Логотип
Гаилә

Мөнәсәбәтләрне җылытуның 10 ысулы

Ирегез – сезне, сез аны аңламый башладыгыз? Мөнәсәбәтләрнең суына баруын тоясызмы? Безнең киңәшләргә күз салыгыз әле, ярдәме тимәсме.

Бер-береңнең аз гына күңелен күрү, ниндидер игътибар күрсәтү суына башлаган мөнәсәбтләрне җылытып җибәрә ала. 

Икегез бергә берәр кичне гаилә альбомын карауга багышлагыз әле. Фотоларга бәйле күңелле хәлләрне искә алыгыз. Күрерсез дә торырсыз, күңелегезгә шул чакларда дөрләгән мәхәббәттән бер чаткы төшәчәк. 

Көтмәгәндә ниндидер яхшы сюрприз ясасалар, кемнең дә кәефе күтәрелә. Ирегез тирләп-пешеп нәрсәдер ремонтлап ятамы? Ә сез аңа – нәкъ менә эш урынына бер чынаяк хуш исле кофе белән ул яраткан кабартмаларны алып килегез. Сезнең бу кайгыртуыгыз тиешле ноктасына барып җитми калмас. 

Икәүдән икәү генә рәхәтләнеп сөйләшегез. Сөйләшүнең темасы теләсә ни булырга мөмкин, укыган китабыгыз, караган спектакль. Аны үзегез белән хыял дөньясына әйдәгез – җәйге ялны планлаштырыгыз, һич булмаса, киләсе атнадагы ялларга яңа фильм булса да карап кайтуны планлаштырырга була бит. 

Ирегез көн дә эштә тоткарланамы? Сез аның белән телефоннан ешрак хәбәрләшеп торыгыз. Ул кайткач, ансыз күңелсез булуын әйтегез, кичке ашны бергәләп ашагыз. 

Кайчак бер-береңнән берәр атнага аерылып тору да мөнәсәбәтләргә җылылык кертеп җибәрә. Ара-тирә ялгызың гына калып ял итү дә кирәк шул. Сагынып күрешү күңелле бит. 

Ирегезне тиешенчә бәяләгез. Һәркемнең мактауга лаек сыйфаты булмый калмый, шул сыйфатын күрә белегез. Аның мавыгулары белән үзегез дә кызыксыныгыз. 

Ирегезгә юл куегыз. Аның телевизордан хоккей карыйсы килә, ә икенче каналда сез яраткан сериал барамы? Компромисска барыгыз, бүген – хоккей, иртәгә – сериал. 

Беркайчан да «юк» дип кистерергә ашыкмагыз. Сез аңладыгыз инде. Бу бит чын күңелдән сөйләшү өчен бер сәбәп тә була ала, ахырдан...

Аз гына ымсындыргычрак булып күренүдән курыкмагыз. Хәтерләгез әле, аның белән күрешергә барганда сез ничек әзерләнә, ничек бизәнә идегез. Ирләр күз белән ярата – онытмагыз!

Тавышыгыздагы тимер чыңнарын юк итегез. Өйдә мондый нәрсәгә, гомумән, юл куймаска кирәк. Ачуыгыз бик килсә, шаяруга борып җибәрергә өйрәнегез. 
Кечкенә генә гаилә бәйрәмнәрен ешрак оештырыгыз. Сәбәп булмаса ни, уйлап табуы кыен түгел бит!

Үзегезгә карата аннан тәнкыйть ишетсәгез, тизрәк үпкәләргә ашыкмагыз. Бәлки, бу тәнкыйтьтә хаклык та бардыр, уйлап карагыз, анализлагыз. Үпкәләү мөнәсәбәтләргә киеренкелек өсти. 

Аралар чыннан да суынып, артык киренкеләнә икән, тайм-аут алыгыз. Берәр атнага каядыр китеп яшәгез. Бу арада ул да, сез дә суынырсыз, яхшылап уйларга җай булыр. Ләкин үпкәләп, ишекне шапылдатып ябып кына чыгып китмәгез, югыйсә кире кайтып кергәндә кыенракка туры килер. 

Икегез бергә башкара торган шөгыльләр табыгыз – бергә пешерегез, бергә тәрәзәләр юыгыз, гөлләр күчерегез... 

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: гаилә мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар