Логотип
Гаилә

Зирәк хатын киңәшләре – Бу атнаны кем ягына кайтабыз?

Бу атнаны кем ягына кайтабыз? Икесе ике авылдан булган ир белән хатын өчен бик җитди сорау бу!

Узган җәйне бер яшь парның туена барырга туры килгән иде. Беркөнне яшь кияү иремә шалтратып зарлана. 
– Чистый туйдым бу авылга кайтулардан. Атна ахыры җитүгә йөрәк кыса башлый. Четверг җиттеме, хатын белән сүзгә киләбез: бу атнаны кайсы якка кайтабыз дип.
Егетнең әнисе атна саен аларга кайтырга куша, яман хатын, ахрысы. Имеш, кияү кешегә хатын ягына кайтып йөрисе юк. Киленнең дә үз әти-әнисе янына кайтасы килә бит. Кияүгә бирдек дигәч тә, алар баласын күрүдән мәхрүм булырга тиешме әллә? Туйда ике якны да тигез күрегез дигән сүзләрне үз авызлары белән әйтсәләр дә, кайбер кайнана-кайнаталарның тигезлиселәре килми шул.
Булмады түгел, булды инде бездә дә. Хәзер онытылган, җае табылган, тигезләшкән ул мәсьәлә. Әйдәгез, бераз зирәклек күзлеге аша хәл итеп карыйк. Практик киңәшләрем, бәлки, сезгә дә файдалы булыр.
Иң беренче чиратта, ир кеше мәми авыз булмаска тиеш. Сезнең сүзне генә тыңлап яшәгән ирдән үзегез дә хурланмассызмы? Бер яктан әти-әнисе, икенче яктан хатыны бизмәнне үз ягына аударганга бирешеп торса, бу мәсьәлә шулай озак еллар хәл ителми калачак. Шуннан китә талашу, үпкәләшү, холкыбыз туры килмәде дип аерылышу...  
Ирегез белән алдан сөйләшеп куегыз: кайчан, кем ягына, нинди ешлыкта кайтачаксыз. Гомерлек килешү була алмый инде ул, мәсәлән, бер-ике айлык гаилә планын төзеп кую хакында сүз бара. Кияүгә чыгу белән сез әти-әниегезнең кызы булудан туктамавыгызны, алар да сезнең игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ икәнлекләре хакында аңлатыгыз. Үзара шулай килешеп куйган очракта, ирегезнең үз кыйбласы булыр. Аңа әти-әнисе дә, дуслары да үз фикерләрен тага алмас. Әлбәттә, бу килешү сезнеңчә генә була дигән сүз түгел. Компромисска, уртак фикергә килергә тырышыгыз.
Төрле форс-мажорлар да була инде, әти-әни авырып киткән чаклар, мал сую, туган көннәр... Андый вакытта да җаен табарга, юл куярга була. 
Ирегезгә икеле-микеле читләтеп әйтүләр белән фикер җиткерүләрне бөтенләй онытыгыз. Аларга конкрет әйтергә кирәк. Тик салпы якка салам кыстырып, ирегезне мактап, комплиментлар ясап тору – кирәкле әйбер. «Әти синең болай эшләгәнеңне ярата», «Әни сине фәлән дип мактый», дип әйтегез, сезнең якка кайтырга күңеле тартылып торсын. 
Гомумән, болар барысы да үтә торган әйберләр. Өйләнешкәннән соң беренче елларда бик авыр кичерәсең дә, аннары җаен табасың аның. Балалар тугач, авылга алар белән бергә  үзең генә дә кайтып киләсең. Кайвакыт үз әти-әниең янында иреңнән башка гына ял итеп килү дә рәхәт була. Ире атна саен җомга көнне үз авылына кайтып китүче дустым да бар. Ул аптырамый да инде моңа, күнегелгән. Тынычлап, балаларым белән ял итәм, ди. Шул көнгә җиткәнегезгә үзегез дә аптырарсыз әле. Һәрнәрсәдә яхшы яклар күрә белегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    1

    Ник атна саен авылга кайтырга кирәк сон ул? Яшь парларнын уз планнары да бардыр бит, ял коннәрен бергә уздырасылары киләдер.

    Хәзер укыйлар