Логотип
Дөрес туклану

Креветкалы спринг-ролл

Спринг-роллда төп ингредиент – дөге кәгазе, ә калганнары төрлечә була ала.

Спринг-ролл – япон, сингапур, индонезиялеләр кухнясы традицияләрен чагылдыручы ризык. Тәм һәм файданың тәңгәллек үрнәге ул, чөнки анда аксым да, клетчатка да, углеводлар да бар. Көндезге һәм кичке ашка да, капкалап алу өчен дә менә дигән вариант санала. Ә иң мөһиме: ул шулкадәр тиз һәм җиңел әзерләнә.

Спринг-роллның корылышы

  • Аксым (креветка, лосось, тавык түше, криль ите) + нечкә итеп саламлап туралган яки корея угычыннан уылган теләсә кайсы яшелчә + соус.
  • Без исә спринг-роллны креветка белән әзерләү ысулын тәкъдим итәбез. Моның өчен эре креветкалар яхшырак. Аларны майлы табада сарымсак белән бергә һәр ике ягын да кыздырып алабыз.
  • Яшелчәләрне турап яки угычтан уып, алдан ук әзерләп куябыз. Без кыяр, кишер, авокадо, салат яфрагы алдык.
  • Зуррак савытка су салып, дөге кәгазен чылатабыз. Дөге кәгазен суда озак тотмаска кирәк, өч-биш секунд җитә.
  • Кәгазь уртасына өч креветка куябыз, әзерләнгән яшелчәләрне һәм берәр төрле соус өстибез.
  • Без исә эремчекле соус кулландык. Соуслар төрлечә булырга мөмкин.

Соя соусы белән әзерләү өчен
Кирәк

  • 2 аш кашыгы соя соусы;
  • 1 чәй кашыгы бал;
  • 2 аш кашыгы көнҗет урбече (кунжутный урбеч);
  • ярты чәй кашыгы уылган имбир;
  • 1 тырнак сарымсак;
  • сыеклап җибәрер өчен су.

Сарымсакны уып, имбир һәм калган ингредиентлар белән катнаштырабыз. Куе булса, аз гына су кушабыз.

Арахис пастасы белән әзерләү өчен
Кирәк

  • 1/3 стакан арахис пастасы;
  • 2 аш кашыгы лимон яки лайм суты;
  • 3 аш кашыгы бал яки өрәңге ширбәте (кленовый сироп);
  • 1 аш кашыгы алма серкәсе;
  • 2 аш кашыгы соя соусы;
  • 1 чәй кашыгы имбир;
  • 1 тырнак сарымсак;
  • сыеклап җибәрер өчен су.

Барлык ингредиентларны блендерда ваклыйбыз.
Кирәк булса, су белән сыеклыйбыз.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар