Логотип
Гөлләр

Өйдәге яраннарга җиде төрле ярдәм

Ноябрь белән декабрь – яран гөлләре өчен иң кыен вакыт. Кояш юк, яктылык җитми, өстәвенә, өйдә алар өчен һава артык коры һәм эссе. Менә шуңа күрә яраннар буйга сикерә, яфраклары сирәкләнә, төсләре тоныклана. Көз көне дә яраннар матур булсын өчен, аларга ничек ярдәм итәргә?


Беренче ярдәм – мөмкин кадәр яктырак урынга куярга. Ләкин хәзер якты тәрәзә төбе генә дә булышмас шул, көннәр бигрәк болытлы бит. Моны ясалма яктылык белән генә хәл итеп була. Фитолампа булу мәҗбүри түгел, аксыл утлы теләсә нинди лампа белән дә яктырта аласыз. 

Икенче ярдәм – температураны бераз киметү. Әйе, бу кыен мәсьәлә, чөнки гөлләр үзләрен 16 градус җылыда гына яхшы хис итә, ә кеше өчен бу температура салкын. Тәрәзә төбенә калынрак «подложка» куеп, җылылык торбаларыннан өргән кайнар һаваны бераз киметә аласыз. Тәрәзәне ачып торып, температураны киметегез, дип тә киңәш бирүе кыен, урамнан кергән һава хәзер гөлләр өчен салкын. 

Өченче ярдәм – гөлнең савытын тамырына карап сайлау. Кечкенә генә гөлне зур савытка утыртсаң, ул нечкә һәм биек булып үсәчәк. 

Дүртенче ярдәм – көзге һәм кышкы якта бернинди дә азот кулланмау! Азотлы ашламалар үсемлекләрне үстерү өчен кирәк. Әлегә безнең максат аларның буйга үсүен чикләп тору. 

Бишенче ярдәм – суны сирәк сибү. Хәзер яраннарга суны атнага бер тапкыр гына сибү дә җитә. 

Алтынчы ярдәм – биек булып үскән карт яраннарны кыскартып кисеп, куакларны яңарту. Кискән җирдән гөлнең йоклаган бөреләре уянып, яз көне алардан яшь тармаклар үсеп китәчәк. 

Җиденче ярдәм – нечкә, хәлсез, төссез яраннарны ашлау. Бу очракта магний сульфаты куллану отышлы. 5 литр суга 5 грамм магний сульфаты алына. Аны яфракларга бөркеп сибәсе. Ашлама артып калса яки гөлнең яфраклары булмаса, аны туфрагына да сибә аласыз. Бу ашламаны ике тапкыр – көз азагында һәм кыш уртасында кулланырга кирәк. 

Магний сульфаты булмаса, «Эпин» эремәсе дә кулланырга була. Ул да яраннарга көч кертеп җибәрә. 

Тагын бер яхшы ашлама: кальций селитрасы. 5 литр суга ярты аш кашыгы ашлама алына. Аны да көз ахырында һәм кыш уртасында сибәләр. Кальций селитрасын магний сульфаты белән аралаштырып, бер атнада – берсен, ике атнадан соң икенчесен сибәргә мөмкин. 
 

Теги: Бүлмә гөлләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар