Гомер-гомергә игенчелек белән тормыш иткән халкыбыз өчен әлеге эшләрнең башлануы мөһим көн саналган. Аңа алдан әзерләнгәннәр, мул уңышка өметләнеп кылына торган аерым бер йолалары да булган. Игеннәрнең уңышы кешенең үз тырышлыгыннан тыш, һава торышына да бәйле, әлеге йолаларның нигезендә табигатьнең фатихасын алу, Аллаһка ялвару ята.
Татарлар тупланып яшәгән Идел буе, Урал төбәкләрендә язгы кыр эшләре күбесенчә апрель-майга туры килә. Гомер-гомергә игенчелек белән тормыш иткән халкыбыз өчен әлеге эшләрнең башлануы мөһим көн саналган. Аңа алдан әзерләнгәннәр, мул уңышка өметләнеп кылына торган аерым бер йолалары да булган. Игеннәрнең уңышы кешенең үз тырышлыгыннан тыш, һава торышына да бәйле, әлеге йолаларның нигезендә табигатьнең фатихасын алу, Аллаһка ялвару ята.
Орлык чыгару
Бу йоланы Идел буенда һәм Уралда яшәүче татарлар башкарган. Казан татарларында ул түбәндәгечә үткән. Кичтән мунча ягылган, гаиләдәге һәркем юынган-чистарынган. Орлык чәчүче чиста киемнәрен киеп, иртән юлга кузгалган. Юлында беренче очраган кешегә йомырка биргән – чәчүнең уңышлы үтүен теләгән. Кырга барып, дога кылганнан соң, иген чәчүче, муенына тубалын асып, басуга кереп киткән. Иген бөртекләре белән бергә җир өстендә йомры-йомры йомыркалар сибелеп калган. Бөртекләр шушы йомыркалар кебек эре, тук булсын, дип теләгәннәр. Балалар аларны җыю өчен кырга махсус килә торган булган. Кайбер якларда, аеруча керәшеннәрдә, йомыркаларны һәм ипи кыерчыгын җиргә дә күмгәннәр.
Әлки ягында яшәүче мишәрләрдә шундый сүзләр әйтелгән: «Җир хуҗасы Суар ата, / Суар ата су ярата. / Иген тулы нугратта (амбарда). / Бир, Ходаем, мул уңыш». Такмакның мондые да булган: «Җир атасы – җирән
сакал! / Җир анасы – асыл бикә! / Түбәсенә туклыгын бир, / Тамырына ныклыгын бир, / Ил өстенә муллыгын бир, / Ил эчендә безгә дә бир! / Башлыйк теләкне, / Күтәрик беләкне, – / Кояш, шаһит бул!»
Берникадәр араны чәчкәч, тәнәфес ясалган. Кырга зур ашъяулык җәелгән, бөтен килеш пешкән йомырка, түм-түгәрәк башланмаган ипекәй куелган. Табынга күрше ызаннардагыларны да чакырганнар. Тамак туйдыргач, мул уңыш, вакытында яуган яңгырлар теләп дога кылынган.
Кайбер авылларда йомыркаларны суган кабыгы суында кызылга манганнар. Ул йомаркалар кырга барганда юлда очраган бала-чагаларга бүләк ителгән. Алар исә кулларына йомырка тоттыргач: «Ашлыгыңның башы тукмактай булсын», – дип, изге теләген ирештергән.
Тәтеш якларында кырга чыкканда ат ялына он сибү гадәте дә булган. Бу көнне муллага яки авылның авыр тормышлы берәр ятименә он, йомырка хәер ителгән.
Татарстанның Арча районында чәчүгә чыгар алдыннан сабан боткасы пешерү гадәте булуы билгеле. Бодай яки борай ярмасыннан пешерелгән бу ботка белән авылның мохтаҗларын сыйлаганнар.
Мишәрләр исә кичтән күп итеп төче камырдан күмәч пешереп, мохтаҗларга өләшкән. Питырас дип атаганнар аны. Шундый күмәчнең берсен юка гына телемнәргә кисеп, өстенә тоз сипкәннәр. Беренче телемне йорт хуҗасы – гаилә башлыгы авыз иткән. Ә бер күмәчне җир сөрәсе атка биргәннәр. Башактагы бөртекләр шундый ук зурлыкта булсын дип, кайбер авылларда бавырсак та пешергәннәр.
Шыйлык
Язгы чәчү алдыннан, җирләр кипкәч, кырга чыгарга әзерләнгәндә уздырганнар аны. Шыйлык – төрки сүз, сыйлык дигәнне аңлата. Галимә Флера Баязитованың «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары» китабында (Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел) шыйлык сүзенең – Казан арты, Түбән Кама тирәсендәге сөйләшләрдә билгеле булуы әйтелә. Әлеге йола башлыча керәшеннәргә хас. Шыйлыкны авылның бер махсус урынында уздырганнар. Гаилә башлыгы иртән җилпучка чәчүлек орлык, сөт, йомырка, түгәрәк ипи салып, шыйлык булган урынга юнәлгән. Сөт ризыкларын бер кисмәккә бушатып, шунда йомырка тураганнар һәм савытларга бүлеп, кеше саен өләшкәннәр. Ашаганнан соң, ирләр кояшка таба тезелеп басып, келәү әйткән.
Кайсыдыр якларда шыйлык бер генә тапкыр үткәрелсә, кайсыбер авылларда ул ике тапкыр узган. Иртән – ир-атлар, кичен хатын-кызлар җыелган. Зур табакларда сөттә пешкән тары яки ясмык боткасын да үзләре белән алып килгәннәр.
Күмәк табын һәм мул уңыш теләүдән тыш, шыйлык үз эченә сукага керешү йоласын да алган. Сукага чыгар алдыннан хуҗа хатын ат башына он сипкән. Кырга бөтен гаилә белән бергәләп чыкканнар. Җилпучка ипи, сөт, йомырка салганнар. Җир башыннан өч сажин буйга, бер сажин иңгә сукалаганнан соң, хуҗа тубалга орлык белән бергә йомыркалар салып, сукалаган җиргә сипкән. Соңыннан аны балалар җыеп алган.
Керәшен авылларында бу көнне мәйданда төрле ярышлар да узган. Әлеге ярышлар Сабан туе уеннары кебек уздырылган.
Удмуртиядә яшәүче татарлар язгы чәчү алдыннан кырга чыгып акашка, акатуй бәйрәме үткәргән. Акатуй күрше булып яшәүче башка халыкларга – мари, удмуртларга да хас булган. Чуашлар аны акатуй, марилар ага пайрам дип атаган. Акашка күмәкләшеп ботка пешерү рәвешендә уздырылган.
Халкыбызда сабанга, чәчүгә чыгу белән бәйле төрле ырымнар да яшәгән. Мәсәлән, чәчүгә чыккан көнне урамда ат алдыннан кеше уздырмаганнар. «Торып тор, аягың начар булмасын», – дигәннәр.
Игенне капчыкларга тутыргач, аның өстенә йомырка куйганнар. Йомырка шикелле, игеннәр тук, авыр булсын, дигәнне белдергән бу ырым. Гомумән, бу көнне йомыркага зур урын бирелгән – аны бүләк тә иткәннәр, җиргә дә чәчкәннәр, басуга да күмгәннәр, ашаганнар да...
Ике басу арасын – ызанны сукаларга ярамаган. Хозыр Ильяс йөри торган юл дип ышанганнар.
Чәчү башланган гына түгел, чәчү төгәлләнгән көн дә зур бәйрәм саналган. Мәсәлән, Урал ягы татарларында
бу көнне чәчү тәмамлап кайтучыларны су тулы чиләкләр белән каршы алып, баштанаяк коендырганнар. Уен-көлке башланган. Чәчүчеләр үзләре дә уенга катнашып киткән. Игеннәр яхшы үссен, яңгырлар вакытында яусын өчен үтәлгән йола булган ул.
Пенза татарлары чәчү тәмамлангач Йарилә бәйрәме үткәргән. Флера Баязитованың югарыда телгә алган китабында бу бәйрәмнең Пенза өлкәсендәге Каменски районы Решетино авылында уздырылуы билгеле. Борынгы славяннарда да Ярилка бәйрәме булуы мәгълүм. Ул – кояш алласы Ярила исеме белән бәйле, борынгы мәҗүсилек чорыннан калган йола. Бу көнне һәр йортта бәйрәм табыны корылган. Яшьләр урман уртасына җыелып, кичкә кадәр шунда төрле уеннар уйнаганнар. Шунысы кызык – Яриләдә дә, Сабан туендагы шикелле, уртадагы биек колга башына әтәч менгергәннәр. Колга башына кем беренче булып күтәрелә – әтәч шуныкы! Кичкә таба яшьләр авылда төрле шуклыклар кылган – кешеләрнең капка төпләренә иске арба яки чана куеп калдыра торган булганнар.
Келәүләр
Никадәр көч түгеп сөргән, чәчкән җирдән мул уңыш аласы килү – игенченең табигый теләге. Вакытында яңгыр явуын, корылык, боз булмавын теләп, авыл халкы күмәкләп келәү әйтү, яңгыр сорау, корбан чалу йолаларын башкарган. Келәү – теләү дигән сүздән. Һәр йола төрле якта төрлечә аталса да, аларның максаты бер – игеннәрнең уңышы өчен яхшы шартлар сорау.
Ак алаша келәве, ашлык келәве, ил келәве, кыр келәве, яңгыр келәү... Бу йола күп җирдә кырда хайван чалып башкарылган. Келәүнең чишмә буенда дога кылып, су сибешү варианты да бар. Мөселманнар яңгыр сорап корбан чалган һәм бергә җыелып намаз укыган. Корбанга дигән акчаны авылда йорт саен җыйганнар. Кайчагында берәр хуҗалык аны үзеннән сәдака итеп тә биргән. Корбан ашына балачаганы, карт-корыны чакырып кунак иткәннәр.
Яңгыр сорап, халык күмәкләшеп казан аскан, өйрә пешергән. Яңгыр ашы, кереш ашы, корман ашы, җыен ашы дип аталган әлеге йола төрки халыкларның барысында да булган. Яңгыр ашын яздан пешермәсәң, җәй көне яңгыр яумый дип ышанганнар. Кеше саен йомырка, ярма җыеп, бер урында учак ягып, казанда күмәк ботка пешергәннәр. Сыйлангач, йоланың иң кызык өлеше – су сибеш башланган. Казан арты, Балтач якларында су сибешү чүлмәнчек дип аталган. «Җаңгыр җау-җау, / Күктә болыт күп булсын, / Ашлык-тару күп уңсын, / Бар халык та тук булсын», – дип теләк теләгәннәр.
Дөбъяз якларында яңгыр теләп, җыен ашы уздырылган. Өйдән өйгә йөреп җыйган йомыркаларны чишмә буенда казанда пешергәннәр. Себер татарларында Сука боткасы пешерү йоласы булган. Мәчет янында узган ул.
Яңгырлар озаграк яумый торса, авыл ирләре зиратка барып намаз укыган. Өлкәннәр дә яңгыр намазы укыр өчен кырга чыккан. Ә балалар, бер-берсенә су сибешә-сибешә, такмак әйткән: Яңгыр, яу, яңгыр, яу! / Без сорыйбыз Ходайдан / Арыштан, бодайдан, / Пәрәмәчтән-күмәчтән. / Сыерларның сөтләре аз булмасын, күп булсын. / Игеннәрнең башлары ач булмасын, тук булсын!
Фото: ТАССРның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Әлдермеш авылында язгы чәчү. 1930 нчы еллар. «Тартарика. Этнография» атласыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк