Логотип
Шәхес

Ак чәчәкләр яуган бер көндә

Күңелгә әйтеп бетергесез  рәхәт­лек биргән бу көн, безгә каядыр еракка, вакытлар чигенә сәяхәт кебек тоелды.
Һади Такташ...
Ил-көн гаме белән яшәп, дөнья барышын үз чорының шигъри елъязмасы итеп килер буыннарга тапшыра алган Шагыйрь…

Аның иҗат биографиясендә безнең журналыбыз белән бәйле сәхифәләр дә бар. Хатын-кызның гаҗәеп рухи дөньясын ача алган, аның яңа җәмгыятьтәге проблемаларын да гаять төгәл итеп тас­вирлаган «Югалган матурлык» пьесасын, «Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмаларын нәкъ менә «Азат хатын» журналында җаваплы секретрарь булып эшләгән 1926–1929 елларда яза бит ул. 
Үз чорыннан килер буынга хат язучы беренче кеше дә – Такташ. 

Безнең хисләр сездә кабатланмас,
Сез ул хисләр белән янмассыз, — 
Безнең бөек чорның каршылыклы
Кешеләрен аңлый алмассыз.
                              («Киләчәккә хатлар»)


Такташ, Такташ... Ничә буын синең хатларыңны укып, укыган саен яңа мәгънәләр табып, һәрберсе үзенчә шәрехләп, үзенчә тоеп йөрәгеннән үткәрде. Заман үзгәрә, дөнья бәлки сез күз алдына да китерә алмаган тизлектә алга бара, тик кеше җанындагы сөю-әрнүләр, өмет-хыяллар үзгәрми икән. Хис-тойгыларга вакыт хакимлеге юк. Алар шулай ук утларга ташлый, суларга сала, шулай ук гамьләндерә, борчый, шатландыра... Шуңа да синең ихлас шигъриятең бүген дә меңнәрнең җанына кагыла, шуңа да бүгенге яшьләр синең шәхесеңне олылый, сиңа җавап хатлары яза, Шагыйрь каберенә баш ия.

Казан. Аркылыга-буйлыга иңләнгән шул ук Казан кебек юкса, ә үзендә әле без белмәгән күпме яшерен почмаклар, серле утраулар бар... Алар әкрен-әкрен генә ачыла бара, үзенең серләрен җиңел генә чишеп ташларга ашыкмый борынгы шәһәр. Язның бер көнендә без дә үзебез өчен кечкенә генә бер серне ачтык...

Булат Ибраһимов исемле дустым бар минем. Кайвакыт аның белән очрашып сөйләшеп утыргалыйбыз. Үзенә күрә кечкенә генә йола. Беркөн менә шушы йола маҗарага әйләнде... Камал театры тукталышында очраштык. 
– Сәлам, Һади! – Булат миңа гел Һади дип кенә эндәшә, мин үзем дә моңа әлләни каршы түгел. – Һади Такташның кабере кайда икәнен син беләсеңдер инде?!

Һм... Казанда яшәгәнемә өч елдан арткан булса да, бу сорауга җавап бирә алмадым. Оят, билгеле... Җитмәсә, ҺАДИ ТАКТАШ бит ул!!!

Телефон кенәгәсендәге таныш-белеш «иҗат әһелләре»нең номерларын җыя-җыя, Тукай мәйданына киттек. Иртәдән барасы җир дә, энекәшнең туган көненә алынасы бүләк тә, тукталышта урындыкта калган папка да (ә анда педпрактика буенча барлык отчет, бәяләмә, көндәлекләр) онытылды... Ничә кешегә шылтыратканмындыр, белмим, әмма берсе дә Такташның кайда күмелгәнен тәгаен генә әйтә алмады. Ә шулай да нинди генә вариантлар ишетмәдек!.. Имеш, аның каберен татар зиратына күчергәннәр, аның кабере, гомумән, билгесез, имеш...
Телефондагы исемлекнең «Л» хәрефенә барып җиттек. Луиза Янсуар.
– Алло?!
– Бер сорау бар иде... Такташның кабере кайда икән ул?
– Горький паркы янында, нигә?!
– Юк, болай гына... Рәхмәт.

Аңлашылды, Арча зиратында, димәк. Аяк астында кар эри, юл кырыйларында кара күлләвекләр, аякка юеш үтте, әмма, Такташ янына барып җитмичә, кире борылу турында инде сүз дә була алмый. 
Тирән уйга бирелгәндә, дөньямны онытып, беренче килгән транспортка утырып китә торган гадәтем бар минем. Бу юлы да шулай булды. Ә Булат миңа ышанган. Арча зиратына Чехов базары аша әйләнеп төштек. Инде кая барырга? Билгеле, каравылчыдан белешергә кирәк. Каравыл будкасының ак пластик тәрәзәсе ачылды, эчтән җылы бәрелә... Каравылчының җавабы гына күңел җылытырлык булмады. Эш вакыты беткән, монда инде берәү дә юк икән, иртәгә килергә кушты. Такташ каберен эзләвебез турында ишеткәч, «Хади Такташ... Вроде... Вроде он не здесь... Лучше завтра придите...» – дип тәрәзә­сен япты... 

Тик безнең болай гына бирешер исәп юк, килгәнбез икән, табарга кирәк! Телефон кабат эшкә җигелде... Тик бер кешедән дә файдалы фикер ишетә алмадык. Җитмәсә, счетта акча бетте... «Кабернең дә кайда икәнен әйтә алмады, әкият сатып вакытны гына әрәм итте...» – дип, соңгы әңгәмәдәшне үзалдыма ачуланып та алдым. Телефонны «сафка бастырырга» тагы ярты сәгать вакыт китте. Чиратта – Искәндәр Сираҗи. Вәт шәп кеше, ичмасам! Белә. Белә Такташның кайда җирләнгәнен. Аңлатып бирде. Ахырдан:
– Каберен күчермәделәр аның, шунда ул. Татар зиратына күчкән булса, газеталар шау итәр иде, – дип тә өстәде. 

Телефоннан ишеткән маршрутны хәтердә яңартып чыктык: туп-туры барасы, аннан сулга таба юл китә, шунда узасы, ниндидер күпер турында да әйтте, аннан каеннар... Такташ каеннар янында җирләнгән! Киттек сулга каерган сукмак, каеннар һәм күпер эзләп... Бераз баргач, униформа кигән, көрәкләр күтәргән икешәр метрлы ирләр күренде. Уңда – каберләр, кар; сулда – каберләр, кар; һәм алда бу өч адәм. Инде эңгер-меңгер төшә башлады. Ә без Такташ каберен эзлибез... Мин үзебезне икенче дөньяга эләк­кәндәй хис итәм. Кар, эрегән кар исе, яз исе килә...
– Исәнмесез! Гафу итегез, Һади Такташның кабере кай тирәдә икәнлекне белмисезме?

Нык кына туңганга күрә, иреннәр бик акрын кыймылдый. Сорау яңгырап беткәнче, тегеләр безне узып киткән иделәр инде. Туктадылар. Борылдылар. 
– Монда түгел ул. 
Бер карт Такташ турында исендә калган­нарын сөйләде, үлеме турында да үз фикерен әйтте. 

Икәүләп монда икәнен дәлилли башладык. 
– «Ритуал хезмәт»тә утыз ел эшлим мин, миңа ышана аласыз, монда түгел, шагыйрь ә-ә-әнә анда җирләнгән, стелланы узыгыз да туп-туры барыгыз, анда аллея булыр...

Горький паркына барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Туктап, юл сорадык. Беләләр... Такташ каберен беләләр! Бераз барабыз да, тагы туктап сорыйбыз, бераз барабыз да тагы... Сораганда, русча сорасак та, татарча исәнлә­шергә булдык: татар телен бел­гәннәр татарча җавап бирә алсын өчен үзенә күрә бер сынау. Кыска гына арада безгә юлдаш булып алган бер карт Такташ турында исендә калганнарын сөйләде, үлеме турында да үз фикерен әйтте. Боларны лекторларыбыз авызыннан ишетү яки китаптан уку – бер нәрсә, ә менә гади кешедән ишетүе бөтенләй башкача икән, ничектер күңелгә кагылды! Инде каберне тизрәк табу өчен түгел, ә Такташны белүләренә инану өчен генә юл сораган булабыз. Җавап ишеткән саен рәхәт булып китә.

Ишелеп-ишелеп ябалак кар ява башлады. Тирә-юнь ап-ак, матур һәм... яз исе килә! Менә сулга каерган сукмак... Менә күпер... Менә каеннар... Каберләр: Такташ, Камал I... 

Такташ янында ярты сәгатьләп тордык. Чынлыкта без бүген көне буе аның белән таныштык бит... Бәлки, кемдер моны сентиментальлек дияр, әмма күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән бу көн, каядыр еракка, вакытлар чигенә сәяхәт кебек тоелды безгә. Кызганыч, шәһәрнең һәр супермаркетын, һәр кинотеатрын, аларда кайчан һәм күпме ташлама булачагын яттан белеп тә, Такташ кабере кебек сокраль үзәкләрне, тарихи урыннарны белми яшибез без. Үзебез яшәгән урам, һәр көн юлыбыз башлана торган тукталыш исемнәре кайсы шәхес белән бәйле, нинди хезмәтләре белән тарихка кергән ул шәхес, кызыксынмыйбыз. Әйе, кызганыч...

Кайтырга чыкканда караңгы төшкән иде инде. Троллейбуска, һәрвакыттагыча, уйламыйча гына уты­рылган. Суыктан җылыга кергәч, тән таралып, оетып җибәргән. Уянып китүем дә башлангыч ноктада – Камал театры тукталышында булды. Юкка түгелдер, дидем дә, папканы эзләргә төштем. Урынында икән. Актарып караганнар каравын, әмма тимәгәннәр. Әти бүләк иткән «PARKER» да үз урынында хәтта, атлас белән түшәлгән тартмасында «йоклап ята». «Йокла, йокла, ял ит, алда йокысыз төнең. Кайткач, Алла кушса, оза-а-а-ак язарга туры киләчәк әле безгә», – дип, троллейбусның ачык ишегенә кереп киттем...

_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Һади Такташ

Әйдә, энем!
Үләрмен дә,
             онтырлар, дип,
Юкка гына, йөрәк, янасың, 
Тамбов урманнары сагныр әле
Үзе үстергән бунтарь баласын!

Әйдә, энем, ташла фуражкаңны, 
Төкер пиджагының өстенә, 
Галстугы белән билең бу да
Бишмәтеңне киен өстеңә, –
Киттек!
Бүген бүлмәм өчен акча сорап,
Коммунхоздан килеп керделәр,
Акча таба алмагач, усал кешеләр 
Квартирдан тотып сөрделәр... 
Шулай, энем!
Монда акча кирәк, 
Юкка гына йорттан кузгалдык,
Юкка гына шәһәр урамына 
Чабатадан кереп югалдык. 
Әйдә,
Егет, чишен аягыңны,
Төкер сандалына! –
Яланаяк кына кайтырбыз.
Авылыбызга кайткач:
– Шәһәрләрен яратмадык! –
Диеп әйтербез...
Их!
Шәһәр гудоклары, безне чакрып, 
Көрәш таушы белән үкерсә,
Очкын атлар безгә ВКПның 
Чакру әмрен тагын китерсә, 
Без шәһәргә кире кайтырбыз!
Еллар!.. 
Авыр еллар,
Сезнең кулыгызда
Күрәчәкне бик күп күрдек без;
Буржуй халкы белән
 сугышып алдык, 
Ертык чалбар киеп йөрдек без! 
Әй, сез,
Килер кешеләр! –
Әле безнең хатыннарның
Каннарында аккан «түрәләр», 
Менә
Сезгә бабай булыр кешеләр
Шулай итеп газап күрәләр! 
Белегез!
Сыйнфый көрәш тарихында 
беренче кат
Җиңүчеләр булып чыктык без,
Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак, 
Сезнең өчен биш кат суктык без! 
Еллар үтәр,
Безнең аркабызда 
Иркен, рәхәт көннәр күрерсез,
Бәлки, көнгә 
дүрт-биш сәгать эшләп, 
Сигаралар тартып йөрерсез. 
Ә без,
Џаман ертык чалбар киеп, 
«Трезвон» тартып, постта калабыз! 
Онытмагыз безне, карагыз!
Сезгә бәхет белән тәүфыйк теләп,
Сәлам яза Такташ бабагыз!..
Их!
Илебезнең чиге тар әле, 
Анда соңгы көрәш бар әле!

Әйдә, энем,
Ташла фуражкаңны,
Төкер сандалыңның өстенә,
Галстугы белән билең бу да
Бишмәтеңне киен өстеңә, –
Киттек!
Җәен үсәр зәңгәр чәчәкләрнең
Җырын иштәм инде –
Яз килер:
Карлар эрер,
Бозлар китәрләр,
Тау битләре ачылыр,
Безнең кырда
Зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр.


1926 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар