Итекчедән – итекче, читекчедән читекче туа диләр икән, ул чагында портрет остасы, профессиональ рәссам Нәкый Әбделкәрим улы Бикташев кызының да әтисе юлыннан китүенә гаҗәпләнәсе түгел. Әтисенең замандашлары Виктор Куделькин, Лотфулла Фәттахов, Мәхмүт Усманов, Ефим Симбирин кебек мәшһүр рәссамнарның Земфирага гел гел йә буяу, йә кылкаләм, йә карандаш бүләк итүләренең гаҗәбе юк. Менә шуннан соң рәссам булмый кара инде син! Башта сәнгать мәктәбенә йөри, аннан Казанның сәнгать училищесында укый. Әтисе белән Рәссамнар берлегенең сәнгать фонды баскычыннан төшеп барганда Бакый ага Урманче очрый үзләренә.
– Бу – минем кызым Земфира. Быел үзебезнең училищега укырга керде, – дип таныштыра әти кеше Урманчены кызы белән.
Шул чагында түшенә гел алъяпкыч ябып йөрүче олпат рәссамның: «Мин синең яхшы рәссам булачагыңа ышанам, кызым», – дип, башыннан сыйпаганын хәтерли әле Земфира. Хәзер инде бик аңлый: үзенә күрә фатиха бирүе булган аксакалның.
2005 елда рәссамнарга Урманче премиясен тапшыру тантанасында үзе дә махсус бүләккә ия булгач, кабат хәтерендә яңарта Земфира Бикташева әлеге вакыйганы.
Урманченың юраганы чыннан да юш килде. 1996 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы ул. Республика, Бөтенроссия, төбәк һәм халыкара күргәзмәләрдә, симпозиумнарда еш катнашып килә. Символ-тамгаларга корылган гаҗәеп паннолар иҗат итүче гамәли сәнгать рәссамы Земфира ханым бүген чыннан да үз өслүбе, үз йөзе булган оста. Аның татар милли бизәкләренә нигезләнеп башкарылган эшләрен ялгышып та башка берәүнеке белән бутамыйсың. Аныкылар үзенә бер: милли дә, купшы да, зәвыклы да, җете дә. Берьюлы берничә техникага – чигү (тамбур җөй), аппликация, «колаклы» техникага мөрәҗәгать итү дә аның өчен ят нәрсә түгел. Яраштыра, килештерә белә ул аларны. Ул ныклап үзләштергән атлас тасмалардан эшләнә торган «колаклы» («тырнаклы» дип тә әйтәләр) бизәү ысулы борынгыдан ук килә торган сәнгати алым.
– Беренче тапкыр әлеге техника нигезендә эшләнгән калфакны Сынлы сәнгать музеенда күрдем. «Мондый ысул белән хәзер эшләүче юк инде», – диделәр. Шулчак моны өйрәнәчәкмен, гамәли сәнгатебезгә кире кайтара-чакмын дип, күңелемә салып куйган идем, – ди оста.
Һәм кайтара да! Иҗатының башлангыч чорында аппликация янәшәсендә тамбур җөй белән теләк рәвешендә чигелгән «Хәерле иртә!», «Исәнлек-саулык» кебек сүзләрне яки шагыйрьләребезнең икеюллыкларын, дүртьюллыкларын очраткан булсак, хәзер исә оста тулысы белән «колаклы» техникада башкарылган катлаулы композицияләргә өстенлек бирә. Бүген инде ул чын-чынлап иҗат үрендә. Соңгы вакытта рәссам март аенда «Хәзинә» милли сәнгать галереясында узачак шәхси күргәзмәсенә әзерләнә.
Моннан элегрәк оештырган күргәзмәләренең берсендә Земфира ханым елап торган бер тамашачыны күреп, ни булды икән дип, янына барса, бөтенләй дә көтелмәгән җавап ишетә: «Матурлыктан күңелем тулды... Тыелып кала алмадым». Рәссамның эшләрен караганда күңелләр матурлыктан, нәзакәтлелектән, камиллектән мөлдерәмә тулса да гаеп түгел.
Комментарийлар
0
0
Могҗизалы йәм.
0
0