Белмим, никтер Екатерина патша исеме безгә кечкенәдән үк сеңеп калган. Авылыбыз Уфа–Казан юлында утыргангамы, ул юлны Екатерина патша үткән юл дип тә сөйлиләр, Минзәлә янындагы чуен күперне дә «Екатерина патша күпере» дип йөртәләр. 1773–75 еллардагы Крестьян восстаниесеннән соң Екатерина II Минзәлә аша Уфага барырга ниятләгән, имеш. Минзәлә халкы бу вакыйга уңаеннан мәһабәт күпер төзергә тели, әмма патшабикә Минзәләгә килеп җитә алмый... Тарихи чыганак-ларга караганда, күпер 1914 елда ук тимер юл тармагы өчен төзеләсе була, әмма Беренче бөтендөнья сугышы төзелешне тоткарлый. ХХ гасыр башында салынган күпер шәһәрнең символына әйләнә. Халык телендә ул әле дә «Екатерина күпере».
Әллә шул балачак хатирәләре кызыксынуны арттырды, Екатерина II турында күбрәк беләсе, безнең халык күңелен яулаган патшабикәне кеше буларак та, империя белән идарә итүче сыйфатында да, һәм, әлбәттә инде, татар халкы өчен нинди яхшылыклар эшләвен дә ачыклыйсы килде.
...Аның чын исеме – София Августа Фредерика Ангальт-Цербстская. Милләте буенча ул – немец. Балачакта ук малай холыклы, бик тере, тиктормас кыз булуы турында язалар. Императрица Елизавета чакыруы буенча, 14 яшендә Россиягә күчеп килә, 16 яшендә Петр I оныгына кияүгә чыга. Россидә чукындырылган-нан соң, Екатерина исемен ала. Ире Петр III православиене тәнкыйтьләгән бер мәлдә, Екатерина, киресенчә, рус мәдәнияте, православие традицияләре тарафдары була. Телне, тарихны, гореф-гадәтләрне бик бирелеп өйрәнә. Русча матур сөйли. Итальян, инглиз, француз телләрендә иркен аралаша, географияне, тарихны яхшы белә. Мавыгулары да күптөрле: бәйли, тегә, бильярд уйнарга ярата, җырлый, бии, китаплар укый, пьесалар яза һәм аларны атаклы француз язучысы Вольтерга укырга җибәрә... Үзен Петр патша тарафдары дип саный. Җәмгыятьтә мәгърифәтчелек идеяләрен үткәрә. Яңа институтлар, мәктәпләр ача, театрлар, типографияләр, журналлар булдыруны хуплый. Философлар белән хатлар языша. Ул идарә иткәндә Петербургта зур китапханә, Эрмитаж эшли башлый. Сәнәгатьне, армияне, фәнне үстерүче буларак та тарихка кереп кала. Патша Екатерина II 34 ел буе Россия империясе белән идарә иткән еллар Россиянең алтын чоры дип атала. Европача киң карашлы, алдынгы фикерле Екатерина II үз тормышы дәверендә Бөек Екатерина исеменә лаек була.
«Камер-фурьерский журнал» язганча, 1767 елның язында императрица биш ел патшалык итү дәверендә ерак губернияләр белән танышу өчен Идел буйлап сәяхәткә чыга. Аны «Волга», «Тверь», «Ярославль», «Казан» галераларыннан торган тулы бер флотилиясе озата. Анда күпсанлы сановниклар, дәүләт чиновниклары, Испания, Австрия, Дания, Саксония, Пруссия илчеләре, графлар, графинялар, лекарь, аптекарь, повар, хезмәтчеләр, кораллы егерьлар – барлыгы 2 меңгә якын яраннары урнашкан була. Махсус җиһазланган кареталарда гардероб, ширмалар, приборлар, аптека.
Бу сәфәргә патшабикә берничә ай буе әзерләнә. Төп максаты – Идел буенда яшәүче халыкларның яшәеше белән танышу була. Петр Беренчедән күрмәкче, Екатерина флотилияне купшы итеп бизәп, корабльләргә Россия император флоты морякларын туплап, тантаналы сәяхәт оештырырга, Россиягә үзенең көч-куәтен күрсәтергә тели, әлбәттә. Сәяхәт өчен 300 ләп «юл коляскасы», күп санда атлар әзерләнә. Екатерина II тукталган һәр станциядә 75 ат алмашка куела. Казанга чаклы һәм Казаннан соң атлар алмашын оештыру өчен бөтен станцияләргә обер-офицерлар җибәрелә. 2 майда императрица һәм аның яраннары су юлы буйлап махсус әзерләнгән галераларда Тверьдан Казанга юл тота. Екатерина үзе «Тверь» галерасына урнаша. (Соңыннан ул Казан Адмиралтея-сында кала.) Монархиня, зур шәһәрләрдә тукталып, дворяннар, чиновниклар, сәүдәгәрләр делегациясен кабул итә.
26 май, кичке сәгать дүрт. Галералар эскадрасы Казанга якынлаша. Язгы ташу аркасында Идел суы җәелеп, Казансу белән тоташканга күрә, Казансу елгасы буйлап Кремльгә үк килеп җитә алар. Шәһәрдә тантаналы сәламләү салюты башлана, пушкалар ата, чиркәү кыңгыраулары даң-доң кага. Галера якорьга туктап, патшабикә яраннары белән шлюпкаларда пристаньга юнәлгәч, трубаларда литавра уйныйлар, яр буена җыелган халык «ура» кычкыра. Сәүдәгәрләр һәм дворяннар юл буеннан ике яклап тезелеп озата. Екатерина кызыл келәм җәелгән юл буйлап Тайницкая капкасыннан кереп, Благовещенск кафедраль соборына юнәлә. Ул Петропавел соборы янында урнашкан сәүдәгәр Иван Дряблов йортында туктала. (Хәзерге Рәхмәтуллин урамындагы 6 нчы йорт.) Аның хөрмәтенә ике триумфаль капка корыла, аларны кеше биеклеге статуялар һәм алтын йөгертелгән гөмбәзләр бизи. Гимназия бинасы янында икенче триумфаль капка каршылый. Аның төп аркасы өстенә Россия империясенең зур калканлы гербы урнаштырылган була. Олы кунак шәһәр урамнарыннан узганда Казан халкы, якын-тирә авыл кешеләре әлеге тантаналы вакыйганы тамаша кыла. Мондый каршылау императрицаны таң калдыра.
Бу хакта ул граф Панинга язган хатында менә ничек тасвирлый: «Кичә без кичкә таба бирегә килдек һәм зур бер патшалык башкаласы булырлык шәһәргә юлыктык. Бу шәһәр, бәхәссез, Мәскәүдән кала, Россиядә беренче... Бөтен җирдә Казанның зур патшалык башкаласы икәне сизелә. Мине барлык шәһәрләрдә дә җылы каршыладылар, монда исә градус тагын да югарырак иде. Мине шундый югары дәрәҗәдә кабул иттеләр, мөмкин булса, үзләре үк келәм булып сузылып ятарлар иде... Биредә мин сәүдәгәрнең таш йортында яшим. Бөтен нәрсә ефәк белән тышланган, креслоларга алтын йөгертелгән, һәр җирдә трюмолар, асларында мәрмәр өстәлләр...»
Икенче көнне Троица бәйрәме уңаеннан Екатерина патша генераллар һәм морзалар белән бергә Собор чиркәвенә бара. Шул ук көнне Казан һәм Зөянең морза вәкилләрен, Казан губернаторын, генералларны, офицерларны кабул итә. Ахырдан халык күңел ача торган Арча кырына юл алалар.
Екатерина патша үзенең даими корреспонденты булган атаклы француз фикер иясе Вольтерга Россия империясендә яшәүче барча халыкның мәнфәгатен кайгырткан законнар чыгару кыенлыклары турында яза. «Менә мин инде Азиядә, – дип сырлый кәгазьгә императрица. – Минем аны үз күзләрем белән күрәсем килде. Бу шәһәрдә 20 гә якын төрле халык яши, алар бер-берләренә охшамаганнар. Шулай булуга карамастан, аларның барысына да туры килерлек күлмәк булдырырга кирәк... Бу тулы бер дөньяны уйлап табу, торгызу, саклауга тиң!»
Кичләрен императрица янына 30-40 лап кеше җыела, кунаклар шахмат уйный, Екатерина патша Казан губерниясенең югары катлавы белән шәһәрдә күргәннәре, халыктан ишеткәннәре турында сөйләшә. Гыйлемле императрица Казан гимназиясенә аерым бер игътибар күрсәтә, һәм ул киләчәктә университет булып китәчәк. Дрябловның сукно бистәсенә, Казан семинариясенә барырга да өлгерә. Иске һәм Яңа татар бистәсе халкы аны затлы бүләкләр белән каршылый. Ул шәһәрдән китәргә ашыкмый. Аңа биредә өйдәгечә бик рәхәт була. Соңгы көнне губернаторның шәһәр читендәге йортында бал-маскарад оештырыла, күңел ачулар башлана. Татарлар, чувашлар, мукшылар, чирмешләр, вотяклар һәркайсы үз милли киемнәреннән килгән, һәркайсы үзләренчә бии, татар музыкасы уйнап тора. Аннары маскарад башлана. Әмма императрица маскарад күлмәгеннән булмый, шуңа кәрт сугып күңел ача. Кичке аштан соң гаҗәеп матур фейерверк барчасын таң калдыра. Башкала газетасы «Санкт-Петербургские ведомости» ул хакта моңарчы тиңе булмаган колачлы бәйрәм дип язып чыга. Шулай итеп, Екатерина патшаны Казанда биш көн кунак итәләр.
«Казанда без, теләсәк, ай буе да балда биеп йөрер идек. Биредә шуларны күреп, башкалага кайтасы да килми башлады...» – дип яза императрица. Ә 1 июньдә ул янә ерак юлга кузгала. Кабат пушкалардан аталар, чиркәү кыңгыраулары даң-доң килеп шалтырый, музыка уйный, көчле «ура» тавышлары яңгырый. Пристаньда дворяннар һәм сәүдәгәрләр ике яклап тезелеп, патшабикәне озатып кала...
Визит тәмамлануга, императрица үзенең Казан урамнарында йөргән парад каретасын Казан һәм Свияжск архиепискобы Вениаминга бүләк итеп калдыра. Каретаның размеры шаккаттыра: озынлыгы 6 метр, биеклеге 2,8 метр, арткы тәгәрмәчләрнең диаметры 1,8 метр. Ул заманда шәһәрдә юллар бик начар, хәзерге Кремль урамына гына бүрәнә түшәлгән була.
Икенче көнне эскадра Болгарда туктала, Екатерина II шлюпкада үзе килүгә махсус төзелгән пристаньга атлап керә. «Кичә яр буена барып, Болгарда Тамерлан төзегән шәһәр хәрабәләрен карадык. Ярыйсы биек ике төрек манарасы калкып тора, җимерек булса да, яхшы плитәдән төзелгәнен аңлау кыен түгел. Татарлар өчен бу изге урын санала», – дип яза ул хатында. «...Гәрчә Петр I Указы буенча, борынгы истәлекләргә зыян салмаска һәм җимермәскә, диелгән булса да, бөтен борынгы корылмалар җимерелеп беткән», – дип хәбәр итә. Бу хәлләр Елизавета Петровна һәм Казан архиерее – «аксак каратун» кушаматлы Лука Канашевич күрсәтмәләре буенча эшләнгәнен дә сиздерә. Бүгенге көндә архивта Елизавета II тарафыннан Казанга сәяхәт тәэсирендә язылган уникаль һәм кызыклы әсәр – «О болгарах и халисах» саклана.
Екатерина II алып барган дини сәясәт татар милләтенең һәм мөселман мәдәниятенең үсешенә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, 1773 елда дин иреген тану белән бәйле Указ чыгарыла. 1784 елда исә Екатерина патша махсус Указы белән морзаларга 1713 елдан бирле югалтып яшәгән титулларын яңартырга рөхсәт бирә. Элеккеге морзаларның нәсел дәвамчыларына – оныкларына, аларның балаларына «морза» дигән титуллары кире кайтарыла.
1764 елның 6 апрелендәге Указы нигезендә, рус милләтеннән булмаган Урта Идел халыкларын чукындыру белән шөгыльләнгән христиан оешмасы эшчәнлеге туктатыла. Бу исә дини каршылыкларның көчәюен киметә. Укымышлы императрицаның Идел буе халыклары яшәгән җирләргә сәяхәте аны шушы адымга этәрә. 1767 елның маенда ул Казан губерниясендә булып, мөселман делегациясе белән очраша. Алар шәһәрдәге бердәнбер агач мәчетнең җимерек хәлдә булуыннан зарлана. Императрица ике таш мәчет – Әл-Мәрҗани һәм Апанай мәчетләрен төзергә рөхсәт бирә.
Бу сәяхәттән соң Казанда һәм губерниядә мәчетләр төзү, Болгарда мөселман һәйкәлләрен саклау турында карар чыгара. Екатерина китүгә, беренче таш мәчетне төзи башлыйлар. Хәзер ул мәчет галим Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә һәм Иске татар бистәсенең йөзек кашы булып тора. Ләкин мәчетләр төзү дә маҗарасыз гына булмый. Шәһәр властьлары императрицага шикаять белән хат юллыйлар, янәсе мөселманнар мәчет манарасын артык биек күтәрә.
Екатерина патша моңа каршы: «Мин мөселманнарга җирдән урын бирдем, ә күккә алар мәчет манараларын үзләре хәл иткәнчә күтәрә ала, күк минем биләмәләремә керми, шуңа тыя алмыйм», – дип җавап бирә. Бу сүзләр аның зирәк акыллы, җор телле булуын күрсәтә. Менә шуңа рәхмәт йөзеннән, мөселманнар Екатерина II патшабикәне Әби-патша дигән татарча исем белән йөртә башлыйлар.
Һәм ул татар халкы тарихында аерым урын алып тора. Татарлар өчен яңарыш, үзгәреш чоры итеп карала.
Соңрак – 1769 елда Екатерина патша татарларны һәм башка халыкларны көчләп чукындыру конторасын юкка чыгара, Епархия башлыгы Лука Канашевичны бүтән епархиягә күчерә.
Бөек Екатерина II идарә итү чорында мәдрәсәләр дә ачыла башлый. 1787 елда Фәннәр академиясе типографиясендә Россиядә беренче Коръән гарәп телендә нәшер ителә. 1763 елларда патшабикә татар сәүдәгәрләренә Россия җирләрендә иркенләп сәүдә итәргә рөхсәт биргән Указга кул куя. Бу исә аларны рус сәүдәгәрләре белән тигез хокуклы итә. Татарлар өчен сәүдә үсешенә уңай шартлар тудырыла, Азиягә юл ачыла. Татар эшмәкәрләре килеп чыга. «Сәүдә итүче татарлар» дигән аерым катлам да формалаша. Сәүдәгәр Хуҗасәетов, Аппаков, Апанаев, Усманов, Борнаев, Заманов, Үтәмешовлар династияләре барлыкка килә. Алар туплаган мал-мөлкәт һәм миллионнар хисабына татарлар өчен мәчетләр, мәдрәсәләр төзелә.
Татар морзалары рус дворяннары белән бердәй хокукларга ия була. 1784 елгы Указ әнә шундый хокуклар бирә. Екатерина патша Европача үсеше тарафдары буларак, Россиядә актив рәвештә үзидарә системасын җәелдерә. Әнә шул юл белән Казанда, Әстерханда, Оренбургта татар ратушалары – этноконфессиональ муниципалитетлар оештырыла. 1781 елда Казан наместниклыгын гамәлгә куя, Казан гербын раслый. 1788 елда Россиядә мөселманнарны берләштерүче Диния нәзарәте оеша. 1791 елда аның боерыгы буенча Казанда театр ачыла. Екатерина патша тарафыннан 1768 елда Казанның план-проекты да раслана, һәм ул XVIII гасырның бердәнбер дөрес топографик планы була. Шунысы да игътибарга лаек, дәүләт хезмәтендәге кайбер категорияләр өчен ул татар телен өйрәтүне кертергә кирәк дип тәкъдим итә.
...Рус халкы аны бөек, зирәк, кайгыртучан дигән исемнәр белән зурлый. Татарлар исә Әби-патша дип йөртә. Россиянең әлеге гадәттән тыш патшасы исә чынлыкта бик күп бәхәсләр тудырган каршылыклы легендар фигура. Ә без аны Россия империясендә татар халкына мөнәсәбәт сәясәте үзгәрүдә зур роль уйнаган шәхес итеп кабул итәбез.
Фото: Литография Бөек Екатерина II. Борель П. Ф. эше. Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк