Логотип
Дөрес туклану

​Паникага бирелмә! Дөрес туклан!

Чү! Паникага бирелмә! Дөрес туклана бел!

Баш миен ныграк эшләткәндә, күбрәк уйлаганда (әйтик, имтиханга әзерләнгәндә), башка икеләтә авыр. Акыл хезмәте дөнья кадәр энергияне яндыра! Күз алдыңа китер: 1 сәгать шөгыльләнеп, синең организм 230 ккал сарыф итә. Бу санны 4 кә тапкырла (китапларыңны читкә куеп, диетологлар киңәше буенча 4 мәртәбә ашарга тукталу ул)... Чү! Паникага бирелмә! Дөрес туклана бел!

 

Аксымнар

Баш миенең эшчәнлеген тизләтү өчен кирәк. Шулай булгач, йомырка, ит, эремчек һәм сыр турында онытма. Ләкин артыгын ашама. Юкса информацияне үзләштерәсе энергияң азыкны эшкәртүгә китәчәк. Иткә караганда, балык һәм башка диңгез продуктлары җиңелрәк үзләштерелгәнен дә истән чыгарма. 
 

Майлар һәм углеводлар

Майларсыз берничек булмый: акыл эшчәнлеге кисәк кимиячәк. Шуңа майның да җиңел үзләштерелә торганын сайлыйбыз: салатларга мулдан зәйтүн мае кушып болгатабыз, чикләвекләр ашыйбыз (фундук, миндаль, грек чикләвекләре). Углеводлар шулай ук бик кирәк ми эшчәнлегенә. Интеллектуаль хезмәт куйганда бер шоколад кына коткара алмас. Карабодай һәм солы боткасы, банан (аңарда калий күп, банан әле бәхет гормоны эндорфин бүленеп чыгуга да булыша), каты сортлы макарон, көрән дөге ашарга кирәк.
 

Энергетик эчемлекләр

Синең төп энергетигың су хәзер. Исеңдә тот: көнгә 1,5–2 литр сыеклык эчәргә кирәк. Ә менә кофе һәм газлы энегостимуляторлардан ваз кичәргә туры килер – чөнки баштарак тиз генә энергия алгандай буласың да, аннан озакка хәлсезләнеп каласың. Соклар, яшел чәй эч – баш мие эшчәнлеге өчен бик файдалы.  
 

Витаминнар

Яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк аша. Баш мие өчен иң әйбәт азык: авокадо, банан, кишер, әфлисун, кәбестә. Ә кипкән җимешләр баллы тәм-томнардан күпкә файдалырак.  

Фото: https://pixabay.com
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарча грек чикләвеге түгел, әстерхан чикләвеге, диләр. (русча да греческий тугел бит ул, туры тәрҗемә ясарга...)

    Хәзер укыйлар