Ноябрь, 2017

Кучкар. Киләчәккә планнар кору, тормышны үзгәртү өчен менә дигән вакыт. Егәрегез дә җитәрлек, фикерегез дә ачык. Ниятләрегезне әлегә беркемгә дә белдерми торыгыз: көнләшеп, аяк чалмагайлары. 

Үгезбозау. Максатыгызга ирешү өчен бераз гына кыюрак һәм тәвәккәлрәк булырга кирәк. Эшегезнең нәтиҗәсен шунда ук күрергә хыялланмагыз, уңыш көттереп киләчәк. Ниндидер очрашуга җыенасыз икән, бармый кала күрмәгез. 

Игезәкләр. Нәрсәнең мөһимрәк булуын ачыклап, көчегезне шуңа багышлагыз. Башыгызга гениаль идеяләр килер, көчле һәм егәрле булырсыз. Талантыгыз ачыла торган вакыт. Эш һәм гаилә белән бәйле мәсьәләләр булса, уңышлы хәл ителәчәк.

Кысла. Тормышыгызны үзгәртер өчен, беренче чиратта, фикерегезне үзгәртергә кирәк. Нәтиҗәләр ясар һәм элек җибәргән хаталарны төзәтер өчен яхшы вакыт. Көчегезне алучылар белән вакытлыча гына булса да араларны суытыгыз.

Арыслан. Бөтен игътибарны гаиләгезгә багышлагыз. Тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмаячак. Сездән бераз түземлек, тырышлык кына сорала. Кемдер ярдәм тәкъдим итә икән, баш тартмагыз, аның язмыш бүләге булуы бар.

Сөмбелә. Мәшәкатьләрне авыр кабул итә торган гадәтегез бар. Чынлыкта, бар да алай начар түгел. Бәхәсләргә кермәскә тырышыгыз. Килешми торган нәрсәләр булса да, иң яхшысы – елмаеп кына кую. Әлегә рухи тынычлыгыгыз барысыннан да мөһимрәк. 

Бизмән. Намусыгыз һәм омтылышларыгыз белән тулы килешүдә булырсыз. Барысына да җитешим дип, үзегезне көчләмәсәгез иде. Үтә мөһим мәсьәләләрне хәл итүне яхшырак вакытка калдырып торыгыз. Тирә-юнегездә бара торган вакыйгалар рухи көчегезне киметергә мөмкин. 

Чаян. Айга бер генә көн булса да үз рәхәтегезгә яшәп карагыз әле. Сезнең өчен бик тә мөһим бу. Театрга яки концертка барып кайтыгыз. Кышка әзерләнү өчен сезгә якты хисләр, күңелле кичерешләр кирәк. Яңа кием-салым алу, кая да булса барып кайту өчен дә яхшы вакыт.

Укчы. Эшегез күп, барысына да җитешүе кыен. Шуңа да якыннарыгызның ярдәменнән файдаланырга кыенсынмагыз. Айның беренче яртысында көтелмәгән кеше белән очрашуыгыз яки сәфәргә чыгуыгыз ихтимал. Моның бәхетегезгә таба илтүче юл булуы мөмкин.

Кәҗәмөгез. Уңышлы ай. Әмма язмыш бүләге белән ятлар алдында мактанмагыз, күз тидерүләре ихтимал. Ирешкән уңышларыгыз рухыгызны ныгытып, яңа эшләр башларга көч бирер. Моңарчы хыялланып кына йөргән нәрсәләрне чынга ашырыр өчен җай килеп чыгар.

Сукояр. Ияләнгән тормышыгызга үзгәрешләр килеп керер. Айның беренче яртысы күңелле вакыйгалар, истәлекле очрашулар белән хәтердә калыр. Ниятләрне чын итәр чак бу. Мөмкинлекләрне вакытында күреп алып, кулдан ычкындырмасагыз иде. 

Балык. Алдыгызга олы максатлар, зур бурычлар куюдан курыкмагыз. Хәтта мәңге тормышка ашмаслык булып тоелсалар да. Язмыш сезгә бүләк әзерли – нинди генә эшкә тотынсагыз, да җиңел генә башкарылачак. Шуңа күрә форсаттан файдаланып калырга кирәк. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3348
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3455
    0
    31
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3131
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5893
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4549
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек