Логотип
Тарих

Алар Бестужев курсларында укыган

Чистайда туып-үскән Гөлсем Камалова, Cанкт-Петербургтан Рокыя Юнысова, Ташкенттан Мәрьям Якупова һәм Ростовтан Мәрьям Поташева. Дүртесе дә Санкт-Петербургта хатын-кызлар өчен ачылган югары курслар студентлары һәм барысы да намуслы хезмәтләре белән илгә билгеле булган дин әһелләре гаиләләрендә тәрбия алган кызлар. Алар тарихыбызга Бестужев курсларында укучылар дип кереп калган. Әлеге тарихның кайбер битләрен искә төшерик, чөнки ул хатын-кызларыбызның югары белем өчен озак елларга сузылган көрәш юлларын эченә ала.

1878 елда профессор А. П. Бекетов җитәкчелеген-дә оешкан галимнәр түгәрәге ярдәме белән Санкт-Петербургта рус тарихчы галим К. Н. Бестужев-Рюмин исемендәге Бестужев курслары оештырыла. (К. Н. Бестужев бу курсларның рәсми учредителе була, ачылган көненнән алып 1882 елга кадәр ректорлык вазыйфасын башкара.) Әмма патша хөкүмәте  курсларның эшенә төрлечә каршылык күрсәтеп килә. Хатын-кызларның белемнәре түбән бәяләнеп, аларга бары тик башлангыч мәктәпләрдә яки кызлар гимназияләрендә генә укытырга рөхсәт ителә. 1881 елда курсларны ябарга дигән боерык бирелә, һәм 1886 елда укучылар кабул итү бөтенләй туктатыла. Әмма ХХ йөз башында алдынгы җәмә-гатьчелек Хатын-кызлар өчен югары курсларны яңадан ачтыруга ирешә. 1905–1916 еллар арасында Югары курслар Санкт-Петербургтан тыш Казан, Одесса, Киев, Варшава, Томск шәһәрләрендә ачылып, уңышлы гына эшләп китә. Алар барысы да институтлар өчен төзелгән программа буенча эшли. 

1912 елда Санкт-Петербургның җир идарәсе бинасында уздырылган җыелышка укучы татар яшьләрен (шул исәптән, кызларны да) чакыралар. Биредә «Нур» газетасы журналисты Кәбир Бәкер Балкан сугышында җиңелүгә дучар булган Төркия мөселманнарына ярдәм итү өчен татар яшьләре төркеме туплау кирәклеге хакында сөйли. Чыгышының ахырында шәфкать туташларыннан да бу эштән баш тартмауларын үтенә. Югары курсларда укучы дүрт татар кызы Төркиягә барырга ризалык бирә. Исемнәрен тагын бер мәртәбә әйтеп үтәм: Педагогика курсларының физика-математика бүлеге студенткасы Гөлсем Камалова, Психиконеврология курсларының педагогика бүлегеннән Рокыя Юнысова белән Мәрьям Поташева һәм Медицина курсларыннан Мәрьям Якупова.

Балкан сугышы шәфкать туташлары Балкан сугышы шәфкать туташлары.

Алар 1912 елның 7 ноябрендә изге ният белән юлга чыгалар. Одесса шәһәренә җиткәч, аларны Оренбургта нәшер ителүче «Вакыт» газетасы мөхәррире, язучы, галим Фатих Кәрими каршы ала. Бу очрашу кызларның бәхетенә булган дип уйлыйк. Чөнки Фатих Кәрими Төркиядә аларга ярдәм итеп, безнеңчә әйтсәк, «күз-колак» булып йөрүне үз өстенә ала. Россия илчелегенә алып барып килүләрен дә рәсмиләштерә. Әлегә төрек телен камил белмәгән кызларны княгиня Елизавета Николаевна Оболенская ачкан хастаханәгә билгелиләр. Татарның иң зыялыларыннан булган Фатих Кәриминең кызларга күрсәткән хөрмәтле мөнәсәбәте ислам дөньясында хатын-кызның нинди югарылыкта булырга тиешлеген дә күрсәтү әле ул.

Кызларыбыз да сынатмый. «Истанбул мәктүпләре» дигән хезмәтендә Ф. Кәрими болай дип яза: «Хастаханә һәйәтләре вә табиблар безнең Русия мөселманнарыннан гаять разый вә мәмнүннәр. Безнекеләр үз мәсърафлары (чыгымнары) илә килеп шулкадәр тырышып хезмәт итәләр».

Кызлар шәфкать туташы булып эшләү белән генә чикләнмиләр. Төркиянең җәмәгать тормышында актив катнашалар һәм хәтта хатын-кызлар хәрәкәтен оештыруда башлап йөрүчеләр булалар. Аларның һәр чыгышы, һәр адымы төрекләр арасында соклану, яклау, хуплау белән каршы алына. Кызлар Россиядәге уку тәртипләре, мәгариф юлындагы хәрәкәт хакында мәгълүмат бирәләр.
1913 елның ноябрендә Истанбул университетында җыен уздырыла. 6 мең төрек хатын-кызы алдында ясаган чыгышында Гөлсем Камалова болай ди: «Мин бу мөнбәргә сезгә вәгазь әйтү, акыл өйрәтү өчен менмәдем. Бәлки сезгә Русиядәге миллионнарча туташ вә сеңелләребезнең сәламен ирештерү, мондагы хәсрәтләр өчен аларның да күзләре яшьле, калебләре канлы буларак, сезнең кайгыларыгызны уртаклашуларын белдерү өчен чыктым.

Ханымнар! Бүген гайрәт вә тырышлык күрсәтә торган көнебездер. Тарихларда күренәдер ки – Ватан вә милләтнең хәле мөшкеллеккә төшкәч, аларны күп мәртәбәләр хәмиятьле ханымнар вә галиҗәнап аналар коткарган. Без дә алардан үрнәк алыйк, гыйбрәтләник!» 
Кайтыр көннәре якынлашкач, Фатих Кәрими кызларны мәчеткә алып барырга рөхсәт сорый. Бу мәчеткә төрек солтаны җомга намазына йөри икән. Кызларыбызны хөрмәтләп, солтан кулын күтәреп сәламли. Баш вәзир Мәхмүт Шәүкәт паша барысы белән кул биреп күрешә һәм: «Мөселман хатын-кызларының зур калебле, галиҗәнап икәнлеген сез гамәлдә күрсәттегез», – дип, күп рәхмәтләр әйтә. Кызларыбыз, үзләре хакында иң матур тәэсирләр, гүзәл истәлекләр калдырып, биш ай дигәндә Төркия белән саубуллашалар.

Шунысы куанычлы: Россиягә кайткач та алар алга куйган максатларына тугры калалар, милләтебезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

Өммегөлсем Мөхәммәтзакир кызының тормыш юлы хакында язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы чыкты. Бездә генә түгел, әсәрнең Төркиядә дә басылып чыгуы һәм яратып укылуы күңелле вакыйга. Укучыларыбызга Гөлсемнең тормыш юлын шул китаптан укып белергә тәкъдим итәм. Кызларның башкалары хакында билгеле булган кайбер истәлекләрне язып үтәм.

Санкт-Петербург ахуны Мөхәммәтзариф Юнысов кызы Рокыя, гимназия тәмамлагач, Бакуда – Ә. Тагиевның кызлар мәктәбендә ике ел укытучы булып эшли. 1912 елда Психоневрология курсларына (институтына) укырга керә һәм Төркиядән кайткач 1914 елны аны тәмамлый.
Инде белгәнебезчә, татар сәүдәгәрләре, мөгаллимнәр чит ил уку йортлары белән танышып, алардагы укыту эшләре торышын өйрәнеп мәдрәсәләрне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. ХХ гасыр башында сәүдә эшләрен киңәйтү генә түгел, яңа завод-фабрикалар ачу, алар өчен җитештерү җиһазлары әзерләү кирәклеге көннән-көн ныграк сиздерә башлый. Дин гыйлеме белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә укытылырга тиешлеге дә аңлашыла төсле. Ниһаять, 1910–1912 елларда Мөхәмәтшәриф Яушевның тол хатыны Гайния Яушева 40 мең кеше яшәгән Троицк шәһәрендә заманча укытучылар әзерләү максатыннан яңа белем йорты салдыра, төрле яклардан белгечләр чакыра. Уку йортының программалары, уставы Оренбург уку округында тикшерелә, һәм 1915 елның 19 маенда гыйлем йорты ачарга рөхсәт алына.

Рокыя Юнысова  Рокыя Юнысова

Дарелмөгаллиматның беренче директоры безнең сөекле кызыбыз Рокыя Юнысова була. Уку йортын ачканда ул сүзен саф татар телендә: «Балалар – безнең киләчәгебез. Балалар нинди булса, киләчәгебез дә шундый булачак. Балаларның бездән иң ләтыйф (йомшак, нәфис), иң нәзек мөгамәлә көтәргә хаклары бар», – дип башлый. Аның янәшәсендә Германиядә белем алган ирле-хатынлы З. Рахманкулов, Ф. Бакиров, К. Рәсүловлар басып тора. Иж-Бубый мәдрәсәсен таратканда кулга алынудан котылып калган Мөхлисә Бубыйны да Гайния ханым дин белемен укыту өчен үзе чакыра. Белем йортына беренче елда 62 укучы (студент) кабул ителсә, соңрак аларның саны 179 га җитә. Укучылар арасында Троицкидан тыш, Ташкент, Уфа, Петропавловск, Атбасар һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр күп була.

Укытыла торган фәннәр дә игътибарга лаек: Коръән, ислам дине тарихы, татар, гарәп, рус телләре, география, табигать белеме, арифметика, алгебра, геометрия, гомуми тарих, рус һәм татар тарихы, анатомия, гигиена, физика, химия, дидактика, педагогика тарихы, методика, матур язу, рәсем, кул эшләре, йорт тоту эшләре, музыка, җыр һәм әхлак дәресләре. Әмма бу уку йортының бәхете кыска була. Яңалыкны күреп, күзәтеп торган түрәләрнең эчен пошырып торган белем йорты Октябрьдән соң элеккечә яшәүдән туктый. Бу шәһәрдә калса, чит илдә – Төркиядә булып кайткан югары белемле мулла кызына ни буласы билгеле инде... Рокыя Троицкидан китә. Аның гомере дәвамын олуг рәссам-скульпторыбыз Бакый ага Урманче истәлекләрендә күрәбез. 

Рокыя Троицкидан Казанга килә, дип яза Бакый ага. Соңыннан Төркестан ягына барып, Нугай Курганда яши. (Бүгенге Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Ахангаран районы Нугай Курган поселогы). 1974 елларда исән иде әле. 

1887 елда Ташкентта Исмәгыйль сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән Мәрьям Якупова үсеп җиткәч татар мәктәбендә һәм рус гимназиясендә укый. 1910 елда Санкт-Петербургта Медицина курсларына кабул ителә. Төркиядән кайткач, укуын дәвам итә һәм тәмамлап Ташкентка кайта. Табибә булып эшләү белән бергә, шунда ук актив җәмәгать эшенә керешә. Аңа үзе кебек тынгысыз җанлы татар мөслимәләре Сәгадәт Еникиева, Әминә Терегулова-Яхина, Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ) булыша. Нәтиҗәдә, 1920 елда Ташкентта беренче Акушерлык техникумы ачыла, һәм Мәрьям 1927 елга кадәр шушы уку йортында укыта. Бер үк вакытта Үзбәк хатын-кызлары институтында да курслар алып бара. Соңгы эш урыны – 1 нче поликлиника булган икән. (З. Бурнашева истәлегеннән.)

Үзбәкстанның мактаулы табибәсе, татар кызы Мәрьям Якупова 1971 елда бакыйлыкка күчә. Әйтеп үтик, Бакый ага Урманче Мәрьям Якупова һәм аның гаиләсе белән таныш булган. 

Мәрьям Рәхмәтулла кызы Поташева хакында мәгълүмат бик аз. Төркиядән кайткач, ул Психо-неврология институтында укуын дәвам иттерә. Ике ел (1913–1914) буе Г. Тукай исемендәге стипендияне алырга лаек дип табыла. Институтны уңыш-лы тәмамлый. Үзенең истәлекләрендә Бакый ага Урманче 1928–1930 елларда Мәрьямнең Казанда яшәвен искә ала. «Ире Габдрәшидев Татарстан нәшриятында бухгалтер булып эшли», дип яза. 

Кызларыбыз хакында язылган мәгълүматлар аз. Бу бик күңелне әрнетә...

Гомерем буе мине сокландырган, тормышымның авыр сәгатьләрендә язмышларын укып гыйбрәт алырга этәргән татар кызлары хакында тагын бер язмам бу. Шунысы куанычлы: ХХ йөз башында гыйлем белән талантның кадерен белгән, халык аңын яктырту өчен көчен кызганмаган шәфкатьле затларыбыз ярдәмендә меңнәрчә кызларыбыз мәгърифәт иясе булганнар. Язарга иде алар хакында – һәммәсе дә горурлыгыбыз бит. Ни кызганыч, бу шәфкатьлелекне тормышның хәзерге бизмәне белән үлчәп, аңлатып кына булмый... Шунысы куанычлы, Россиягә кайткач та алар алга куйган максатларына тугры калалар, милләтебезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

Фотода: Үзбәк хатын-кызлар институты мөгаллимнәре һәм шәкертләр. Беренче рәттә уңда – Мәрьям Якупова. Икенче рәттә уңнан-сулга – Габдрахман Сәгъди, Сәгадәт Еникиева, Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ), Вәли Еникиев; өченче рәттә сулдан икенче – Мәрьям Еникиева. 1923 ел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар