Аделаида Исламова: «Һөнәрем буенча рәссам буласым туганда ук язмышыма язылган булгандыр!» – ди. Бу карарга килүендә аның әнисе Фәния һәм әтисе Фәрһад Исламовларның да талантлы рәссамнар булуы йогынты ясамый калмагандыр.
Аделаида 1990 елда Казакъстанның Караганда шәһәрендә туган. Балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыган. Балалар музыка мәктәбендә скрипка һәм саксофон классларында белем алган, ул әле фортепианода да яхшы уйный! 18 яшендә Татарстанга килеп, Казан дәүләт федераль университетының сәнгать һәм дизайн факультетында укый башлаган. Университетта аны актив, зур уңышларга ирешкән студент буларак әле дә хәтерлиләр. Хәзерге көндә рәссам ханым үз гаиләсе белән Черногориядә гомер итә.
«Бирегә без быел, яз аенда күчендек. Ихлас хыяллар тормышка аша! Моннан берничә ел элек, әле балаларыбыз туганчы ук, Ренат белән шушы ил буенча сәяхәт иткән идек, – ди Аделаида. – Шулчак мондагы ямьгә, гүзәллеккә исебез китте! Искиткеч матур ил! Рәссам өчен дә төпсез илһам коесы! Шул вакыт мин ярымҗимерек пристань янәшәсендәге югарылыктагы бердәнбер йортка игътибар иттем һәм аның аша тыйнак образ барлап, әлеге күренешкә гашыйк булдым. Бу йорт эпик таулар, кипарислы, наратлы куе парк фонында Тиват ярыннан бик яхшы күренә, анда кайчандыр Австрия–Венгрия хәрби базасы урнашкан булган, ахрысы. Ә менә куәтле фантазияләремдә исә ул минем хыялым йортына әверелде. Шулай итеп, «Хыял йорты» дигән картинамны иҗат иттем. Әлеге әсәр – Черногория хакындагы серияләремнең башлангычы, аннары инде «Петровацтагы йорт», «Будва – иске кала», «Будва бухтасы төне», «Котор күренеше» әсәрләре дә язылды. Шушы сериямне алдагы көннәрдә дә дәвам итәргә җыенам».
Аделаиданың Черногориядәге тагын бер иҗади темасы песиләр белән бәйле. Биредә хуҗасыз хайваннар аз икән, ә булганнары арасында песиләр – иң күбе, шуңа да ул аларны сурәтли дә башлаган. Аннары гомере буе гел мәчеләр генә ясаган Бөекбритания рәссамы Луис Уйэнны да искә төшергән.
Аделаида Фәрһад кызының кызыклы иҗаты күпләргә мәгълүм. 2019 елда ул үз картиналары белән Луврда узган Халыкара яшь рәссамнар күргәзмәсендә дә катнаша. Мәскәүдә оештырылган «Яшьләр-2021» күмәк күргәзмә-сенә аның хезмәтләре дә сайлана. Моннан кала, талант иясе кул эшләнмәләре остасы буларак та таныла, иҗат иткән интерьер уенчыклары дөньяның күп илләрендәге шәхси тупланмаларда саклана.
Аделаиданың берсеннән-берсе матур картиналарын-дагы сурәтләр әйтерсең лә төрле төстәге бихисап нечкә сызыклар-җепләрдән үрелгән. Бу плентанизм – үрү ысулы... Рәссам аларны шушы аталыштагы ысулда, яктылык-төс гаммасын ассызыклап иҗат иткәч, киндерләрдә челтәрдәй бәйләмнәр хасил була. Аның үзенчәлекле картиналарын тамашачылар озаклап карарга ярата. Яшь рәссамыбыз Аделаида Исламова алдагы елларда безне башка серияләре, башка ысуллардагы яңа әсәрләре белән дә сокландырыр әле, чөнки аңа, таланттан кала, гаять тырышлык, ихтыяр көче, оптимистик рух та хас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк