Һәр чәчәкнең үз матурлыгы, үз энергетикасы бар. Хисләрне, фикерне, теләкне чәчәкләр аша белдереп була
Кайсы чәчәк нәрсә аңлата? Әйдәгез, ачыклап карыйк.
Азалия – нәфислек, тугрылык символы. Ир кеше бүләк итсә, сез аның бердәнбер мәхәббәте дип аңларга кирәк.
Кашкарый (астра) – мәхәббәт, нәзәкать, искә алу, хәтер символы. Кыз йолдызы күктән карап елаганда, космик тузаныннан кашкарыйлар шытып чыккан, дигән риваять яши.
Василек – яшьлек, шатлык, гадилек символы. Блондинкаларга дуслык билгесе итеп бирелә.
Гардения – яшерен мәхәббәтне аңлата. Аңа «Син гүзәл!» мәгънәсе салынган. Белеп торыгыз: гардения бүләк итүчеләр чын күңелдән соклана сезгә.
Канәфер (гвоздика) – соклану, мавыгу, тугрылык чәчәге.
Дәлия (георгин) – каприз, вакытлы мавыгу билгесе. Бүләк итүче: «Син миңа ошыйсың, ләкин мин бернәрсә дә вәгъдә итмим. Җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел мин», – дип әйтергә тели.
Гербера – сер, елмаю, флирт, оптимизм чәчәге. Бүләк итүче сезгә симпатиясе барлыгын сиздерә. Дусларга, яраткан кешеләргә, коллегаларга рәхәтләнеп бүләк итә аласыз. Шәп кәефегез белән уртаклашасыгыз, комплимент әйтәсегез килсә, гербераларны сайлагыз.
Гладиолус – гладиаторлар чәчәге. Ул үзе үк: «Мин ихлас», «Мин булганда курыкма бернәрсәдән» – ди сыман. Бүләк итүчесе дә – көчле, компромиссларга бармый.
Глоксиния – бер күрүдә гашыйк булу билгесе.
Ясмин – хис, хатын-кыз матурлыгы, элегантлык символы. Һиндстанда аны «Мәхәббәтнең ай яктысы» дип йөртәләр.
Ирис – өмет, ышаныч билгесе. «Синең белән дус булу үзе үк әллә ни!» дигәнне аңлата.
Калла – чәчәкләр телендә сабырлык, тыныч холыкны аңлата. Ир кеше, калла бүләк итеп, «Син искиткеч!» дип әйтергә тели.
Камелия – бу чәчәкне кабул итеп алучыларга «Син илаһи зат!» дип әйтергә телиләр. Соклану, камиллек чәчәге.
Зәңгәр кыңгыраулар даимилеккә бер ишарә.
Клевер – бәхет символы.
Лаванда – бу чәчәкне бүләк итүчеләр: «Сине беркемгә алыштыра алмыйм!» – дигән мәгънә салалар.
Ландыш – Германиядә бу чәчәк мәхәббәт, бәхетле гаилә тормышы символы. Яшьләрнең никахка керергә ризалыгын белдерү чәчәге.
Лилия –кәефне күтәрүче, бәйрәм төсмере бирүче. Назлы, хыялый, романтик кызларга менә дигән бүләк.
Маргаритка – тугры мәхәббәт, чисталык, сафлык билгесе.
Нәркис – игътибар, рыцарьлык күрсәтү символы.
Орхидея – матурлык, мәхәббәт символы. Кытайда исә аңа балачак символы итеп тә карыйлар. Бик якын, яраткан кешеләргә генә бүләк итәләр.
Чалма чәчәк (пион) – күңелле тормыш, бәхетле туй чәчәге.
Умырзая – нәфислек, өмет символы. Егетләр кызларга бу чәчәкне бүләк иткәндә: «Син берәүгә дә охшамаган!» дип әйтергә телиләр.
Кызыл роза – «Мин яратам сине!» «Синнән башка яши алмыйм!» дигән сүзләр яшерелгән.
Ал роза – «Ышан миңа!» дип, яшь кызларга хисләреңне сиздерү.
Ак роза – чисталык, сафлык, тыйнаклык, серлелек символы. «Син – фәрештә!» дигән соклану яшерелгән.
Сары роза – бәхет, шатлык символы. «Син – кояшым!» дигән мәгънә салынган.
Ромашка – күп кызларның яраткан чәчәге. Йолдыз атылган җирдә ромашкалар үсеп чыга, диләр. Бәхет, сөенеч, гадилек, җылылык, якынлык символы.
Ак сирень – беренче мәхәббәт чәчәге.
Шәмәхә сирень – «Йөрәгем синеке!» дигәнне аңлата.
Лалә (тюльпан) – яз, яшьлек символы.
Флокс – үзара аңлашу, татлы хыяллар чәчәге.
Хризантема – ял бирә, шатлык өләшә торган чәчәк. «Син әйбәт дус» дигән мәгънәне аңлата.
Цикламен – хушлашу чәчәге. «Сау бул», «Мин синнән туйдым» дигәнне аңлатыр өчен менә дигән!
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк