Логотип
Тарих

Тарихларда җуелмаслык эзләре бар

Әтисе артыннан сөргенгә барган изге йөрәкле кыз бала барлыгын без хәтта белмәдек тә.

Татар халкының мәгариф тарихына күз салсак, анда гомерләре бик кыска, әмма кылган яхшы гамәлләре озын-озак елларны эченә алган затлы шәхесләр бик күп. Аларның берсе – Казан шәһәренең унынчы мәхәллә мәдрәсәсе имам-хатыйбы һәм мөдәррисе Салихҗан Галиев-Баруди хәзрәт кызы Әминә.

Иске стиль белән 1893 елның 10 июнендә Казанда туган кыз бала искиткеч күркәм гаилә тәрбиясе ала. Аның бабасы Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев – Казанның атаклы сәүдәгәре, 1875 елдан башлап утыз елга якын шәһәр Думасы гласные, биш ел буе шәһәр Управасы әгъзасы (1875–1880), Казан шәһәренең ятимнәр Суды һәм сәүдә вәкилләре әгъзасы (1880–1890), сәүдәгәрләр старостасы һәм башка бик күп вазыйфалар башкарган кеше. Болар өстәвенә, берничә дистә ел рәттән Яңа бистәдәге татар зиратының даими попечителе дә булып, аны тәртиптә тоту өчен шактый зур суммада акча биреп барган, караучысыз калган өлкән яшьтәгеләргә ярдәм йөзеннән махсус тәрбия йорты ачкан игелекле зат та ул.

Мөхәммәтҗан Галиев һичшиксез зур гыйлем иясе булган. Җае туры килгән саен китаплар, кулъязмалар сатып ала-ала бай гына китапханә булдырган, үзенең дүрт улын да белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан. Игелекле улларының бары берсе – Газизҗан гына әтисе кебек сәүдәгәр булып киткән. Калган өчесе – Галимҗан, Салихҗан, Габдрахман – Бохара, Төркия, Мисыр һәм Гарәбстан мәдрәсәләрендә белем алып, Казан мәхәлләләрендә дин әһелләре булып торганнар, тормышларын Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүгә багышлаганнар. Араларыннан өлкәне Галимҗан Галиев-Барудига нәселләренең исемен мәңгеләштерү насыйп булганы мәгълүм. Ата сүзеннән чыкмаган Галимҗан белән Салихҗанны Мөхәммәтҗан ага өйләнгәндә дә үзе Малмыж шәһәренең I гильдия сәүдәгәре Исхак Муса улы Үтәмешевнең кызларына – апалы-сеңелле Бибимаһруй белән Бибинәгыймәгә өйләндерә. Бәхетле никах булгандыр диясем килә. Маһруй абыстайның иренә якын ярдәмче, аңа һәрчак теләктәш, таяныч булып яшәгәне мәгълүм. Ире Галимҗан киңәше һәм ярдәме белән Казанда аваз методы белән укытыла торган (җәдидчә) кызлар мәктәбен иң беренче булып ачкан абыстай бит ул.

Салихҗан белән Бибинәгыймә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әминә шул бишнең берсе инде. Башлангыч белемне ул җиңгәсе Бибимаһруйның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янында урнашкан кызлар мәктәбендә ала. Бибимаһруй вафатыннан соң, мәктәп атаклы мөгаллимә Ләбибә Хөсәения кулында кала. Әминә – аның да сөекле шәкерте. Ата-ана ризалыгын алып, гимназиягә кереп уку теләге булса да, килеп чыккан көтелмәгән хәлләр кыз баланың теләгенә киртә сала. Салихҗан хәзрәт, патша хөкүмәте тарафыннан сәяси гаепләнеп, сөргенгә хөкем ителә.

Инде мәгълүм булганча, XX гасыр башында Россия мөселманнары, бигрәк тә татар халкы өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – милләт буларак югалудан, ягъни инкыйраздан котылу иде. Мөселманнарның 1905 елның август аенда оешкан «Иттифак әл-мөслимин», ягъни «Мөселман иттифакы» партиясенең төп максаты әнә шул мәсьәләләрне бергәләп чишү булды. Партия Үзәк Комитетына сайланган Галимҗан абыйсының төп таянычларыннан берсе Салихҗан булуында һич шик юк. Ул үзе дә партия программасы буенча үткәрелгән җыелышларда катнаша. Архивта сакланган документларда 1905 елның
8 ноябрендә татарның игелекле бае Әхмәт Хөсәенов йортында үткәрелгән җыелышта «Казандагы барлык мәхәлләләрнең муллалары икешәр шәкертне алып килгәннәр иде», – дип күрсәтелә. Һәр эшләре, һәр адымнары полиция күзәтүе астында булган, җаннары кыйналган муллаларны гаепләргә бик зур сәбәп инде бу.

Гаепләнүнең тагын бер сәбәбе шунда – Салихҗан хәзрәт өлкән абыйсы Галимҗан үрнәгендә үз карамагындагы мәхәллә мәдрәсәсендә (ул бу вакытта Касыймия, ягъни Күл буе мәдрәсәсе) эшли, укытуга шактый үзгәрешләр кертә. Мәдрәсәдә тарих, арифметика, география кебек фәннәр укытыла башлый.
Хәзрәт үзе дә, тирән гыйлемле зат буларак, дәрес бирүгә иҗат эше итеп карый, уку-укытуга багышланган методик кулланмалар яза. 1905–1906 елларда үз мәдрәсәсендә шәкертләрнең зур җыелышларын уздыруга юл куя, ул җыеннарда дәүләт җинаятьчесе саналган Гаяз Исхакый революцион чыгышлар ясый. Бу хәл патшага тугрылыклы мәхәллә кешеләренә хәзрәт өстеннән әләк язарга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, Салихҗан мулла ярдәмче итеп кенә калдырыла. Әмма үз хәленең авырлыгына карамастан, 1907 елның маенда татар мөгаллимнәре өчен педагогик курслар оештыру эшендә катнаша. Курслар 2 майдан 21 майга кадәр эшли. Анда Казан, Вятка, Пермь, Өфе, Ырынбур, Түбән Новгород һәм башка губерналардан килгән мөгаллимнәр белемнәрен күтәрәләр. Аларга дин белеменнән тыш арифметика, геометрия, география, тарих, педагогика фәннәреннән дәресләр бирелә. Курслар нибары 10 көн эшләп кала. Тиешле рөхсәт алмаган дигән сылтау табып, Казан губернаторы Стрижевский курсларны ябу хакында күрсәтмә бирә. Мөгаллимнәр арасында тентү үткәрелә, аларның
уку әсбаплары, дәфтәрләре тартып алына, күбесе Казаннан куыла.

Габдулла Апанаев, Салихҗан Баруди, Габдулла Баруди, Габделхәмит Казаков, Әминә Галиева, Салихҗан хәзрәт Галиев-Баруди

Сулдан уңга: Габдулла Апанаев, Салихҗан һәм Габдулла Барудилар, Габделхәмит Казаков. Вологда, 1908 ел.

Шушы вакыйгалардан соң Казан муллалары Галимҗан һәм Салихҗан Галиевлар, Габдулла Апанаев һәм сәүдәгәр Габделхәмит Казаков, революцион фирка төзүдә гаепләнеп, Вологда губернасына сөргенгә озатылалар. Казан халкы бу хәлне чын фаҗига итеп кабул итә. 1908 елның 8 маенда илдән сөрелгән имамнарны меңнәрчә кеше зар елап озатып кала. Ике баласы берьюлы сөргенгә озатылган Мөхәммәтҗан Галиев олы хәсрәтеннән йөрәге ярылып үлә.
Сүзебез Салихҗан хәзрәт кызы Әминә туташ хакында иде бит әле. Әтисен өзелеп яраткан, чиксез хөрмәт иткән 15 яшьлек Әминә, олыларның хуплап бетермәүләренә дә карамастан, әтисе артыннан Вологдага сөргенгә китә. Әтисенең хәлен бераз җиңеләйтү була аның теләге. Кыз баланың бу адымын каһарманлык дими ни дисең. Безнең буын Себергә сөрелгән декабристларның хатыннарына сокланып үсте. Әтисе артыннан сөргенгә барган изге йөрәкле кыз бала барлыгын без хәтта белмәдек тә. Тарихыбызда без белмәгән мондый соклангыч хәлләр бүтән юктыр дип әйтә алмыйбыз бит әле бүген дә. Татарның чын тарихын, затлы-зыялы шәхесләрен белеп үсәргә насыйп булыр микән киләчәк буыннарга? Үз тарихының кадерен белерме икән ул буын?
Россия мөселманнарының бердәм таләбе нәтиҗәсендә, татар язмышының аянычлы бер чоры булса да, шул ук елны хөкүмәт илдән китәргә мәҗбүр ителгәннәргә бераз ташлама ясый: калган вакытларын чит илдә үткәрергә рөхсәт итә. 1908 елның сентябрендә Салихҗан хәзрәткә Истанбулга китәргә мөмкинлек тугач, әтисе белән бергә Әминә дә юлга чыга.

Истанбулга баргач, ул атаклы Шәйхелислам Касыйм хәзрәтнең кызы Хөсния ханымнан бераз әзерлек дәресләре алып, университет каршында оештырылган «Аналар мәктәбе»нә укырга керә. Бу мәктәпне дә уңышлы тәмамлый. Ниһаять, күптәнге теләге тормышка аша.

Ул югары уку йортына – Истанбул университетына укырга керә. Университетта укыганда, гуманитар фәннәрне, бигрәк тә борынгы тарихны яратып өйрәнә, Кубрат хан хәзинәләре белән кызыксына, туган илгә кайткач музей ачу уе белән хыяллана. Тик укуын тәмамлый алмый: Балкан сугышы башлана, Истанбулга юллар ябыла. Каникулга кайткан Әминәгә дә кабат Төркиягә бару мөмкинлеге бетә.

Белемгә омтылу аңа нәселдән мирас булып күчкән, күрәсең. Ул һаман укырга, белем эстәргә тырыша. Казандагы Шумкова гимназиясенә йөреп ашчылык курсларын тәмамлый, мөселман хатын-кызлары өчен дә шундый ук курслар ачу, «Аш пешерүчеләргә киңәшләр» китабын чыгару мәшәкатьләре белән йөри. Атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсенә барып, алардагы уку тәртипләрен өйрәнә.

1914 елда Казанда кызлар өчен коммерция мәктәбе ачылгач, анда дүрт ел буе дин белеме дәресләрен алып бара. Ләбибә Хөсәения мәктәбендә һәм Яңа бистәдәге Кашшафетдин хәзрәт Тәрҗемани ачкан кызлар мәктәбендә ана телен укытырга да аны чакыралар. Ләбибә Хөсәения мәктәбе нигезендә укытучылар әзерли торган гали (югары) мәктәп, ягъни дарелмөгаллимат ачарга тырышып йөрүчеләрнең дә иң эшлеклесе Әминә булуы мәгълүм. Аның хакындагы истәлекләрдә Әминәнең музыкага искиткеч сәләтле, уен коралларында оста итеп уйный белүе хакында язылган. Ул китаплар укырга яраткан, үзенең бай китапханәсен булдырган.

Февраль революциясеннән соң оешкан «Мөселман мөгаллимнәре җәмгыяте»ндә дә канатланып эшли башлый ул. Тик татарның саф күңелле, талантлы бу кызының да гомере бик тиз, нибары 25 яшендә, 1918 елның апрелендә өзелә.

Вафатына багышлап язылган мәрәсимдә аның хакында мондый сүзләр язылган: «Әминә ханым саф күңелле, мөлаем табигатьле, киң холыклы, гали рухлы булып, иптәшләре арасында кадерле урын тота иде. Уку-укыту эшләрен чын мөкаддәс, чын кирәкле бер эш дип иҗтиһад итә, кыз балаларны тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Аларны бик сөеп укыта, укучы кызлар каршында да иң сөекле мөгаллимнәрдән иде. Җеназасы вакытында шәкертләре аңа соңгы сәламнәрен әйтергә җыелдылар, иң кадерле, иң шәфкатьле аналарыннан аерылган кебек һәммәсе аны еглашып күзәттеләр.

Мәйданда аның белән саубуллашырга килүчеләр бихисап күп иде. Казанда бер укытучының да җеназасына бу кадәр халык җыелганы булмагандыр. Тәрбияле, киң мәгълүматлы, кадерле иптәшемез Әминә ханымга Аллаһтан рәхмәт сорап, аның туфрагын җиңел, каберен киң, якты, йомшак итүен, җаны рәхәттә булуын сорап Ходайдан ялварамыз. Сөекле Әминәбезне һәммәбез сагынабыз, аның исемен хөрмәт белән яд итәрмез».

«Кызыл Шәрык», «Укытучы» журналларында басылган бу изге теләкләргә кушылып, кызларыбыз Әминә кебек гүзәл шәхесләребездән үрнәк алсыннар иде дигән теләктә калам.

Тәэминә БИКТИМИРОВА,
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре.

Фотода: Әминә Галиева әтисе Салихҗан хәзрәт Галиев-Баруди белән Истанбулда. 1909 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар