Логотип
Гореф-гадәт

Корбан бәйрәме

21 августта мөселманнар Корбан бәйрәмен билгели.

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме (Ид әл-Әдха). Ул мөселман календаре һиҗри буенча Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана. 

Хаҗ гамәле Корбан бәйрәме белән төгәлләнә. Бәйрәмне Мәккәдән ерак түгел Мина үзәнендә билгелиләр, ул өч көн дәвам итә. 

Корбан бәйрәме вакытында мөэмин-мөселманнар корбан итеп тәкә яки башка мөгезле эре терлекне китерәләр. 


Бәйрәм тарихы 


Бәйрәмнең килеп чыгуы Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы һәм аның эш-гамәлләре белән бәйле. Тәүрат традицияләрендә аны Авраам буларак беләләр. 

Пәйгамбәрнең 86 яшенә кадәр балалары булмаган, шуннан Исмәгыйль туган. Көннәрдән бер көнне Ибраһим төшендә бердәнбер улын корбанга китерергә тиешлеген күрә. 

Аллаһ ихтыярына каршы килергә базмыйча, ул Мина үзәненә килә. Исмәгыйльне корбанга китерергә әзерләнә башлый. Исмәгыйль дә әтисенә каршы килми, Аллаһ ихтыярына буйсына. 

Соңгы мизгелдә ул сынауны үттең, тугрылыгыңны расладың, дигән сүзләр ишетә. Корбан тәкәгә алыштырыла. Шулай итеп,  Ислам динендә корбан китерү традициясе башланып китә. 

Мөселман руханилары Ид әл-Әдха бәйрәменең асылын төрлечә шәрехли. Әмма барысы да бер уртак фикерне әйтә: бәйрәмнең асылы корбан китерү процессында түгел, ә Аллаһ ихтыярына буйсынуда. 

Бәйрәмнең мәгънәсе Аллаһка якынаю, аңа иман китерү. “Корбан” сүзе мөселман традицияләрендә “якынаю” дигәнне аңлата. Традиция буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә тиеш. 

Корбанга китерелә торган хайванның өчтән бер өлеше сәдака рәвешендә мохтаҗларга өләшенергә тиеш. 


Традицияләр һәм йолалар 

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне бөтен дөнья мөселманнары өчен олы көннәр санала. Бу көннәрдә ураза тоту, мөмкин кадәр игелекләр кылу хәерле. Игелекле гамәлләргә догалар кылу, сәдакалар бирү, шулай ук өстәмә ураза тотулар керә. 

Шуңа да Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнендә, аеруча Гарәфәдә ураза тоту бик саваплы гамәл. Мөхәммәд с.г.с. Гарәфә көнне тотылган ураза алдагы һәм киләсе елның гөнаһларыннан азат итә, дигән. Согуд Гарәстанында  хаҗ кылучы мөселманнар изге Арафат үзәнендә тауда торалар. Ислам риваятьләре буенча, Адәм атабыз белән Һәва анабыз нәкъ шушы тауда очрашкан. 

Корбан көне алдындагы төнне догаларда үткәрергә, Корьән укырга, тәхәҗҗүд намазы укырга, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Бәйрәм алдыннан укылган догалар кабул була дип санала. 

Корбан гаете көнне ураза тоту тыела. 

Бәйрәм алдыннан мөселманнар госел алып, чиста киемнәр кия. Ирләр мәчеткә гает намазына бара. Намазга кадәр ашамый тору хәерле.  Намаздан соң хөтбә укыла. Гадәттә, ул Аллаһ һәм Мөхәммәд с.г.с. гә зикер әйтүдән башлана, хаҗ гамәленең һәм корбан китерүнең мәгънәсе, әһәмияте аңлатыла. 


Корбан чалу

  • Балигълык яшенә җиткән, сәфәрдә булмаган, кулыннан килгән һәр мөселман корбан  китерә  ала. 
 
  • Корбанга тәкә, дөя яки сыер китерелә. Корбанга ярты елдан да (кайбер чыганаклар  бер ел, диләр) ким булмаска тиеш, ул сәламәт, күзгә күренеп торган җитешсезлекләрсез хайван булырга тиеш. Әгәр мөселман кешесенең кулыннан килә икән, бер кешегә бер сарык яки кәҗәне корбан чалу тиеш.
 
  • Сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән чалырга була. Шулай ук сарыкны бер гаилә исеменнән корбан китерергә ярый. 
 
  • Корбанны, әгәр васыять иткән булса,  мәрхүм исеменнән дә чалалар. 
 
  • Корбан хайванының тиресе гадәттә мәчеткә бирелә. Итне пешереп, гомуми табында ашыйлар, өстәл янына теләсә кайсы мөселман кешесе чакырылырга мөмкин, түрдә, гадәттә, имамга урын бирелә. 
 
  • Мөхәммәд с.г.с әйткән: “Кыямәт көнендә корбан хайваны үзенең мөгезләре, тиресе һәм тояклары белән безнең игелекле гамәлләр арасында булыр. Бу көнне түгелгән кан Аллаһ каршында җиргә җиткәнче, тиешле урынына барып ирешер. Күңелләрегезне чистартыгыз”. 
 
  • Корбанга китереләсе хайван өстендә “Бисмиллаһ, Аллаһ  Әкбәр” дип әйтәләр. Бәрәнне суйганчы, аны җиргә егып, башын Мәккәгә караталар. 

Мөселманнар өчен әлеге бәйрәм  – көнкүрешләренең аерылгысыз бер өлеше. Ул гасырлар дәвамында үткәрелеп килә, шул вакыт эчендә аның асылы үзгәрмәгән диярлек. 

Материал төрле чыганаклардан әзерләнде. 

Фото: www.pixabay.com



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар