Күкләргә ашу...

Зәңгәр-фирәзә төн кочагында, арба тәртәсен күтәртеп ясаган чатыр киндеренең тын гына җилфердәвенә башын куеп, үзенең татлы-бизәкле уйларына чумган яшүсмер...
Уңда көне буе эшләп арган, төнге йокыга талган, дулкын-дулкын яллы көмешсу, коңгырт атлар... Йөзе кыз битедәй сылу итеп сынландырылган ат янсыны (профиле) өстендә яңа туган алтын ай чайкала. Чатыр өстенә алсу-шәмәхә чәчкәле куак капланган... Туган илнең гүзәллеген, аның гөлле-йолдызлы төннәрен, илаһи җыр-моң авазларын тоюдан туган хисләргә баткан балачак («Хыялый») – тутыкмас хәтер образы, мәңгелек иҗат этәргече, җан куәте булып күз алдына килеп баса. – Чынлап та, ат көткәндә шулай кешенең бөтен күңеле табигать, андагы моң, әйтелмәгән сүз, гүзәл кичерешләр белән тоташа... Безнең бөтен риваять, халык авыз иҗаты әсәрләребез шундый тылсымлы мохиттә тугандыр мөгаен, – ди әсәрнең авторы, нәкыш остасы Рабис Сәлахов. «Торналар киткән якка» дигән – тауга менеп барган, җигелгән арбадагы кыз белән егетнең серле сәяхәте булсынмы, «Мәтрүшкә исе» әсәрендәге ак күлмәкле, аягына чүәк кигән, тирә-якка искиткеч хуш ис таратып торган мәтрүшкә көлтәләре фонында гүзәл дивар бизәме итеп сурәтләнгән сылу кызмы – болар бары да ыруг-нәсел ырымнарының дәвамы, аларның рухи тотрыклылыгы булып кабул ителә.
Рабис Сәлаховның иҗат дөньясы – шундый сагынулы образлар, балалык хатирәләре, ырым-ышанулар, символлар тулы тирәлек. Биредә татар җыры, әкиятләр, риваятьләр стихиясе хөкем сөрә. Күңелне киндерләрдән ташып чыккан көй-аһәң ритмнары («Көзге ачы җилләрдә», «Җир җиләге», «Ишкәкче карт», «Моңлы сазым», «Зәңгәр шәл», «Уракчы кыз» җырлары) биләп ала. Зыңгылдап, иңрәп торган табигать җисеменә өртелгән кызыл түбәле бүрәнә йортлар, моңлы калкулыклар, яшел үзәннәр, маңгай сырына халык язмышы язылган карчыклар, күпне күргән акыллы картлар, печән чабулар, гашыйк булулар – бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышының сихри гүзәллеге бөркелеп тора. Тарих катламнарыннан безгә килеп җиткән Сөембикә, Алтынчәч, ватаннарына тугры калып кошка әйләнгән кыз-каһарманнар («Кызлар тавы») – болар барысы да рәссамның илаһи иҗат дөньясы, аның «сәнгати театры».
Рабис Сәлахов – беренче чиратта, гаҗәеп нәкышче, әкиятләр, мифлар тудыручы оста... Сюжетларының тәэсир итү көче – тамашачыны шигъри әфсенле дөньяга алып китүдә. Гашыйкларны тауга ашырып баручы җитез арба сыман, күкне ярып, кисеп узган торналар авазы, киек-казлар юлы, биек тау өстендә җирләнгән кызларның җаннары булып, авторның уйлары, хыялый рухы белән тоташып, халкыбызның күңел офыкларына, рухи югарылыкка, биеклеккә ашуда.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.