Логотип
Гаилә

Түземсезлек белән көткән фильм

Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча ТНВ каналында күпсерияле фильм төшерелә башлау хәбәре күпләр өчен сөенечле вакыйга булган иде инде. 60 нчы елларда миллионнарның яраткан әсәре иде бит ул! Быел бу популяр романның язылуына инде 50 ел тула. Шул арада аны кайсы гына телләрдә укып хозурланмадылар! Гөлшәһидә, Мансурлар укучыларның идеалына әйләнде.


Врачларны иң изге кешеләр итеп кабул иттеләр... Һәм менә Татар дәүләт филармониясендә «Ак чәчәкләр»не тәкъдим итү көне! Кичке 6 га дип тәгаенләнгән кичәгә билетларның шундук сатылып бетүе, билет сорап килүчеләрнең күплеге оештыручыларны да аптырашта калдыра. Халык соравы буенча, тәкъдим итү бәйрәмен өстәмә рәвештә көндезгә куялар. Филармония тирәсе гөжләп торды. Артык билет сораучылар да шактый иде... Ә бәхетлеләр – алма төшәр урын да калмаган тамаша залында! Дулкынланып, фильмда уйнаган артисларны сәламлиләр. Аларны республиканың барлык театрларыннан да сайлап алганнар. Гөлшәһидә ролендә, мәсәлән, К. Тинчурин театры артисткасы Резеда Сәлахова, Мансурны Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов. Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Хәлимә Искәндәровалар, җырчы Хәния Фәрхи... Барысы да фильмда уйный! Тамашачыга «Ак чәчәкләр»нең узган көздә төшерелгән 2 нче сериясен күрсәттеләр. Беренче серия май аенда – алмагачлар чәчәк атканда төшереләчәк икән. Ун сериядән торачак фильм көзгә тамашачыларын шатландырыр дип өметләнәләр. Кайбер серияләр Халыкара мөселман киносы фестивалендә дә күрсәтеләчәк.

Мондый форматтагы тәкъдим итү кичәсе татар мәдәнияте өчен дә яңалык итеп кабул ителде. Фильмны карау, «Ак чәчәкләр» өчен махсус язылган җырларны популяр артистлар башкару (Филүс Каһиров, Вил Усманов, Хәния Фәрхи, Зәринә Хәсәншина, «Казан егетләре» һ. б.) Флера Сөләйманованың «Гөлшаһидә җыры» исә җаннарны кабат айкады. Алкышлар астында сәхнәгә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры Ренат Әюпов, режиссер ярдәмчесе, төшерүче Алмаз Нургалиев, сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиевалар күтәрелде. Халык шулкадәр сусаган мондый ихлас аралашуга: залдан сорау бирүчеләр, фикер әйтүчеләр, теләк-киңәшләрен җиткерүчеләр дә шактый иде. Алкышлар, күз яшьләре, хатирәләр, җырлар, ярату һәм соклану, чиксез рәхмәт хисләре – бар да сыйган иде бу тәкъдим итү бәйрәменә.   

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик шатлыклы кичэ. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләрен» укыдым берничэ кат. Бик яраткан минем китабым. Фильмны насыйб булсын карарга. Альбинага эфэрин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      кызык, качан бу фильмны корсятерляр?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сүз дә юк искикеч кирәкле фал. Тәкъдим итү чаралары башка шәһәрләрдә дә үтсен иде. Мәктәп укучыларына бушлай билет таратып. Укучыларны китапка җәлеп итүнең шәп формасы.

        Хәзер укыйлар