Күкләр язган билгесе - җир

Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Адлер кызы Тимергалинаны бүгенге көндә рәсем сәнгате дөньясында үз юлын сабып, лаеклы урын яулаган хатын-кыз рәссамнарыбызның берсе дип атарга мөмкин. Алсуның иҗаты гаҗәеп күпкырлы: акварель белән язылган картиналар, графика, кулланма сәнгать – паннолар, курчаклар, батиклар...
Бүгенге көндә исә аның иҗатының тагын бер кыры чәчәк ата: Алсу уңышлы рәвештә Татарстан китап нәшриятының Балалар редакциясе белән хезмәттәшлек итә. «Балалар китаплары белән эшләү минем өчен үзе бер олы дөньяны ачуга тиң булды. Минем, гомумән, үземне сәнгатьнең төрле-төрле өлкәләрендә сынап карыйсым килә, – ди Алсу. – Картиналар язу ялыктырып җибәрсә, нинди дә булса кул эшенә тотынам. Монысы борынгыларыбыздан, каннан килә инде».
Алсуның тагын бер күркәм үзенчәлеге – татар тарихы белән бәйле урыннарга сәяхәт итү. Шәһри Болгар, Кырым, Касыйм, Әстерхан... Әлеге изге урыннарда җыеп, йөрәгенә сеңдереп кайткан тәэсирләр соңыннан киндергә күчәчәк; Болгарга багышланган, тирән фәлсәфә салынган картиналары мәртәбәле күргәзмәләрдә урын алачак, «Иске Казан» сериясе исә рәссамнан Казаныбызның меңъеллыгына бәһаләп бетермәслек бүләк булачак...
...Җәйнең чыдап булмаслык челләсе. Мондый шартларда иҗат турында уйлау мөмкин дә түгелдер кебек. Алсу исә октябрь аенда «Хәзинә» галереясында узачак шәхси күргәзмәсенә әзерләнә. «Йолдызнамә буенча билгем – Җир бит минем, – ди ул, минем сораулы карашыма җавап итеп. – Әледән-әле бакчама барып, җирдән көч-егәр җыеп кайтам».
«Сөембикә» № 8, 2010.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.