Логотип
Тарих

Тормышыбыз тагын да матурлана

1920-1960 Татарстанның 40 еллыгы белән тәбриклибез, дуслар!

Бу елның 5—7 майларында Мәскәүдә, Кремльнең Зур сараенда СССР Верховный Советының бишенче Сессиясе булып үтте.

Сессия эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең эш хакыннан налогны бетерү, 1960 елда барлык эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне алты, җиде сәгатьлек эш көненә күчерүне төгәлләү чаралары, бәяләр күләмен үзгәртү, 1961 ел башыннан хәзер әйләнештә йөрүче акчарны яңа акчага алмаштыру шикелле мөһим мәсьәләләрне карады.

Сессиядә СССР Министрлар Советы Председателе һәм КПСС ҮКның Беренче секретаре, депутат Никита Сергеевич Хрущев зур доклад белән чыкты. Бу доклад бөтен дөньядагы гади кешеләргә социалистик җәмгыятьнең өстенлекләрен тагын бер мәртәбә күрсәтте. Докладта нигезенә кеше бәхете турында кайгыртучанлык салынган җәмгыятебезнең гуманистик сыйфатлары үзенең ачык чагылышын тапты.
СССР Верховный Советының илебез хезмәт ияләренең эш хакыннан налогны бетерү, бу елда ук хезмәт ияләрен кыска эш көненә күчерүне төгәлләү турындагы Законнарны кабул итүе кеше турында кайгыртучанлыкның иң ачык үрнәге булып тора. Хезмәт ияләре налогларның бетерелүен күптән көтәләр иде. Антагонистик сыйныфлар яшәгән җәмгыятьтә налог — капиталистларның кесәсен калынайтучы, ә хезмәт кешесенең тирен агызучы чараларның берсе. Америка Кушма Штатларында соңгы 20 ел эчендә налогларның күләме 8 мәртәбә артты. Халыкларны талап җыелган ул акчаларны империалистлар сугыш кирәк-яраклары туплауда файдаланалар.

Безнең дәүләт бюджетыбыз исә капиталистик илләрнең бюджетыннан бөтенләй аерыла. Безнең бюджет — тынычлык бюджеты; аның иң беренче максаты — илебезнең экономикасын ныгыту һәм культурасын үстерү. Ул бюджетның өчтән бер өлеше халкыбызның көнкүреш шартларын яхшыртуга һәм культурасын үстерүгә тотыла. Налоглар бетерелү белән бюджетыбызның бердәнбер чыганагы булып социалистик хуҗалыгыбыз биргән тупланыш калачак. Шуны һәрвакыт истә тотып, совет кешеләре бөтен көчләрен хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да күтәрү өчен, продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен юнәлтәләр.

СССРның уналты миллионлап хезмәткәрләре һәм эшчеләре моңарчы ук кыскартылган эш көне белән файдаланалар иде. 1960 елда исә барлык хезмәт ияләре кыскартылган эш көненә күчереләчәкләр. Якын киләчәктә безнең илебез дөньяда иң кыска эш көнле, иң кыска эш атналы, иң бай ил булуы белән барлык илләрдән аерылып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар