Логотип
Гөлләр

Яраннарны чәчәргә вакыт

Татар гаиләсе яшәгән йорт әллә каян күренеп тора. Тәрәзә төбендә күкрәп яраннар үсә аның. Без яраткан кебек, яран гөлне башка тагын бер халык яратамы икән? Әгәр яран үстерергә теләп тә, әлегә кадәр өегездә ул гөл юк булмасы, менә хәзер орлыгын чәчәр өчен нәкъ вакыты. Әйе, яран гөлне орлыктан да чәчеп үстерәләр.

Орлык кибетләрендә яранның нинди генә төрләрен сатмыйлар. Җәй көне бакчага чыгарып утыртып, үз яраннарыгызның да орлыгын җыярга мөмкин. Өйдә үскәннәренең орлык тартмасы булмый, чөнки өйдә чәчәкләр серкәләнми. 

Яранның орлык тартмасы озынча формада. Юкка гынамыни грек теленнән  ул «торна томшыгы» дип тәрҗемә ителә. Бу орлыклар артык вак түгел. Аларның очында ак мамыгы була, шул мамык ярдәмендә ул җил белән тирә-якка тарала. 

Чынлыкта, яран орлыкларын ел дәвамында чәчәргә була. Шулай да җәй көне тәрәзә төпләрегез шау чәчәккә күмелеп утырсын өчен, гыйнвар-февральдән дә калмый чәчәргә кирәк. 

Күпләр, чәчәр алдыннан орлыкларның каты тышчасын җәрәхәтләргә кирәк, ди.  Скарификацияләү, диләр аны. Тышчасы җәрәхәтләнгәч, орлыклар тизрәк тишелә. Гадәттә, скарификация иң вак наждак кәгазе ярдәмендә ясала. Орлыкларны наждак кәгазенә салып, бармак очы белән җиңелчә генә ышкыйлар. Тышчасы бераз гына тырналса, шул җитә. 

Дөресен генә әйткәндә, әгәр дә орлык яңа һәм тук икән, скарификациясез дә бик тиз тишелә. Шуңа күрә моны мөһим эш дип санамаска да була. 

Орлыкларны 200 миллилитрлы стаканнарга чәчү отышлы. Бу савытларда ул 2 ай дәвамында үсә ала. 

Туфракны кибеттән сатып алсаң яхшырак. Бакча туфрагы тыгызлана. Шулай ук яранның әче туфракны яратмавын да истән чыгармаска кирәк, сатып алган туфракта торф күп булмасын. 

Стаканнарга туфрак тутырып, кул белән баскалап тыгызлыйбыз. Бик нык тыгызларга кирәкми, шулай да туфрак өслеге тигез булсын, орлык төшеп батарлык булмасын. 

Туфрак яхшылап чыланырлык итеп марганцовкалы су сибәбез. Марганцовка урынына фитоспорин препараты эремәсе дә ярый. 

Дымлы туфрак өстенә коры орлыкларны тезеп куябыз. Әгәр дә аерым стаканнарга түгел, контейнерга чәчәсез икән, орлыклар арасын 5 см итеп калдырыгыз. 

Орлыкларны тезеп чыккач, өстән коры туфрак бөркеп, аларны 0,3 см калынлыгында туфрак белән күмдерәбез. Максимум – 0,5 см, шуннан да калынрак кирәкми. 

Туфрак өстенә пульверизатордан тагын бераз гына су бөркеп куя аласыз. 

Стаканнарны яки савытларны пластик контейнер эченә урнаштырып (яки полиэтилен пакетка тыгып), җылы җиргә куябыз. Тишелеп чыгар өчен, яран орлыгына 20–22 градус җылылык кирәк. Яхшы орлык 3–5 көндә тишелә. Сирәк очракта моңа 1 ай китәргә мөмкин.

Орлыклар тишелеп, 6 пар яфрагы чыккач (кимендә 8 яфрак), ботак очындагы үсү ноктасын кисеп, гөлне формалаштырабыз. Үсү ноктасын өзгәч, ул буйга түгел, ян-якка таба үсә. Менә шул кырый ботаклар чәчәк ата да инде. 

Яран гөл зур чүлмәкләрдә үсәргә яратмый. Күчерәсе буласыз икән, савытның алдагысыннан чак кына зуррагын алыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар