Керамика, балчыктан төрле әйберләр ясау Шәрык сәнгатендә төп урынны алып тора. Күп гасырлар элек үк инде мәчет манаралары осталарның кулдан ясалган керамик плиткалары белән бизәлгән, алар чыннан да тирә-якка якты нур чәчеп торган.
Балчыктан төрле әйберләр ясау ирләр эше саналган. Сәнгать әсәрләре генә иҗат итеп калмыйча, киң таралган балчык савытларны да ирләр ясаган. Изгеләрдән- изге бу эшкә хатын-кызларны якын да җибәрмәгәннәр.
Нәзирә Кузиева – керамикадан югары сәнгать әсәрләре ясауның чын остасы. Сәнгать юнәлешендә югары белем алгач, Нәзирә рәсем сәнгате буенча китми, аны ниндидер башка юнәлеш – сәнгатьнең тоеп, кулга тотып була торган үзгә һәм катлаулы төре үзенә җәлеп итә. Студент чагында ук ул керамика белән мавыга башлый. «Йомшак, ничек теләсәң, шулай әвәләнә торган балчык җылысы минем җанда музыка тудыра. Керамист эшендә иң кызыгы – формасыз балчык массасын кулга алуга, останың тырышлыгы, җылы энергетикасы, бай хыялы аны сәнгать әсәре дәрәҗәсендәге матур әйбергә әйләндерә. Аңа сезнең мәхәббәт тә күчә. Бу үзе могҗиза түгелмени?» – ди ул.
Нәзирә ханымның фатиры үзенә бер сәнгать салоны. Шунда ук остаханә урнашкан. Диварлары – балалары ясаган рәсемнәр, профессиональ рәссамнар картиналары белән бизәлгән. Балчыктан ясалган искиткеч эшләнмәләр таң калдыра, мондый гаҗәеп матурлыкны минем әле моңарчы беркайда күргәнем юк иде. Стенада әти-әнисенең аклы-каралы фотолары. Нәзирәнең әнисе Рауза Нигъмәт кызы Хәлимова 1924 елда Бохарада туган, ул – танылган татар зыялылары нәселеннән.
Рәссам-керамистның беренче профессионал эшләре 1979 елда иҗат ителә.
Нәзирә Кузиева – харизмалы, мөлаем, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләренә карата бик таләпчән иҗатчы. Үз стиле, үз йөзе бар. Аның эшләре – исеме билгеле музейлар һәм картиналар галереялары җыелмалары арасында. Аерым әйткәндә: И. В. Савицкий исемендәге Нөкес Дәүләт сәнгать музее, Х. Хәмзә исемендәге сәнгать белеме институты, Япония, Венгрия, Франция, Швейцария, Италия, Англия, Корея, Индонезия, АКШ, Мисыр, Германия, Латвия, Хорватия, Монголия, Россия, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан шәхси җыелмаларында.
Һәрнәрсәдән гүзәллек эзләүче, кабатланмас керамик формалар тудыручы үзенчәлекле рәссамның иҗаты да ярату, якты уйлар белән өртелгән. Үзенә бер җиңеллек, гаҗәеп сыгылмалылык, образлылык, детальләрнең нәфислеге күзгә ташлана. Шул ук вакытта ул иҗатны көнкүреш бөтенлеге, оригинальлек, экспрессивлык, эзләнүләр һәм экспериментлар дип тә карап була. Рәссамның йөрәге дөньяга ачык, ул үзен битараф калдырмаган һәрнәрсәгә карашын сиздерә.
– Безнең гаиләдә керамика белән мин генә шөгыльләнәм, – дип сөйли Кузиева.– Балаларым сынлы сәнгать һәм графика белән шөгыльләнәләр.
– Эшләрегездә Үзбәкстанның гына да милли тамырлары чагылмый...
– Билгеле. Бохарада туып-үссәм дә, милләтем татар бит минем. Кеше үзе туган җиргә тамырлары белән бәйләнгән була. Эшләремдә Үзбәкстан һәм Татарстан мотивлары еш чагыла. Минемчә, рәссам җаны теләгәнчә иҗат итә ала, әсәрләрендә көчләүгә, милләтара дошманлыкка гына урын булмасын. Яктырткычлар ясаганда, мәсәлән, мин аның сәнгати кыйммәте турында да уйланам.
– Нинди балчыкны кулланасыз?
– Шамотны. Утка чыдам бу төр балчык борынгы заманнарда ук су, ярма саклый торган савытлар ясау өчен файдаланылган.
Шамот – ак фарфор кебек балчык. Югары температурага чыдам булсын өчен, аңа ваклап төелгән чүлмәк ватыклары кушыла.
Шулай итеп, керәч ватыклары кушып яндырылган балчык шулкадәр тыгызлана, кувшин су үткәрми башлый. Гадәттә, яндырылган балчык гигроскопик, ягъни суны үзенә сеңдерү үзлегенә ия.
Үзбәкстанда узган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә Президент Рөстәм Миңнеханов та Нәзирә Кузиева эшләре белән кызыксынды. Шамоттан эшләнгән Сөембикә аеруча игътибарын җәлеп итте. Бик үзенчәлекле, искиткеч матур андый экспонатларны күргәзмәләрдә сирәк очратасың.
Бөек шагыйрь Омар Хәйям дә балчыкның гаҗәеп көче турында шактый язган. Шәрыкта шундый риваять яши. Үлгәннән соң җан чыгып китә, ә гәүдә җиргә тапшырыла. Яхшы кешенең энергиясе дә башкача була икән. Ул җир астында тупланып, вакытлар үткәч, балчык аша осталар иҗатына әйләнеп кайта, ди. Балчыктан ясалган бер үк төрле чүлмәкләр менә ни өчен төрлесе төрле авазлар чыгара: берсе зыңлый, икенчесе чыңлый...
Комментарий юк