Логотип
Гаилә

Менә бу 10 серен акыллы хатын-кыз беркайчан җилгә чәчми

Хатын-кыз сөйләшергә ярата инде ул. Онытылып, кирәгеннән артыгын сөйләп ташлаган чаклары да булгалый. Әмма хатын-кызның зирәге, акыллысы менә болар хакында беркайчан да кешегә сөйләми, белгертми. Берәүгә дә!

Хатын-кыз сөйләшергә ярата инде ул. Онытылып, кирәгеннән артыгын сөйләп ташлаган чаклары да булгалый. Әмма хатын-кызның зирәге, акыллысы менә болар хакында беркайчан да кешегә сөйләми, белгертми. Берәүгә дә!

1. Тышкы кыяфәтендә үзенә нәрсәләр ошамавын.
Мондый комплекслары булмаган хатын-кыз дөньяда юктыр ул. Хәтта башкалар идеаль дип санаганы да үз-үзенә ошамаган йә берәр сипкел, миң яки җыерчык табарга, «менә шушы булмаса, чибәр күренер идем», дип үртәлергә мөмкин. Хатын-кызның үзен таза дип уйламаганы һәм ябыгырга хыялланмаганы, гомумән, юк бугай.
Кыскасы, үзенең йөз-кыяфәтендә, буй-сынында кимчелекләр күрмәгән, шуны төзәтергә теләмәгән хатын-кызны очрата алмассыз. Аерма шунда гына: акыллы хатын-кыз үзенә кимчелек кебек тоелган якларга башкаларның игътибарын беркайчан җәлеп итмәячәк. Аны башкаларга төртеп күрсәтеп кенә бу комплекстан барыбер арына алмыйсың. Мондый хатын-кыз башка адымга бара – ул үзенең өстенлекле якларын гына ассызыклап күрсәтә.

2. Якын кешесе белән мөнәсәбәтләрнең бөтен нечкәлеген.
Дүшәмбе көнне сезнең «бәхеттән башыгыз әйләнә», сишәмбе көнне – «сез аны аңламыйсыз», чәршәмбе көнне – «аның ягына башка борылып та карамыйсыз», ә җомга – «сез аңа кабат гашыйк»... Үзегез өчен бу, бәлки, гадәти күренештер. Әмма дусларыгыз боларның барысын тыңлаганда, сез сөйләгәннәрнең начар ягын гына истә калдырачак. Нәтиҗәдә, сезнең мөнәсәбәтләр бигүк әйбәт түгел дигән нәтиҗә ясаячаклар, якын кешегез турында фикерләре дә уңай булмаячак. Икегез турында башкаларның начар уйлаулары сезгә нәрсәгә кирәк соң?

3. Аның белән аерылышканда үзен ничек тотуын.
Аңа бер-бер артлы миллион хәбәр җибәрүегез, телефонның зарядкасы беткәнче бертуктамый шалтыратуыгыз... Аны эзләп өенә баруыгыз, елап ишек төбендә басып торуыгыз, сезне кертмәүләре... Нишлисең, тормыш булгач, була торган хәлләр. Иң мөһиме – булган да үткән бит. Болар хакында сөйләп йөрергә кирәкми – сезне матур итеп күрсәтә торган хәлләр түгел алар. Бигрәк тә – мактана торган түгел.

4. Моңа кадәр ничә ир-ат белән очрашуын.
Чыннан да, аның санын нигә әйтеп сөйләргә? Аннан саннар күп вакыт берни дә аңлатмый алар. Берәү: «Миндә алар бишәәү булды», – дияргә мөмкин. Күп кебекме? Әмма бөтен гомергә бүлсәң – бер дә күп тоелмый. Ә икенче берәү: «Минеке өчәәү генә», – дияр. «Моныкы аз икән», – дип уйларсың. Ә аннары аның бары тик узган атна турында гына әйтүен аңларсың...

5. Кемнедер онлайн күзәтеп торуын.
Яшерен-батырын түгел, моңа кадәр очрашып аерылышкан яки киләчәктә якынаерга теләгән кешеләрне социаль челтәрләрдә еш күзәтәбез: аларның тормышлары, андагы яңалыклар, кая, кем белән барган, нишләгән – барысыннан да хәбәрдар булырга телибез. Әмма бу горурланырлык нәрсә түгел. Шулай булгач, бу хакта үзегез генә белегез.

6. Үзенең ниндидер эшне башкаларга караганда яхшырак башкара алуын.
Күңелегездә изге теләк кенә булып, ул кешегә ярдәм итәргә теләсәгез дә – барыбер болай дип әйтмәгез.  Аңа үзенә тырышырга мөмкинлек бирегез. Бу – дөресрәк юк.

7. Әле һаман да элек очрашып йөргән кешесе турында уйлавын.
Бу хакта әнигә әйтеп күңелне бушатырга, бик якын дус кызың белән уртаклашырга була, әмма яңа танышкан ир-атка бу турыда сөйләмиләр. Ул хәтта моны күреп, тоеп торган очракта да.

8. Күпме акча эшләвен (туздыруын).
Акча, гомумән, катлаулы тема. Ул һәрвакыт кешедә төрле хисләр уятырга сәләтле: көнләшү дә, аңламау да, хәтта күралмау да. Бу теманы урап узу хәерлерәк. Хәтта сорау турыдан-туры бирелгән очракта да. 

9. Якын кешесенең гаиләсе, дуслары турында үзенең ни уйлавын.
Әгәр аның әти-әнисе, туганнары яки дуслары белән сезнең арада ниндидер конфликт килеп чыга һәм ул артык зурга китәрлек түгел икән, бу хакта якын кешегезгә әйтеп тормасагыз да була. Бу турыда белеп, сайлау алдында калса, аның сезнең яклы булмавы да бик ихтимал.

10. Башкаларның серләрен.
Кешенең ышанычын җую бик тиз. Әгәр сездән чыкмас дип уйлап сөйләгән сүзләре башкаларга барып җитүен ишетсә, бу кеше сезгә башка беркайчан серен ышанып тапшырмаячак. Сез сөйләгәндә кызыксынып тыңласалар да, тирә-юнегездәгеләр дә үзләренә нәтиҗә ясап куячак: моңа сереңне тапшырырга ярамый икән, диячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар