл Абдуллаҗан улы ЮСУПОВ.

Казан артындагы кечкенә генә Кышкар – дөньяга ике академик биргән авыл. Аларның берсе – Казан дәүләт педагогика университеты профессоры, 16 елдан артыграк аның ректоры, 1990–1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры, хезмәт ветераны Рүзәл Абдуллаҗан улы ЮСУПОВ. Рүзәл абыйның бай биографиясен, кызыклы хезмәт юлын бер мәкаләгә сыйдырып бетерү – Альп тауларын колачлауга тиңдер. Монда язганнар ул узган юлның бары мизгеле генә. Рүзәл Юсупов – татар милләте, татар теле фәне, татар мәгарифе өчен бик күпне эшләгән кеше. Аның гыйльми һәм публицистик хезмәтләре, язган мәкаләләре генә дә алты йөзләп. Болар бар да кешедә күпме ихтыяр көче, тырышлык була алуын күрсәтә. 

ТАМЫРЛАР  Мин авылдашларым өчен Йосыф Абдуллаҗаны малае булдым. Әтием дә, әнием дә гап-гади колхозчылар иде. Әби-бабайларым да – авыр тормышта яшәгән крестьяннар. Әтинең әтисе Йосыф бабайга гына бераз уку эләккәндер: авылда мөәзин булган ул. Бик гадел, юмарт кеше, диләр иде аны. Үзенә бирелгән сәдакаларын да авыр тормышлы авылдашларына өләшкән. Йосыф бабай вафат булгач, әби кабат кияүгә чыгып, читкә китеп барган. Әти һәм энесе Сафа икесе генә калганнар. Әниебез Лотфикамал Иске Мәңгәр авылыннан. Мин Бөек Ватан сугышы башланырга ике ел ярым кала – 1938 елның 14 сентябрендә туганмын. Туган җирем – Арча районындагы (ул чакта Әтнә) Кышкар авылы. Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый, драматург Фатыйх Халиди, язучы Әхмәт Уразаев-Кормаши, мәгърифәтчеләр Мотыйгулла Төхфәтуллин, Таиб Яхин, Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Тукаевлар укыган мәдрәсәсе белән атаклы авыл ул. 
 
БАЛАЧАК  Без биш малай үстек. Мин – өченчесе. Балачагымнан иң беренче истә калган күренеш шул: кыш көне уйнарга чыккач, өебез яныннан печән төяп узып барган чанадан бер учма печән йолкып алып калдым. Моны күреп торган бер апа, көлемсерәп, шелтәләде: «Син нишләп монда печән урлап йөрисең әле? Бар, өеңә кер, әтиең кайткан анда!» Йөгереп өйгә керсәм, форма кигән бер абый мине кочаклап күтәреп алды. Әни исән чагында сорап кала алмаганмын: кайчан булган ул – Финляндия сугышыннан соңмы, әллә Суслонгердан кайткачмы? 
Безнең балачак авыр елларга туры килде. Ягарга утын, ашарга ипи, кияргә кием юк. Кышын көннәр буена энем Әнәс белән ягылмаган өйдә сәкедә утырабыз. Әни бу вакытларда бездән 30 чакрымдагы Арчага чана тартып ашлык илтергә киткән була. Равил белән Наил абыйлар кырдагы эскертләрдән мичкә ягарга салам йолкып алып кайта, инеш буеннан тал чыбыгы җыя. Ә беркөнне әни елап кайтып керде. «Әй, балалар, әтисез калдыгыз бит, әтиегез үлгән», – дип сыгылып төште. «Ирегез батырларча һәлак булды», дигән кара мөһерле хат алган икән. Безнең бәхеттән, ул хәбәр чын булып чыкмады. Бер бәрелештә әти каты яраланып, немецлар басып алган җирдә ятып калган. Хәрәкәтләнмәгәч, үлгән дип уйлаганнар. Бераздан безнекеләр ул җирләрне кабат кулга төшерә. Әти, госпитальдә дәваланып, хат язарлык хәлгә килгәч, безгә хәбәр салган. 
Үскәндә төп ризыгыбыз бәрәңге булды. Әле сугыштан соң да бик күп еллар уган бәрәңге кушып пешерелгән ипи ашадык. Ипи пешерү өчен, тимерче алачыгында калайны игәү сабы белән тишкәләп ясалган угычтан һәр атнаны ике чиләк бәрәңге уасы. Бармак битләре угычка эләгеп, канап, ертылып бетә иде. 
Җитмәүчелек үзәкләргә үтте. Еллар узса да, бер вакыйга һич онытылмый. Әни, бер кадак сарык йоны тоттырып, бездән 15 чакрымдагы Әтнә базарына җибәрде. Миңа 10–11 яшьләр. Җәяүләп барып, базар таралганчы йөрсәм дә, әни әйткән хакка йонны алучы булмады. Кичкә таба көчкә арзанракка сатып, соң гына авылга кайтып җиттем. Мактыйсы урынга: «Ник мин әйткән бәягә сатмадың, йонны әрәм иткәнсең бит!» – дип, әни мине сүкте. 
Авылдан 14 яшемдә китсәм дә, шуның дүрт-биш елын колхоз эшләрендә дә катнашып өлгердем. Ул елларда тирестән саман кирпеч сугалар иде. Без, малайлар, шул тирескә салам кушып, ат белән издерәбез. Аннары урак өстендә пираватта (привод сүзеннән) ат кууны да безгә йөклиләр иде. Зуррак үскәч, салам тарттыру, әвенгә көлтә ташу кебек эшләрне дә башкардым. Атлы эшкә йөрү ошый иде миңа, чөнки бөтен хатын-кыз эше безнең өстә (күбрәк миндә), һәм ул бик ялыктыра. 
Әни уйнарга атнага бер генә чыгара иде. Сәбәбен яшереп тә тормады: уйнасагыз, киемегез туза, ризык күп китә. Без эштә пешеп үстек. 
 
УКУ  Башкалар шикелле, мәктәп ишеген сентябрьдә ачып кермәдем. Мин укый башлаганда уку елының яртысы узган иде инде. Укучы яшендә түгел идем әле. Укыйсым килә дип алҗыткач, әти мәктәп мөдиренә әйткән дә, ул «килсен» дигән. Беренче укытучым Кәүсәрия апа булды. Җиңел укыдым, беренче классны шул ук елны «биш»легә генә тәмамладым. Гомумән, җидееллык мәктәпне тәмамлаганда аттестатымда бер «дүрт»ле дә юк, гел «бишле»ләр генә иде. Укытучыларыбыз чын фидакарьләр булган икән дип уйлыйм хәзер. Аларның, бәлки, һөнәри осталыгы җитеп тә бетмәгәндер, ләкин алар намус белән укыттылар. Математика укытучыбыз Шамил абыйның педагогик белеме юк, ул мехчылар техникумын гына тәмамлаган. Шулай булса да, безне белемле итү өчен тырышты. Аңламасалар, алып кала, өстәмә укыта. Миңа математика җиңел бирелде. Алгарак китеп булса да әйтим, армиядән кайтып, филология факультетында укый башлагач, бер очрашканда бик әрнеп: «И, Рүзәл, син бит математик булырга тиеш идең!» – дип ачуланды укытучым. 
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуны Яңа Кенәрдә дәвам итәсе. Абыйларым бездән 15 чакрымдагы шул мәктәптә интернатта яшәп укыдылар. Шуңа күрә мин укыганда ук Казанда ул чакта абруйлы саналган авиация яки технология техникумына керү максатын куйдым. Кызыл таныклык белән анда имтихансыз гына кабул итәләр иде. Әмма таныклыгымда бер сүзне төзәтеп язганнар. «Биш»кә генә укыганны раслар өчен, Мактау грамотасы сорыйлар. Ә аны бирүче кыз җәйге ялга китеп барган. Грамотаны алганчы, документларны кабул итү вакыты узып киткән.
Мин әле анысын белми идем. Казанга кадәр илтүче кеше юк, берүзем юлга чыктым. Миңа 14 яшь тә тулмаган, үз гомеремдә беренче тапкыр Казанга баруым. Адресым: Колхоз базары урнашкан урам, түгәрәк баганалы капкалы йорт, Зөләйха апа. Озак эзләдем мин ул йортны, түгәрәк баганалы капкалар күп булып чыкты анда. 
Казан кооперация техникумына документлар кабул итәләр икән, шунда керергә булдым. Кооперация сүзенең нәрсә аңлатканын да белмим. Анда уку тормышымдагы иң җитди сынау булды. Мин бит җиде ел саф татар авылында татарча укып килгән малай. Русчам такы-токы гына. Уку планы да, уку режимы да бик кырыс: өч ел эчендә урта мәктәп программасын да узып бетерәсе, белгечлек тә аласы, ике тапкыр практика да узасы... Рус теле укытучысы Тамара Лазаревна «өчле» куеп, бер семестр буена мине стипендиядән мәхрүм итте. Ә ул минем бердәнбер яшәү чыганагым иде, беркайдан бернинди ярдәм юк. Авылда да хәлләр бик авыр иде бит. Бу билге үз гомеремдә алган беренче һәм соңгы «өчле» булды. 
 
АКЧА  Миллион сумлык товарлар белән эш итә башлаганда әле 17 яшем дә тулмаган иде. Техникумны тәмамлагач, мине Курган өлкәсенә товаровед итеп юлладылар. Иске чемоданымда – әни биргән бер мендәр дә, тамак ялгарга дигән ризыклар. Өстемдә – таушалып килгән гади костюм. Җылы киемем дә, яши башлар өчен кирәкле әйберләрем дә, аларны алырга акчам да юк. Усть-Уйка районының Ново-Кочердык дигән авылында эшли башладым. Райпотребсоюз складларына кайта торган товарны счет-фактура буенча кабул итәм, җитмәгән, бозылган әйберләргә акт төзим, тирә-яктагы кибетләрнең эшен тикшерәм, тагын бик күптөрле эшләр башкарам. Базадан товар алып кайту да минем өстә. Үзем төйим, саныйм, үзем, безнең районнан килгән машиналарны шәһәр буйлап эзләп табып, шоферларга ялына-ялына ризалатам... Бер барганда унышар машина товар төягән вакытларым була. Авыр-авыр капчыклар, әрҗәләр бит ул. Тәҗрибәсезлегем, яшьлегемнән файдаланып, берничә тапкыр төп башына утырта язганнары да булды. Үз гомеремдә ике тапкыр судта катнаштым. Беренчесе Курган өлкәсендә эшләгәндә булды. Бозылган чүпрә өчен миннән түләтергә теләделәр. Базадан алганда товар бозылмаган иде. Дөньяда никадәр гадел һәм никадәр кара эчле кешеләр була алуын шунда эшләгәндә күрдем. Судта җиңдем. Соңыннан белдем: товар җаваплылыгы алыр өчен ул чакта яшем дә җитмәгән булган. Шунда мине яклап чыгыш ясаган райпотребсоюз председателе урынбасары Анатолий Катаевны гомерем буена рәхмәт хисләре белән искә алам. Гади хезмәткәрне яклап, гаделлек хакына үз җитәкчесенә каршы сөйләгән кешене башка күрмәдем. 
Балалар үстергәндә дә акча гел җитмәде. Укытудан тыш, тәрҗемәләр дә иткәлим, рецензияләр дә язам... Ай ахырына барыбер кемнәндер бурычка алып торырга туры килә. Гаилә корганда йортыбыз төзелеп тә бетмәгән иде бит. Үз көчең белән, тиенләп җыйган хәләл акчаңа төзегән йорт та, башкасы да кадерле була. 
Әле ректор итеп билгеләнгәч тә, телефоны да, башка уңайлыклары да булмаган шул йортыбызда яшәдек. Башта мине, торыр урының бар, дип, фатир чиратына бастырмадылар. Югыйсә андый хокукым булган. Шуны белгәч, чиратка бастым. Ул вакытта әле ректор түгел идем. 50 яшемдә үз гомеремдә беренче тапкыр фатир алдым. Дүрт кешегә – 48 квадрат метрлы торак! Бергә эшләгән «дус» профессорның шикаяте белән ул фатирны алу мәсьәләсе тарих-филология факультетының ачык партия җыелышында тикшерелде. Җыелыш мине тулысынча яклап чыкты, рәхмәт коллегаларыма.
 
УҢЫШ  Татар телен, аның әдәбиятын ныклап өйрәнәсе килү теләге армиядә чакта туды. Кайту белән университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керергә әзерләнә башладым. 8–10 нчы сыйныфлар өчен татар теле программасын үзлегемнән өйрәнергә туры килде. 
Безнең төркем бик көчле студентлардан тупланган иде. Соңыннан алар барысы да абруйлы шәхесләр булды: галимәләр Фирдәүс Гарипова, Флера Баязитова, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, икътисад фәннәре докторы, язучы Фарсель Зыятдинов, фән докторы, шагыйрь Әнвәр Шәрипов, шагыйрь Шамил Маннапов, галимнәр Ленар Җамалетдинов, Шәрифҗан Асылгәрәев... Миңа беренче курстан ук тарих-филология факультетының комсомол оешмасы секретаре урынбасары вазыйфасын йөкләделәр. Икенче курстан соң секретарь итеп сайладылар. Өченче курста Ленин стипендиаты булдым. Университетта аны өч-дүрт кеше генә ала иде. Өченче курстан дүртәү – Ленар Җамалетдинов, Фарсель Зыятдинов, Равил Фәйзуллин һәм мин индивидуаль план белән укуга күчтек. Һәрберебез фәннең берәр тармагын сайлап, үзе өчен генә махсус уку планы төзеде. Соңгы ике курс программасын бер елда үттек. Диплом якларга әле вакыт бар, сынау срогы белән радиога тәрҗемәче булып кердем. Миңа кадәр монда озак еллар Абдулла абый Төхфәтуллин эшләгән. «Ас» тәрҗемәче, яңалыкларны машинкада басучыларга әйтеп торып кына тәрҗемә итә. Минем, оригиналны укып, телдән генә тәрҗемә итү тәҗрибәм юк иде әле. Ә радиода телетайп аша алынган хәбәрләрне шундук эфирга чыгарырга кирәк. Редактор булып язучы Барлас Камалов эшли, минем текстларны ул төзәтә. Күрәсең, аңа да эш күп калгандыр. Бер айдан мине ТАССР Министрлар Советының радио һәм телевидение комитетының радио бүлеге директоры Фәтхи Фазылҗанов чакырып алды. Ипле генә сөйләшә торган, олпат җитәкче: «Энем, син бик тырыш егет. Күреп торам, сиңа монда кыенрак, безгә тәҗрибәле кеше кирәк», – дигәч, шулкадәр күңелем төште. Абдулла абыйны пенсиягә озату утырышы алдыннан иде бу. Китеп өлгермәгән идем әле, мине дә чакырды. Ул: «Тыныч күңел белән китәм, урыныма ышанычлы кеше кала», – ди. Мине җибәрәселәрен әйткәч, Абдулла абый кабынып китте: «Кем әйтте? Ризалыгым юк!» Кайвакыт кешеләрнең язмышларын әнә шулай бер сүз, бер вакыйга бөтенләй башка якка борып җибәрә. Радиода эшләп калдым. Ярты елдан мине телевидениегә редактор итеп чакырдылар. Әле өйдә дә телевизорыбыз юк заман... Телевидениедә эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте. Шунда эшләгәндә диплом эшемне язып якладым. Диплом җитәкчем – Казан педагогика институты ректоры Мирфатыйх Зәкиев аспирантурага керергә тәкъдим иткәч, башта риза булмаган идем. Берничә ел эшләп, гаиләбезнең матди ягын бераз җайлау иде ниятем. Шулай да кандидатлык минимумнарын тапшырып куйдым. 
Татарстан телевидениесендә эшләгән елларым тормышымдагы иң бәрәкәтле еллар булды. Тәҗрибәле журналист булып җитештем, СССР журналистлар берлегенә кабул ителдем. Мирфатыйх Зәкиевич икенче тапкыр аспирантурада укырга тәкъдим иткәч, бу юлы инде каршы килмәдем.
 
ФӘН  1964 елның көзеннән мин – Казан дәүләт педагогика институтының аспиранты. Җитәкчем – Мирфатыйх Зәкиев. Диссертация темасы – рус теленнән татарчага тәрҗемә итү теориясе. Бу темага әзерлегем, туплаган материалларым бар иде, аны вакытыннан элек язып, ярты ел алдан якладым. Мирфатыйх Зәкиев үзе җитәкләгән татар теле кафедрасына укытучы итеп эшкә алды. 
Китаплар тәрҗемә иткәндә мисаллар янә күп кенә теркәлде. Докторлык диссертациясе язарга кирәк дигән фикергә килдем. Диссертация язу – катлаулы эш, алай да төгәлләп чыктым мин аны. Ләкин минем тема буенча яклау советлары булмау ачыкланды. Рус теле советына берничә төрки тел галимен кертеп, бу советны СССР хөкүмәте карамагындагы Югары аттестациясе комиссиясе карары белән генә якларга мөмкин иде. Бик катлаулы булды ул. Ниһаять СССР Фәннәр Академиясенең Рус теле институты советында мин «Общее и специфическое в лексико-фразеологической системе русского и татарского языков» дигән темага докторлык диссертациямне уңышлы якладым. Бу 1982 ел иде. Тиздән Мәскәүдәге аттестация комиссиясе «филология фәннәре докторы» дигән гыйльми дәрәҗә бирү турында карар чыгарды. Татар теле кафедрасы профессоры булып эшләвемне дәвам иттердем. 
1983 елда ректор миңа тарих-филология факультетының деканы булырга тәкъдим итте. Коллективны, укыту-тәрбия эшләрен яхшы беләм, бу эшне башкару кыен булмады.
Җай гына эшләп йөргәндә институтыбызда зур яңалык – ректорыбызны Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтына директор итеп күчерделәр. Аның урынына куяр кеше эзләү башланды. Бу эш белән партиянең өлкә комитеты шөгыльләнә иде. Мине дә чакыртып алдылар. Үзем күздә тоткан берничә кандидатны атадым. «Сине тәкъдим итсәк, ничек?» – дип сорадылар. Мондый җаваплы эшкә әзер түгеллегемне әйттем. Ике-өч көннән партия өлкә комитеты секретаре Рәис Беляев үзенә чакырып: «Син булдыра аласың, Рүзәл, сиңа ышанам!» – диде. 1986 елдан башлап, Казан дәүләт педагогика институтының, аннары университетының ректоры булып уналты ел ярым эшләдем. 
Казан педагогика институты бай тарихлы. Ул 1876 елда, Санкт-Петербург һәм Мәскәү институтларыннан кала өченче булып ачыла. Шул вакыттан бирле педагоглар, мәгариф җитәкчеләре, галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре әзер-ли торган шөһрәтле уку йортына әверелә. Мин үз алдыма вузны иң алдынгы югары педагогик уку йортлары сафына бастыру максатын куеп эшләдем. Минем өчен коллективта үзара аңлашу, татулык булдыру мөһим иде. Көнбатыш илләрендә күргәнемчә, үзем дә кешеләргә игътибарлы, тыңлый һәм аңлый белә торган җитәкче булырга тырыштым. Факультетлар, кафедралар саны икеләтә күбәйде, 6 факультет иде, 12 булды, 39 кафедрадан 60 ка җитте, яңа белгечлекләр кертелде. Чит ил вузлары белән элемтәләр урнаштырылды, докторлык диссертацияләре яклау советлары ачылды. Фәнни потенциал да ныгыды. 1986 елда фән докторлары 16 кеше булса, 2002 елда алар  60 булды. 1994 елда вуз яңа статус алды – педагогика университетына әверелде. Моңарчы укытылган инглиз, немец, француз телләренә өстәп, испан, гарәп, төрек, фарсы, һинд, кытай, япон телләре белгечләре әзерли башладык. Студентлар белән күзгә-күз карап очрашуларны, ачыктан-ачык сөйләшүләрне гадәткә керттем. Эш гаять күп, бер-ике атнага ялга китсәм дә, чемодан тутырып документлар алып барам да, вакытымны отчет доклады язып үткәрә идем. Әнә шундый кырыс режимда эшләдем. Казан педагогика университеты беренче ун вуз арасында булды. Бу – зур күрсәткеч. 
Аспирантура һәм докторантура, докторлык диссертацияләрне яклау советы җитәкчесе буларак, миңа чагыштырма лингвистика фәнен башлап җибәрү, фәнни-педагогик кадрлар әзерләү вазыйфасын да башкарырга туры килде. Минем җитәкчелегемдә 30 кеше кандидатлык диссертациясен яклады, 5 кеше фән докторы булды. 
 
МӘХӘББӘТ  Хатыным Диларага рәхмәтем зур. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен язганда, китаплар, мәкаләләр язып бастырганда аның ярдәме әйтеп бетергесез булды. Бөтен диссертациянең, мәкалә, китапларның кулдан язган текстларын комиссион кибеттән сатып алган иске генә «Москва» машинкасында ул басып бирде. Әле дә бөтен язганнарымны компьютерда ул баса. 
Дилара – күрше Олы Мәңгәр авылының уңган, чибәр кызы. Без танышканда Казан авиация институты студенткасы иде. Мин армиядә вакытта олы абыебыз Равил һәм әти-әниләр авылдагы өйне сатып, Казанның Северный бистәсендә яңа йорт җиткезгәннәр. Шуннан ерак түгел, без дә Наил абый белән туганнар ярдәмендә икебезгә йорт салдык. Уңайлыклары булмаган авыл өе. Тыйнак кына туй ясап, Дилара белән шунда яши башладык. Өй эшләре, балалар тәрбияләү күбрәк аңа төште. Заводта да эшләп, читтән торып институтта да укыды, үзе эшләгән зур предприятиенең профсоюз оешмасы рәисе булды. Яшь чакларны уйлыйм да, гомер заяга узмаган, максатыма ирешкәнмен, дим. Шулай да бер үкенечем бар: Диларага күбрәк булышасы булгандыр, бәлки.
 
БАЛАЛАР  Ике бала үстердек – улыбыз Фәнис, кызыбыз Диләфрүз. Кызыбыз үзем эшләгән институтның чит телләр факультетын тәмамлап, халыкара бүлектә эшләде. Киявебез Айдар җитди эшләр башкара, тырыш, акыллы. Ислам белән Кәрим исемле оныкларыбыз бар. Алар да уңган, фикерле егетләр. Ә Фәнисебезне 30 яшендә югалттык, фаҗигале төстә вафат булды. Фәридә исемле кызы калды. Кайчакларда үзәгем өзелеп улымны сагынам. Нинди булыр иде икән, ниләр эшләр иде икән, дим. Акыллы, булдыклы егет иде.
 
ҮЗЕМ ТУРЫНДА  Мин – авыл баласы. Табигатем белән хуҗалык кешесе, төзүче. Ректор булып эшләгәндә үзем җаваплы вузның төзеклеге өчен гаиләмә эшләгәнгә караганда да артыграк көч түктем. Кечкенәдән авыр тормышта үскәнгә, пединститутның гади укытучысы булып эшләгәндә дә җиңел яшәмәгәнгә күрә, миндә кешеләргә ярдәм итү теләге көчле иде. Ул елларда авыррак хәлле укытучыларга һәм студентларга, хәтта үземә куркыныч янаганда да, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Без договор буенча укыган студентларга да берничә ел стипендия түли алдык, мондый хәл башка вузларда булмады. Договор нигезендә укучыларга дифференциаль тәртиптә түләү системасы керттек, укырга кергәндә бары бер генә балл җитмәгәннәр, яхшы укыганнар аз гына сумма түләде. 
Тырышып, чын күңелемне биреп эшләдем. Ләкин алай да кайбер югары җитәкчеләргә ярый алмадым. Казан педагогика университетында бер-бер артлы ревизияләр башланды. Миңа үз теләгем белән ректорлыктан китәргә тәкъдим иттеләр. Сайлау срогым буенча бер ел эшлисем калган иде – риза булмадым, хаклыгымны суд аша расладым. Дөньяда гаделлек тә барлыгына мин чираттагы тапкыр инандым. Срогым тулганчы эшләп, үз теләгем белән ректор вазыйфасыннан киттем. 
 
МАВЫГУ.  Без үскәндә авылда гармун уйнамаган егет сирәк иде. Мин дә уйнаштыргалыйм, укыганда концертлар куеп та йөрдек. Бакчада эшләргә яратам. Әле дә үз бакчабызны көрәк белән үзем казып чыгам. Җәяү йөрим. Кабан күле буйларыннан көн дә бер урап кайтам. Күп мәкаләләр язам, китаплар бастырам... Яңарак кына «Милләтебез иминлеге сагында» дигән китабым дөнья күрде. Бер көнемне, бер сәгатемне дә әрәм үткәргәнем юк.
Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар