Җете төсләр яратканга...

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Лилия Сәгадәт кызы Золондинова рәсем сәнгате дөньясында китап графикасы остасы буларак билгеле.
Лилия ханым тумышы белән Мөслим ягыннан.
1976 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Татарстан китап нәшриятына бизәлеш редакторы булып эшкә урнаша. 1992 елда «Мәгариф» нәшриятында китап бизәлеше редакциясе мөдире вазифасына алынганнан соң, иҗатын тулысы белән дәреслекләргә һәм, мөгаен, җете төсләр яраткангадыр, балалар әдәбиятына багышлый. «Дәреслекләр бизәү – гаять четерекле эш, аның кагыйдә-кануннары рәссамның фантазиясен чикли түгелме?» – дигән соравыбызга утыз биш еллык хезмәт тәҗрибәсе булган оста, тыйнак кына: «Иң авыры – вакыт кысанлыгы, дәреслек уку елына чыгып өлгерсен өчен, аеруча җәйге айларда тыгыз эшләргә туры килә», – дип җавап бирде. «Мәгариф» нәшрияты китапханәсе», «Милли әдәбият китапханәсе», «Татар әдәбияты дөньясы», «Нәниләр китапханәсе», «Балалар күңеле» сериясендәге китаплар нәкъ менә Лилия Золондинова бизәлешендә дөнья күргән. Рәссам кулы белән бизәлгән зәвыклы басмалар Бөтенроссия китап конкурсларында дипломнар белән бүләкләнгән. Рәссамның хыялы – киләчәктә ирекле иҗат белән шөгыльләнү. Әлеге хыял һичшиксез тормышка ашар һәм Лилия ханымның иҗат җимешләре лаеклы рәвештә күргәзмә залларында урын алыр дип ышанасы килә. Лилия ханым тумышы белән Мөслим ягыннан.
«Сөембикә», № 6, 2010.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.