Логотип
Тарих

​ Алиш мәхәббәте

Абдулла Алишның әсирлектә иҗат ителгән шигырьләре арасында «Ул төшне мин кабат күрерменме?» дигән шигырь бар. Шигырьнең исеме астында җәяләр эчендә «Тормыш иптәшем Рокыяга багышлыйм» дип язылган. Ул шактый озын, әлегә кадәр Абдулла Алишның бер җыентыгына да кертелгәне юк. Бары тик Шәйхи Маннур гына үзенең «Муса» романында бу шигырьнең кайбер сүзләрен үзгәртебрәк бастырып чыгарган иде (моңа Рокыя апа бераз үпкәләп тә йөрде).

Бүген менә шигырьне бик әз кыскартулар белән, тулысынча диярлек, укучыга тәкъдим итәбез.

Син идең ул минем мәхәббәтем,
Күктә янар якты йолдызым.
Мин табындым сиңа, бары сиңа,
Оныттым мин хәтта җир йөзен.
Син балкыдың күктән 
һәр көндезен
Уйнап үткән Кояш шикелле.
Бер бөек хис синең күзләр аша
Йөрәгемә минем сикерде.
Ышаныч белән суздың 
кулларыңны.
Алар йомшак, җылы иделәр.
Ах, ул куллар минем тормышымда
Чиксез бәхет алып килделәр.
Беркөн Кояш качкан иде бугай,
Болыт баскан иде күк йөзен.
Мин, юксынып, сине эзләсәм дә,
Син бүлмәмдә минем юк идең.
Нинди зәһәр суык булса да кыш,
Яз киләчәк барыбер артыннан.
Шуңа күрә йөрәк борчылмады
Миңа булган ялгыш салкыннан.
Каш җыерып миңа карасаң да,
Ачуланып миңа баксаң да,
Тормыш йөге белән телгәләнгән
Йөрәгемә утлар яксаң да,
Дулкынланып йөргән чакларымда
Уйларымны кире каксаң да…
Мин һәрвакыт синең белән 
булдым,
Карамыйча һичкем сүзенә.
үткән юлга күзең салу белән,
Син аңларсың моны үзең дә.
Белмәгәнмен кадерең, 
саран булдым
Иркәләүгә, җылы сүзләргә.
Ул төш булган икән 
безнең тормыш,
Калды хәзер сагынып сөйләргә.
Мин ул төшне кабат күрерменме,
Кочагыңда синең онытылып?
Мин башкача сөяр идем инде,
Бар булганым белән йотылып.
Мин таныдым… ә син ничек?
«Аерылгач та әле белерсең», —
Дигән сүзләремне хәтерлимсең?
әллә һаман тиргәп йөримсең?
Мин ул төшне кабат күрерменме?
Юкса Сак-Сок кебек һаман да
Бер ялгызым миңрәп йөрерменме
Каушалмыйча моңсу яланда? 


Әйе, яшьлегендә күп кенә кызлар белән аралашса да, Рокыясенә генә табынган ул. «Алиш кызлар белән бер дә чытыкланмыйча-кәп­рәймичә, иптәшләрчә дуслык мөнәсәбәтендә була белә иде, — дип язды техникум буенча сабакташы һәм яшьлек дусты Хәмит абый Гыйльметдинов. — Безнең белән җир төзү техникумында укыган Кадрия Ишукованы (соңрак Фатих Кәримнең тормыш иптәше) аеруча якын итте. Кадрия үзе дә каләм сынап әсәрләр язгалагангамы, аларның уртак фикерләре, сөйләшер сүзләре күп була торган иде. Бу дуслык гаиләле булгач та өзелмәде (ирләре үлгәч, Рокыя ханым белән Кадрия тагын да якынлаштылар)». 

Чәчләрең чәчкә бәйләнсә дигәндәй, Троицк якларында туып үскән гүзәл кыз Рокыя белән бәйләнә аның тормыш юлы. Икесе дә чибәр, шат күңелле. Мәхәббәттән бәхетләре ташып торган шул көннәрдәге илаһи халәте, самими хисләре белән Абдулла Алиш якыннары һәм дусларының күңел түренә кереп калган.

«...Менә ул 2 нче трамвай белән эштән соң өенә кайта. Янында сөйкемле яшь хатыны — Рокыясе. Шатлыклы елмаю, күтәренке кәеф, кояш йоткан диярсең...» — дип яза Гази Кашшаф бер истәлегендә. Мин аларның өйләнешкәнче йөргән чаклары турында күп белмим. Шулай да әни һәм башка туганнарыбыз сүзләреннән, Рокыя апаның кайбер хатирәләреннән һәм Алиш абыйның аңарда алт­мыш елга якын сакланган хаты аша бу дуслыкның нинди булганын чамалыйм. 

Алар беренче мәртәбә Алиш абыйның дусты-иптәше ярдәмендә очрашып-танышып китәләр (ул елларда шулай танышу киң таралган күренеш булган). Рокыясе бераз ялындырып та йөргән бугай әле. Бусы да ул еллар өчен гадәти хәл саналган. «Синдә горурлык, зурлык бераз бар, миндә, бәлки, татарлык бардыр. Ул бит личность кимчелексез булмый инде. Шул кимчелекләр арасыннан сайлап алып, яхшы якларны күрә белү зур эш... Минемчә, безнең характерлар арасында алай бик нык аерымлык, каршы килүчелек юк. Һәрхәлдә, андый эшләр булса да, бер якның ташлама ясавы белән, ул тигезләнәчәк...» — дип язган Алиш абый Рокыясенә 1934 елның 13 август датасы куелган хатында. Шунысын да әйтик: Рокыя апа бу хатны гомере буе кадерләп саклаган, вафатыннан соң (1993) улы Алмаз шушы хат салынган шәхси папканы миңа китереп бирде.

Алишын сагынып күңеле нечкәргәндә, өйләнешкәнче дуслашып йөргән көннәрендә Алишы язган мәхәббәт шигырен дә миңа бер укыган иде Рокыя апа. Әйе, әйе, чын мәгънәсендә мәхәббәт шигыре, Рокыясенә атап язган шигырь. Мин аны бөтен күңелем белән тәэсирләнеп, тетрәнеп тың­лаган идем (әллә инде Рокыя апаның укуы да шулай тәэсирләндерерлек булган). Кызганыч: гарәп хәрефләре белән матур итеп язылган шигырьле кәгазь бите бу папкада юк. Бәлки, Рокыя апа аны гел янында, өстәлдә йә караваты янындагы тумбочка өстендә тоткандыр һәм еш алып укыгандыр...

Алиш, табигате-холкына хас булганча, гаилә тормышын башлап җибәрү өчен хәленнән килгәнчә әзерләнгән. Достоевский урамыннан кечкенә генә булса да аерым бүлмә — фатир тапкан, матди якны да кайгырткан. Ха­тында ул шул хакта да язып үтә: «...Мин үзем 10-15 сентябрьләргә кадәр Татиздаттан иҗат командировкасына Ютазыга җибәрелдем. 500 сум акча бирделәр, 100 сумлык көтепханә бүләк иттеләр. Аннан кала, съезд уңае белән, промтоварлар биргәннәр иде. Шулай итеп, кешене шактый карадылар булып чыгадыр инде бу…»

Командировка тәмамлангач, дусты Абдулла Әхмәт белән Уфага — авыру хәлдә яткан Мәҗит Гафури янына барырга булалар.

Алишның «отпускамны бергә үткәрик» дигән тәкъдименә кушылыпмы, Рокыясе дә Уфага җыена. әмма монда озак тормыйлар. «Тиз арада Алиш Мәҗит Гафури белән хушлашып кайтты да, без китеп бардык», — дип сөйләгән иде Рокыя апа шул көннәрне искә төшереп. 1934 елның октябрендә аларның тыйнак кына туйлары була...

Алиш абый гаилә тормышына бик җитди һәм җаваплы карады. Хатын-кыз өстенә төшкән хезмәтнең күплеген аңлап, Рокыя апага ярдәм итәргә тырыша иде. 1935 елда уллары Алмаз тугач, бала карашырга дип, әтинең сеңлесе Мәрзия апаны чакырдылар.
Бер җәйне (1937 ел иде бугай) Иске Сәлманга безгә кунакка кайттылар. Әниебезне (яраткан Закирә апасын) бик тә хөрмәт итә иде Алиш абый. Әти дә бик ярата иде үзен. Өйләнгәнче еш кайтып йөрде. Бу юлы да әти-әни кулдан килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәттеләр, яхшы кунак иттеләр. Гаиләбез зур булса да (ул чакта биш бала идек), тормыш ярыйсы гына. Авылдагы гадәт буенча, кайбер кешеләргә кунакка да баргаладылар. Шулай да Алиш абый кунак булып, кәеф-сафа кылып кына йөрмәде, язу эшләре белән дә мәшгуль булды: Борис Житковның «Мин нәрсәләр күрдем?» исемле китабын татарчага тәрҗемә итә иде. Бабай йортының шомырт бакчасында әти аңа, өстәл дә куеп, бик уңайлы урын ясап бирде. Койма-читән буена яшел чирәмгә ятып та язган чаклары булды. Ул да түгел, Алмазын күтәреп йөри, уйната, безнең дә күңелне күрә. Үзе дә авыл баласы, рәхәтләнде абыебыз саф һавада. Аучы Кәлимулла абзый белән урманга барып кайткалаганы да истә. Рокыя апа күбрәк бала белән мәшгуль: ашата-эчертә, йоклата, киендерә-юындыра — мәш килә. Туп кебек кечкенә Алмаз, аның итәгенә тагылып дигәндәй, бер дә аннан калмый, ияреп йөри. Әнисе: «Алмазы-ым, тайчы-гы-ым...» — дип көйләп, иркәләү сүзләре әйтеп куя. Без, балалар, кечкенә тай кебек әнисенә ияреп йөргәнгә шулай әйтәдер дип уйлый идек… 

1938 елда икенче уллары Айваз тугач, Достоевский урамындагы кечкенә-тар фатирда яшәү тагын да кыенлаша. Күп сорый торгач, ниһаять, Алишка да хөкүмәт фатиры бирәләр. Черек күл каршындагы Миргас йорты дип йөртелгән өйнең беренче катында кечкенә-кечкенә ике бүлмә иде бу. Ул бүлмәләр коридор аша кара-каршы, берсе күбрәк эш кабинетын хәтерләтә. Абый төннәр буе шунда укып-язып утыра (җәйләрен кунакка килгәч, мин дә шул бүлмәдәге диванда йоклый идем). Бу йортта Кави Нәҗми, Ибраһим Газилар да яшәде, хәзер анда берничә мемориаль такта куелган. Монда өй мәшәкатьләре бераз әзәйсә дә (су кергән һ. б.), Алиш абый Рокыя апага һаман ярдәм итә, бигрәк тә кечкенә Айвазны караша: әкиятләр сөйли-сөйли ашата-эчертә, көйләп йоклата. Аңа, татарчалап, «әбҗә» дип дәшкәләп куя, уйнатып туя алмый. Ике улын да бик ярата иде.

Мин Рокыя ападан истәлекләр язып бирүен үтенгәч, ул гаилә тормышын шактый тулы күзалларлык истәлекләр язган иде. Шуннан өзек китереп үтим:
«Семьяда, көнкүрештә зур ярдәмче, киң күңелле, бик гади, кешелекле иде Алиш...

Ике малай үстерәбез. Мин күбрәк алар белән өйдә утырам. Көндәлек кирәк-яракны кайгырту Алиш өстендә. Эшкә хәтле, йә төш вакытында базарга барып килә, эштән соң Островский урамындагы кибеттән керосин алып кайта. Шаяртып-төрттереп әйтүчеләр дә булгалый үзенә. Шул елларда Островский урамы чатындагы йортта торучы бер таныш язучы Алишны очратып болай ди:
— Син, Алиш, шалишь, безнең өй яныннан һаман күтәренеп йөрисең. Минем карчык башымны ашый бит: «Алиш семьясын ничек кайгырта, йөгереп кенә тора...» — ди. Сак бул, беркөн посып кына саклап торам да, булыжник җибәреп, шул комганыңны (керосин бидонын) җимерәм әле... Шуны бик кызык итеп сөйләп, күршеләрне дә көлдергән иде.

Алиш балаларны бик ярата, Алмазым, Айвазым дип, матур сүзләр әйтеп иркәли-сөя иде. Әз генә буш ара тапса, алар белән мәш килә. Аларга әкиятләр сөйли, еш кына икесен ике тезенә утырта да нәниләр өчен язган әкиятләрен укый. Малайлар кызыксынып тыңласалар, шатлансалар, бик тә кәефе килә, рәхәтләнеп елмая. Шундый вакытларда: «Алар бит минем беренче рецензентларым...» — дип куя иде... 

Иҗат эше өчен шартлар юк: кечкенә бүлмәдә торабыз, шуңа бик борчыла иде. Алай да берәр ял йортына яисә язучыларның Кырымдагы иҗат йортына китсә, шушы тормышны сагынып, срогын да тутырмыйча, көтмәгәндә кайтып җитә иде.
— Ярты чемодан кәгазь алып бардым, чынлап эшли дә алмадым, ял итүнең дә рәте булмады. Сездән башка миңа беркайда да җан тынычлыгы юк икән. Балалар шаулашып уйнасалар, син шунда янымда йөреп торсаң, шул икән минем стихиям... — ди иде.
Кайчакларда Алиш көрсенеп тә куя: «Синең белән бер җиргә чыгып йөри алмыйбыз бит шушы малайлар аркасында», — дип, аларга ачулангандай итеп карый да, шунда ук үзләрен түшәмгә кадәр чөеп уйната башлый...

Еш кына миңа театрга билет алып кайта. үзе өйдә кала. Бала-ларны карап йоклата. Чәй кайнатып, чәйнекне томалап, өстәлгә куя да мине каршыларга чыга: тышта әрле-бирле өй буйлатып йөреп тора. Аннары күңелле итеп чәй эчәбез. Мин спектакльдән алган тәэсирләр турында сөйлим, ул да үз фикерләре белән кушыла. Бик матур, бик рәхәт була иде бу минутлар. Кечкенә бүлмәбез зураеп, яктырып киткәндәй була...

1941 елның җәендә дә шулай рухланып йөрде. Пединститут тәмамларга — дәүләт имтиханнары тапшырырга әзерләнә, шул арада безне — гаиләсен дачага чыгару турында кайгырта. Әмма ил өстенә килгән сугыш афәте бөтенесен үзгәртте, безнең дә бәхетебезне җимерде...»

Сугыш башланганда, мин үзем дә бишенче классны тәмамлап, Алиш абыйларда кунакта идем. Шул көндәге төсе-кыяфәте белән Алиш абый минем хәтеремә оны-тылмаслык булып кереп калды. Елмаеп торган ягымлы йөзенең караңгыланып, үтә җитдиләнеп китүен беренче мәртәбә шунда күрдем. Бу сугышның никадәр куркыныч буласын да аның кичерешләре аша шул көнне үк аңладым кебек. 

Фронт юлларыннан туганнарына һәм дусларына җибәргән хатларында да (ул сугышка Казан янындагы өйрәнү лагереннан, июльдә алынып, август башларында китә) гаиләсе турында кайгыртып яза. әле июль аенда ук Гази Кашшафка язган хатында, чыгасы китаплары турында искәртү белән бергә, «Семьям хакына кайбер ташламаларга барырсың, ярдәм итәрсең…» — дип яза. 5 сентябрь датасы куелган хатларында энесе Галимҗанга: «Минем сиңа әйтәсе бер-ике сүзем бар: беренчесе — исән кайтсаң, әнигә булдыра алганча ярдәм ит, икенчесе — минем балаларым — күз нурларыма ярдәм ит. Хәлләрен бел…» — дип яза. Гаилә дусты Хөсәен Хәсәновка: «Өйгә барып хәл белүеңә мең-мең рәхмәтләр. Бу миңа бик зур дәрт бирде. Сиңа бу эшең өчен кат-кат рәхмәт әйтәм…» — ди. (Хөсәен Хәсәнов (1907—1995) — тарих фәннәре докторы иде.)

Берлин төрмәсеннән язылган хушлашу хатында да сагыну сүзләре белән бергә, «Бигрәк тә Алмазымны һәм Айвазымны сагынам. Аларны укытырга тырышыгыз» дигән сүзләрне укыйбыз.
Бу хат суд алдыннан, 1944 елның 28 гыйнварында язылган һәм бер камерада утырган дусты — бельгияле Эмиль Мэйзонга тапшырылган. Эмиль Мэйзон аны сугыштан соң Казанга, Алишның гаиләсенә адреслап җибәргән. әмма ул күп еллардан соң гына дөнья күрде. Хәзер Татарстан Милли музеенда саклана. 

Рокыя апа Алишның мәхәббәтенә һәм васыятенә тугрылыклы калды. Ике улын да тигез яратып тәрбияләде, укытты. Алмаз башта хәрби кеше булды, соңыннан, Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлап, инженер булып эшләде, хәзер пенсиядә. Алмаз-ның улы Тимур да шушы профессияне үз итте. Айвазы әтисенең икенче профессиясен алган иде: Казан дәүләт университетында укып, журналист булып чыккан иде. Гомере генә кыска булды, 38 яшендә дөньядан китте.

Ирен бик сагынып, тугрылыгын саклап гомер кичерде Рокыя апа. Үткәннәрне искә төшереп истәлекләр уртаклашканда: «Алиш кебек кеше юктыр ул», — дип, аның туг­рылыгы, керсез мәхәббәте һәм яхшылыклары турында сөйләп китә иде. Алиш абыйга игътибар булмауны бик авыр кичерә иде (ничә еллар буе җәзалап үтерелгән көннәрендә генә булса да җәлилчеләрнең исемнәре телгә алынмады бит). Шуңа йөрәге әрни иде. Кызганыч: Муса Җәлил һәйкәле янына барысының да барельефлары куелган көнне күрә алмады мәрхүмә. Гомеренең соңгы елларында Жуковский урамындагы 27 нче йортта яшәде. «Алиш белән шунда очраша идек», — дип, Университет урамындагы ике бүлмәле фатирын бер бүлмәлегә алмаштырып, үзе теләп килде.

1983 елда Абдулла Алишның тууына 75 ел тулу уңае белән бик тә изге гамәл кылды Рокыя апа: гомере буе шәфкать туташы булып эшләп алган тыйнак кына пенсия акчасыннан 500 сумны Тынычлык фондына бирде. Бу күркәм эшне хуплап, мин аңардан: «Рокыя апа, ничек башыгызга шундый уй килде?» — дип сорагач, ул: «Аның бит кабере дә юк…» — дип кыска гына җавап кайтарды…

Аның бу сүзләреннән, «кабере билгеле булса, ераклыгына карамыйча барып, хәтер яңартып кайтыр идем» дигән фикер аңлашыла иде. Фатих Кәримнең хатыны Кадрия апа иренең Калининград өлкәсендәге каберенә баруларын, мәктәп укучылары һәм башкаларның татар шагыйренә күрсәткән хөрмәтләре, аның якты истәлеген кадерләп саклаулары турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Бервакыт аны Рокыя апа янында очратып, бу хакта сөйләгәнен үзем дә тыңлаганым булды.

Шулай да уллары Алмаз (1974 елда) һәм оныклары Тимур (2003 елда) Алиш эзләреннән йөреп кайттылар, Абдулла Алиш, Муса җәлил һәм аларның көрәштәш дусларының соңгы тамчы каннары тамган җирдә — Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотина торган урында булдылар…

Ә Рокыя апа үзе Алишның туган ягына — шәһри Болгарга барып, тормыш юлдашының якты истәлеген яңартты. Алмазы соңгы елларга кадәр әтисенең туган авылы Көеккә кайтып йөрде, бабайлар һәм башка туганнарының каберенә яңа таш һәм чардуган куйдыруда катнашты.

Хәзер инде өлкән буын — Алишның бертуганнары, якыннары мәрхүмнәр. Алишыбызның якты истәлеген яңа буыннар кадерләп саклый.

Казан.



Ике улым бар
(Алмаз белән Айвазга)

һәрбер эшне җитез эшли торган
Корыч кебек ике кулым бар.
Ике кулым кебек, үсеп килгән
Булышчым бар, ике улым бар.

Ике күзем минем үткен күрә
Кай тирәгә дошман посканын.
Ике күзем кебек ике улым
Сизгер саклар илнең постларын!

Шуышмасын дошман тирә-якта,
Колакларым яхшы ишетә.
Мин үлсәм дә, ике улым кала,
Алар ишетер икесе ничек тә.

Ике аягым минем чыдам булды
Ерак поход чыккан чакларда.
Аякларым кебек ике улым да
Сынатмаслар әле ятларга!




«…Без ярты ел Берлин төрмәсендә утырдык. Суд 7.II.44 елда Дрезденда булырга тиеш. 
— Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмыш шундый. Без соңгы сулышкача үз халкыбызга турылыклы калабыз. Аһ, ничек яшисе килә, сезне — кадерлеләремне күрәсе һәм бөтен кичергәннәрне сөйлисе килә. Язылган һәм уйланган күп нәрсәләр үзебез белән китә…»

А. Алишның Берлин төрмәсеннән язган хушлашу хатыннан.


фото 1:  А. Алиш үзенең гаиләсе белән. 1941 ел.

фото 2: Рокыя ханым уллары Алмаз (уртада) һәм Айваз белән. 1950 нче еллар.

фото 3: Алмаз, хатыны Фаина, уллары Тимур белән. 1990 ел. 

фото 4: Тимур Алишев Плетцензее төрмәсендәге Мемориаль комплексының Дан залында. Февраль, 2005 ел.  


«Сөембикә» №8, 2008.






 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илсояр апа гэ рахмятлярнен зурысы. Тукми чячми житкергян.

    Хәзер укыйлар