Миләүшә (русчасы фиалка яки сенполия) – бик күпләрнең яраткан гөле. Нинди генә төстәгеләре юк аның: шәмәхәсе, агы, алы, чуары... Әлбәттә, миләүшәләрне һәркем шул чәчәкләренә кызыгып үстерә дә, аларның ел дәвамында шау чәчәктә булуын тели.
Теләү – бер хәл, ә үсемлек үзе ел дәвамында чәчәк ата аламы? Әгәр аның андый мөмкинлеге булса, моның өчен нишләргә кирәк?
Билгеле, бер генә үсемлек тә елның 12 аен чәчәктә утыра алмый. Бу физиология җәһәтеннән мөмкин түгел. Һәрбер үсемлек елга берничә генә ай булса да ял итеп алырга тиеш, шул исәптән, миләүшәләр дә. Ноябрь-декабрь – аларның ял итеп ала торган вакыты. Бераз гына көч җыеп, алар яз көне кабат сезне үзләренең матурлыклары белән куандырсын өчен, аларны үстерүгә кагылышлы берничә гади генә кагыйдәне белеп торырга кирәк.
Бу гөлнең тамырлары туфракның өске катламында гына һәм тирә-якка таба киңәеп үсә. Тамырлары туфракны үзләштергәч кенә чәчәк атарга керешә. Әгәр сез аны баштан ук зур чүлмәккә утыртсагыз, чәчәк атканын бик озак көтәргә туры киләчәк.
Сортына карап, аларга төрле зурлыктагы чүлмәкләр кирәк. Әмма иң зурысына да диаметры 10–15 сантиметрдан артмаган чүлмәк сайлагыз.
Чүлмәк артык тирән дә булмасын. Әйткәнебезчә, аның тамырлары өстә генә урнашкан. Тирән чүлмәк төбенә артык дым тупланып, тамырлары черергә мөмкин. Чүлмәк төбенә дренаж тишекләре тишәргә онытмагыз.
Миләүшәләр җиңел һәм көпшәк туфракта яхшы үсә. Һава үткәрүчән, артык дым тупламый торган булырга тиеш ул. Кибетләрдә алар өчен махсус туфраклар сатыла. Әгәр андыйны таба алмасагыз, туфракны үзегез дә әзерли аласыз: 3 өлеш бакча туфрагына 1 өлеш ком һәм 1 өлеш цеолит алына.
Туфракның әчелеген билгеләү дә бик мөһим. Иң оптималь әчелек: 5,5–6 pH. Туфрак әче булса, бераз гына утын көле өстәп, аны киметергә була. Әчелеге түбән икән, аз гына лимон кислотасы салынган су булыша.
Бу гөлләр өйдәге температураның 23 градустан артмаганын ярата. Бер салкын, бер эссе булу алар өчен көчле стресс. Салкынча һаваны яраткан миләүшәләрне көньякка караган, бик эссе бүлмәнең тәрәзә төпләренә куймаска кирәк. Эсседә чәчәк атмый алар. Тәрәзә төбендәге җылылык торбаларыннан эссе бөркелеп торса, миләүшәләрне башка урынга куегыз.
Һаваның дымлылылыгын саклау да мөһим. Артык корыны да яратмыйлар. Шуңа күрә миләүшәләрне күбрәк аш бүлмәсендә тоталар да. Монда тәрәзәләр еш ачыла, һаваның да дымлылыгы югарырак.
Миләүшәләр өчен көн дәвамында 12 сәгать яктылык кирәк. Җәй көне аларга тәрәзәдән төшкән яктылык та җитә. Ә менә кыш көне өстәмә яктыртырга туры килә. Махсус фитолампагыз булмаса, кичен аларга ак лампочкалы өстәл лампасы булса да куярга туры килә.
Бу гөлләр туфракның артык дымлы булганын да, яфракларына су тидергәнне дә яратмый. Аларга «алтын» урталык кирәк.
Әгәр гөлнең яфраклары чүлмәк читеннән асылынып төшсә, димәк, туфрагы артык дымлы, тамырлары суга тия.
Әгәр яфраклары бөрешсә, димәк, туфракның дымы юк.
Миләүшәләргә суны туфракка түгел, ә чүлмәк төбендәге тәлинкәгә салу отышлырак. Капиллярлар аша, туфрак ул суны үзе сеңдереп бетерәчәк.
Интенсив чәчәк ата торган гөлләр өчен тукландыру иң мөһим шартларның берсе булып тора. Хәзер кибетләрдә һәр гөл өчен аерым ашламалар сатыла. Миләүшәләр өчен аерым әзерләнгәнне таба алмасагыз, чәчәк атучы гөлләр өчен ясалган теләсә кайсы ашламаны кулланырга була. Гадәттә, аларның составында азот аз, ә менә калий, фосфор, магний күбрәк була.
Кечкенә чүлмәктә, аз туфракта үскәнгә һәм һәрвакыт диярлек чәчәк атканга, миләүшәләрне ешрак ашларга кирәк. Моны һәр 10 көн саен башкаралар. Бары бер-ике ай барган тынлык чорында гына айга бер тапкыр ашлау җитә.
Берничә ел матур гына үсеп, чәчәк атып утырган гөлне вакыт-вакыт яшәртеп алырга туры килә. Миләүшәне яфрагын тамырландырып кына да яшәртергә мөмкин. Тамырландырасы яфракның очын «Корневин» порошогына тидереп алып, дымлы туфракка утыртыгыз. Туфракның гел дымлы булуын тикшереп торыгыз. Әлеге яфрак бик тиз тамыр җибәреп, үсеп китәчәк. Баштагы мәлләрдә азотлы ашламалар кулланырга мөмкин – ул яфракларны үстерәчәк.
Кечкенә чүлмәктә үскәнлектән, бу гөлләрне ешрак күчерергә кирәк. Гадәттә, моны елга бер тапкыр, гөл чәчәк атып бетергән вакытта башкаралар. Күчергәндә гөлнең кырыйдагы артык яфракларын өзәләр, артык куе булса, сирәклиләр, тамырларына ревизия үткәрәләр. Чүлмәк төбенә вак таш яки керамзит салып калдырырга онытмагыз.
Менә шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, миләүшәләрегез 12 айның 10 сын шау чәчәктә утырып сөендерер.
Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк