Логотип
Гореф-гадәт

Тамбур белән чигү

Купшы чәчәк бизәкләре, күбәләк һәм кошларны хәтерләткән хыялый үсемлекләр, йөзем тәлгәшләре, экзотик чәчәкләрнең тулышкан бөреләре, гади кыр чәчәкләренең бизәк-нәкышләре аша тудырылган җәннәт бакчасы образы — халыкның мәңге шиңмәс хыял җимеше, сүрелмәс иҗатының башы. Чынбарлыкны романтикалаштырып, татар осталары чигү аша үзләренең зәвыгын, күңел байлыкларын чагылдыра.


Үсемлек һәм чәчәк бизәкләрен нәфис, купшы итеп, ә төсләр балкышын акрынлап яки кискен үзгәртеп, чия, алсу-шәмәхә, көмешсу-яшел, фирүзә төсләр аша сурәтләү татар чигүенә генә хас күренеш.
Тамбур белән чигү французча tambour (барабан) дигән сүздән алынган, чөнки тукыма тарттырылган түгәрәк киерге барабанны хәтерләткән. Борын заманнардан бирле татарларда гына түгел, ә бик күп төрки халыкларда (төрекмән, башкорт, үзбәк, азәрбай­җан, казах, кыргыз) киң таралган була. Аның популярлыгы кирәкле әйберләрнең гадилеге һәм эш ысулының ансатлыгы белән аңлатыла. Тамбурлы чәнчем — тукыма аша чөпчеп алынган күз ул. Бер-бер артлы тезелеп килеп, бу күзләр чылбыр хасил итәләр. Тамбур белән чигү өчен махсус энә кулланыла (күз урынына ыргакчыгы була). Тамбур ике төрле — күпертүле һәм яссы була. Күпертүле тамбур йон җеп­ләрдән вак атламнар белән чигелә. Нечкә ефәк яки киҗе-мамык җепләр белән чиккәне яссы тамбур дип атала. Бизәкләре нечкә һәм нәфис итеп бер сызык белән яки тутырып чигелә.



Татарларның алтынлап чигүе белән чагыштырганда, тамбур белән чигү гадирәк һәм халыкчанрак санала. Татар йортын тамбур белән чигелгән япмалар, кашагалар, эскәтер, тастымаллар, намазлык һәм данлыклы Казан сөлгеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Хатын-кызларның күкрәкчәләре, алъяпкыч, күлмәкләре, башка яба торган өрпәләре, ирләрнең күлмәк якалары, егетләрнең бәйрәмнәрдә кия торган аяк чолгаулары һәм башка бик күп татар халык киемнәре шулай ук тамбур белән чигеп бизәлгән.

Чигү схемалары Ф.Х.Валеева "Орнамент казанских татар" китабыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар