Ашказаны ял иткәннән соң кабул иткән беренче ризык файдалы булырга, кеше сәламәтлегенә зыян салмаска тиеш...
Яңа эш атнасы башланды.
«Әйе, башланды... Тагын чабарга инде», – дисезме? Шулай, иртән күзне ачканда дүшәмбе була, кич күзне йомганда җомга киче... Ашыгабыз шул, нигәдер каударланабыз. Дөнья куабыз. Үзебез турында, сәламәтлегебез хакында тын алып уйларга да вакытыбыз юк. Менә бүген иртәнге чәйгә нәрсә ашаганыгызны хәтерлисезме? Елмаеп куйдыгызмы? Юк, хәтерләмисез, димәк. Алай да искә төшерергә тырышыгыз әле. Белгечләр иртәнге ашауны барысыннан да мөһимрәк диләр. Ашказаны ял иткәннән соң кабул иткән беренче ризык файдалы булырга, кеше сәламәтлегенә зыян салмаска тиеш. Кайбер ризыкларны ач карынга ашаудан алар, гомумән, тыялар.
Менә нәрсәләрне ач карынга ашарга ярамый:
ЦИТРУСЛАРНЫ
Лимон, әфлисун, мандарин, грейпфрут – боларның һәркайсы кешедә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Иртән күзне ачуга бу җимешләрне ашасалар, хәтта аллергия белән авыруга бирелүчән булмаган кешеләрнең тәннәрендә дә нидер чыгарга мөмкин.
Бавырга мондый авырлык китерергә ярамый (ә иртән ашаган цитруслар аңа шактый җитди, куркыныч авырлык тудыра да). Гастрит кебек чир дә юктан гына пәйда булмый – ач карынга эчкән әфлисун суыннан да башланырга мөмкин ул.
Цитрусларга үрелгәнче, алардан ясалган сокны салып алганчы, башта бер тәлинкә, әйтик, солы боткасы ашап куегыз. Ашказаны инде буш түгел – әфлисун яки мандарин чистартырга керешсәгез дә була.
БАНАН
Бананда магний күп, ә магний – йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Әмма шулай булса да, иртән кухняга керүгә беренче эш итеп банан ашап куярга кирәкми. Ач карынга ашаган банан организмда калий-магний балансын җимерергә мөмкин. Шуңа күрә, бананнан гына торган иртәнге аштан соң көн буе хәлсезлек, сүлпәнлек тойсагыз – аптырамагыз.
СВЕЖИЙ ЯШЕЛЧӘЛӘР
Иртәнге ашка свежий яшелчәләр ашасагыз, гастрит кына түгел, хәтта ашказаны җәрәхәте килеп чыгу куркынычы да бар. Свежий яшелчәләрдә кислота бар – ашказанын шулар ялкысыта, «ашый» да инде.
ЙОГЫРТ
Ач карынга йогырт ашаудан булган зыян цитрусларны ашагандагы зыян кебек түгел, әлбәттә. Әмма йогыртның файдасы да юк! Организмга иртән иртүк өстәмә бактерияләр кирәкми, шуңа күрә йогыртны көн дәвамында яки кичен ашау әйбәтрәк.
САЛКЫН ЭЧЕМЛЕКЛӘР
Салкын су аш кайнатуга начар тәэсир итә, шуңа күрә, ашаган вакытта, салкын эчемлекләр эчәргә ярамый. Ә торуга салкын су эчсәгез – бу шулай ук ашказанына «ошамаячак»: ризыкны эшкәртү көн дәвамында әкеренрәк барачак.
БАЛЛЫ РИЗЫКЛАР
Бүген шикәр чире белән авыручыларның кайчандыр иртәнге чәй вакытында күбрәк баллы ризыклар ашарга яраткан булулары бик мөмкин. Ашказаны асты бизе иртә таңнан кирәкле күләмдә инсулин эшләп чыгара алмый, шуңа күрә ач карынга баллы ризык ашап кую гаять куркыныч. Нәтиҗә күз алдында: канда шикәр күләме күтәреләчәк – сәламәтлек белән нинди проблемалар килеп чыгасын сөйләп тормасак та була. Ашказаны асты бизе белән шаярырга ярамый.
КӘҺВӘ
Иртән, тизрәк уяныйм, йокы качсын дип, йә, кайсыбыз, кәһвә эчмәгән? Ә кемдер аны көн дә эчә. Болай эшләү, баксаң, зыянлы икән. Һәр көнне иртән ач карынга кәһвә эчә башласаң, гастрит белән авырып китүең дә бар. Иртән иртүк кәһвә эчүегез бавырыгызга да ошамас: аңа бит шактый җитди чистарту эше башкарырга кирәк булачак, ә ул исә чынлап торып әле «уянып» та бетмәгән. Ашказаны асты бизенә шулай ук авырлык киләчәк. Кыскасы, кәһвәне бары тик нидер ашап куйганнан соң гына эчәргә ярый.
Комментарийлар
0
0
Торле жирдэ торлечэ языла. Ач карынга 1 стакан суга, лимон согы кысып эчэлэр хэм шулай дэваланалар да эле (шул ук изжогадан да). Лимон согы кислота булса да, ашказанда ул щелочька эйлэнэ.
0
0
0
0
Ягьни бер нэрсэ ашамаска.........
0
0