Логотип
Шәхес

Александр Ключарёв: «Колумб Америка ачкан кебек, мин дә үзем өчен татар көен ачтым»

«Рус булып туганмын, рухым белән татарныкы, аның шигъриятенеке, музыкасыныкы һәм гүзәллегенеке»

Өй түрендәге тәрәзә төбендә торган бәләкәй радио – балачак иптәшем. Бигрәк тә кышкы салкын иртәләремне бизи иде ул. Әбием мамык шәлен кат-кат уранып, кулына җылы бияләйләрен кия дә: «Кызым, мин су ташып, малларны карап керәм. Хәзер радиодан концерт башлана, шуны тыңлый тор.  Кемнәр җырлаганны соңыннан миңа сөйләрсең», – дип чыгып китә. Өйалдында көянтә-чиләкләр шалтыраганы ишетелеп кала.

Ул да булмый, радиодан газиз тавышлар – иң элек Татарстан радиосының позывное ишетелә башлый. Дикторларның затлы, зыялы сөйләмен җыр, рояль, баян, скрипка алыштыра. Диктор концерт барышында җырчыларны, композиторларны, җыр сүзләренең авторларын әйтеп бара. Барысы да таныш, колакка ятышлы татар исемнәре. Шунда еш кына Александр Ключарёв дигән ят, әмма челтерәп торган яңгырашлы исем дә яңгырый. Әмма бер генә ят аваз да ишетелми...

Һәр көнне «Казан сөйли!» дип башлаган Татарстан радиосының позывноен да әнә шул челтери торган фамилияле Ключарёв бүләк иткәнлеген мин озак еллар узгач кына белдем. Дөресрәге, ул позывной композиторның «Туган җирем минем – Татарстан» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре) дигән җырының бер музыкаль өзеге икәнлеген. Радиодан «Идел дулкыннары», «Безнең дуслар» (Мәхмүт Хөсәен сүзләре), «Яз җыры» (Мөхәммәт Садри) һәм башка бик күп җырларны, татар халык җырларын яңгыраталар да Александр Ключарёв музыкасы яки эшкәртүендә, диләр. 

Ул арада хыял канатлары мине әллә кайларга алып киткән була. Күз алдында гел бер сурәт җанлана: радионың теге ягында рояль артында музыкант утыра (5-6 яшьлек авыл баласы рояльне телевизордан гына күргәнмендер инде.) Анда ап-ак күлмәктән, кара фрактан, муенына галстук-күбәләк таккан Александр Ключарёв исемле композитор, мин шулай әсәрләнеп тыңласын өчен, очына-очына уйный... Чынлыкта барысы да нәкъ күз алдына китергәнчә булса да, радионың теге ягында берәү дә махсус минем өчен уйнап та, җырлап та утырмаган.
Ә Александр Ключарёв 1906 елда – Сәйдәшевләр заманында ук туган да, гаҗәеп зур мирас калдырып, 1972 елда ук вафат булган инде... 

Александр Ключарёв:: «Рус булып туганмын, рухым белән татарныкы, аның шигъриятенеке, музыкасыныкы һәм гүзәллегенеке».

Соңрак композитор белән аңлы рәвештә кызыксына башладым.«Рус булып туганмын, рухым белән татарныкы, аның шигъриятенеке, музыкасыныкы һәм гүзәллегенеке» дигән аның сүзләрен Казанда еш кабатлыйлар. Мәкаләләргә башисем булып чыга, эпиграф итеп куялар. Казанның Кабан ярында сәүдәгәр Хөсәенов йортында шушы сәүдәгәрнең хисапчысы булып эшләгән Сергей Ключарёв гаиләсендә туган малайны татар моңнары нәрсәсе белән үзенә шулай җәлеп итә алды икән? 

Моң юлы 

Александр Сергеевичның татар моңына килү юлы да бер сызыктан гына бармаган. Хәер, шул ук вакытта җырдан гына үрелгән дияргә дә була. Һәм менә ни өчен. 

Сашага 2 яшь вакытта Ключарёвлар гаиләсе Оренбургка күчеп китә. Әнисе Надежда Семёновна гармунда уйный белгәнгәме, бәләкәй Саша да уен коралларына тартыла. 5 яшендә ул гармун, скрипка, цитра, гитарада уйный. Оренбургта яшь егет этнограф һәм композитор Александр Затаевич белән таныша. Күршесендә генә өлкән яшьтәге кучер Гали агай яши. Булачак композитор үзенең хатирәләрендә Гали агайны татар халык көйләрен бик моңлы итеп җырлый иде дип искә ала. Малай аның җырларын стена аша гына  тыңлап йөри-йөри дә, танышып, үзе өчен махсус җырлавын үтенә башлый. Сүзләрен ул вакытта аңламаса да, татар моңы йөрәгенә үтеп керә, күрәсең. Соңыннан Казанга кайткач, Александр Сергеевич бик яхшы итеп татарча сөйләшергә өйрәнә. Шагыйрьләр, җыр текстлары авторлары белән якыннан аралаша, һәр җырының һәр сүзенә игътибарлы була. Татар кызына өйләнеп яши башлагач, хәтта хатыны да еш кына татарча сүзләрне иреннән сорый торган булган, диләр. Казанның Иске Татар бистәсендә, хәзерге Ш. Мәрҗани урамының 42 нче йортында туган малайга татар моңы бу җирнең суты белән үк сеңгәнме икән әллә? 

Оренбургта музыка училищесына укырга кергән егет укуын 1923 елда Казанга кайткач, музыка техникумының фортепиано классында тәмамлап чыга. Аннан Йошкар-Олага драма театрына музыка җитәкчесе булып китә. 1928 елда Мәскәүгә юл тота, анда Эшчеләр театрында шулай ук музыка җитәкчесе булып эшли, П. И. Чайковский исемендәге консерваториядә укып чыга. Аның музыкалы юлы Мәскәүдән Уфага барып чыга. Анда Башкорт теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институтының музыка секторында мөдир булып эшли. Шул вакытта күренекле хореограф Фәйзи Гаскәров белән дуслаша. Ничек була ул дуслык? Композитор тез өстенә кәгазь куеп көй иҗат итә, аны баянчылар шунда ук уйнап күрсәтә, Гаскәров бию теленә күчерә. Нәкый Исәнбәт, Фәйзи Гаскәров һәм Александр Ключарёв Татарстанның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен иҗат иткән атаклы «Аулак өй» композициясе дә әнә шулай туа. 

Шундый урау юллар белән ул 1937 елда туган шәһәре Казанга әйләнеп кайтып, Татар радиокомитетының музыкаль бүлеген җитәкли башлый, ТАССРның Министрлар Советы каршындагы сәнгать идарәсендә музыкаль фольклор кабинетына да мөдирлек итә. Бер үк вакытта ТАССРның Җыр һәм бию ансамблендә һәм Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе дә. 

Һәм гомер буена иҗатта була. Композитор Василий Виноградов һәм шагыйрь Мөхәммәт Садри белән экспедицияләргә чыга, татар халык җырларын эшкәртеп, ике зур җыентык бастырып чыгара, 200 ләп башкорт халык җырын эшкәртә, мари җырларына да өлеш кертә. Гомер буена фольклор әсәрләрен эшкәртү белән беррәттән аның иҗат мирасында җырлар, романслар, сюиталар, балет һәм симфонияләр бар. 
Ул халык җырларын эшкәртүгә үтә дә җитди карый. Халык җырларының асылын югалтмыйча, аны югары сәнгати дәрәҗәдә яңгырату Ключарёвка гына хас үзенчәлекле бер стильгә әйләнә. Ул эшкәрткән «Әллүки», «Пар ат», «Кара урман», «Агыйдел» кебек. бихисап халык җырларын ул асылташны кашлы йөзеккә әйләндергән кебек хәзинәгә әйләндереп, яңадан халыкка кайтарып бирә.  

Александр Ключарёв иҗатындагы Идел мотивы – биредә яшәүче халыкларның күңел кылларының бер дулкында тирбәлүен чагылдырган моңлы җырлар булып яңгырый. Аның әнә шундый яктылык сирпелеп торган «Канатлы яшьлек» дип аталган җырлар җыентыгы 1970 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 

Музыкаль Казан

Узган гасырның 40–50 нче еллары Казанының Жуковский, Гоголь, М. Горький, К. Маркс урамнарына ачкыч тишегеннән генә бер күз сирписе дә, ярты сәгатькә генә колак саласы иде. Горький урамында Опера һәм балет театры Камал театры белән бина бүлешә, шунда гына радиокомитет урнашкан, кул сузымында музыка училищесы... Александр Ключарёв белән Мансур Мозаффаров бер йортта яши, күрше йортларда Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Латыйф Хәмиди, Заһид Хәбибуллин... 1939 елда Композиторлар союзы оештырыла, аның беренче рәисе итеп Нәҗип Җиһанов сайлана, Мансур Мозаффаров белән Александр Ключарёв беренче идарә әгъзалары итеп сайлана. 1940 елның 26 августында ВКП(б) ҮК Мәскәүдә татар сәнгате декадасы үткәрү турында карар кабул итә. Фәрит Яруллин «Шүрәле» балетына, Җәлил белән Җиһанов «Алтынчәч» операсына ныклап тотына... 1945 елда Җиһанов тырышлыгы белән Пушкин урамында консерватория эшли башлый. 

Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарёв, Латыйф Хәмиди. Казан. ТАССР Композиторлар союзы. 1960 нчы еллар.

Кыскасы, эшкә килсәләр дә, яңа җыр, яңа опера, яңа көй яңгырый, өйгә кайтсалар да, яңа әсәр турында сөйләшәләр. Биредә һәр почмактан иҗат нуры бөркелә, һәр кирпечтә татар сәнгате тарихы языла. Бер мизгелдә иҗат шатлыгы кабына, икенче мизгелдә хәвефле хәбәрләр килеп ирешә... 

Менә Александр Ключарёв дусты композитор скрипкачы Заһид Хәбибуллин белән халык җырларына импровизацияләр ясый. Тиңе юк импровизацияләр, чөнки татар халык җырлары буенча бу икәүгә тиң белгечләр юк. Гармунчылар Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин,  җырчылар Гөлсем Сөләйманова, Мәрьям Рахманкуловалар таң калып тыңлап тора да шушы байлыкны сәхнәдән халыкка түкми-чәчми җиткерергә ашыга.  

Менә 1947 елда Олег Лундстрем һәм аның джаз оркестры «буржуаз» саксофоннары, концерт костюмнары белән Шанхайдан Казанга кайтып төшә. «Капиталистик» ноталарга ияләшкән оркестрга СССРның ике шәһәренә кайтырга рөхсәт итәләр: Свердловск һәм Казан. Мәскәүгә якын, консерваториясе дә бар дип, Лундстрем Казанны сайлый. Казанга кайткач, аларны Бөгелмәгә җибәрмәкче булалар. Бәхеткә, оркестр филармониядә концерт куярга өлгерә. Бөек Ватан сугышыннан йончыган халыкка бу концерт яңа сулыш кебек тәэсир итә. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Александр Ключарёвка Казанга нинди оркестр килеп төшүен аңлар өчен бер мизгел җитә: ул аны башкалада алып калу өчен бөтен көчен сала. Музыкаль коллективның джаз оркестр булып сакланып калуы өчен дә (1948 елда джаз буржуаз сәнгать дип игълан ителә) күп тырыша. Шул вакытта туган дуслык гомер буена сузыла... 

Александр Ключарёвның 90 еллыгын билгеләгәндә, концертта Олег Лундстрем да катнаша. Ул анда Ключарёвның «Идел симфониясе» башкарылганда, симфоник оркестрга дирижёрлык итә. Композиторның нәкъ аның оркестры өчен иҗат иткән «Самба» әсәрен дә концертларында еш башкара торган була. 

1959 елда А. Ключарёв Салих Сәйдәшевнең «Наёмщик» (Таҗи Гыйззәт пьесасы) музыкасына нигезләнеп опера иҗат итә (либреттосын Таҗи Гыйззәт пьесасына нигезләнеп, Хәй Вахит яза). 

Ключарёның улы Эмиль Александровичның истәлекләреннән күренгәнчә, композитор рәсемне дә бик матур ясый белгән, бик тәмле итеп пешерә торган булган. «Аның юмор хисе бик бай иде, ишегалдындагы бөтен этләргә дус иде, табигатьтә булырга, балыкка, ауга йөрергә ярата иде. 

Аның эш кабинетында рояль, борынгы зур өстәл тора иде. Ул тәрәзә янына баса да еракка карап, тәмәке тарта. Клавишаларга сирәк кенә кагыла – көй аның күңелендә туа иде». 

Казанда Александр Ключарёв истәлеге 7 нче музыка мәктәбендә саклана. Мәктәп аның исемен йөртә. Милли музейда аның белән  бәйле 300 дән артык музей коллекциясе саклана. Алар арасында кулъязмалар, хатлар, фотографияләр, афишалар, композиторның кулы тигән көнкүреш әйберләре бар. Быел күренекле композитор, фольклорчы Александр Ключарёвның тууына – 120 ел. Бәлки әле күргәзмә оештырылып, аларын да күреп булыр... 

 

 

Алексей Егоров, композитор, Нәҗип Җиһанов музее мөдире: 
– Өлкән иптәше буларак, Александр Ключарёв Казан Шәрык музыка техникумында укып йөргән Нәҗип Җиһановны Мәскәүгә композиторлыкка укырга китәргә күндерә. 1931 елда музыка техникумының 2 нче курсын (фортепиано, виолончель һәм фагот классы) тәмамлаган Җиһанов комсомол юлламасы белән Мәскәүгә китеп, анда Музыка техникумының Композиторлар бүлегенә укырга керә. 1935 елда аны тәмамлап, П. И. Чайковский исемендәге консерваториянең өченче курсына Композиторлар бүлегенә алына. 1938 елда аны тәмамлап, Казанга кайта. Казанда алар Александр Ключарёв һәм Мансур Мозаффаров белән ТАССРның Композиторлар союзын оештыралар. 
Александр Ключарёв күренекле фольклорчы була. Нәҗип Җиһановның, ректор буларак, Казан консерваториясендә Фольклор-этнография кабинеты ачуы да аның йогынтысыннан башка булмагандыр дип уйлыйм. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар