Айлы төндәге төш

Кызыл күлмәкле, кызыл яулыклы кызның сары чәчләре бер якка таралып төшеп, әләм кебек җил­ферди. Уйчан ай, офыктагы күгелҗем, шәмәхә балкыш, җылылыкны куып, ниндидер җиләслек сирпи. Рәссам Наталья Бабкинаның «Җил» картинасын мин шулай «укыдым». «Күк гөмбәзе», «Эңгер-меңгер», «Сирень төсендәге урман», «Май тө­не», «29 апрель. Алабуга», «Диңгез турында» картиналарында да – шул ук төсләр... Кояшлы аяз күк йөзе яки кичке шәфәкъ, томан артыннан тонык кына күренүче ай, дулкыннар... Айлы төндәге төш сыман ниндидер сер тулы үзгә бер дөнья... Хәер, бер картинасы нәкъ шулай атала да – «Айлы төндәге төш». Әнә шундый шигъри исемле күргәзмәсе белән Наталья моннан берни­чә ел элек туган шәһәре Чаллыда бик күп тамашачыны җый­ган иде инде. Талантлы рәссамны Татарстан­да, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул Россия Рәссамнар берлеге һәм Юнеско сынлы сәнгать халыкара ассоциациясе әгъзасы.

Гадәти әйберләрдән дә матурлык күрә, көндәлек тормышны көтелмәгән сурәтләрдә ача торган рәссам ул. Образлы фантазиясе һәрчак очышта. Җете ачык төсләре, дөньяны самими кабул итә белүе, күңел халәте картиналарына да җай гына кереп урнаша да тамашачыларын сихерләп, үзенә тартып тора. Кагыйдәләргә буйсынмыйча, ничек күрә, ничек кабул итә – шулай ясый ул. Бөте­несе – темасы да, сюжеты да, колориты да – үз тормышыннан. Фольклорга, дини мифологиягә нигезлә­неп яисә үз тоемлавына, хыял сурәтләренә таянып иҗат ителгән картиналары, табигать белән кеше арасында ихлас гармония тудырып, шигъри саф дөнья ача.

Укытучылары, остазлары кемнәр соң! Рәсем укытучысы Елена Севастьянова аңа мәктәп елларында беренче күнекмәләрне төшендерә. Мадияр Хаҗиев исә төсләр, буяулар, фантазия ярдә­мендә әкияти матур дөнья тудырырга сәләтле укучысын олы иҗатка алып кереп китә. 

Наталья Бабкина төрле стильләрдә, төрле жанрларда иҗат итә. Аңа этно-авангардлык та, абстракция дә, импрессионизм да хас. «Җил»енә сокланып, мин аны портрет остасы дип ачтым. Пейзажлары («Май төне», «Гыйнвар көне») туган як матурлыгын Наталья күңеле аша күрсәтә. Натюрмортлары гадилеге һәм нәфислеге белән җәлеп итә («Эңгер-меңгер», «Чәй», «Узган елгы букет»). Эксперименталь сәнгать жанрына караган эшләре тирән фәлсәфәсе белән уйга калдыра. «32 нче август» картинасына гына күз салыгыз! Аны һәркем үзенчә кабул итә. «Узып баручы гасырдан уйланырга дип калдырылган бер көн», – ди рәссам үзе.

Ландшафт дизайны белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. «Илһам» иҗат берләшмәсендә төрле арт-проектлар уйлап таба, Чаллы укучылары һәм студентлары өчен мастер-класслар үткәрә. Тату гаи­ләсе, яраткан дуслары белән сәяхәтләрдә йөреп кайту исә яңа картиналарында балкып кабына. «Урал» сериясеннән никадәр картинасы бар! «Агач­лар» сериясе исә Абхазиянең бай үсемлекләр, чәчәкләр, агачлар дөньясын сыйдырган. Кояш, диңгез, таулар, яшеллек... Һәм, әлбәттә, төсләр, хисләр.

Наталья Бабкинача: күк, сары, зәңгәр, шәмәхә... 

«Сөембикә», № 3, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7078
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4707
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3512
    1
    19
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    3233
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату