Китап эчендә — күргәзмә

Сәхифәбезнең кунагы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Шаһимәрдан кызы Хәсьянова.

— Фәридә ханым, сез китап графикасы остасы, балалар китапларын бизәүче буларак танылган рәссам. әлеге җыентыкны бизәргә нәкъ менә сезнең алынуыгыз очраклы хәл түгелдер кебек…
— 2004 елда миңа Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең Казанның меңъеллыгы сувенир-бүләкләре арасында «Татар халык әкиятләре» җыентыгын күрәсе килү теләген җиткергәннәр иде. Президентның теләге минем рәссам буларак күптәннән күңел түремдә йөрткән ният-хыялым белән тәңгәл килгәнгә, кичекмәстән эшкә керештем. әлбәттә, мондый саллы хезмәтне бер ел эчендә башкарып чыгу мөмкин түгел иде. 

— «Татар халык әкиятләре» җыентыгын халкыбызның матди культурасы энциклопедиясенә тиң дип бәяләделәр…
— Мин бу хезмәткә тотынганда, иллюстрацияләрем аша халкыбызның йөзен, тарихын, бай рухи, матди мирасын дөньяга таныту; татарларда үз милләтебезгә карата мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләү кебек олы һәм җитди максатларны күз алдымда тоттым. үземнең бөтен тормыш тәҗрибәмне, белемемне, осталыгымны эшкә җиктем. Китапка кергән 33 иллюстрациядә, пейзаж булсынмы, архитектурамы, кием-салым, көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре һ. б. — һәркайсын чынбарлыкка туры китереп, этнографик төгәллек белән башкардым. Чит халыкларга караган кайбер персонажларны иҗат иткәндә, үземдәге бай китапханәдән тыш, этнографик материалларны хәтта Америка милли китапханәсеннән дә соратырга туры килде. үзебезнең элеккеге көнкүрешкә, архитектурага хас булган әйберләрне торгызганда, Арча ягында үткәргән балачак истәлекләремнән, күргән-күзәткәннәремнән файдаландым, музейларга йөрергә туры килмәде дә диярлек. Әгәр җыентык укучыларыбыз күңеленә юл табып, тарихыбызга карата кызыксыну, милләтебез белән горурлану хисләре уята алса, димәк, үземне максатыма ирешкән дип саный алам.

«Сөембикә», № 6, 2008.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5941
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7172
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2632
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3095
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4040
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату