Логотип
Тарих

Гөлнар ханым

Татарлар – яхшы күңелле, ягымлы, акыллы халык – русларга нисбәттә хәзер ниндидер ялган, нормаль булмаган хәлдә торалар, минем максатым исә – аларга руслардан аерылып тормаслык дәрәҗәдә мәгърифәт бирү. Махсус татар мәктәпләре ачып һәм русча-татарча чыга торган газета оештырып, шул максатыма ирешергә телим...

Шагыйрь Газинур Моратның шул исемдәге шигырен, Ольга Сергеевна Лебедевага дигән сүзләрен укыгач, гаҗәпләнә калдым. Үзе Ольга, үзе Гөлнар... Кем ул, нинди ханым?..


Бар дөньясы кыргый диеп каргый,
Корсын, дие, тизрәк аты гына.
Шул кавем соң ник кирәккән әле
Казан башлыгының хатынына?

Кара йөзләр каһкаһәләп көлә,
Зыян килгәндер, дип акылына.
Ә Мәрҗани ни хаҗәт соң әле
Шундый көяз марҗа хатынына?

Хәзрәт, диеп зурлап дәшә аңа,
Гел килешле хәтта татарчасы.
Каюм Насыйридан сабак ала,
Өйрәнгәне – төрек, татар, фарсы...

Танып аны, үзе ачыладыр
«Кырык бакча»ларның капкасы да...
«Хуш килдеңез», – диеп каршылый ул
Фатих Кәриминең атасын да.

Дөнья белән ипле аңлаша ул,
Гарәбен дә белә, алманын да...
Үз телендә ләкин аңламыйлар,
Бу илне шул кыен аңлавы да.

Кара йөзләр һаман пошаманда,
Ни даулый ул, диләр, ни хакына?
Бу татар соң ник кирәккән әле
Изге анакайга тиң хатынга?

...Ә ул әнә җылы эзләп йөри
Казан ятимнәре кавеменә.
Кеше шулай кара дәверләрнең
Вөҗдан, намусына әверелә.

Ә ул әнә якты эзләп йөри
Илсез илдәшләре өммәтенә.
Ә хәзрәтләр дога багышлыйдыр
Ольга Сергеевна хөрмәтенә.

Ярый әле, илендә бер бикә
Аңлый белә, диеп үксез хәлен.
Ә ул һаман: «Хуш килдеңез!» – диеп
Каршы алыр Казан үксезләрен...

Кем сез, Ольга Сергеевна?

Мәрҗаниләр, Каюм Насыйрилар белән аралашкан, төрек, татар, фар­сы телләрен өйрәнгән. Үзе рус миллә­тен­нән булган... Кызыксынып эзләнә башладым. Һәм татар халкын Европада таныткан, исеме Төркия ислам энциклопедиясенә кертелгән, Көнчыгышны өйрәнгән беренче рус хатын-кызы Ольга Лебедева – Гөлнар ханым турында бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым.

Ольга Лебедева 1854 елда Казанда дворяннар гаиләсендә туа. Балачак­тан татарлар белән аралашып үсә, татарчага өйрәнә. Казан Император университетын тәмамлый, көнчыгыш телләре белгече була. Беренче иреннән – өч, икенчесеннән дә өч баласы туа. Икенче ире – француз тамырлы рус аристократы граф Алек­сандр Алексан­дрович Лебедев шулай ук Казан Импера­тор университетын тәмамлый, төрле югары урыннарда эшли, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Ике тапкыр Казан шәһәре башлыгы була ул. Шул чорда үз акчасына Болак аша таш күпер төзетә, хәзер ул күпер «Лебедев күпере» дип атала.

Графиня титулына ия ханымның көнчыгыш телләре белән мавыгуын татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри хуплый. Төрле чыганакларга караганда, Каюм Насыйри Ольганы татарчага өйрәткән. Алар Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә еш очрашканнар. Ольга Лебедева тугыз телдә – рус, немец, инглиз, француз, грек, татар, төрек, гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшкән. Шулай ук ислам мәдәнияте дә таныш булган аңа. Фарсычадан татарчага Каюм Насыйри тәрҗемә иткән «Кабус Намә» әсәрен Ольга Сергеевна русчага тәрҗемә иткән. Танышлары арасында күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани, универ­ситет­ның көнчыгыш телләре укытучысы Мөхәммәтгали Мәхмү­дов, язучы Габдрахман Ильяси һәм башка татар зыялылары булуы билгеле. Шәрык мәдәниятен, теллә­рен өйрәнү максаты белән ул шактый еллар Төркиядә яши, төрек галимнәре, әдипләре белән аралаша.

Гөлнар ханымга әверелү тарихы

1889 елда Ольга Лебедева Сток­гольм­да көнчыгышны өйрәнүчеләр­нең VIII Халыкара конгрессында катнаша, анда үзен «Гөлнар ханым» дип таныта. Шул ук җыенга Истан­бул­дан Госманлы империясенең танылган журналисты Әхмәт Мидхәт тә килгән була. Бер рус консулы аны Ольга Лебедева белән таныштыра. Ольга Әхмәт әфәндегә гарәп хәреф­ләре белән язылган «Гөлнар ханым» дигән визитканы суза, аның белән төрекчә сөйләшә башлый. Конгрес­стан соң алар берничә галим белән Европага сәяхәткә чыгалар. Истан­булга кайткач, Әхмәт Мидхәт бу сәяхәт хакында «Чынбарлык авазы» газетасына зур язма әзерли. Соңрак «Европа буенча сәяхәт» дигән китабын да чыгара. Анда Казан хатыны Гөлнар ханым турында сөйли ул. Истанбул университеты галиме Өмәр Фарук Акүн: «Шәркыятьчеләр конгрессында йөзләгән делегат арасыннан Ольга Лебедева Әхмәт Мидхәт әфәнденең игътибарын шулкадәр нык җәлеп итә ки, соңрак төрек язучысы 600 битлек сәяхәтнамәсендә гел аның турында гына сүз алып бара, мадам Гөлнарны әсәренең түренә урнаштырып, «Гөлнарнамә» дип атарлык дәрәҗәгә җиткерә. Аны төрек хатын-кызларына үрнәк итеп куя...» – дип яза.

Швеция, Норвегия, Дания, Гер­мания, Франция кебек илләрнең тарихи урыннары белән танышып йөргәндә, Гөлнар ханым Мидхәт әфәндегә гид ролен үти. Дүрт атналык сәяхәттә күргәзмәләргә, музейларга, операларга, театрларга баралар. Рәсем, музыка, сынлы сәнгать өлкәсендә белемле мадам Гөлнар шактый мәгълүмат бирә Әхмәткә. Алар Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизациясен чагыштырып, фи­кер уртаклашалар. Казан хатыны­ның оста рәссам булуы да, фортепианода уйнавы да сокландыра Әхмәтне. Өстәвенә, мадам Гөлнар изүне ачып киенүне тәнкыйтьли торган әдәпле, әхлаклы ханым да икән әле! Лебедеваның укымышлылыгына, зыялылыгына таң калып, Әхмәт Мидхәт аны Истанбулга чакыра.

Истанбул

Бераздан Ольга Лебедевага Казанда гына түгел, гомумән, Россиядә кысан була башлый, чөнки хатын-кызларның белемле булуы хупланмый монда. Һәм бер елдан, 1890 елның октябрендә ул төрки халыкларның тормышы, тарихы, мәдә­нияте белән якыннанрак танышу өчен Истанбулга килә. Аны биредә зур кызыксыну белән көтәләр, чөнки Әхмәт Мидхәт язганнар буенча Гөлнар ханым төрекләр күңеленә хуш килә. Истанбулда Гөлнар ханым җиде айлап яши. Бу чор эчендә «Россия белән Төркия мәдәният­ләрен якынайтырга тырышучы», «Рус әдәбиятын төрекләргә беренче танытучы» булып таныла. «Чынбарлык авазы» газетасында Лебедеваның тәрҗемә әсәрләре басыла башлый. Александр Пушкинның «Метель», «Полтава», «Евгений Онегин», «Медный всадник», «Борис Годунов», «Пиковая дама», «Капитанская дочка» әсәрләрен төрекләргә таныта. Шулай ук Михаил Лермон­товның «Демон», Лев Толстойның «Плоды просвещения», «Семейное счастье», «Смерть Ивана Ильича» әсәр-ләре Ольга Лебедева тырышлыгы белән төрек укучыларына барып ирешә. «Народ­ные рассказы графа Толстого» циклыннан да хикәяләр тәрҗемә итә ул. Рус әдәбияты Төркиядә әнә шулай зур популярлык казана.

Ул әсәрләрне Әхмәт Мидхәт әфәнденең һәм Ольгага төрек теле дәресләре биргән Әхмәт Җәүдәтнең редак­ция­ләве дә зур роль уйный. Ольга Лебедева Толстойга: «Бу тәрҗемәләр зур уңыш казанды һәм шундук таралып бетте...» – дип яза хатларында. Лебедевага Толстой да тирән эчтәлекле җавап хатлары юллый.

Европада – татарлар турында

Ольга Лебедева төрле елларда Лондонда, Парижда, Римда, Гамбургта, Алжирда узган шәркыятьчеләр конгрессларында катнаша һәм һәр­кайсында Россиянең мөселман халыклары тарихы, мәдәнияте буенча докладлар белән чыгыш ясый, дөнья җәмәгатьчелеген татар халкы тормышы белән таныштыра. Әйтик, 1899 елда аның Римда көнчыгышны өйрәнүчеләрнең XII конгрессында татар халкы тарихына багышланган доклады «Казан тарихы буенча рефератлар» исеме белән итальян телендә аерым китап булып басыла. Анда автор Мәскәү – Казан арасындагы мөнәсәбәтләр, Мәскәү тарафыннан Казан ханлыгының яулап алынуы, татар халкының тарихы, мәдәнияте, уку-укыту торышы, татар хатын-кызларының хәл-әхвәлләре турында җентекләп сөйли. Бу вакытта инде ул фән дөньясында танылган абруйлы белгеч була.

Графиня Лебедеваның 1893 елда ук татар телендә газета чыгарырга ниятләве турында мәгълүматлар бар. Аның тагын бер хыялы була: татарлар өчен дөньяви мәктәпләр, заманча уку йортлары ачу. Әмма бу омтылышлары патша хөкүмәте тарафыннан җылы кабул ителми. 1900 елда «Ислам хатын-кызларының әүвәлге һәм хәзерге хәле» дигән әсәре Россия­дә рус телле газеталарда басылгач, мадам Гөлнар чиркәү мохите тарафыннан кагыла башлый, тәнкыйтьләргә дучар була. Аның бу мәкаләсе 1905 елда – Бакуда, татарчага тәрҗемәсе «Казан мөхбире» басмасында, аннары Петербургта дөнья күрә. Әлеге мәкалә Каһирәдә «Ислам хатыннарында хөррият» исеме белән дә бастырылган була. Патша хөкүмә­тенең кырын карашына карамастан, Гөлнар ханым Россияне шәрык дөньясы белән якынлаштыру омтылышыннан ваз кичми, Европа илләрендә ислам динен яклап, мөселман халыкла­ры­ның үрнәк тормыш үзенчәлекләрен танытуын дәвам итә.

Истәлекләр, истәлекләр...

Академик Әбрар Кәримуллинны да Гөлнар ханымның эшчәнлеге кызыксындырган. «О. С. Лебедеваны татарларга булган мөнә­сәбәт борчый, аның китапларында татар халкының үткәнен, мәдәния­тен кимсетә торган бер сүз дә юк. Татар­лар монголлар токымыннан дигән фикер чынбарлыкка туры килми, дип яза ул», – дип искәртә галим.

Ул шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Бөек Ватан сугышыннан соңгы беренче сезоны «Каюм Насыйри» драмасы белән ачылуы, тамашачының сәхнәдә беренче тапкыр Гөлнар ханым образы белән очрашуы турында хәбәр итә.

Драмада Каюм Насыйриның Гөлнар ханым белән иҗади хезмәттәшлеге сурәтләнә, ди.

1893 елда Гөлнар ханымның Россиягә кайтуы хакында ишеткәч, «Санкт-Петербургские ведомости» газетасы үз корреспондентын Одес­сага җибәрә. «Рус хатыны төрек­ләр арасында» дигән сенсацион исем белән Гөлнар ханымга багышланган интервью басылып чыга.

«Ул – Ольга Сергеевна Лебе­дева, – диелә интервьюда. – Россия­дә әлегә бик популяр булмаган бу исем Америка, Англия, Бельгия һәм өлешчә Франция журналларын урап чыгарга өлгергән инде». Констан­тино­польдә озак яшәвен Лебедева болай аңлата:

– Мин анда укыйм, Коръәнне өйрәнәм, төрек, гарәп, фарсы телләрен үзләштерәм. Сез, бәлки, боларның ни хаҗәте бар, дип тә сорарсыз. Тәмам онытылган, читкә тибәрелгән кавем – рус татарлары арасында цивилизация тарату өчен кирәк ул. Аларны мин ирем белән Казанда яшәгән чакта бик якыннан өйрәндем... 

Татарлар – яхшы күңелле, ягымлы, акыллы халык – русларга нисбәттә хәзер ниндидер ялган, нормаль булмаган хәлдә торалар, минем максатым исә – аларга руслардан аерылып тормаслык дәрәҗәдә мәгърифәт бирү. Махсус татар мәктәпләре ачып һәм русча-татарча чыга торган газета оештырып, шул максатыма ирешергә телим...

Илгә кайтуга, Ольга Сергеевна Петербургка юнәлә, үзенә тынгы бирмәгән ниятләрен тормышка ашырырга тели. Әмма татарлар өчен газета чыгару, мөселманнарга дөньяви белем бирү, Европа культурасына юл ачу царизмның милли колониаль политикасы белән сыеша алмый. Петербургта яшәгәндә дә ул татар мәгърифәтчеләре белән аралашып тора, һәр җәйдә Спас өязендәге утарына кайта. 1890 нчы еллар ахырында Гөлнар ханым утарына Бөгелмә өязенең Миңлебай авылыннан Кә­рим Гыйльманов исемле бер кеше килеп керә. Ул гаиләсе белән шә­һәргә күченеп, балаларына дөньяви белем бирергә, гомерен халыкка аң-белем таратуга багышларга теләвен әйтә. Бу хакта Гыйль­манов башта Шиһабетдин Мәрҗани белән очрашып сөйләшкән була инде. Мәр­җани аңа Спас өязендә яшәүче күренекле кеше, татар халкына аң-белем бирүдә күп көч куйган галимә, рус хатыны Ольга Лебедева белән киңәшергә куша. Гөлнар ханым Кәрим Гыйльмановны ачык йөз белән каршы ала, планнарын хуплый. Алай да аңа Оренбургка күчәргә киңәш итә: бу шәһәрдә китаплар, газета-журналлар чыгарырга рөхсәт алу ансаытрак булыр ди. Шушы ки-ңәшне тотып, Кәрим әфәнде гаиләсе белән Орен­бургка күчеп килә, типография ачарга рөхсәт ала, татар китаплары бастыра башлый. Әтисе башлаган эшне чит илдә укып кайткан улы Фатих Кәрими дәвам итә. Күренекле мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗе­мәче, язучы Фатих Кәрими иҗатында Гөлнар ханымның да йогынтысы зур булган, димәк.

Ольга Лебедева язмышына кагылышлы тагын бер вакыйга турында Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Флера Дәминова язып чыкты. 2015 елда Милли музейга томанлы Альбионадан хат килеп төшә. Аны Ольга Сергеевна Лебедеваның оныгының оныгы Карина Хэмильтон язган булып чыга. Өченче буын әбисенең Казан тамырлары, аның эшчәнлеге турында беләсе килә аның. Каринаны шулай ук Лебедеваның Лев Толстой белән хатлар язышуы да бик кызыксындыра.

Кызганыч, Ольга Лебедева турында мәгълүматлар күп түгел. Аның язмышы, соңгы көннәре турында да берни белмибез. Татар халкы өчен җан атып йөргән бу зур шәхес турында өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар