Логотип
Дөрес туклану

Кура җиләгеннән шикәрсез кайнатма, пирог һәм смузи

Кура җиләгеннән бик күп тәмле ризыклар әзерләп була.Рецептларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кура җиләген күпләр ярата. Тәмле дә ул, файдалы да...

Аның салкын тиеп, температура күтәрелгәннән шифа бирүен белмәүчеләр юктыр. Бу кура җиләгенең салицилатларга – салицил кислотасы тозларына бай булуы белән аңлатыла. Шунысы кызык: салицил кислотасы кураның җиләгенә караганда яфракларында һәм сабакларында күбрәк.

Шуңа күрә салкын тиеп авырганда аның кайнатмасын түгел, ә кипкән яфракларыннан әзерләнгән төнәтмәне куллану файдалырак санала.

  •  Кура җиләгендә С витамины күп, 100 грамм җиләктә тәүлеклек норманың яртысын тәшкил итә.
  •  Анда А, Е, К һәм В төркеменә караган кайбер төр витаминнар бар.
  •  Ул марганец, магний, калий һәм башка минералларга бай. 
  •  Кура җиләгенең өчтән бере ризык җепселләреннән тора. Бу исә эчәклекнең эшчәнлеген һәм матдәләр алмашын яхшырта.
  •  Гликемия индексы түбән булганлыктан, аны шикәр диабеты белән авыручылар да куллана ала.
  •  Кура җиләгендә калорияләр аз – 100 грамм җиләктә бары 50 ккал чамасы гына.

Кура җиләгеннән эремчекле пирог

Кирәк 
(валчык өчен)

  •  150 г вак солы лачавы (хлопья);
  •  50 г йомшак эремчек;
  •  тәменчә бал яки балландыргыч (подсластитель).

(эремчекле катлам өчен)

  •  600 г йомшак эремчек;
  •  2 данә йомырка;
  •  тәменчә балландыргыч;
  •  50 г кукуруз крахмалы;
  •  100 грамм кура җиләге.

Эш барышы
Валчык өчен кирәкле барлык ризыкларны бергә кушыгыз. Валчык дымлырак килеп чыкса, тагын аз гына солы лачавы өстәгез. Теләсәгез, солы лачавын блендер белән тагын да ныграк ваклый аласыз.

Эремчекле катлам өчен кирәкле ризыкларны бергә кушыгыз. Фәкать кура җиләген генә кушмый торыгыз.

Форманың төбенә пергамент кәгазе җәеп, валчыкның бер өлешен бушатыгыз. Аның өстенә эремчекле катламны җәеп, кура җиләкләрен тезегез. Җиләк өстенә калган валчыкны салып, пирогны мичкә урныштырыгыз. Ул 180 градус кызулыкта 40 минут пешә.

Парда әзерләнгән кура кайнатмасы

Салкын кышларда сихәт алу өчен, кура җиләгеннән бу кайнатманы әзерләп карагыз әле. Парда әзерләнгәнгә күрә, аның бар витаминнары саклана.

950 г юылган кура җиләгенә 200 мл су салып, савытны кайнап торган сулы кәстрүл өстенә урнаштырабыз. Җиләк пар өстендә 20 минут пешәргә тиеш. 15 минуттан аңа 2 аш кашыгы лимон суты өстибез.

Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә спиртта чылаткан пергамент кәгазе каплыйбыз һәм капкач белән томалыйбыз.
Кайнатманы салкынча урында саклыйбыз.

Кура җиләгеннән смузи

 Кирәк 

  •  6 аш кашыгы эремчек;
  •  100 грамм йогурт;
  •  10 бөртек кура җиләге;
  •  1 десерт кашыгы какао порошогы.

Кирәкле ризыкларның барысын бергә кушабыз. Теләсәгез, блендер куллана аласыз. Десертның өстенә какао порошогы сибәбез һәм кура җиләк­ләре белән бизибез.

Әлеге смузидан запеканка да пешерергә мөмкин. Моның өчен аңа он хәленә китерелгән 20 грамм солы яки кукуруз лачавы һәм 2 йомырка сарысы гына өстисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар