Логотип
Шәхес

Аиданың Вена вальсы

Бал дигәннән... Аида Гарифуллина балына да күз салабызмы? 2015 ел, февраль. Венада мәшһүр опера балы! Ачылу тантанасына Аида Гарифуллинаны чакырганнар! Вена консерваториясенең кичәге студенты әнә нинди очышта!.. Зәвык белән бизәлгән зал, чәчәкләр диңгезе, хатын-кызлар – затлы бәйрәм күлмәкләреннән, ирләр – фрактан... Аксөякләргә хас зәвык, тәртип, матурлык. Һәр тарафта музыка, музыка! Кавалерлар дамаларны биергә чакыра. Вальска бөтереләләр. XIX гасыр башларында Вена конгрессы вакытында Европа аристократиясе Наполеонны җиңүне шулай бәйрәм итә торган булган... Конферансьеның «Татарстан», «Казан» дигән сүзләре... һәм «Аида ГарифуллИна» дип, басымны үзләренчә соңгы иҗеккә төшереп, безнең Аиданы чакыралар! Менә ул! Үзе көләч, үзе сөйкемле... Яшькелт күлмәге, җилкәсенә таратып салган коңгырт чәчләре – бар да матур, килешә. Чын принцесса!

Хыялында йөрткән образны менә кайчан чынга ашырып була икән. Джульетта вальсы яңгырый! Бары Аидада гына шундый тавыш – йомшак һәм көчле, нәфис һәм җылы – җаннарны иркәли торган... Күпләр аны тавышыннан ук танып ала! Күр, искиткеч зәвыгы, стильне тоемлавы, хисләрен тыйнак һәм тыенкы белдерә алуы белән залны ничек сихерли. Алкышлар, алкышлар, алкышлар...

Материалны тулысынча журналыбызның декабрь саныбызда укыгыз.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар