Логотип
Рәссам сәхифәсе

Төрки дөнья җырчысы

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Сәгыйдә Сираҗиеваның иҗаты – бөтен төрки дөньяның ямен, гамен, моңын бергә туплаган галәм.
Ул колачлаган темаларны бер сүз белән әнә шулай гомумиләштереп тә булыр иде. Шул ук вакытта без аның архивында Тукай сериясе булуын да («Милли моң», «Туган тел», «Күңелем Тукай белән сөйләшә»); риваятьләр, дастаннар нигезендә эшләнгән шәкелләр барлыгын да («Бөек дала», «Хан кызы Шан», «Хан кызы Рабига»); тарихи теманы чит итмәвен дә («Бөек Болгарстан» триптихы, «Болгар» сериясе) белә­без. Халыкара, Бөтен­россия, республика, шәһәр күргәз­мәләре уңаеннан басылган утыздан артык каталогта күрергә була рәссамның репродукцияләрен. Бер сулышта башкарылгандай, ниндидер эчке эзлеклелек, нәзакәтлелек, шигъри моң берләштерә рәссамның эшләрен. Колак салсаң, вакыт-вакыт бишек җырларын, Зөһрә кызның чулпы чыңын, йә булмаса киң даланың төнге тынлыгын ярып үткән тояк тавышларын ишеткәндәй буласың... 

Бу моңга Румыниядә яшәп иҗат итүче кырым татары – шагыйрь Мурат Танер да таң кала. Һәм... төрле илләрдән 37 шагыйрьнең шигырьләре кергән антологияне бизәр, ягъни бер аһәңдә иҗат итәр өчен нәкъ менә Сәгыйдә Сираҗиева иллюстрацияләрен файдалана. Китапка сүз башы язган Рам Криш­на Сингх (Һиндстан): «Сәгыйдәнең кирәгеннән артык камил сәнгате ул – эчке рух тантанасы. Ул җанның нечкә кылларын Шәрык һәм Гареб динамикасы белән берләштерә. Тирән, нәфис иллюстрацияләре – вакыт-вакыт мистик риторика элементлары булган Рух авазы кебек», – ди. 

Әйе, рәссамның үз алымы, үз стиле. Күргәзмәгә килүче тамашачы, картиналарга текәлеп, һәр детальне җентекләп өйрәнергә юкка гына тырышмый. Беренче карашка бар да бик гади сыман: ак кәгазьгә гель-каләм белән төрткеләр генә төртеп чыгасы. Кайда һәм күпме төртергә кирәген дә белсәң...

Сәгыйдә ханым күргәзмә­ләр вакытында осталык дәресләре уздыруны артык эшкә санамый. Кызыксы­налар икән, өйрәнсеннәр генә... Монда да ул олы җан­лы педагог булып кала. Остаз шәкертләренең күргәз­мәләрен уздыруны да гадәткә керткән. Аның укучылары Санкт-Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Саранск, Алабуга, Казан, Чаллы шәһәр-ләрендә узган Халыкара конкурсларда катнашып, мәктәпкә диплом арты диплом алып кайта. Араларын­да мәдәният идарәсе стипендиатлары булу да – зур мәртәбә. Бүгенге көндә 60 тан артык укучысы Турин (Италия), Болгария, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ижау, Чаллы югары уку йортларында белем ала – тормышын сәнгать белән бәйләргә ниятли. Шуңа күрә дә бүген аны һәр ике як: Рәссам­нар берлеге дә, шул исәптән – милли сәнгатьне пропагандалауга йөз тоткан «Тамга» иҗат төркеме дә, Сәгыйдә ханым укытучы булып эшләгән Чаллы шәһәренең 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе дә үзенеке саный. 

«Сөембикә», № 1, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар