Адәм - балчык затыннан...

Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре, Татарстанның һөнәрчелек Палатасы әгъзасы Нина Кузьминых – кабатланмас сувенирлары, декоратив паннолары, һәрберсе югары сәнгать әсәренә тиң ваза-тәлинкәләре, интерьер предметлары белән үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә дан казанган, Франция, Германия, Португалиядә уздырылган зур-зур халыкара күргәзмәләрдә катнашкан керамика остасы.
Нина Кузьминых – тумышы белән Иркутск каласыннан. 1980 елда Казанның төзүче-инженерлар институтын тәмамлый. Студент чагында ук балчык сыннар әвәләү белән мавыга башлый. Дистә ел архитектор булып эшләү чорында башкалабыздагы иҗтимагый биналарны, интерьерларны бизәүдә («Пирасмани», «Рубаи», «Сәгатьле йорт» рестораннары) үзен чын оста итеп танытса да, тора-бара керамика, шулай ук башка төрле пластик материалларга «җан өрү» аның төп һөнәренә әверелә.
Рәссам сынландырган геройларның зур күпчелеге – хатын-кызлар. Авторны аеруча җәлеп итә торган темалар – чынбарлыктан хәтергә күчә баручы Иске Казан күренешләре, туган ягыбыз пейзажы, болгар, шәрык мотивлары... Шулар арасында ваза һәм савыт-сабадан торган «Болгар мотивлары» сериясе аеруча күрекле урын алып тора.
Нина Кузьминыхның иҗат җимешләре журналыбыз укучыларын да битараф калдырмас дип ышанабыз – ни генә дисәң дә, адәм бит балчыктан яралган...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.